Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерл иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 23 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Украина дроннары Будённовски шәһәренә һөҗүм иткән. Рәсмиләр "сәнәгать мәйданында янгын чыгуын" раслады. Astra һөҗүм «Ставропольен» ширкәтенә булган дип яза.

🔹Рособрнадзор "хокук бозулар" сәбәпле Мәскәү югары социаль-икътисади фәннәр мәктәбенең («Шанинка») лицензиясен алды. Ноябрь аенда «Шанинка»ның дүрт белем бирү програмы аккредитациясе алынган иде.

🔹Urals маркалы Русия нефтенең бер мичкәсе якынча 34 долларга кадәр арзанайган. Чагыштыру өчен, Brent маркасына фьючерслар мичкәсе 61 доллар бәясеннән сатыла. Bloomberg бәяләр төшүен АКШның Русия нефть ширкәтләренә каршы санкцияләре белән бәйли.

🔹Калифорниядә юл-транспорт казасында видеоуеннар эшләүче 55 яшьлек Винс Зампелла һәлак булган. Аның җитәкчелегендә Call of Duty һәм Battlefield франшизалары дөнья күрде. Шулай ук Зампелла Titanfall, Apex Legends, Medal of Honor һәм башка уеннарны ясауда катнашты.

🔹Русиянең Югары мөфтие Тәлгать Таҗетдинның хатыны Сания Абдрәүф кызы вафат булган. Алар бергә 57 ел яшәгән һәм биш бала тәрбияләп үстергән.
❤2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Азатлык элегрәк Ринат Фәхретдинов белән интервью ясаган иде. Шуны бүген дә укырга тәкъдим итәбез. Бер өзек: — Ринат, сезне шушы җиңүдән соң Татарстан өчен чыгыш ясарга чакыручы булмадымы? — Ачыктын-ачык әйтергә кирәк икән, Татарстан өчен читтә яшәүче татарлар…
UFC-та чыгыш ясаган беренче татар көрәшчесе Ринат Фәхретдиновны оешмадан чыккан — аның белән килешүне озайтмаганнар.

Ярымурта авырлык категориясендә көрәшүче 34 яшьлек спортчы Ринат Фәхретдинов UFC ростерыннан чыгарылган. Бу хакта «Чемпионат» басмасы хәбәр итә.

Басмада әйтелгәнчә, UFC спортчы белән контрактны озайтмаска карар кылган, гәрчә аның статистикасы уңай булса да. Хезмәттәшлекне туктату сәбәпләре турында хәбәр ителми.

UFC-та Фахретдинов 7 тапкыр көрәште һәм берсендә дә җиңелмәде: 6 җиңү яулады, тагын бер очрашу тигез исәп белән тәмамланды.

Ринат Фәхретдиновка 34 яшь. Ул катнаш стильдәге сугышларда (MMA) һөнәри спортчы буларак 2013 елда катнаша башлады, ә 2022 елдан UFC-та чыгыш ясады.

Карьерасы дәвамында ул 26 тапкыр көрәште (24 җиңү, 1 тигезлек, 1 җиңелү). Соңгы өч сугышында (өчесе дә UFC кысаларында) Фәхретдинов җиңүгә иреште.
Соңгысы 2025 елның сентябрендә булды — беренче раундта швед спортчысы Андреас Густафссонны нокаут белән җиңде.
😢6🙏2🥱2
Азатлык элегрәк Ринат Фәхретдинов белән интервью ясаган иде. Шуны бүген дә укырга тәкъдим итәбез.

Бер өзек:

— Ринат, сезне шушы җиңүдән соң Татарстан өчен чыгыш ясарга чакыручы булмадымы?

— Ачыктын-ачык әйтергә кирәк икән, Татарстан өчен читтә яшәүче татарлар беркемгә дә кирәк түгел. Без Татарстан өчен беркем дә түгел. Әмма без үзебез барыбер Татарстанга тартылабыз. Әйтик, мин үзем Мордовиядән булсам да, татарлар өчен, Татарстан өчен тырышырга кирәк дип гел уйлап йөрим. Минем фикеремчә, Татарстан — ул аерым бер территория кебек. Татарстан өчен кеше анда туса гына мөһим. Син галәмгә чыксаң да, UFC лигасына күтәрелсәң дә, Татарстанга бу кирәкми. Кызганыч. Әйе, Татарстанда аерым кешеләр синең өчен борчыла, ярдәм итәргә тырышырга мөмкин, әмма Татарстан хөкүмәтенә без кирәк түгел.
❤8😱5🤡2
Русиядә бердәм интернет-ID кертү мәсьәләсен карыйлар

Хакимиятләр һәр кулланучыга шәхси дигитал идентификатор тагарга тели.

Бер үк ID сайтларда да, социаль челтәрләрдә дә (хәтта берничә аккаунт булдырган очракта да) кулланылачак дип фаразлана.

Идентификаторны телефон номерына бәйләмәкчеләр. Аннары андагы мәгълүматларны шифрлап, IDның кемгә караганын яшерергә вәгъдә итәләр.

Дигитал үсеш министрлыгы систем аерым кешенең интернетта гамәлләрен күзәтергә юл куймаячак дип белдерә.

Бу, имеш, кулланучыларның нинди контентка өстенлек бирүен тикшерү, уникаль карауларны белү өчен әйбәт нәрсә. Бизнес, реклам бирүчеләр файдалы була ала.
💩7👎1😱1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Ижаудагы мәхкәмәдә прокуратура "Баймак эше" нигезендә биш гаепләнүчегә 8әр ел колония сорады Бүген, 18 декабрьдә, Удмуртиянең Ижау шәһәрендәге Индустриаль район мәхкәмәсендә прокуратура "Баймак эше" нигезендә гаепләнүчеләр — Буранбай Абушахмин, Айрат Әхмәтов…
Биш кешегә — 21 ел. Ижауда «Баймак эше»нең гади фигурантларына соңгы хөкем карары игълан ителде

Бүген, 23 декабрьдә, Удмуртиянең Ижау шәһәре Индустриаль районы мәхкәмәсе «Баймак эше» фигурантлары — Буранбай Әбушахмин, Айрат Әхмәтов, Илнур Әюпов, Руслан Гыйзәтуллин һәм Мөнир Исәнгыйлдингә карата хөкем карарын игълан итте.

Хөкемдар Алексей Шнит аларны «киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу»да һәм «хакимият вәкилләренә карата тормышка һәм сәламәтлеккә куркыныч тудырмаган көч куллану»да гаепле дип тапты.
«Idel.Реалии» мәгълүматларына караганда, Әбушахмин, Әюпов, Гыйзәтуллин һәм Исәнгыйлдин һәркайсы дүрт ел да ике айга колониягә хөкем ителгән, ә Әхмәтовка дүрт ярым ел иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләнгән.

Прокурор аларга 8әр ел сораган иде.

Бу процесс «Баймак эше»нең гади фигурантлары буенча соңгысы булды. «Оештыручылар» дип танылганнарны һаман да Оренбурда хөкем итәләр.
🤬5❤2💩1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Истанбулда халыкара татлы ризык бәйгесендә татарлар чәкчәк белән кош теле әзерләде Төркиянең Истанбул шәһәрендә 6нчы тапкыр "Шоколад кубогы" (Çikolata kupası) бәйгесе узды. Аны Төркиянең пешекчеләр федерациясе оештыра. Ул халыкара статусына ия. Быел Төркия…
Истанбулда халыкара татлы ризык бәйгесендә татарлар чәкчәк белән кош теле әзерләде

Әлеге бәйге турында кичә тәфсилләп язган идек. Бүген күбрәк фотолар карарга тәкъдим итәбез.

Татарстан кунак буларак чакырылган, бәйгедә "Тәмле булсын!" Рестораны хуҗабикәсе Резедә Хөсәинова һәм аның ресторанындагы пешекче Айрат Хөснетдинов катнашты һәм чәкчәк белән кош теле пешерде.

👉Фотогалерея монда.
👍10🥴3❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 24 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Мәскәүнең көньягында машина парковкасына шартлау булган. Тикшерү комитеты өч кешенең, шул исәптән ике полиция хезмәткәренең һәлак булуын раслады. Өченче кеше - шартлатучы үзе дип яза куәт оешмаларына якын телеграм каналлар. Юл-патруль хезмәте парковкада машиналар янында йөрүчен кешене тикшерергә туктаган булган.

🔹РБК хәбәр иткәнчә, Мәскәү арбитраж мәхкәмәсе Анатолий Чубайсның һәм «Роснано»ның башка элекке менеджерларының милкенә арест салган.

🔹Доналд Трамп Казакъстан һәм Үзбәкстан лидерларын 2026 елның декабрендә Майамида үтәчәк G20 саммитында кунак буларак катнашырга чакырды. Бу хакта ул Truth Social социаль челтәрендә Касыйм-Жомарт Токаев һәм Шәвкәт Мирзиёев белән телефон сөйләшүләреннән соң язды.

🔹Төркиядә Анкарадан Триполига очкан хосусый очкыч казасында Либия Баш штабы башлыгы Мөхәммәд Али Әхмәт әл-Хаддад һәм тагын дүрт кеше һәлак булган.
❤3
❗️Азатлык хисабы: Украина сугышында Татарстаннан 7 меңнән артык сугышчы һәлак булган

Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә. Бу исемлекне без сугыш башыннан бирле алып барабыз.
Соңгы мең кеше үлеме турында хәбәрләрне Азатлык радиосы 3,5 ай эчендә җыйган иде.

Кайсы шәһәрләрдән үлүчеләр күбрәк?

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🔥2🎉2🌭1
Бишесенә 21 ел. Ижауда "Баймак эше"ндә гаепләнүче тагын биш кешегә хөкем карарлары чыкты

Удмуртия башкаласы Ижауда, Индустраиль районы мәхкәмәсендә "Баймак эше"ндә гаепләнүче тагын биш кешенең: Буранбай Әбушаһмин, Айрат Әхмәтов, Илнур Әюпов, Руслан Гыйззәтуллин һәм Мөнир Исәнгилдингә хөкем карарлары чыкты. Аларны "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"да һәм "хакимият вәкиленә карата гомер белән сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллану"да гаепләделәр.

Аларга 22-49 яшь, күбесенең гаиләләре бар.

Азатлык Радиосы алар турында тәфсилләбрәк сөйли.
🤬6💩1
T-Invariant: соңгы өч елда Русиядә 14 галим дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнгән

T-Invariant басмасы китергән мәгълүматларга караганда, соңгы өч елда Русия хакимияте галимнәрне сәяси маддәләр нигезендә эзәрлекләүне арттырган, беренче чиратта бу дәүләткә хыянәт турындагы маддәгә кагыла.

Бу саннарга ярашлы, 2019 елдан 2022 елга кадәрге дүрт ел эчендә биш галим дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнгән. Ә инде 2023 елда гына да мондый очраклар саны җидегә җиткән. 2024 һәм 2025 елларда исә гаепләүләр өч һәм дүрт галимгә карата белдерелгән.

Гомумән алганда, 2022 елдан башлап Русиядә 115 фән әһеле репрессияләргә дучар булган. Аларның 24е экстремист яки террорчы дип танылган, 39 кеше «ят агент» исемлегенә кертелгән. 34 кеше СИЗОда яки колониядә тотыла.
🤬3🔥1
Украина сугышында катнашкан ике хәрбинең Башкортстан фермерын һәм аның хатынын үтерү эше нигезендә мәхкәмә башланды

Екатеринбурдагы Үзәк хәрби мәхкәмә Украинага каршы сугышта катнашкан элекке ике хәрби — 50 яшьлек Василий Катков һәм 37 яшьлек Станислав Кичаевка карата җинаять эшен карауны башлады.

Аларны Башкортстаннан фермер Олег Полетавкинны һәм аның хатыны Валентинаны үтерүдә, торакка канунсыз үтеп керүдә, урлау эшләрендә, корал һәм сугыш кирәк-яракларын канунсыз куллануда, талау һәм караклыкта гаеплиләр. Моннан тыш, Кичаевка дезертирлык турында да гаепләү белдерелгән. Бу хакта «Медиазона» яза.

Тикшерү версиясенә караганда, Катков һәм Кичаев узган елның декабрендә Башкортстанның Белорет районы Ишле авылында фермер Олег Полетавкин һәм аның хатыны Валентинаның хуҗалыгында эшләгән.

5 декабрьдә, бергәләп эчкән вакытта, гаепләү ягы фикеренчә, Катков белән Кичаев Полетавкиннарны үтерергә, аларны таларга һәм коралларын алып китәргә карар кылган.

Моның өчен алар Валентинаны хуҗалык бинасына чакырып керткән. Хатын кергәч, Кичаев аны эләктереп алып идәнгә бәреп еккан һәм кулларын бәйләгән. Катков исә хатын-кызның башына аяклары белән өч тапкыр типкән. Шуннан соң Кичаев хуҗалыкта балта табып, Валентинаның яңагын һәм баш сөяген сындырган — хатын-кыз шунда ук үлгән.

Аннары, тикшерү фикеренчә, ирләр фермерның йортына кереп, сейфны ватып, андагы коралны алган. Соңрак Катков белән Кичаев ангарда яшеренеп, Полетавкинны көткән. 6 декабрь төн уртасыннан соң, эштән кайткан фермерны алар ангарда сагалап торып һөҗүм иткән. Тикшерү мәгълүматларына караганда, Кичаев ау мылтыгыннан Полетавкинның корсагына һәм күкрәгенә ике тапкыр аткан — фермер вакыйга урынында ук һәлак булган.

Шуннан соң хәрбиләр Полетавкинның машина ачкычын алган, йорттан кыйммәтле әйберләрне һәм Валентина Полетавкинаның Сбербанк картасын урлаган. Тикшерү версиясенә караганда, фермерларның мәетләрен капчыкларга салып, хуҗалыктан чыгарып, якындагы күлгә ташлаганнар.
😱6❤2💩1
Хәбиров сугышта катнашучыларны мәҗбүри эшкә алу турында канун имзалаган

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров оешмаларга Русиянең Украинадагы сугышынннан кайткан хәрбиләрне алу квотасы турында канун имзалаган. Канунга ярашлы, оешмада яки ширкәттә 100дән артык кеше эшли икән, аларның 1% элекке хәрби булырга тиеш. Аларны эшкә турыдан туры да, мәшгульлек хезмәтләре аша да урнаштыра алалар.

Документ 10 көннән гамәлгә керәчәк.

Быел октябрьдә Башкортстанның хезмәт министры Ленара Иванова «демобилизация эшсезлек дәрәҗәсен арттырачак», республика хакимияте хәрби хезмәттән кайтучыларны каршы алырга “әзерләнә” дигән иде.

Сентябрь уртасында Reuters агентлыгы Кремльгә якын өч чыганакка таянып, Русия президенты Владимир Путин хәрбиләрнең фронттан күпләп кайтуыннан курка, чөнки бу җәмгыятьтә һәм аның төзегән сәяси системында тотрыксызлык китереп чыгарырга мөмкин дип хәбәр иттте.

Журналистлар исәпләвенчә, Русия күләмендә Украинадагы сугышта һәлак булучылар саны белән Башкортстан беренче урында тора.
😁3❤1💩1