ПАСЕ бюросы Русия демократик көчләр платформасы вәкилләрен атады
Исемлектә татар-башкорт вәкилләре юк
Европа шурасы парламент ассамблеясының (ПАСЕ) бросы "Русия демократик көчләре" белән сөйләшү алып бару өчен платформа cоставын килештерде. Тавыш бирү 26 гыйнвар көнне Страсбургта, ПАСЕ кышкы сессиясен рәсми ачу алдыннан узды, дип хәбәр итә ассамблеяның рәсми сәхифәсе. Бюро тәкъдим иткән исемлек җыелыш тарафыннан хупланса, платформа үзенең беренче утырышын 29 гыйнвар, пәнҗешәмбе көнне, көндезге 1дә үткәрәчәк диелә.
Русия асаба халыклары һәм милли азчылыклар исеменнән платформага чечен җәмәгать эшлеклесе Руслан Кутаев, водьлар фин-угыр халкы вәкиле Екатерина Кузнецова, Коми активисты Лана Пылаева, "Азиаты России" медиасын нигезләүче Василий Матенов һәм Русия аз санлы асаба халыклары үсеш фонды җитәкчесе Павел Суляндзига керде.
Исемлектә чит илдәге татар-башкорт оешмалары вәкилләре юк. Идел буе халыкларыннан да вәкилләр сайланмады.
Моңарчы Татар шурасы, Азат халыклар лигасы кебек оешмалар ПАСЕга мөрәҗәгать итеп, платформага Русия халыклары вәкилләрен кертү кирәге турында белдергән иде.
Русия демократик көчләре вәкилләре булып исә исемлеккә сәясәтчеләр Дмитрий Гудков, Владимир Кара-Мурза, Гарри Каспаров, Михаил Ходорковский, Любовь Соболь, блогер һәм җәмәгать эшлеклесе Марк Фейгин, Free Russia Foundation президенты Наталия Арно, хокук яклаучы Олег Орлов, җәмәгать эшлеклесе Андрей Волна һәм Pussy Riot төркеме катнашучысы Надежда Толоконникова керде.
Бу карарны үз Телеграм-каналында "Татар шурасы" тәнкыйтьләп чыкты. "ПАСЕ каршындагы "Русия демократик көчләре" – халыклар иреге өчен түгел", дип язды оешма.
Берничә ай элек "Русия демократик көчләре" белән сөйләшү алып бару өчен платформа булдыру карарыннан соң, Азат халыклар лигасы белдерү белән чыкты. "Без "урыс халкының" бер өлеше булырга омтылмыйбыз һәм үзебезнең киләчәгебезне хәзерге һәм ниндидер реформалашкан "Русия дәүләте" белән бәйләмибез. Безнең сәяси һәм тарихи максатыбыз - Мәскәүнең колониаль контроленнән азат булу һәм үзебезнең бәйсез милли дәүләтләребезне төзү", диелә анда.
Тулырак👉монда укыгыз.
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
ПАСЕ бюросы Русия демократик көчләр платформасы вәкилләрен атады. Исемлектә татар-башкорт вәкилләре юк
Исемлектә асаба халыклардан 5 вәкил исеме бар. Алар арасында татар-башкорт, Идел-Урал халыклары вәкилләре юк.
🤔3🤬3👎1😡1
Европа берлеге 2027 ел башыннан Русиядән сыекландырылган табигый газ (СПГ) импортын тулысынча тыячак.
Ә Русиядән торбаүткәргеч аша газ китерү 2027 елның 30 сентябреннән тыелачак.
Бу вакытка кадәр гамәлдәге контрактларның күчеш чоры тәмамланачак.
«Бу карар Европа Берлегенең Русия энергия чыганакларына бәйлелеген туктатуны максат иткән REPowerEU програмы максатларына ирешүдә төп юнәлеш булып тора», диелә матбугат хәбәрендә.
Европа Берлеге илләре газ җибәрүгә рөхсәт биргәнче аның кайдан килүен тикшерергә тиеш булачак. Тыюны бозган очракта штрафлар каралган: физик затлар өчен — кимендә 2,5 миллион евро, ә ширкәтләр өчен — кимендә 40 миллион евро, яисә еллык әйләнешнең кимендә 3,5 проценты.
Европа Берлегенең бер яки берничә илендә гадәттән тыш хәл игълан ителеп, газ белән тәэмин итүгә җитди куркыныч туган очракта, Еврокомиссия Русия газын импортлауга кертелгән тыюны дүрт атнага кадәр туктатып тора алачак.
1 мартка кадәр Европа дәүләтләре газ импортына диверсификация ясау планнарын әзерләргә һәм Русиядән китерелгән газны алыштырганда барлыкка килергә мөмкин көтелмәгән хәлләрне бәяләргә тиеш. Моның өчен ширкәтләр Русиядән газ китерүгә кагылышлы барлык килешүләр турында дәүләт хөкүмәтләрен һәм Еврокомиссияне хәбәрдар итәргә мәҗбүр булачак.
Шундый ук планнарны Русия нефтен импортлауны дәвам итүче Европа Берлеге илләре дә тәкъдим итәргә тиеш булачак. Европа Берлеге Шурасы хәбәр итүенчә, Еврокомиссия Русия нефте импортын 2027 ел ахырына кадәр этаплап туктату турында карар өлгесен тәкъдим итәргә ниятли.
▪️Соңгы елларда Русиядән Европа Берлегенә нефть һәм газ импорты сизелерлек кимеде. Санкцияләр аркасында 2025 елга нефть китерү күләме 3 процентка кадәр төшсә, Русия газы һаман да Европа Берлеге импортының якынча 13 процентын тәшкил итә. Бу елына 15 миллиард евродан артык. Европа Берлеге бәяләвенчә, бу хәл сәүдә һәм энергетика иминлеге өчен җитди хәвефләр саклануына китерә, диелә Европа Берлеге Шурасы хәбәрендә.

🥴1
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Русиянең Украинага каршы сугышы вакытында республика халкы күрсәткән каһарманлыкларны мәңгеләштерү өчен чаралар планын әзерләргә кушкан.
“Махсус хәрби операция (Русия хакимияте Украинага каршы сугышны шулай дип атый – ред.) инде 4 ел бара, һәм республикабыз халкы, махсус чарада катнашучы сугышчылар чын мәгънәсендә хәрби һәм хезмәт каһарманлыгы күрсәтә. Әгәр бу турындагы мәгълүматны сакламасак, теркәп бармасак, күп нәрсә онытылырга мөмкин”, дигән республика башлыгы хөкүмәт утырышында. Аның сүзләрен “Башинформ” китерә.
Шуңа ул чаралар планын әзерләргә кушкан. Күрсәтмәне гамәлгә ашыру белән махсус комиссия шөгыльләнәчәк. Анда медиа, МХО ветераннары берләшмәсе, республика архивы вәкилләре керәчәк.
▪️Шул ук вакытта Башкортстан — Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе. Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка ирләрне юллаган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара. Азатлык хисабына күрә бу сугышта Башкортстаннан кимендә 8876 кеше һәлак булган.
▪️Башкорстан Русиянең Украинадагы баскын сугышындагы хәрбиләргә барлыгы 170 һуманитар конвойда 19 мең тонна һуманитар ярдәм җибәргән. Һуманитар ярдәмне күбрәк халык үз акчасына җыя.
▪️Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген сугышның 1433нче көне.

🤮6🖕3🤡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 27 гыйнвар, сишәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Сүриянең күчеш чоры президенты Әхмәт әш-Шараа 28 гыйнварда Владимир Путин белән очрашу өчен Мәскәүгә киләчәк, дип хәбәр итә Syria TV.
🔸Reuters мәгълүматына караганда, Русия Сүриянең төньяк-көнчыгышындагы үз хәрби базасыннан гаскәрләрен чыгара.
🔸Германия Украинаны Patriot һава һөҗүменнән саклану системнары белән тәэмин итә алмаячак, дип белдерде Германиянең саклану министры Борис Писториус.
🔸Доналд Трамп Көньяк Кореядән кертелә торган импортка 25 процентлык җыемнар кертелүен игълан итте.
🔸Франция парламенты балалар өчен социаль челтәрләрне тыюны хуплады.
🔸АКШта кышкы давыл аркасында 26 кеше һәлак булган.

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
ПАСЕ бюросы Русия демократик көчләр платформасы вәкилләрен атады Исемлектә татар-башкорт вәкилләре юк Европа шурасы парламент ассамблеясының (ПАСЕ) бросы "Русия демократик көчләре" белән сөйләшү алып бару өчен платформа cоставын килештерде. Тавыш бирү 26…
ПАСЕ Русия демократик көчләр платформасы вәкилләре шәхси сыйфатта гына эшли дип белдерде
Русия демократик көчләре платформасында төп халыклар һәм милли азчылыклар өчен каралган квота кысаларында ни өчен Идел буе халыклары вәкилләре урын алмавы турында аңлатма сорап юлланган мөрәҗәгатькә шундый җавап килде.
— Резолюциядә билгеләнгәнчә, Ассамблея рәисе ПАСЕ Бюросына раслату өчен Русия демократик көчләре арасыннан 15 катнашучыны — шул исәптән "төп халыклар һәм милли азчылыклар" вәкилләрен — тәкъдим итте. Әмма шуны ачыклау мөһим: алар Платформа эшендә шәхси сыйфатта катнаша, чөнки Платформа вәкиллекле оешма түгел, ә резолюциядә ачык күрсәтелгәнчә, Ассамблея белән Русия демократик көчләре арасында икеяклы фикер алышу өчен форум булып тора, — дип белдерделәр ПАСЕда.
Русия асаба халыклары һәм милли азчылыклар исеменнән платформага чечен җәмәгать эшлеклесе Руслан Кутаев, водьлар фин-угыр халкы вәкиле Екатерина Кузнецова, Коми активисты Лана Пылаева, "Азиаты России" медиасын нигезләүче Василий Матенов һәм Русия аз санлы асаба халыклары үсеш фонды җитәкчесе Павел Суляндзига керде.
Исемлектә чит илдәге татар-башкорт оешмалары вәкилләре юк. Идел буе халыкларыннан да вәкилләр сайланмады.
Бу карарны үз "Татар шурасы" тәнкыйтьләп чыкты. "ПАСЕ каршындагы "Русия демократик көчләре" – халыклар иреге өчен түгел", дип язды оешма.
Хәбәрне тулырак 👉 монда укыгыз.

❤2
Татарстан Күчмә халыклар уеннарын уздыруга гариза әзерли.
Бу хакта Татарстан спорт министры Владимир Леонов оешманың еллык утырышында белдерде.
Уеннар ике елга бер уза. Былтыр бәйге Казакъстанда оештырылды. Уеннарның тантаналы ачылышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та күренде. Ярышларда республикадан 26 спортчы катнашты, алар 17 медаль яулады.
Татарстан бөтен Русия спортчыларын Казакъстанга алып бару җаваплылыгының бер өлешен үз өстенә алган дип тә яздылар. Делегация кечкенә түгел - 189 спортчы һәм аларның такымы.
Дөнья күчмә халыклары уены ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән. Әлеге ярышлар матди булмаган мәдәни мирасны саклауда иң яхшы тәҗрибәләр исемлегендә тора.
Беренче тапкыр Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары Кыргызстанда 2014 елда уздырылды. Әлеге чара Төркия президенты улы, Этноспорт конфедерациясе җитәкчесе Билал Эрдоган яклавында уза.
2026 елда турнирны Бишкәк кабул итәчәк. 2028 елга башкала әлегә билгеләнмәгән.
Фотода: "Күк бүре" яки "улак тартыш" уены, 2024 ел

👍5👎4❤1
Башкортстанның 1976 елда төзелгән Илеш районы Югары Яркәй мәктәбе бер тапкыр да ремонт күрмәгән
Элегрәк Югары Яркәйнең 2нче санлы мәктәбе укучысы “Интернет иминлеге лигасы” җитәкчесе Екатерина Мизулинага мәктәп җылытылмый диярлек, укучылар салкын бүлмәләрдә укырга мәҗбүр дип зарланып язган иде. Шикаятьне Мизулина үзе чыгарды.
“Безнең мәктәптә −28, хәтта −30 дәрәҗә суыкта да мәктәпкә барырга мәҗбүр итәләр, ә мәктәп бик начар җылытыла. Кичә без беренче каттагы бер кабинетта укыдык, чөнки 11нче сыйныфларда район күләмендә сынау БДИ иде. Анда утырганда барыбыз да туңдык, батареяләр салкын иде, ә урамда −25 дәрәҗә булды. Ни өчен без мондый салкында мәктәпкә йөрергә тиеш?”, дип язды Мизулина канәгатьсез укучы сүзләренә сылтанып.
24 гыйнварда прокуратура тикшерү башлады.
Илеш районы хакимияте мәктәптә ни өчен салкын булуын аңлатты. Баксаң, 1976 елда төзелгән, ягъни 50 ел эчендә бер тапкыр да ремонт ясалмаган, шуңа бина җылыны тотмый.
Шул ук вакытта Башкортстан Русиянең Украинага каршы баскын сугышында катнашу өчен Саклану министрлыгы белән килешү төзегән сугышчыларга бер миллион сум түли.
▪️Башкортстан сугышта иң күп кеше югалткан төбәк булса да, республика хакимиятләре кешеләрне әле дә Украинага һөҗүмгә күпләп җибәрергә тырыша. Азатлык хисабына күрә бу сугышта Башкортстаннан кимендә 8876 кеше һәлак булган.

🎼Башкортстан Җәмәгать пулаты деструктив эчтәлектәге идеяларны ачыклау өчен җыр текстларын анализлый торган чек-лист булдырган
“Интерфакс” язуынча, беренче чиратта наркотиклар пропагандасы, социаль төркемнәрдә абруйны кимсетү, традицион кыйммәтләрне һәм патриотик идеяләреы инкарь итү, шулай ук Русиядә экстремистик саналган идеяләрне таратуны тикшерү күздә тотыла.
Җәмәгать пулатында әлеге чек-листны ата-аналарга, укытучыларга һәм чараларны оештыручыларга теге яки бу җырда деструктив идеяләр бармы-юкмы икәнен ачыкларга ярдәм итүче гамәли корал булыр дип саныйлар.
▪️Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң илдә репрессив кануннар һәм чаралар кабул ителде. Сәнгать, мәдәният өлкәсенә дә басым көчәйде. Башлыча бу Мәскәү белән Петербурда күзәтелсә дә, төрле чикләүләр милли театрларга да йогынты ясый.
▪️2023 ел башында Казанда Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры язучы Гүзәл Яхинаның "Дети мои" романына нигезләнгән спектакльне куймаячагын әйтте. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев моны төрле сәбәпләр белән аңлатты, ләкин мәсьәләнең сәяси ягын атамады. Гүзәл Яхина Русиянең Украинага һөҗүмен хөкем итте. Моңа кадәр Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры Яхина әсәре буенча куелган "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен репертуардан алды.
▪️Шул ук вакытта Русиянең Украинадагы сугышына ачыктан-ачык каршы әйтүче татар-башкорт җырчылары булмады диярлек. Сугыш башланган көнне кайберәүләре Instagramда кара шакмак сурәте куйды, "сугышлар гына булмасын" дигән сүзләр язды. Җырчылар башлыча нейтраль позициядә, алар хуплап та, каршы да дәшми.

🖕1
Русия Дәүләт думасы ФСБ-га интернетны сүндерү хокукын бирүче канун өлгесен хуплады
Русия Дәүләт думасы Федераль иминлек хезмәтенә (ФСБ) элемтәне чикләүдә вәкаләтләрен киңәйтүче канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Ноябрь аенда парламентка кертелгән “Элемтә турында”гы канунга төзәтмәләр мобил элемтәне генә түгел, стационар интернетны да сүндерү мөмкинлеген күздә тота. Бу ФСБ таләбе белән иминлекне тәэмин итү максатында эшләнә дип аңлатыла. Шул ук вакытта элемтә операторлары мөштәриләр алдында матди җаваплылыктан азат ителә.
Русиядә дроннар һөҗүменә бәйле мобил интернет эшенә әледән-әле чикләүләр кертелә. Мондый чикләүләр такси, кибетләр, онлайн-банклар эшендә өзеклекләргә китергәч бизнес тарафыннан ризасызлык тудырган иде.
▪️Элегрәк Казанда яшәүчеләр интернетның сүнүе үзәккә үтә башлады дип зарланган иде.
Тулырак 👉монда укыгыз.

🖕3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 28 гыйнвар, сишәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Харков өлкәсендә Русия армиясенең поездга һөҗүме нәтиҗәсендә 5 кеше һәлак булган. Поездда барлыгы 200 кеше, шул исәптән хәрбиләр дә, гади кешеләр дә булган, дип яза Hromadske.
🔸Киев өлкәсендә Русия һөҗүме нәтиҗәсендә торак йортка зыян килгән, ике кеше һәлак булган, тагын дүрт кеше җәрәхәтләнгән.
🔸The New York Times хәбәр итүенчә, Доналд Трамп «Тынычлык шурасы»нда Газзә белән идарә итү өчен чикләнмәгән вәкаләтләр алачак.
🔸Вологда өлкәсе губернаторы Геннадий Филимонов төбәктә Иосиф Сталинга дүртенче һәйкәл куелачагын белдерде. Аны Череповец шәһәрендә урнаштырырга җыеналар.
🔸Русиядә Владимир Мединский җитәкчелегендә әзерләнгән тарих дәреслекләрен яңадан бастырып чыгару планлаштырыла. Укытучылардан дәреслекләрдәге фактологик хаталарга бәйле күп кенә кисәтүләр килгән.

💩4
Миләүшә Таминдарова милли кадрлар кытлыгына зарланды
Татарстан камера хорының җитәкчесе һәм дирижёры Миләүшә Таминдарова Татарстан мәдәният министрлыгының еллык утырышында милли кадрлар мәсьәләсен күтәрде. Ул хор сәнгате өлкәсендә белгечләрнең кискен җитмәвен таныды.
Шул уңайдан ул Казан консерваториясе һәм Казан дәүләт мәдәният институты җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте.
2017 елда Русия мәктәпләрендә прокуратура таләбе белән милли телләрне укыту ихтыярига калды. Бу әлеге телләрне укытучылар һәм шулай аларны укучылар санын кыскартуга китерде.

«Рухи мирас турында сөйләгәндә, бик җитди проблем калкып чыга. Милли кадрларга, бигрәк тә татар теле белән турыдан-туры бәйле булган хор жанрында аеруча зур кытлык бар», — диде Таминдарова.
Шул уңайдан ул Казан консерваториясе һәм Казан дәүләт мәдәният институты җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте.
«Мин үз коллективымны мондый кадрларны тәрбияләү өчен мәйданчык итеп тәкъдим итәргә әзер. Әгәр бездә шундый милли кадрлар үстерелсә, алар безнең коллективта һәм җыр-бию ансамблендә практика узса, моңа без бик рәхмәтле булыр идек», — дип белдерде ул.
2017 елда Русия мәктәпләрендә прокуратура таләбе белән милли телләрне укыту ихтыярига калды. Бу әлеге телләрне укытучылар һәм шулай аларны укучылар санын кыскартуга китерде.
👍8
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия спортчыларын 2026 Кышкы Олимпиада ачылышы тантанасына кертмиячәкләр Русия спортчылары 2026 елда Италиядә узачак кышкы Олимпия уеннарының ачылыш тантанасында милли такымнар парадында катнашмаячак. Бу хакта Халыкара Олимпия комитеты (МОК) хәбәр итте.…
Татарстаннан ике спортчы кышкы Олимпия уеннарында катнашачак
Кышкы Олимпия уеннарында Русиядән Татарстан чаңгычылары Дарья Непряева һәм Савелий Коростелев катнашачак.
Олимпиадага кертелгән башка Русия спортчылары арасында фигурлы шууда — Аделия Петросян һәм Петр Гуменник, шорт-тректа — Алена Крылова һәм Иван Посашков бар. Тимераякта узышларда Ксения Коржова һәм Анастасия Семенова чыгыш ясаячак. Ски-альпинизмда Никита Филиппов, чана спортына Дарья Олесик һәм Павел Репилов, тау чаңгысы спортында Семен Ефимов һәм Юлия Плешкова катнашырга тиеш.
Русия һәм Беларус спортчылары Олимпия уеннарына Париж-2024 уеннарына охшаш шартларда кертелә: алар нейтраль статуста һәм индивидуаль дисциплиналарда гына чыгыш ясаячак.
Алдан хәбәр ителгәнчә, Русия спортчылары кышкы Олимпия уеннарының ачылыш тантанасында такымнар парадында катнашмаячак.
2026 елгы кышкы Олимпия һәм Паралимпия уеннары 6–22 февраль көннәрендә Милан һәм Кортина-д’Ампеццода узачак, ярышларның бер өлеше Вальтеллина һәм Валь-ди-Фьемме төбәкләрендә үтәчәк. 2022 елдан башлап беренче тапкыр Олимпиада Русиядә беренче тапкыр рәсми рәвештә трансляцияләнәчәк.
2022 елның февраленнән Русия спортчылары халыкара турнирлардан, шул исәптән дөнья һәм Европа чемпионатларыннан читләштерелде.

❤3👎2
Демограф Салават Абылкаликовны “Медуза”га әңгәмә биргән өчен читтән торып штрафка тартканнар
Мәскәү мәхкәмәсе социолог һәм демограф Салават Абылкаликовны “теләнмәгән оешма” эшчәнлегендә катнашу маддәсе нигезендә биш мең сум штрафка тарткан. Бу хакта Абылкаликовка сылтанып ОВД-Инфо хәбәр итә.
Абылкаликов “Медуза”дагы “Без белмибез” (“Мы не знаем”) YouTube-шоуга Русиядәге демографик кризис турында әңгәмә биргән булган. Нәкъ шуның өчен аңа беркетмә төзелгән.
Шулай ук эш материалларында Салаватның “Медуза” сайтында шул ук темага чыккан мәкаләсе дә телгә алына. Әлеге текст беренче булып Берлинның Карнеги үзәге сайтында чыккан.
Абылкаликов хәзер Германиядә яши. Ул — Филипп Шварц инициативасы стипендиаты (бу програм үз ватанында эзәрлекләү куркынычы белән очрашкан галимнәргә ярдәм итә). Ул Уфа фән һәм технологияләр университетының (УУНиТ) әйдәп баручы белгече иде.
Демограф җинаять җаваплылыгына тартылу куркынычы сәбәпле, Русиягә кайтырга җыенмавын әйткән.

❤2👎1😁1
Латвиядә Кремль тарафлы урыс дөньясы идеясен яклаучы активист Александр Гапоненко ун елга иректән мәхрүм ителде
Рига район мәхкәмәсе 71 яшьлек Мәскәү Кремле тарафлы активист Александр Гапоненконы милләтара нәфрәт уяту һәм Латвиягә каршы эш алып баручы чит ил дәүләтенә ярдәм итүдә гаепле дип тапты һәм ун елга ирегеннән мәхрүм итте. Бу хакта LETA агентлыгы хәбәр итә.
Гапоненконың адвокаты Имма Янсоне карарны шикаять итәчәген белдерде. Узган елдан бирле сак астында тотылучы Гапоненко гаебен танымады.
Александр Гапоненко 2025 елның 13 февралендә Русиянең БДБ илләре институты оештырган “ Русиягә каршы сугышка әзерлек факторы буларак Балтыйк илләрендә урыс ватандашларына этноцид” дигән «түгәрәк өстәл»дә катнашканнан соң тоткарланган. LRT мәгълүматларынча, анда Латвиянең башка ватандашлары да чыгыш ясаган, шул исәптән эзләүгә бирелгән элекке Рига думасы депутаты Руслан Панкратов һәм элекке Европа парламенты депутаты Андрей Мамыкин. Аларга карата җинаять эшләре аерым эш буларак тикшерелә.
Тикшерү фикеренчә, Гапоненко латышларны урыс телле халыкка каршы дошман итеп күрсәтеп ялган мәгълүмат тараткан, шул исәптән урысларны эзәрлекләү, урыс телен тыю һәм урыс телле мәктәпләрне бетерүне этноцид буларак сурәтләгән. Ул шулай ук «урыслар этноцидын туктату»ның бер ысулы буларак Русиянең Балтыйк илләренә, шул исәптән Латвиягә ихтимал басып керүен атаган һәм моңа әзерләнү вә идеологик ярдәм дә кирәк дип белдергән.
«Русияне агрессор дәүләт буларак яклап һәм аның сәяси һәм хәрби эшчәнлегенә мәгълүмати ярдәм күрсәтеп, Латвиянең бәйсезлеге, суверенитеты, ил бөтенлеге һәм иминлегенә каршы юнәлгән гамәлләргә булышлык иткән”, дип белдергән прокуратура.
▪️Гапоненко Украинадагы Мелитополь шәһәрендә туган, 1978 елда Латвия дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлаган. Ул «Урыс дөньясы» идеясен яклый, теркәлмәгән «Ватандаш булмаганнар конгрессы» оешмасының оештыручыларының берсе һәм Ригада оештырылган «Урыс җәмгыяте» әгъзасы. 2018 елда Латвиянең дәүләт суверенитеты һәм ил бөтенлегенә каршы эшчәнлек кылуда гаепләгәнгән, 2020 елда исә шартлы җәзага хөкем ителгән.

👏6❤1👍1🍾1
Көн язмасы: Страсбургтагы "түгәрәк өстәл"дә чит илдә татар мәнфәгатьләрен яклау ысуллары турында сөйләштеләр
24 гыйнварда Страсбургта Кавказ халыклары Ассамблеясе һәм чит илләрдә эшләүче Татар шурасы түгәрәк өстәл оештырды. Бу — аларның уртак беренче эше.Кавказ халыкларын һәм татарларны нәрсә берләштерә? Милли үзенчәлекне саклауда нинди уртак ысуллар булырга мөмкин? Без бу хакта чараны оештыручыларның берсе — Татар шурасы вәкиле, сәясәт белгече, җәмәгать эшлеклесе, берничә ел дәвамында мөһаҗирлектә яшәүче Руслан Айсиннан сораштырдык.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

"Европа илләрендә милли үзәкләр булдыру мөмкинлеге бар. Алар каршында милли мәктәпләр, түгәрәкләр оештырырга мөмкин, моны берсе дә тыймый. Бу бик мөһим.
Мәсәлән, беларуслар Литва, Латвия һәм Польшада бу мөмкинлекләрдән актив файдалана. Бу институтлар аларда яхшы эшли. Алар саны күп булмаса да, әлеге юнәлештә оеша алганнар.
Кавказ халыклары һәм татарлар аерым оешмаларга туплана, аерым проектлар эшли, әмма "милли йорт" кебек уртак урыннар юк.
Европа Берлегенең үз програмлары һәм грантлары бар. Аларны өйрәнеп, әлеге юнәлештә системалы эш алып барырга кирәк. Бу — беренче адым.
Икенчесе — безнең яңа килгән кешеләргә, мөһаҗирләргә ярдәм итү эше системга салынмаган. Күп очракта кешеләргә юридик ярдәм кирәк, һәм бу безнең өчен аеруча мөһим. Мәсәлән, Русиядән китүче татарлар һәм башкортлар арасында телләре, милләтләре, диннәре өчен эзәрлекләнүчеләр бар. Аларга сәяси статусы булуын исбатлау бик авыр. Бу миңа да кагылды. Үземә документлар рәсмиләштергәндә, милли сәясәт белән шөгыльләнүче кешегә, "Сезгә нинди куркыныч яный?" дигән сорау бирделәр һәм моны дәлилләүне таләп иттеләр. Мәскәү яки Петербурдан килүче кешегә "Мин Навальныйны яклау йөрешләрендә катнаштым" яки "Мин сугышка каршы чыгыш ясадым" дип әйтү җитә. Аларга ярдәм итүчеләр дә шактый. Ә менә тел активизмы белән шөгыльләнүчеләргә Мәскәү басым ясавын Европа илләре түрәләре белми, бу хакта хәбәрдар түгел. Русия либераллары да тел һәм милли сәясәтне кабул итми. Алар мондый активизм бармы соң, аның өчен эзәрлекләүләр булмыймыни дип аптырый һәм ярдәм итүдән баш тарта", диде Айсин
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Страсбургтагы "түгәрәк өстәл"дә чит илдә татар мәнфәгатьләрен яклау ысуллары турында сөйләштеләр
24 гыйнварда Страсбургта Кавказ халыклары Ассамблеясе һәм чит илләрдә эшләүче Татар шурасы түгәрәк өстәл оештырды. Бу — аларның уртак беренче эше. Чарада Франция, Германия, Норвегия, Канада, Австрия, Чехия һәм Британиядән иллегә якын кеше катнашты. Очрашуда…
🔥5👍2❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 29 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Русиянең һөҗүме нәтиҗәсендә Запорожье өлкәсендә өч кеше һәлак булды, дип хәбәр итә өлкәнең хәрби хакимияте башлыгы Иван Федоров. Бер кеше яраланган.
🔸"АКШ һәм Европа Украина өчен иминлек гарантия мәсьәләсендә уртак килешүгә иреште", дип белдерде АКШ дәүләт секретаре Марко Рубио Сенаттагы тыңлауларында. Рубио билгеләп үткәнчә, Украина көнчыгышындагы җирләр мәсьәләсе генә әле хәл ителмәгән килеш кала, һәм бу "бик катлаулы" мәсьәлә булачак.
🔸Германия канцлеры Фридрих Мерц Украинаның 2027 елга Европа берлегенә керү мөмкинлеген күрми. "Бу берничә елга сузыла торган процесс. Мондый тиз кушылу гади генә мөмкин түгел", дип билгеләп үтте ул. Бу датаны элегрәк Украина президенты Владимир Зеленский әйткән иде.
🔸Португалиядә "Кристина" давылы нәтиҗәсендә ким дигәндә биш кеше һәлак булган. Бу хакта Sabado басмасы хәбәр итә. Якныча 485 мең кеше электрсыз калган, шактый йортлар һәм машина юлларына зыян килгән.
🔸Казанда режиссер Тимур Бекмамбетовтан тартып алынган Мәрҗани йорты сатуга чыгарылган. Бинаның башлангыч бәясе - 9,3 миллион сум. "Коммерсант" язуынча, йорт Бекмамбетовтан мәхкәмә карары нигезендә тартып алынган. Мәхкәмәгә Казанның Мәскәү районы прокуроры мөрәҗәгать иткән. Тикшерү барышында хуҗаның мәдәни мирас корылмасын саклау өчен тиешле чаралар күрмәве ачыкланган диелә.

❤1
🇺🇸🇮🇷Чәршәмбе көнне АКШ президенты Доналд Трамп Иран хакимиятеннән сөйләшүләр башлауны таләп итте.
Аның сүзләренчә, әлеге сөйләшүләр Иранның атом коралы ясаудан баш тартуын күздә тоткан килешүгә китерергә тиеш. Трамп Truth Social социаль челтәрендәге битендә кисәтүенчә, юкса АКШның Иранга яңа һөҗүмнәре узган җәйдә ясалганнарыннан "күпкә катырак" булачак.
Бу кисәтү Якын Көнчыгыш төбәгенә берничә һөҗүм очкычын үз эченә алган «Авраам Линкольн» җитәкчелегендәге хәрби очкычлар ташучы төркем килү фонында яңгырады. Трамп Иран янындагы көчләрне арттыруны һәм Кариб диңгезендә оештырылган хәрби-диңгез төркемен чагыштырды. Венесуэлада Николас Мадуроны кулга алу чарасында нәкъ шул кораблар кулланылды.
CNN Ак йорттагы үз чыганакларына сылтанып хәбәр итүенчә, Доналд Трамп Иран җирендәге һәдәфләргә каршы киңкүләм һава һөҗүме ясау юлын карый. Иран атом програмын һәм баллистик ракетлар җитештерүен чикләүгә кагылышлы башлангыч сөйләшүләр нәтиҗәсез тәмамлану моңа сәбәп булып тора.
Һөҗүм өчен ихтимал һәдәфләр арасында Иран җитәкчеләре, протестчыларны үтерү өчен җаваплы булган иминлек көчләре башлыклары, шулай ук атом програмы белән бәйле материаллар җитештерү һәм саклау корылмалары, шулай ук дәүләт оешмалары телгә алына.
Трампның Иранның атом програмына игътибары, мөгаен, узган җәйдәге һөҗүмнәр вакытында җимерелгән уран баету корылмаларын торгызу омтылышлары турында АКШ күзләү хезмәтләреннән алынган хәбәрләр аркасында арткандыр. Шулай ук Иран хакимиятенең Атом энергиясе халыкара агентлыгы (МАГАТЭ) инспекторларын үз корылмаларына кертүдән баш тартуы да шик тудыра.
Чәршәмбе көнне Иранның тышкы эшләр министры Аббас Арагчи илнең кораллы көчләре "теләсә нинди агрессиягә" "кичекмәстән һәм куәтле" җавап бирергә әзер дип белдерде.

Доналд Трамп Иранга яңа һөҗүмнәр белән янады
Трамп яңа һөҗүмнәре узган җәйдә ясалганнарыннан "күпкә катырак" булачак дип кисәтте
❤1
Русиянең кайбер югары уку йортлары киләсе елның 1 сентябреннән белем бирүнең яңа системына күчә башлаячак, ә 2027 елның сентябрендә күчеш барлык университет һәм институтларга да кагылачак.
Бу хакта Русия мәгариф һәм фән министрлыгына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
“Студентлар кискен үзгәрешләрне сизмәячәк, ә белем бирү сыйфаты бары тик яхшырачак кына” дип белдергән министрлык вәкиле.
2026 елда бакалавриат һәм магистратура тулысынча бетерелмәячәк, дип белдергән ТАССка Русия дәүләт думасының фән һәм югары белем бирү комитеты рәисенең беренче урынбасары Ксения Горячева. Аның сүзләренчә, сүз сынау програмын планлы рәвештә киңәйтү турында бара.
Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә билгеләп узучыларынча, яңа белем бирү програмы кысаларында студентлар базалы югары белем һәм махсуслаштырылган югары белем алачак. Дипломнарда эш бирүчеләр өчен аңлаешлы булган конкрет белгечлекләр күрсәтеләчәк, мәсәлән “химик-эксперт”, “химик-тикшеренүче”, “метталург¬-инженер” һәм башкалар.
Украинада сугыш башлангач Русия хакимиятләре Болонья системыннан чыгу турында карар кабул итте. Русия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белдерүенчә, “илдә дәүләтнең икътисад мәнфәгатьләренә нигезләнгән һәм һәр студент өчен мөмкинлекләрне югары дәрәҗәдә күтәрүче уникаль белем бирү системы булдырылачак”.
Элегрәк Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы да бу өлкәдә эш алып барылуын һәм күчешкә әзер булуын әйтте.
«Русия мәгариф һәм фән министрлыгының киләчәк карарлары нигезендә гамәл кылачакбыз», диделәр министрлыкта. Бу хакта "Татар-Информ" язды.
▪️Киләсе уку елыннан мәктәпләрдә белем бирүдә дә үзгәрешләр булачак. Мисал өчен чит телен укытуны кыскартачаклар. Бу хакта Азатлык Радиосы язды – монда укыгыз.

❤3👎1
ФБК төзлеше министры Ирек Фәйзуллинның икенче гаиләсе һәм 1,8 миллиард сумлык милке барлыгы ачыклаган
Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) тикшерүенә күрә, Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллинның ике гаиләсе бар, һәм аларга Мәскәү белән Казанда гомуми бәясе 1,8 миллиард сум тәшкил иткән күчемсез милек рәсмиләштерелгән.
Министр 40 елдан артык Гүзалия Фәйзуллина белән никахта тора. Әмма шул ук вакытта аның Надежда Трубилина белән корган икенче гаиләсе дә бар, аларның ике балигъ булмаган уллары үсә, дип белдерә ФБК. Тикшерү авторлары әйтүенчә, Фәйзуллин бу балаларны үзенеке дип рәсми рәвештә таныган, ләкин беркайчан да декларацияләрендә күрсәтмәгән. Тикшерүдә улларының туу турында таныклыклары да китерелә.
Надежда Трубилина исеменә Казанда гомуми бәясе 150 миллион сумлык дүрт фатир теркәлгән. Моннан тыш, аның Мәскәү өлкәсе Agalarov Estate бистәсендә йорты бар (мәйданы кимендә 1000 квадрат метр, якынча бәясе — 200 миллион сум), шулай ук Мәскәү елгасы ярындагы Sydney Prime клуб йортында гомуми мәйданы 400 дүрткел метр тәшкил иткән дүрт фатир да аныкы.
Әлеге дүрт фатир 196 миллион сумга сатып алынган, шул ук вакытта аларның базар бәясе 385 миллион сум тәшкил итә. Тикшерү авторлары фатирларның базар бәясеннән ике тапкыр арзанрак сатылуын төзелеш ширкәтләреннән министрга бирелгән яшерен ришвәт формасы булырга мөмкин, дип бәяли.
Тикшерүдә Трублина кигән бер пәлтәнең 500 мең сум булуы, балалары һәм бала караучы белән Мальдив, Сейшел утрауларында даими ял итүләре, бер ялның бәясе якынча 1 млн сумга төшүе турында да әйтелә.
Министрның Гүзалия Фәйзуллинадан булган олы балалары да кыйммәтле күчемсез милеккә ия, диелә тикшерүдә.

🤮2💩2❤1
Татарстанда халык язучысы Аяз Гыйләҗевкә һәйкәл эскизына бәйге уздыралар
Республика мәдәният министрлыгы Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевкә һәйкәл кую өчен иң яхшы эскиз өлгесенә ачык иҗади бәйге үткәрергә ниятли. Моңа кагылышлы боерык өлгесе хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза. Бәйгене 5 февральдән 5 апрельгә кадәр үткәрү планлаштырыла.
Киләчәктә һәйкәлне Чаллы татар дәүләт драма театры алдына кую күздә тотыла. Эскиз проектында Гыйләҗевне тулы буйга сурәтләү тәкъдим ителә.
Бәйгедә профессиональ скульпторлар катнаша алачак. Иң яхшы эскизны Татарстан мәдәният министрлыгы, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры, Казан һәм Чаллы башкарма комитетлары вәкилләре, шулай ук мәдәният эшлеклеләреннән торган бәйге комиссиясе сайлап алачак.
Аяз Гыйләҗев 1928 елда Сарман районының Чукмарлы авылында, укытучы гаиләсендә туган.
1950 елның 22 мартында кулга алына. Бер ел дәвамында ул Казанның Черек күл төрмәсендә утыра, аннары Караганда лагерына озатыла. Аяз Гыйләҗев ул елларда күпчелек зыялылар кебек советларга каршы оешма төзүдә, Сталинга яла ягуда гаепләнеп хөкем ителә. ГУЛАГ лагерында алты ел утыра. Сталин үлеменнән соң аклана.
Ул хикәяләр, очерклар, мәкаләләр һәм повестьлар авторы. 1950 еллардан башлап, аның пьесалары театр сәхнәләрендә куела башлый. Иң мәшһүр әсәрләре арасында — «Өч аршын җир», «Зәй энҗесе», «Уртада», «Язгы кәрваннар», «Мәхәббәт һәм нәфрәт» повестьлары бар.

❤3🙏2