Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 26 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия һөҗүмнәре нәтиҗәсендә Харков өлкәсендә 14 кеше җәрәхәтләнгән, алар арасында җиде яшьлек бала да бар. Тагын бер кеше Запорожьеда яраланган.

🔸Русия, Украина һәм АКШ сөйләшүләренең чираттагысы март башында узачак, урыны «килештерелә», дип хәбәр итә ТАСС. Әмма инде бүген үк Мәскәү белән Вашингтон Женевада «икътисади юнәлеш турында» сөйләшүләр үткәрергә тели.

🔸Зеленский Трамп белән телефоннан сөйләшкән — бу аларның гыйнвар ахырында Давостагы очрашудан соң беренче әңгәмәсе булды. Axios мәгълүматына караганда, Америка лидеры сугышның бер ай эчендә тәмамлануын тели.

🔸2026 елның гыйнварына Русиядә Роскомнадзор 469 VPN хезмәтен томалаган, дип яза РИА Новости.

🔸Варшауда «Урыс йорты» ябыла.

🔸Смоленски өлкәсе хакимияте Пушкарёво авылы халкын эвакуацияләү турында игълан итте. Ул кичә Украина һөҗүменә дучар булган «Дорогобуж» химия ширкәте янында урнашкан.
❤2
Axios: Владимир Зеленский сугышны ел ахырына кадәр тәмамларга өметләнә

АКШ президенты Доналд Трамп Украина президенты Владимир Зеленский белән телефоннан сөйләшү вакытында сугышны мөмкин кадәр тизрәк туктатырга теләвен белдергән, дип яза Axios украин түрәсе һәм тагын ике чыганакка сылтанып.

Басма әңгәмәдәшләренең берсе әйтүенчә, Зеленский сөйләшү барышында сугыш быел тәмамланыр дип өмет белдергән. Трамп исә сугыш артык озак дәвам итә дигән. Чыганак сүзләренчә, президент аны бер ай эчендә тәмамлауны теләр иде.

Сөйләшү 25 февраль кичендә узган һәм якынча 30 минут дәвам иткән. Axios мәгълүматына караганда, әңгәмә дустанә һәм уңай рухта барган. Украин түрәсе һәм тагын бер чыганак хәбәр итүенчә, Зеленский ярдәм өчен Трампка рәхмәт белдергән һәм Кремльне сугышны туктатырга нәкъ менә Трамп кына мәҗбүр итә ала дип әйткән.

Шулай ук украин түрәсе басмага АКШ президенты Русия белән мөмкин булган тынычлык килешүе кысаларында Украинага АКШ ягыннан әһәмиятле иминлек гарантияләре бирергә әзерлеген раславын сөйләгән.

Сөйләшү нәтиҗәсендә Зеленский Украинадагы тынычлык турында сөйләшүләр кысаларында өч яклы очрашу март башында узачагын язды.

26 февральгә Женевада Украина һәм АКШ делегацияләре арасында ике яклы сөйләшүләр планлаштырылган.

Быел өч яклы сөйләшүләр өч тапкыр узды — икесе Әбү-Дабида, берсе 17–18 февральдә Женевада. Яклар алгарыш барлыгын белдерсә дә, территория мәсьәләләрен дә кертеп, хәл ителмәгән проблемнар күп булуын әйтте. Хәрби хәрәкәтләр дәвам итә, Русия утны туктату тәкъдимен кире какты.
❤2👎2
КФУда татар журналистларын әзерләү өчен 25 бюджет урын бүлеп бирелгән

2026/2027 уку елы өчен КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендә татар журналистларын әзерләү өчен 25 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Бу хакта мәктәп деканы, милли һәм глобаль медиалар кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин белдерде. КФУ сайтындагы кабул итү планында да шушы сан күренә.

2012 елдан КФУда татар журналистикасы кысыла башлады. Башта татар журналистларының читтән торып укуы бетерелде. Көндезге бүлеккә бюджет урыннары кими башлады. 2015 елдан татар журналистларына аерым бюджет урыннары бөтенләй бүленмәде.

Татар журналисты булырга теләүчеләр урыс журналистлары белән гомум таләпләр нигезендә имтихан тапшырып укырга керү өчен бәйгегә чыга торган итеп калдырылды. Соңыннан төрле елларда кайчан биш, җиде урын бүлеп бирелде.

Журналистларны бераз КФУның филология институтында да әзерлиләр.

“Татмедиа” җитәкчесе Шамил Садыйков татар телендә эшли булучы кадрлар табуның авырлыгы турында даими сөйләп килә.

“Татар телле белгечләрне шәһәрдә генә түгел, районнарда да табу кыен. Рус теллесе дә табылмый. Кызганыч, журналистларны бюджет урыннарда әзерләү туктатылды. Без укыган заманда 10-15 кешегә бюджет урыннар бирелә иде. Әмма аларның икесе генә журналист булып китә алды”, дигән иде ул әле 2021 елда ук.
❤6👏3
Татарстанда өч елда яшь укытучыларның 32 проценты мәктәпләрдән киткән

Бу хакта Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин Татарстан Иҗтимагый пулатында репсбулика мәгариф һәм фән министрлыгы максат һәм бурычлары үтәлеше нәтиҗәләре турында җәмәгатьчелек белән фикер алышулар барышында әйткән.

“Шәһәр мәктәпләрендә физика, математика, рус теле һәм әдәбияты, химия, биология укытучылары җитми. Өч ел эчендә яшь мөгаллимнәрнең 32 проценты мәгариф системасыннан киткән. Бу - фаҗига. Кадрлар китмәсен өчен, җитди ярдәм чаралары кертелде”, дигән ул.

Республика мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы Гүзәл Гатауллина сүзләренчә, узган уку елы белән чагыштырганда кадрларга кытлык проблемасы бераз яхшырса да, квалификацияле белгечләр җитмәү проблемасы әле һаман да зур. Аның сүзләренчә, агымдагы уку елы башына 2,7 мең педагогик хезмәткәргә ихтыяҗ булган, шул исәптән 1,4 мең укытучы һәм 611 тәрбияче җитми. Узган уку елында исә 2 меңнән артык укытучы һәм 800дән артык тәрбияче җитмәгән.

Аеруча башлангыч сыйныф, рус теле, математика, физика, чит теле, информатика укытучыларына ихтыяҗ кискен.

Мәгариф министрлыгы педагог һөнәреннән китүнең сәбәпләрен әйтми, әмма социаль челтәрләрдә укытучылар ешрак түбән хезмәт хакларына һәм эшнең артык күп булуына зарлана, шул исәптән дәрес үткәрү белән турыдан-туры бәйле булмаган эшләрнең дә.
👏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: Бишенче елын башлаган сугыш: Башкортстан һәм Татарстаннан үлүчеләр арасында күпме татар-башкорт? 2022 елның 24 феврале. Иртәнге 5:30. Русия федерал каналлары президент Владимир Путин чыгышын күрсәтә башлый. Ул әйткән сүзләрне Русия халкы алдагы…
Азатлык хисабы: сугышта Татарстаннан үлүчеләрнең уртача яше – 39,15.

Безгә үлгән 7405 кешенең яше турында билгеле. Иң күп үлүчеләр – 25-44 яшьтәге ирләр:

・35-44 яшь: кимендә 2849 кеше (38,5%),
・25-34 яшь: кимендә 1803 кеше (24,3%),
・45-54 яшь: кимендә 1709 кеше (23,1%),
・18-24 яшь: кимендә 553 кеше (7,5%).
・55+ яшь: кимендә 491 кеше (6,6%).

Тулырак безнең хисапта укыгыз.

Бу югалтулар Татарстан демографиясенә нинди йогынты ясар дип уйлыйсыз? Фикерләрегезне языгыз.
🤬1
Сембер мәдәният һәм сәнгать көллияте сайтында Русия саклану министрлыгы белән контракт төзү шартлары күрсәтелгән кушымта бастырылган.

Анда «дрон гаскәрләре»нә язылган студентларны гадәти пехотага күчерергә мөмкин булуы әйтелә, чөнки конкрет хәрби бүлеккә сайлап алу сынау мөддәте узганнан соң үткәреләчәк. Ә бу вакытта килешү инде имзаланган була ди хокук яклаучы Артем Клыга.

Яңа алынган кешене башка гаскәр төренә билгеләсәләр дә, контрактны өзү мөмкин булмаячак.

Клыга сүзләренчә, мөддәт тәмамлангач контракт өзелә дигән пункт гамәлсез, чөнки президент Владимир Путин мобилизация тәмамлануы турында фәрманны әле дә имзаламаган.

▪️Соңгы вакытта саклану министрлыгының көллият һәм югары уку йортлары студентларын сугышка чакыру, алар арасында актив агитация алып бара башлады.

▪️«Гроза» басмасы исәпләвенчә, контракт имзалау таләбе белән агитация кимендә 41 югары уку йорты һәм көллияттә бара.
Килешү төзү тәкъдимен бигрәк тә сессияләрен тапшыра алмаган студентларга итәләр.
❤1💯1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 27 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Украина Белгород җылылык электр станциясенә һөҗүм иткән. 60 мең кешесе утсыз калган. Шулай ук җылылык һәм су бирү өзелүе турында хәбәр ителә.

🔸Русия пилотсыз очкычларының Запорожье өлкәсенә һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше, шул исәптән бер үсмер, җәрәхәтләнгән.

🔸Казакъстанның Щучинск шәһәрендәге кафеда газ шартлау сәбәпле җиде кеше һәлак булган. Тагын 13 кешене пешүләр белән хастаханәгә салганнар.

🔸Пакъстан саклану министры Хаваҗа Асиф Әфганстанда «Талибан»га каршы ачык сугыш башлануын игълан итте. Моңа кадәр «Талибан» Пакъстанның берничә төбәгендә хәрби чаралар башлаган иде. Җавап итеп, Исламабад Кабул, Кандагар һәм Пактиягә һава һөҗүмнәре ясады.

🔸АКШ һәм Иран делегацияләре Женевада сөйләшүләр үткәрде. Америка түрәсе Axiosка очрашуның «уңай» узуын әйткән. Al Jazeera мәгълүматына караганда, Тәһран уран баетуны чикләнгән вакытка туктатып торырга тәкъдим иткән.
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: Украинадагы сугышны хуплаучы Башкортстанның AY YOLA төркеме Европа илләрендә концерт куячак 2025 елны "Һомай" җыры белән танылган AY YOLA төркеменең беренче чыгышы 28 февральдә Сербия башкаласы Белградта узачак. Аннары AY YOLA Болгарстанга, Софиягә…
Башкортстаннан AY YOLA төркеменең Берлиндагы концерты булмаячак. Элегрәк моңа эмиграциядәге башкорт, татар активистлары каршы чыккан иде.

Берлиндагы 7 мартка билгенләнгән AY YOLA төркеменең концерты булмаячак. Bi nuu төнге клубы үзенең игъланында "Чара булмаячак. Сатып алынган билетлар өчен акчаны кире кайтарып була" дип язу чыгарган. Ни өчен концерт булмый, нинди сәбәпләр аркасында уздырылмый — берни аңлатылмаган.

Шулай ук шәхси язып сораучы кайбер билет алучыларга оештыручылар концертның булмавын хәбәр иткән. Башка вакытка күчерү мөмкинлеге карала, ләкин көннәре расланмаган диләр.

AY YOLA төркеменең Instagram cәхифәсендә кешеләр "Без инде билетлар сатып алдык", "Кызганыч", "Бу хакта ниләр билгеле соң?" дигән сораулар, фикерләр калдырган. Төркем үзе бу хакта берни аңлатмаган. Телеграм каналларында да, рәсми сәхифәләрендә бу хакта белдерү юк. Кайбер платформаларда билетларның сатылуы дәвам итә.

AY YOLA төркеме әлеге вакытта Сербиядә. Белградта башкорт сәнгатькәрләренең концерты 28 февральгә билгеләнгән. Аннары София һәм Будапештта булачак. Иң соңгы концерт Берлинда, 7 мартта узарга тиеш иде.

Моңа кадәр башкорт активистлары Украинадагы сугышны хуплаган артистларның Европада чыгыш ясавына каршы чыкты.

AY YOLA төркеме, аның солисты Ринат Рамазанов Украинадагы баскын сугышны хуплаган килеш, ничек Европага концерт белән бара ала дип белдерде чит илдәге башкорт комитеты әгъзасы Айгөл Лайон.

🔻Русия Украинада сугыш башлаганнан соң күп кенә иҗат әһелләре моны каршы булып, илдән китәргә мәҗбүр булды. Соңрак "Баймак эше" фигурантларын яклаучы башкорт җырчысы Алтынай Вәлитов чит илдә сыену сорады.

🔻Шул ук вакытта Путин сәясәтен яклаучылар Европа илләрендә концертлар куярга тырыша. Әмма әлеге илләр җәмәгатьчелеге алар катнашындагы чаралардан баш тарта. Моңарчы мондыйрак хәл опера җырчысы Илдар Абдразаков белән дә булды, театрлар аның Европадагы һәм АКШтагын чыгышларыннан баш тарттылар.

Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/Ax6LR
❤5🎉2👍1🔥1👏1
❗️Татарстанда беренче тапкыр ракет һөҗүме куркынычы игълан ителде

Казан басмалары Авиатөзелеш, Киров һәм Мәскәү районнарында сирена тавышлары яңгырый дип яза.

Мондый тәртип шулай ук Пенза, Сарытау, Самар өлкәләре һәм Чуашстанда да кертелгән.
🎉2😱1
Әлмәттә дә "ракет һөҗүме куркынычы" игълан ителде.

Мәктәп һәм балалар бакчаларыннан балаларны имин урынга күчерәләр.

Бу эш Казан мәктәпләрендә дә башкарыла дип хәбәр итте Казан мәгариф идарәсе.

Казан һәм Түбән Кама һава аланнары очкычларны кабул итми һәм җибәрми тора.
😱2🎉2
Түбән Камада да "ракет һөҗүме куркынычы" игълан ителде, сиреналар яңгырый.

Шәһәрдә җәмәгать транспорты туктатылган, "Акыллы йорт" системы белән эшләүче йортларның подъездлары, кешеләр кереп качар өчен, ачылган.

Әлмәттә дә транспорт йөрми.

"Ракет һөҗүме куркынычы" Татарстаннан тыш, Чуашстан, Удмуртиядә, Пенза, Сарытау, Самар, Оренбур, Пермь өлкәләрендә игълан ителгән.
😱2😁1🎉1
Башкортстанда да ""Ракет һөҗүме куркынычы" кертелде

Кешеләр мобиль интернет югалуга зарлана
😁1🎉1
Татарстан, Башкортстан һәм башка төбәкләрдә "ракет һөҗүме куркынычы" гамәлдән чыгарылды.

Телеграм каналлар язуынча, төбәкләргә "Фламинго" FP‑5 ракеты җибәрелгән булырга мөмкин. Аның берсен - Татарстан, икенчесен Чуашстан күгендә бәреп төшергәннәр дип хәбәр итәләр.

🔻21 февраль төнендә украин армиясе Удмуртиянең Воткински шәһәрендә урнашкан заводка ракет һөҗүме ясады. Ул "Искандер-М", "Тополь-М" һәм "Орешник" ракетлары җитештерелүче заводка төште.

11 кешенең тән җәрәхәтләре алуы әйтелде.
Юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты:

🔸"Дождь" каналына нигез салучы Вера Кричевская,

🔸Сәясәтче Александр Иванов;

🔸Якутия Дәүләт җыены депутаты, активист Максим Алиев;

🔸«Республика» сайты
👎1
Азатлык хисабы: сугышта Башкортстаннан үлүчеләрнең уртача яше – 39,46.

Безгә үлгән 7424 кешенең яше билгеле. Иң күп үлүчеләр – шулай ук 25-44 яшьтәге ирләр:

・35-44 яшь: кимендә 2645 кеше (35,6%),
・25-34 яшь: кимендә 1793 кеше (24,2%),
・45–54 яшь: кимендә 1670 кеше (22,5%),
・55+ яшь: кимендә 680 кеше (9,2%),
・18-24 яшь: кимендә 636 кеше (8,6%).

Тулырак безнең хисапта укыгыз.

Бу югалтулар Башкортстан демографиясенә нинди йогынты ясар дип уйлыйсыз? Фикерләрегезне языгыз.
Миңнеханов Казаннан контрактчылар җитмәвен тәнкыйтьләде. Украина сугышында шәһәрдән кимендә 1200 кеше үлгән

Татарстан башлыгы Рөcтәм Миңнеханов 26 февральдә узган Казан шәһәр думасы утырышында Татарстан башкаласыннан Украинага каршы сугышка контрактчылар җыю планы үтәлмәвенә игътибар иткән.

— Моның җиңел түгеллеген, саннарның зур булуын аңлыйм, әмма бу мәсьәлә сезнең җаваплылыкта, — дигән Миңнеханов.

Казан мэры Илсур Метшин шәһәрдә Русиянең Украинага һөҗүмендә катнашучыларның алты меңнән артык гаиләсен "муниципалитет көндәлек кайгырта" дигән.

Украинага каршы сугышта күпме татарстанлы катнашуы билгесез.

Узган елның июлендә Казанда контракт хезмәтенә сайлап алу пункты башлыгы Андрей Козлов 2025 елның беренче алты аенда Татарстанда Русия саклану министрлыгы белән 8 меңнән артык кеше контракт төзүен әйткән иде. 2025 елның июнендә ул кайбер ирләрнең Украинага түгел, ә "Африка корпусы"на җибәрелүен дә белдерде.

2024 ел нәтиҗәләренә караганда, Козлов сүзләренчә, Татарстанда 12 меңнән артык кеше контракт төзегән, план 7 процентка арттырып үтәлгән.

Былтыр җәен Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикадан сугышта катнашкан яки анда хезмәт иткән кешеләр саны якынча 45 меңгә җиткән. Ә моңа кадәр — 2025 елның март аенда — Миңнеханов Владимир Путин белән очрашу вакытында Украинадагы сугышка җибәрелгән контрактчылар һәм мобилизацияләнгәннәр саны 38 169 кеше дип әйткән иде.

Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган мәгълүматларга күрә, сугышта Казанда туган 1 299 кеше һәлак булган. Медиазона исәпләүләренә караганда — 1 230 кеше.

Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/MG30x
🤬6😱4❤2
Чит илдәге татар балалары өчен оештырылган Татар аланы быел Канадада узачак

Татар аланы быел Канадада, Квебек җирендә, Истмонд шәһәрендә 6-16 июльдә узачак. Аның оештыручылары — Канадада яшәүче татар активисты, "Alima Academy" татар онлайн мәктәбенә нигез салучы Алимә Сәлахетдинова һәм ул туплаган такым. Татар алан ун көн дәвам итәчәк. Оештыручылар әйтүенчә, быел аланда эш сабый балалардан алып ата-аналарга кадәр берьюлы дүрт параллель программ нигезендә барачак. Шулай ук 11-12 июльдә Tatar Open House чарасы узачак. Бу —Татар аланның ачык ишекләр көне, бирегә теләгән кеше килә ала.

"Татар аланы чит илдә туып-үскән татар балалары өчен бердәнбер татар телле, татар тарихын өйрәнүче милли мохит. Без быел татар тарихына басым ясаячакбыз. Яшьләрүзләре дә татар телен куллануны киңәйтик, дөрес сөйләшүне кагыйдә итеп куйыйк, диде. Бу зур җиңү безнең өчен. Балалар үзләре моны тели", дип сөйләде Алимә Сәләхетдинова.

Аның фикеренчә, Татар аланы кебек уку-укыту чаралары даими булырга тиеш һәм ул төрле илләрдә, төрле шәһәрләрдә узарга тиеш. Бу чит илдәге татарлар өчен яңа танышулар, элемтәләр булдырырга ярдәм итә һәм балаларны үзара таныштыра.

Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/9o8Wz
🔥4
Израил АКШ ярдәмендә Иранга һөҗүм итте. Әлеге сәгатькә ниләр билгеле:

🔻Һөҗүм Тәһран, Исфахан һәм Кум шәһәрләренә ясалды.

🔻Иранның дәүләт мәгълүмат агентлыгы «Тасним» хәбәр итүенчә, кимендә 7 ракет Тәһрандагы президент сарае һәм баш лидер Али Хаменеи резиденциясе тирәсенә төшкән.

🔻Шул ук вакытта Хаменеи имин урында, дип белдерә аның вәкиле.

🔻Җавап һөҗүмен көтеп, Израил буенча гадәттән тыш хәл тәртибе игълан ителде.

🔻АКШ президенты Доналд Трамп 8 минутлык мөрәҗәгать чыгарды, анда ул Иранга һөҗүмнәрдә АКШның турыдан-туры катнашуын раслады.
💬 Максатыбыз — Иран режимыннан килгән куркынычларны юк итеп, Америка халкын яклау, — диде Трамп.
Аның сүзләренчә, куркыныч — Иранның атом програмын дәвам итүе һәм ерак арага очучы ракетлар эшләп чыгаруында.

🔻Иран һәм Израил һава киңлеге ябылу сәбәпле, Русия авиаширкәтләре Фарсы култыгы илләренә урау юл белән оча, дип хәбәр итә Росавиация.
Кирәк булганда рейслар берләштереләчәк һәм киң фюзеляжлы очкычларда башкарылачак.

🔻Мәскәү, Петербур һәм Дубай арасындагы кайбер рейслар гамәлдән чыгарылган, дип хәбәр итә «Аэрофлот».

🔻Иранның соңгы шахының улы Реза Пәһләви дә мөрәҗәгать белән чыкты һәм Иран халкын "хәлиткеч көрәш"кә әзерләнергә чакырды. Иран кораллы көчләрен "халыкка" һәм кушылырга өндәде һәм Доналд Траптан хәрби чараны "максималь дәрәҗәдә сак" үткәрүне сорады.

🔻Иран Израилга таба дистәләгән ракет җибәргән дип хәбәр итә NourNews агентлыгы.
🤬3❤2👎1🔥1😢1
❗️Иран Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Бәхрәйндәге Америка хәрби базаларына һөҗүм ясый

Катар һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре үз һава киңлекләрен япты. Әмирлекләрдә Әл-Дафра хәрби һава базасына һөҗүм булуы турында хәбәр ителә.

AFP һәм Reuters агентлыклары мәгълүматына караганда, шартлаулар Дубайда һәм Эр-Риядта (Согуд Гарәбстаны) да булган.

РБК язуынча, җирле халык Әбу-Даби (Гарәп Әмирлекләре) күгендә шартлау тавышлары ишеткән. Күрәсең, һава һөҗүменнән саклану системы (ПВО) эшләгән.

Reuters язуынча, Әбү-Дабида бер кеше һәлак булган.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре моны "дәүләт суверенитетын һәм халыкара хокукларны бозу" дип атады һәм "эскалациягә җавап бирү хокукы" барлыгын белдерде.
Хаменеи резиденциясе җимерелгән, ләкин аятулланың анда булмавы әйтелә. Соңгы хәбәрләр:

🔸Иран югары лидере резиденциясенә һөҗүм нәтиҗәләрен күрсәткән иярчен сурәтләре чыкты. Ул җимерелгән. Аятулланың үзе анда булмавы әйтелә.

🔸Иран медиасы хакимияткә сылтанып хәбәр итүенчә, илнең көньягындагы Минаб бүлгесендә мәктәпкә һөҗүм ясалган. Анда 40 кеше, башлыча балалар һәлак булган диелә. Бу мәгълүмат бәйсез рәвештә расланмаган.

🔸Reuters агентлыгы Иран чыганакларына таянып, һөҗүмнәр аркасында Ислам инкыйлабы сакчылары корпусының берничә командиры һәм түрәләр үтерелгән дип яза.

🔸Axios хәбәрчесе Барак Равид АКШның югары дәрәҗәдәге вәкиленә сылтанып, Америка һөҗүмнәре Иранның ракет програмына юнәлтелгән, ә Израил моңа өстәп Иранның югары җитәкчелегенә дә һөҗүм итә дип белдерде.

🔸Русия тышкы эшләр министрлыгы АКШ һәм Израил гамәлләрен «алдан планлаштырылган һәм сәбәпсез кораллы агрессия акты» һәм «куркыныч авантюра» дип атады. Белдерүдә шулай ук АКШ администрациясе гамәлләре тәнкыйтьләнә. Русия үзе дүрт ел Украинада сугыш алып бара.

🔸Европа берлеге вәкилләре рәсми белдерүләрдә АКШ һәм Израил гамәлләренә турыдан-туры хуплау белдермәде. Алар игътибарны төбәктә тотрыклылыкны саклау, киеренкелекне киметү һәм төбәктәге Европа берлеге ватандашларының иминлеген тәэмин итү кирәклегенә юнәлтте. Шул ук вакытта Кая Каллас белдерүендә Тәһран режимы тәнкыйтьләнә, аның гамәлләре глобаль иминлеккә куркыныч дип атала.

🔸Украина тышкы эшләр министрлыгы Киевның Иран халкы ягында булуын белдерде һәм булган вакыйгалар өчен җаваплылыкны Иран режимына йөкләде. Белдерүдә шулай ук Мәскәү белән Тәһран хезмәттәшлеге дә дөнья өчен куркыныч буларак телгә алына.
😁1