Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤3
⚡️Татарстанда дроннар һөҗүме аркасында нефть эшкәртү станциясендә янгын чыккан.
Әлмәт шәһәре хакимияте хәбәр итүенчә, сәнәгать зонасы җирлегендә дрон кыйпылчыклары төшү нәтиҗәсендә ут чыккан. Зыян күрүчеләр юк, диелә.
Astra басмасы җирле халык сүзләренә һәм үз анализына таянып һөҗүмнең "Транснефть" карамагындагы Кәләй авылы янындагы нефть куу станциясенә туры килүен хәбәр итә. Әлеге станция магистраль нефтьүткәргечләр системында төп үзәк булып хезмәт итә.
Mash Ittash Telegram-каналы язуынча, Әлмәт халкы шартлауга охшаш 5–7 тавыш ишеткән. "Шулай ук шаһитлар күктә яктылык чаткылары күрүләрен әйтә — шуннан соң шәһәрнең бер районында янгын башланган", дип яза канал.
Русия саклану министрлыгы төнлә Татарстан күгендә өч дрон бәреп төшерелүен хәбәр итте. Алабуга, Әлмәт һәм Түбән Камада дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе гамәлдә. Татарстанда һава аланнары вакытлыча эшләми. Алар төн буена икенче тапкыр ябылды.
▪️21 февраль, шимбә көнне Русия саклану министрлыгы Татарстанда 11 дрон бәреп төшерелүе турында хәбәр иткән иде. Русиянең Украинага каршы сугышы башланганнан бирле бу иң күп һөҗүм ясалган очрак булды.

🔥1😢1
Хәзер кыскача башка хәбәрләр, хөрмәтле укучыларыбыз.
🔸Русия армиясенең Одесса өлкәсенә һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, ким дигәндә өч кеше яраланган. Бу хакта җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә.
🔸Белгородта дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә су, электр һәм җылылык белән проблемнар туган. Төбәк башлыгы Вячеслав Гладков хәбәр итүенчә, Украина кораллы көчләре Белгород һәм тирә-якка ракет һөҗүме ясаган, энергетика инфраструктурасына җитди зыян салынган.
🔸Мексиканың Эль Мачо буларак танылган иң эзләнелгән наркобарон Немесио Осегера Сервантес хәрби чара барышында үтерелгәннән соң, Халиско штатында тәртипсезлекләр башланды.
🔸Украина Уфаның "Солитон" фәнни-тикшеренү ширкәте һәм аның җитәкчесе Ринард Шәрифуллинны санкцияләр исемлегенә керткән. Чикләүләр ун елга.
🔸Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов дроннар һөҗүме куркынычы янаган очракта халыкка үз-үзеңне тоту турында мәгълүмат бирү эшен көчәйтергә чакырды. Бу хакта Михнехановның матбугат хезмәте хәбәр итә. Соңгы көннәрдә Татарстанга дроннар һөҗүме артты. Бүген төнлә республика күгендә өч дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итте.

Чиләбе өлкәсе Карабаш мәктәбе укытучысы видеоларыннан АКШ режиссеры ясаган документаль фильм BAFTA бүләгенә лаек булды
«Mr. Nobody Against Putin» ("Мистер Беркем дә түгел Путинга каршы") исемле фильм "иң яхшы документаль фильм" дип танылды. BAFTA бүләген Британ киноакадемиясе тапшыра.
Чиләбе өлкәсенең Карабаш авылы мәктәбендә укытучы-оештыручы булып эшләгән Павел Таланкин мәктәптәге барлык чараларны видеога төшереп барган һәм Америка документалисты Дэвид Боренштейн ярдәмендә документаль кино ясаган иде.
33 яшьлек Таланкин Чиләбе өлкәсенең Карабаш шәһәрендә яшәгән һәм әнисе белән бер мәктәптә эшләгән, дәүләт бәйгеләрендә откан. Аның тормышы, күпләрнеке кебек үк, 2022 елның февралендә, Владимир Путин Украинада сугыш башлагач үзгәрә.
Мәктәптә милитаристик пропаганда дәресләре барлыкка килә, һәм, Мәгариф министрлыгы күрсәтмәсе белән, Таланкин алар турында хисап бирүче видеолар төшерә башлый. 2024 елның июнендә ул Боренштейн белән бергә фильм ясар өчен, төшерелгән материал белән Русиядән китә.
Бу хакта Павел Таланкин белән әңгәмә булган иде- Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

Азатлык Радиосы
"Илне ярату турында". Чиләбе өлкәсе Карабаш мәктәбе укытучысы видеоларыннан АКШ режиссеры документаль кино чыгарды
Чиләбе өлкәсенең Карабаш авылы мәктәбендә укытучы-оештыручы булып эшләгән Павел Таланкин мәктәптәге барлык чараларны видеога төшереп барган һәм Америка режиссеры ярдәмендә документаль кино ясаган. Фильм "Сандэнс" бәйсез кино фестивалендә күрсәтелде. Таланкин…
🔥3👍1
Бүген - 23 февраль татар язучысы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, нәшир, публицист Гаяз Исхакыйның туган көне. Аның тууына 148 ел.
Гаяз Исхакый татар дөньясы өчен мөһим шәхесләрнең берсе. Ул "Идел-Урал" дәүләтчелегенең булдыручыларның идеологларның берсе, әмма хакимияткә большевикларның килүе бу эшне тар-мар итә. Татар зыялыларның бер өлеше кулга алынып төрмәгә утыртыла, кемдер мөһаҗирлеккә китеп котыла, шул исәптән Гаяз Исхакый да.
Исхакый 1954 елның 22 июлендә 76 яшендә Төркиянең Әнкара шәһәрендә вафат була. Әмма ул Истанбулның Әдернекапы зиратында җирләнә.
Бүген Азатлыкта төрле елларда Гаяз Исхакыйга багышланган мәкаләләрне укырга тәкъдим итәбез.
🔹 Гаяз Исхакый. Кем ул?
🔹 Гаяз Исхакыйны тавышы. Уникаль аудиоязма.
🔹 "Гаяз Исхакый патша, большевиклар заманы, бүгенге Русия кысаларына да сыймый"
🔹 Гаяз Исхакый һәм бүгенге Русиядәге вазгыять.
🔹 "Исхакый – сатлыкҗан дигән сүзләр ешрак ишетелә башлады"
🔹 "Азатлык" активисты Казанда Гаяз Исхакый музеен һәм һәйкәлен булдыруны таләп итте
🔹 Гаяз Исхакыйның туган авылындагы музее 16 ел төзекләндерү көтә
🔹 Япониянең Кобе татарлары һәм Гаяз Исхакый. Сирәк фоторәсемнәр

Гаяз Исхакый
Татар милли хәрәкәтенең күренекле әһеле, язучы, публицист, нәшир, сәясәтче.
❤7👍1
Көн язмасы: Украинадагы сугышны хуплаучы Башкортстанның AY YOLA төркеме Европа илләрендә концерт куячак
2025 елны "Һомай" җыры белән танылган AY YOLA төркеменең беренче чыгышы 28 февральдә Сербия башкаласы Белградта узачак. Аннары AY YOLA Болгарстанга, Софиягә юл тота. Европа буенча турда шулай ук Маҗарстан белән Германия дә бар. AY YOLA-ның Европага чыгуы беренче тапкыр. Русия җырчылары Көнбатыш
илләренә кертелмәгән яки аларның концертлары тыелган вакытта, популяр башкорт төркеме бер кыенлыксыз Европага визалар ала, концертлар оештыра. Ничек итеп? Моның артында кем тора?
Берлинда яшәүче татар активисты (исемен иминлек йөзеннән язмыйбыз - ред.) AY YOLAның популярлыгы хакимиятне, пропагандистларны куркыткандыр дип чамалый.
АКШта яшәүче башкорт активисты, чит илдәге башкорт комитеты әгъзасы Айгөл Лайон AY YOLA төркемен башкорт теле, җырын танытуы өчен хуплап була, әмма аларның баскын сугышны ачыктан-ачык хуплаулары бөтен тырышлыкларын сызып ташлый, дигән фикердә. Ул әгәр AY YOLA-ның солисты Ринат Рамазанов баскын сугышны хупламаса, хакимият Русиядә башкорт төркеменә ул кадәр популярлашырга ирек бирмәс иде, аларга юллар ябылыр иде, дип саный.
Тулырак 👉монда укыгыз.

— Русия хакимияте урыслыкны көчәйткән арада монда башкорт төркеме миллилекне күтәрә, халыкта милли үзаңны үстерә. Хакимият нишләде? Аларны чакырып алып бүләкләргә күмде, төрле дәрәҗәле исемнәр бирде. Аннары соң AY YOLA Русия хакимияте оештырган барлык чараларда катнаша башладылар. Аннексияләнгән Кырымда чыгыш ясадылар, "Таврида" фестивалендә катнаштылар. "МузТВ" концертларында да, "Интервидео"да да алар бар. Алсу
белән дә җыр яздырдылар, Дима Билан белән дә чыгыш ясадылар. Бөтен җиргә капкалары ачык. AY YOLA хәзер Русия хакимиятенең уенчыклары. Аларны күрсәтеп, хакимият менә бит Русиядә төрле милләтләр ничек бәхетле яши, алар ирекле иҗат итә, аларның мәдәниятләре үсештә дип әйтә ала. Тәнкыйтьчеләр телләр тыела дисә, ничек инде тыела дип менә башкорт төркеме никадәр популяр дип авызларын йомачаклар. Русиядә милли проблемнар юк! — дип фикерләре белән уртаклаша активист.
АКШта яшәүче башкорт активисты, чит илдәге башкорт комитеты әгъзасы Айгөл Лайон AY YOLA төркемен башкорт теле, җырын танытуы өчен хуплап була, әмма аларның баскын сугышны ачыктан-ачык хуплаулары бөтен тырышлыкларын сызып ташлый, дигән фикердә. Ул әгәр AY YOLA-ның солисты Ринат Рамазанов баскын сугышны хупламаса, хакимият Русиядә башкорт төркеменә ул кадәр популярлашырга ирек бирмәс иде, аларга юллар ябылыр иде, дип саный.
— AY YOLA төркемнең башкортларны, башкорт телен танытуга зур өлеш керткәнен кабул итәм. Бу яктан афәрин. Төрки дөньяда да популярлык казандылар, урыс телле кешеләргә дә башкортларны күрсәттеләр. Әмма шушы каһәр суккан сугышны хуплаулары бөтен әйберне сызып ташлый. Менә аның төркемнең лидерын — Ринат Рамазанов үзе мобилизацияләнсә, ул бит бөтен башкорт, татар, хакас, бурят кебек фронтның сызыгына җибәрәләчәк кеше, тыныч кына, җылы җирдә утырып гомерен саклап кала алмаячак иде.
Мәскәү өчен ул милләте белән бер тапкыр гына куллана торган чимал. Алдылар да ыргыттылар утка, бетте-китте. Бары тик кысык күзле башкорт булганга күрә бу сугышта һәлак булачак иде. Чөнки урыс түгел бит, әйдә башкорт "жалко что ли?!" Әмма Рамазанов аны сугышка җибәрмәячәкләрен белә. Шуның аркасында ул тыныч кына башкорт музыкасы белән шөгыльләннә, данга күмелеп яши, абзыйлар аны "маладис" дип аркасыннан кага, мәмиле урыннарда, дәрәҗәле кеше булып йөри. Тик ул бу баскын сугышны хупламаса, бәлки, хакимият аны шулкадәр күтәрмәс иде, акча бирмәс иде, популярлаштырмас иде, — ди ул.
Тулырак 👉монда укыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Украинадагы сугышны хуплаучы Башкортстанның AY YOLA төркеме Европа илләрендә концерт куячак
Европада, АКШта яшәүче башкорт активистлары башкорт төркемен Русия
йомшак көч итеп куллана, алар урыс дөньясын таныта дип саный.

💯5🤮4❤2
1944 елның 23 февралендә ярты миллионнан артык ингуш һәм чеченнар Казакъстан һәм Үзәк Азиягә сөрелде. Аларны "фашист оккупантларына" ярдәм итүдә гаепләделәр.
Сөргенгә озатылганнарның меңнәрчәсе юлда салкыннан һәм ачлыктан үлеп кала. Үзәк Азиягә килеп төшкәч тә аларның бернинди хокуклары булмый. Анда үткән елларны чечен һәм ингушлар коточкыч еллар буларак искә ала.
Исән калганнарга Сталин үлгәннән соң өч ел үткәч, 1956 елда үз җирләренә кайту рөхсәт ителә.
Харитадан юкка чыгарылган Чечен-ингуш автоном совет социалистик республикасы кире торгызыла.
Кире кайткан чеченнар үз ватаннарын таный алмый диярлек.
Аларның өйләре һәм җирләре башка кешеләргә бирелгән булып чыга. Совет хакимиятләре мәчетләрне япкан, борынгы чечен һәм ингуш язмаларын яндырган. Кабер ташлары тартып чыгарылган, таулардагы берничә гасырлык манаралар нигезенә кадәр җимереп ташланган.
Күпләр йөрәкләре сыкрап кире Казакъстанга китә. Чеченнарның икенче дулкыны Үзәк Азиягә 1994 елда беренче чечен сугышы башлангач килә.
Татар шурасы депортация көне сәбәпле мөрәҗәгать белән чыкты.
«Депортацияләр хатирәсе безнең гомуми үзаңыбызның, ирек һәм көрәш турындагы дискурсыбызның мөһим өлеше булып тора. Бер генә халык та «дошман» дип игълан ителергә тиеш түгел. Бер генә гаилә дә төн уртасында ишек шакыган тавыштан уянып, ярты сәгать эчендә җыенырга мәҗбүр ителүнең дәһшәтен кичерергә тиеш түгел.
Кызганычка каршы, бүген мондый хәлләрне ешрак күзәтергә туры килә. Бөтен бер халыклар Путин режимы тарафыннан «дошман» дип игълан ителә. Икенче фикер өчен, халыкның үз теленә, мәдәниятенә, үзбилгеләнүенә, дәүләтчелегенә хокукын яклаган өчен хөкем итәләр.
Хәтер безне куркуга түгел, ә бердәмлеккә һәм гаделлек өчен көрәшкә чакырырга тиеш. Бер генә халык та иреккә омтылганы өчен җәзага тартылырга тиеш түгел», диелә мөрәҗәгатьтә.

Telegram
Tatar şurası | Совет татар мира | Tatar Council | Татар шурасы
Обращение Совета татар мира
к общественности и братским народам
в связи с очередной годовщиной депортации чеченцев и ингушей
Уважаемые соотечественники, братья и сестры!
Сегодня мы обращаемся к вам с болью в сердце. 23 февраля 1944 года — одна из самых…

❤7🔥2
24 февраль китергән кыскача яңалыклар:
🔸Бүген Русиянең Украинага каргы баскын сугышы башлануга - 4 ел. Әлеге сугышта Башкортстан һәм Татарстаннан 17 меңнән артык кеше һәлак булды. Бу хакта бүген Азатлык Радиосында тулырак мәкалә булачак.
🔸Татарстанда Әлмәт шәһәрендә дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде, Түбән Камада вакытлыча һава аланы ябылган. Росавиация хәбәр итүенчә, һава аланы очкычларны кабул итми һәм җибәрми.
🔸Сишәмбегә каршы төндә Мәскәүнең Савеловский вокзалы мәйданында шартлау булган дип хәбәр итә куәт оешмаларына якын булган "База" һәм Mash Телеграм-каналлары. Мәскәү эчке эшләр министрлыгының дәүләт идарәсе белдерүенчә, бер ир-ат төнлә машинада кизү торучы ЮХИДИ хезмәткәрләре янына килә дә шул вакытта шартлау яңгырый. Бер ЮХИДИ хезмәткәре һәлак булган, икесе яраланган. Русия Тикшерү комитеты белдерүенчә, шартлатучы шулай ук үлгән. Mash аны интихарчы дип атый.
🔸Русиядә Telegram-га нигез салучы Павел Дуровка карата террорчылыкка ярдәм итү маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Бу хакта ФСБ материаллары нигезендә әзерләнгән һәм хөкүмәтнең «Российская газета» басмасында дөнья күргән мәкаләдән билгеле булды. Анда Telegram дәүләт иминлегенә яный диелә.
🔸БМОның Кеше хокуклары комитеты Казакъстанга чечен кешесе Мансур Мовлаевны Русиягә тапшыруны тыйган. Бу хакта Воронеж өлкәсеннән элекке депутат Нина Беляева хәбәр итә. Элегрәк Казакъстан Мовлаевка сыену бирүдән баш тарткан булган. Русиядә ул эзләүгә игълан ителгән. Мовлаев, Чечнягә тапшырылган очракта, үзен үтерергә мөмкиннәр дип курка.

❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
24 февраль китергән кыскача яңалыклар: 🔸Бүген Русиянең Украинага каргы баскын сугышы башлануга - 4 ел. Әлеге сугышта Башкортстан һәм Татарстаннан 17 меңнән артык кеше һәлак булды. Бу хакта бүген Азатлык Радиосында тулырак мәкалә булачак. 🔸Татарстанда Әлмәт…
❗️Әлмәт, Түбән Кама, Зәй һәм Алабугада барлык чикләүләр алынды.
Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова дроннар һөҗүме "омтылышы" булуы турында хәбәр итте.
«Оператив һәм ашыгыч хезмәтләр эшли. Әлегә булган мәгълүматка караганда, зыян күрүчеләр юк. Районның инфраструктурасы һәм тормыш тәэмин итү системнары гадәти тәртиптә эшли. Вазгыять контрольдә», — дип белдерде Хәбетдинова.
Елабуга Live Telegram каналы язуынча, Әлмәттә сиреналар эшләгән. Җәмәгать транспорты хәрәкәтенә чикләүләр кертелгән.
Соңрак дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе Түбән Кама, Зәй һәм Алабугада да кертелгән иде. Хәзер барлык чикләүләр бетерелде.

❗️Британия Татарстанның "Ак Барс" банкына карата чикләүләр кертте
Британия Русиягә каршы санкцияләр исемлеген киңәйтте.
Исемлеккә 240 юридик зат, җиде кеше, 50 кораб һәм тугыз банк, шул исәптән Татарстанның "Ак Барс" банкы да кертелгән.
Элегрәк "Ак Барс" банк Европа берлеге чикләүләренә эләккән иде.
▪️"Ак Барс" банк Татарстанда 1993 елда оешты.

👍2😢1
Көн язмасы: Бишенче елын башлаган сугыш: Башкортстан һәм Татарстаннан үлүчеләр арасында күпме татар-башкорт?
2022 елның 24 феврале. Иртәнге 5:30. Русия федерал каналлары президент Владимир Путин чыгышын күрсәтә башлый. Ул әйткән сүзләрне Русия халкы алдагы елларда даими рәвештә ишетеп торачак: "НАТО Русия чикләренә якыная", "безгә башка юл калдырмадылар", "Киевтәге хакимият кануни түгел", "демилитаризация" һәм "денацификация" кирәк" һәм башка шундый ялган нарративлар.
Башта Путин һәм аның хакимияте моны бөтенләй сугыш дип атамый, "махсус хәрби операция" дигән ялган бер төшенчә кертелә. Сугыш сүзен кулланучыларга каршы соңгы елларда моңа кадәр күрелмәгән репрессияләр башлана, бар илдә кырыс цензура кертелә, йөзләрчә мең кеше илне ташлап китәргә мәҗбүр була. Беркем дә, беренче чиратта Русия хакимияте үзе, һәм әлбәттә гади халык та сугышның болай озак дәвам итәчәген көтмәде дияргә була - Путин гомумән Русия гаскәренең "Киевны 3 көндә" яулап алуына ышана.
Бүген - 2026 елның 24 феврале, сугыш инде төп-төгәл 4 ел дәвам итә. Азатлык Радиосы бу сугыш һәм тәэсире турында даими язып тора, ә ул бөтен өлкәләрдә чагыла: икътисадта, сәясәттә, сәнәгатьтә, демографиядә, гади халык тормышында... Әмма аның иң зур нәтиҗәсе – ике яктан да өзелгән гомерләр. Русиянең бу сугышта югалтулары Икенче дөнья сугышыннан соң СССР һәм Русия катнашкан барлык сугышлардагы югалтуларны бергә кушканнан да күбрәк килеп чыга.
Тикшеренүчеләр һәм журналистлар даими әйтеп тора: сугышта милли республикалар, асаба халык вәкилләре аеруча зур зыян күрә. "Медиазона" җыя торган үлүчеләр исемлегендә беренче ике урында Башкортстан белән Татарстан. Азатлык Радиосы җыйган саннар тагы да зуррак. Сугыш бигрәк тә азсанлы милли азчылыкларны, ди тикшерүчеләр.
Сугышның 4 еллыгына Азатлык Радиосы хисабында җыелган саннарны тәкъдим итәбез. Беренче тапкыр без җыелган исемнәрнең ономастик анализын ясап, Татарстан һәм Башкортстаннан үлүчеләрнең милләтләрен өйрәнеп карадык.
Аерып карау өчен татар гадәте исемнәре һәм урыс гадәте исемнәре дигән төшенчәләр кертелде.
🟢Моны ачык итеп әйтү мөһим: бу эш кешенең милләтен билгеләү түгел. Ономастик ысул кешенең исеме һәм фамилиясе урыс яки татар-башкорт исем традициясенә якынмы икәнен генә күрсәтә. Бу – фәкат фаразга нигезләнгән бәяләмә.
🟢Анализ вакытында исемнәрнең формасы, фамилияләрнең килеп чыгышы, тел үзенчәлекләре исәпкә алынды. Урыс исеме + татар фамилиясе кебек катнаш очраклар аерым төркемгә кертелде, чөнки аларны төгәл билгеләү кыен.
🟢Бу ысул зур мәгълүмат массивлары буенча гомуми тенденцияләрне күрергә мөмкинлек бирә, ләкин аерым кешенең милләтен билгеләү өчен кулланыла алмый.
Башкортстан очрагында исем-фамилияләрнең татармы-башкортмы икәнен билгеләү мөмкин түгел. Шуның өчен Башкортстан очрагында без "татар-башкорт" исемнәре дигән аерым категорияне булдырдык. Шуны да искәртү кирәк - беренче карашка урыс традициясендәге исемнәр артында ике республикадагы чуаш, мари, удмурт кебек халыкларның вәкилләре дә була ала.
Анализ нәтиҗәләре түбәндә китерелә:
Татарстан:
🔸Татар гадәте исемнәре якынча – 3165 (40,1%)
🔸Урыс гадәте исемнәре якынча – 4 153 (52,6%)
🔸Башкалар/билгеләү мөмкин түгел – 571 (7,2%)
Башкортстан:
🔹Татар-башкорт гадәте исемнәре якынча – 4588 (50,3%)
🔹Урыс гадәте исемнәре якынча – 3572 (39,1%)
🔹Башкалар/билгеләү мөмкин түгел – 964 (10,6%)
Тулырак➡️ Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

😢6❤1
Бүген Романия кинотеатрларында “Kizim” (“Кызым”) дигән фильм киң прокатка чыга
Фильмда Көстәнҗә (Костанца) шәһәреннән традицион татар гаиләсеннән булган 16 яшьлек Селда Тудор дигән егетка гашыйк була. Кызның әти-әнисе Селданы ислам дине һәм үз татар җәмгыяте традицияләре яшүсмер мәхәббәтеннән мөһимрәк икәнне ышандырырга тырыша. Алар Селданы румын дуслары белән артык күп вакыт үткәрүе һәм татар җәмгыяте традицияләрен игътибарсыз калдыруга еш кына ачулана. Ата-ана өчен традицияләр һәм намус барыннан да өстен.
Көтелмәгән бер күңелсез вакыйга һәм ата-анасы белән чыккан каты бәхәс соңгы тамчы була. Селда өйдән китәргә һәм сөеклесеннән терәк эзләргә карар итә.
Фильмда Селданың әти-әнисе, кызының теләкләре һәм хисләрен читкә куеп, күбрәк гореф-гадәтләргә һәм традицияләргә әһәмият биргән кебек күренә. Ә Тудорның әти-әнисе исә улларына ышаныч белән карый. Әмма бер мизгелдә аларның дөньялары кисешә. Көтелмәгән хәл белән очрашкач, алар уртак максатлары - балаларын яклау икәнне аңлый.
“Кызым – Констанцадан булган 16 яшьлек кызның хикәясе, ул балалык белән үмсерлек арасындагы матур, ләкин бик авыр чиктә тора. Моннан тыш ул татар милләтеннән һәм үсмер өчен бүгенге көндә этник традицияләрнең никадәр әһәмиятле булуын өйрәнү минем өчен мөһим. Өлешчә румын телендә, өлешчә башка телдә (татар телендә) сөйләшкән фильмга режиссерлык итү, Коръән укуны төшерү, татар музыкасын тыңлау һәм бу этник төркемгә караган гаиләнең көндәлек тормышына керү минем өчен беренче тапкыр”, ди фильм режиссеры Раду Поткова.
Әлеге фильм татар тамырлары булган актер, режиссер һәм сценарист Элиас Ферчинның сценарие нигезендә төшерелгән. Селданы Йелиз Мәрьям Мостафа уйный. Бу аның дебюты.

YouTube
Kîzîm - Trailer Oficial - 2026
Premiera în România: 24 FEBRUARIE 2026
Abonează-te: https://bit.ly/1qHNeT9
Urmăreşte-ne pe Facebook: https://www.facebook.com/CineForum.ro
Kîzîm - Trailer Oficial - 2026
Regia: Radu Potcoavă
Producător: Ruxandra Flonta
Staruri: Tudor Chirilă, Elias Ferkin…

❤11👍4
Украинага каршы сугышның дүрт елы дәвамында Русиядән кимендә 200 мең хәрби һәлак булган.
Бу саннарны "Медиазона", BBC-ның урыс хезмәте һәм волонтерлар төркеме ачыклаган.
2025 елда якынча 50 мең хәрбинең үлеме расланган. Формаль яктан, әлегә бу күрсәткеч 2024 елдан кимрәк, чөнки ул елны якынча 84 мең сугышчы һәлак булды. Шул ук вакытта журналистлар сүзләренчә, узган елда һәлак булган Русия хәрбиләре саны 90 меңнән дә артып китәргә мөмкин, чөнки үлем очраклары турында дистәләрчә мең язма әлегә эшкәртелмәгән.
Тулырак 👉монда укыгыз.
@azatliqradiosi
Бу саннарны "Медиазона", BBC-ның урыс хезмәте һәм волонтерлар төркеме ачыклаган.
2025 елда якынча 50 мең хәрбинең үлеме расланган. Формаль яктан, әлегә бу күрсәткеч 2024 елдан кимрәк, чөнки ул елны якынча 84 мең сугышчы һәлак булды. Шул ук вакытта журналистлар сүзләренчә, узган елда һәлак булган Русия хәрбиләре саны 90 меңнән дә артып китәргә мөмкин, чөнки үлем очраклары турында дистәләрчә мең язма әлегә эшкәртелмәгән.
Тулырак 👉монда укыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Журналистлар сугышта 200 меңнән артык Русия хәрбиенең һәлак булганын раслады
Моңарчы Азатлык Радиосы сугышта кимендә 17 мең Татарстан һәм Башкортстан кешесенең үлгәнен раслады. Ике республика үлемнәр саны белән Русиядә беренче ике урында бара.
🎉1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бүген Романия кинотеатрларында “Kizim” (“Кызым”) дигән фильм киң прокатка чыга Фильмда Көстәнҗә (Костанца) шәһәреннән традицион татар гаиләсеннән булган 16 яшьлек Селда Тудор дигән егетка гашыйк була. Кызның әти-әнисе Селданы ислам дине һәм үз татар җәмгыяте…
Ике ел элек Азатлык Радиосы Романиядә туып үскән, Көстәнҗә шәһәрендә яшәүче кырымтатар һәм румын язучысы, 83 яшьлек Гюнер Акмолла белән сөйләшкән иде.
«Без югалтуларга юл тоттык. Ассимиляция бик көчле бара. Минем балалык чорында румыннар белән гаилә корганнарны "казак" дип йөртә идек. Хәзер казак (румын) булмаган бер гаилә калмады. Шул кадәр кушылып беттек», диде ул.
Төрле чыганакларга күрә, Романиядә 20-40 меңләп кырымтатар яши. Алар, нигездә, Добруҗа җирләрендә көн күрә. Бу — Романия-Болгарстан чигендә урнашкан Кара диңгез буендагы җирлек. Кырымтатарларның күпчелеген Русия Кырымны 1783 елда басып алганнан соң — XVIII–XIX гасырлар дәвамында — Кырымнан бу җирләргә күченеп китәргә мәҗбүр булучылар тәшкил итә. Шулай да Романиядә татарлар Алтын Урда чорында да яшәве билгеле.
Романиядәге кырымтатар диаспорасы Көнчыгыш Европа илләрендәге кырымтатар диаспоралары арасында иң яхшы сакланганы, оешканы санала.
Романия парламентына кырымтатарлар канун нигезендә бер кырымтатар депутатын сайлый. Татар берлегенә ел саен бюджеттан 1 миллион евро бүленә.

Гюнер Акмолла: "Румыния татарларында бик көчле ассимиляция бара"
5 май Румыниядә рәсми рәвештә "Кырымтатар теле" көне билгеләнә һәм кырымтатар шагыйре Мемет Ниязи бүләге тапшырыла. Кырымтатарларның бу көнне ничек билгеләве турында Румыниядә туып үскән, Көстәнҗә шәһәрендә яшәүче кырымтатар һәм румын язучысы, 83 яшьлек Гюнер…
👍3💔2❤1
Хәерле иртә, хөрмәте укучыларыбыз! Бүген 25 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Конгресска еллык мөрәҗәгатендә Доналд Трамп АКШ Украинадагы сугышны тәмамлау өчен «күп көч куеп эшли» дип белдерде. Ирандагы вазгыять турында ул проблемнарны дипломатик юл белән хәл итүне өстен күрүен әйтте, ләкин «беренче санлы террорчыга атом коралына ия булырга юл куймаячакбыз» дип өстәде.
🔸Еврокомиссия башлыгы Урсула фон дер Ляйен Маҗарстан ветосына карамастан, Европа берлег Украинaга 90 млрд евро күләмендә кредит бүлеп бирәчәген хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Киев бу акчаны барыбер алачак. Ул Украинадан «Дружба» нефть үткәргечен төзекләндерүне тизләтүне сорады.
🔸Төркиядә F-16 хәрби очкычы һәлакәтендә пилот һәлак булган.
🔸Парижда Лувр мөдире Лоранс де Кар үз теләге белән вазифасыннан китте. Бу карар 88 млн евро күләмендәге зәркән эшләнмәләр урланудан дүрт ай узгач һәм билетлар белән бәйле алдашып акча үзләштерү схемасын тикшерү фонында кабул ителде, дип хәбәр итә The Guardian үз чыганагына сылтанып.

АКШ президенты Доналд Трамп Конгресска еллык мөрәҗәгать белән чыгыш ясады.
Чыгыш 1 сәгать 47 минут дәвам итте. Фаразланганча, ул иң элек эчке сәясәт мәсьәләләренә — икътисадка, канунсыз иммиграциягә каршы көрәшкә игътибар юнәлтте. Шулай да тышкы сәясәт темаларына, шул исәптән Украинадагы сугышка да тукталды.
Трамп сүзләренчә, аның администрациясе дөньяда сигез кораллы низагка инде нокта куйган һәм хәзер «Русия белән Украина арасындагы тугызынчы сугышны, кан коюны туктату өчен зур тырышлык куя». Ул бу сугышта ай саен 25 мең хәрби һәлак булуын әйтте һәм 2022 елда президент ул булса, бу сугыш башланмас иде дигән фикерен кабатлады.
«Президент буларак, мөмкин булган һәр җирдә тынычлык урнаштырачакмын», — диде ул.
Көтелгәнчә, Трамп Иран темасына да кагылды: аның әйтүенчә, бу ил хакимияте ерак очышлы ракетларҗитештереп һәм атом програмын торгызырга тырышып, АКШка куркыныч тудыра. Ул Тәһранга атом коралына ия булырга рөхсәт итмәячәкләрен белдерде.

❤1🔥1🤡1
Казан кешесенә дәүләткә хыянәт һәм диверсияләр өчен 24 ел колония җәзасы бирелгән
Татарстан Югары мәхкәмәсе Казанда яшәүче ирне дәүләткә хыянәт, шәһәрнең саклану-сәнәгать комплексы объектларында диверсияләр әзерләү һәм шартлаткыч матдәләрнең канунсыз әйләнешендә гаепләп, 24 елга ирегеннән мәхрүм итте.
Мөддәтнең беренче 5 елын ул төрмәдә, калганын — кырыс тәртипле төзәтү колониясендә үткәрәчәк.
Мәхкәмә ачыклаганча, 2023–2024 елларда эш фигуранты шымчылык белән шөгыльләнгән һәм Русия иминлегенә каршы эш итүче чит ил оешмасына ярдәм күрсәткән.
Шулай ук ул диверсияләр башкару өчен Украина яклы ике төркем мәнфәгатьләрендә әзерлек узган.
Украина мәнфәгатьләрендә Казанның саклану-сәнәгать комплексы объектларында шартлатулар һәм ут төртүләр әзерләгән, канунсыз рәвештә шартлаткыч матдәләр саклаган.
▪️"Беренче бүлек" ("Первый отдел") хокук яклау проекты мәгълүматларына күрә, Русиянең Украинага каршы сугышы чорында Русия мәхкәмәләре дәүләткә хыянәт һәм шымчылык маддәләре нигезендә меңнән артык хөкем карары чыгарган. 2025 елга шундый 468 карар туры килә. Бу 1997 елдан бирле иң зур сан.
▪️Тикшеренүдә әйтелгәнчә, сугыш башланганнан бирле дәүләткә хыянәт, шымчылык һәм яшерен хезмәттәшлек турындагы маддәләр Русиядә сәяси репрессияләрнең төп коралының берсенә әверелгән.
Хәбәрне тулырак 👉 монда укыгыз.

«Транснефть» ширкәте Әлмәттәге нефть кудыру станциясенә дрон һөҗүменнән соң нефть кабул итүне киметкән.
Торбаүткәргечкә нефть кабул итү 20%, ягъни тәүлеккә 250 мең мичкәгә кадәр кимегән дип яза Reuters ике чыганакка сылтанып.
Сүз 23 февральгә каршы төндә һөҗүмгә дучар булган Татарстанның Әлмәт районы Кәләй нефть кудыру станциясе турында бара. Reuters мәгълүматларына караганда, аның куәте тәүлеккә якынча бер миллион мичкә тәшкил итә.
Reuters чыганакларының берсе әйтүенчә, һөҗүм нәтиҗәсендә һәркайсы 50 мең тонна сыешлы ике нефть резервуары янган. Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, иң зур кимү «Татнефть» ширкәтенә караган чималга кагылган.
Зыян күләме әлегә бәяләнмәгән, әмма Reuters чыганаклары әйтүенчә, әгәр зыян җитди булса, бу Русия нефте экспорты күләменә һәм сыйфатына тәэсир итәргә мөмкин.
«Татнефть» һәм «Транснефть» Reuters соравына җавап бирмәгән.
Әлмәт тирәсендә һөҗүм 23 февральдә булды.
Иярчен сурәтләренә караганда, Кәләй нефть кудыру станциясендәге янгын кичә дә дәвам итә иде.
«Медуза» ачыклавынча, Кәләй торбаүткәргечләре Новороссийски һәм Приморски кебек зур портларга, шулай ук Русия нефте Маҗарстан һәм Словакиягә китә торган «Дружба» нефть үткәргеч системына нефть җибәрә.

❤3🤬2🥴2🔥1
Дубайдагы халыкара Сабан туена быел 10 меңгә кадәр кеше көтәләр
4 апрельдә Дубайда дүртенче тапкыр Халыкара Сабан туе үтәчәк. Гарәп илләре татарлары альянсы җитәкчесе Марсель Әхмәтшин сүзләренчә, быел кунаклар саны ике тапкырга артыр дип көтелә.
Узган ел бәйрәмгә 4,5 мең кеше җыелган булса, быел оештыручылар 8-10 мең кунак кабул итәргә әзерләнә. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Сабан туен төп оештыручылар – эшмәкәр Камил Галиуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, бәйрәмдә Әнвәр Нургалиев, Ильмира Нәгыймова һәм Элвин Грей чыгыш ясаячак.
Русия Көнбатыш илләрен “дустанә булмаган” илләр дип таныганнан соң, Дөнья татар конгрессы Европа, АКШ, Канада татарлары белән эшләми диярлек. Көнбатыштагы татар оешмалары башлыча бәйсез дөнья күрә, шулай да берничә илдә Россотрудниечство канаты астында эшләүче татар-башкорт оешмалары әле дә бар.
Конгресс башлыча Гарәп һәм Үзәк Азия илләренә йөз тотты. Дөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Дубайда еш була.

❤2👎2🥱1👀1