Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Берлинда Defne һәм Shirin татар җырчылары концерты узды

15 майда Германия татарлары Берлинда Татарстан җырчысы Defne һәм Финляндиядә туып, бүгенге көндә Лондонда иҗат итүче SHIRIN концертларын оештырды.

Концертка Германиядә һәм күрше илләрдә яшәүче татарлар җыелды. Чара хосусый клубта узды.

Defne (Фәүзия Кадыйрова) Казанда туган, Татарстанда иҗат итә. Быел аның VIP хатын дип аталган икенче мини-альбомы дөнья күрде. Ул этно-поп стилендә җырлый дип әйтергә була.

SHIRIN (Ширин Нисаметдин) фин татары, былтыр татар телендә Miras дип аталган альбомын чыгарды. Ул R&B/Soul юнәлешендә иҗат итә.

Апрельдә Германия татарлары Берлинда беренче татар спектакле куйган иде. Гаяз Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәренә нигезләнгән "Чыганак" спектаклен Казан режиссеры Айдар Җәббаров чыгарды. Рольләрдә яңа буын эмиграциясе татарлары уйнады.

Видеосы монда: https://www.youtube.com/shorts/wrCte_PFHnc

Хәбәре 👉монда
👍5❤1
Якшәмбегә каршы төндә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган

Бу хакта хакимият вәкилләре белдерә. Ким дигәндә 10 кеше яраланган.

Бу Русиянең Украинага каршы баскын сугышы башланганнан соң Мәскәүгә һәм Мәскәү өлкәсенә ясалган иң көчле һөҗүм булган. Берничә урында, шул исәптән Шереметьево һава аланы җирлегендә янгын чыккан. Анда дрон калдыклары төшкән, ләкин аның терминал бинасыннан ерак булуы әйтелә. Шереметьево һава аланында 200ләп рейс тоткарлана.

ASTRA Телеграм каналы язуынча, Зеленоградта (Мәскәүнең бер өлеше) һөҗүм "Элма" технопаркына ясалган.

Мәскәү янындагы берничә районда дроннар торак йортларга зыян салган. Аерым алганда дроннар Химки, Истра, Красногорски һәм Мәскәүдәге бер йортка эләккән.

Хакимият белдерүенчә, бер кеше Химкида, ике кеше Мытищада һәлак булган. Анда дрон калдыклары төзелеп килүче йортка төшкән.

Мәскәүдә Зеленоградтан тыш Капотнада нефть эшкәртү ширкәтенә һөҗүм ясалган. Шәһәр мэры Сергей Собянин белдерүенчә, 12 кеше зыян күргән. Аларның төзүчеләр булуы әйтелә.

Шартлаулар Мәскәү шәһәре үзәгендә дә ишетелгән.

@azatliqradiosi
🔥5👍1💯1
Русия тарафыннан аннексияләнгәннән соң Медицина академиясе дип үзгәртелгән һәм Кырым федераль университеты составына кертелгән элекке Кырым дәүләт медицина университетын ФСБ тикшергән.

Сәбәбе - уку йортында кырымтатар милләтеннән студентлар саны күп булу. Бу хакта, иминлек максатларыннан исемен атамаган Кырым хокук яклаучысына сылтама белән Крым.Реалии хәбәр итә.

Аның әйтүенчә, быел язның икенче яртысында Медицина академиясендә сәяси яки ришвәтчелек факторларын ачыклау максатыннан үткәрелгән зур тикшерү тәмамланган. Тикшерүгә әлеге югары уку йортында кырымтатар студентларының күпләп белем алуы сәбәп булган диелә.

"Акмәчеттәге медицина академиясендә кырымтатар студентларының өлеше чыннан да Кырым халкы арасындагы кырымтатарлар өлешеннән күпкә югарырак. Кайбер белгечлекләрдә укучыларның якынча яртысы - кырымтатарлар. Бу Федераль иминлек хезмәтендә (ФСБ) уку йортында йә ришвәтчелек, йә милли лобби бар дигән шик тудырган, әмма тикшерү бернинди дә хокук бозу очрагын тапмаган. Югары уку йортына кабул итүгә бәйле бөтен документлар да тәртиптә булып чыккан.

Кырымтатарлар арасында сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләргә теләгән сәләтле яшьләр күп. Шул гына. Элек тә шулай иде. Хәтта Кырымтатар Мәҗлесе җитәкчелегендә дә андыйлар берәү генә түгел. Илми Умеров Андиҗан институтының дәвалау факультетын, Эскендер Бариев Кырым медицина университетын тәмамлаган", ди хокук яклаучы.

▪️2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләүләр даими күренешкә әйләнде. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр аркасында эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.

@azatliqradiosi
🤬3❤2🎉1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
20 май кичендә Уфаның Агыйдел яры буенда "Самауырлы ритайым" - башкорт дискотекасы сезоны башланып китәчәк

Башкортлар Агыйдел яры буена җыела да, башкортча гына аралашып, үз телендә җырларын тыңлап, биеп, тәм-том белән чәйләр эчеп, уеннар уйнап күңел ача. Исеменнән аңлашылганча, чараның күренекле урынында – самавыр.

"Ритайымның" тарихы турында Азатлык Радиосы элек язган иде.

2020 елның җәендә, Бөрьян районында булган янгын сүндерүдә катнашырга битараф булмаган бер төркем кеше җыелган. Шуларның берсе үзе белән самавыр да алып барган. Шунда чәй эчеп утырганда гел шулай очрашып, самавыр тирәсендә булса да берләшергә кирәк дигән фикер туган. Бу чара тора-бара киңәйгәннән киңәя.

UTV хәбәр итүенчә, быел беренче ритайымда "Бишбармак" оркестры чыгыш ясаячак.

▪️Ритайым турында укыганнан соң менә бу👆 видеоны да карап алыгыз әле. Диктатура чорында милли үзаңны халык биюләре дә саклый

Килешәсезме?

@azatliqradiosi
❤2👎1🔥1
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤1🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 18 май, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Башкортстанның Уфа районындагы «Нурлино» саклау һәм кудыру станциясендәге янгында пешкән бер кеше үлгән. Дәүләт хезмәт инспекциясе хәбәр итүенчә, 54 яшьлек ирнең тәне 90% пешкән булган. Элегрәк өч кешенең һәлак булуы турында хәбәр ителгән иде. Слесарьны эзләү дәвам итә.

🔸Русия армиясенең Днепрга дрон һөҗүме нәтиҗәсендә 18 кеше, шул исәптән балалар җәрәхәтләнгән. Бу хакта җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә. Шәһәрдә торак йортлар, гыйбадәтханә, югары уку йорты бинасына зыян килгән. Тагын ике кеше Одессага һөҗүм нәтиҗәсендә яраланган.

🔸АКШ Русия нефтен сатып алучы илләргә каршы яңа санкцияләр әзерли. Бу хакта NBC News-ка сенатор Линдси Грэм белдергән.

🔸Кичә кич Литвада төшкән дрон калдыклары табылган. Бу хакта илнең кризислар идарәсе дәүләт үзәге башлыгы Вилмантас Виткаускас LRT-га белдергән. Беренчел мәгълүматларга караганда, дрон Украинадан очып кергән. Сүз якшәмбе иртәсендә Латвия һава киңлегенә кереп, аннары аннан чыгып киткән дрон турында барырга мөмкин.

🔸18 май — кырымтатар халкының зур фаҗигасе — сөрген көне. 1944 елның 18 маенда Советлар Берлегенең Дәүләт саклану комитеты карары нигезендә 1941-1944 елларда наци оккупациясенең бар авырлыгын кичергән халык ватаныннан сөрелә. Бу карарга Иосиф Сталин кул куя. Депортация барышында 200 меңләп кырымтатар ватанынннан Үзәк Азиягә, Свердлау, Пермь, Тула, Кострома өлкәләренә, Мари Иленә сөрелә. Кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматына күрә, сөрген нәтиҗәсендә кырымтатарларның 46,2 проценты юлда, барып урнашкан урыннарда ачлыктан, төрле авырулардан үлә.

@azatliqradiosi
❤1
Азатлык хисабы: сугышта Казаннан үлүчеләр саны – 1,5 меңнән күбрәк

Бүгенге көндә безгә Татарстаннан – кимендә 8936 сугышчы үлеме, Башкортстаннан кимендә 9934 үлем турында билгеле.

Бу саннарны Азатлыкның "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә. Хисапны без сугыш башыннан бирле алып барабыз.

#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
😱2🎉1