Татарстан мөстәкыйльлеген яклап Казанда узган зур сәяси ачлыкка быел 35 ел тула.
Ул Ирек мәйданында 1991 елның 14 маеннан 27 майга кадәр дәвам итә.
Сәяси ачлыкның төп максаты – Татарстанның мөстәкыйльлеген, суверенитетын саклап калу, республикада Русия президентын сайлатмау була. Ачлык тотучылар максатка иреште – Татарстанда Русия президентын сайлаулар рәсми рәвештә уздырылмады, бу хакта Югары Совет махсус карар кабул итәргә мәҗбүр булды, сәяси ачлык шуннан соң гына туктатылды.
Ачлык тотучылар Фәүзия Бәйрәмова, Зәки Зәйнуллин, Рәшит Әхмәтҗанов, Газинур Морат, Әхәт Мушинский, Заһид Мәхмүди, Илдус Әхмәтҗанов, Бөгелмәнең Карабаш бистәсеннән, күптән түгел төрмәгә утыртырлган Фазыл Вәлиәхмәтов, Чаллы татар иҗтимагый үзгеннән Гөлсирә Лотфуллина, Гөлнур Хәйруллина, Әнисә Нурисламова, Марат Арсланов, Шәкүр Вафин була.
Бу хакта тулырак👉 монда укыгыз.
@azatliqradiosi

❤🔥13
Башкортстан премьер-министры урынбасары Азамат Габдрахманов дрон гаскәрләренә китә
Башкортстан премьер-министры урынбасары Азамат Габдрахманов дрон гаскәрләре белән бер еллык килешү төзегән. Бу хакта mkset Телеграм каналы хәбәр итә. Элегрәк аның Донбасска китүе турында билгеле булды.
Азамат Габдрахманов 2020 Ишембай районы башлыгы булганда Куштау активистларын кыйнау белән “танылу алды”. Ул экоактивистларны куып таратуда катнашты. Аның үз куллары белән җәйләүдәге чатырларны җимереп, активистларның шәхси әйберләрен туздырганы видеога төшереп алынган. Видеода битлек кигән Габдрахмановның активистларга сүгенү сүзләре белән кычкырганы күренә. "Мин үземнең районымда, ә сез килемшәкләр", ди Габдрахманов.
Соңрак Башкортстанның Ишембай районы башлыгы Азамат Габдрахманов вазифасыннан китүен хәбәр итте. 2023 елның 12 маенда ул премьер-министр урынбасары итеп билгеләнде.
Бераз соңрак, 2023 елны Баймак районы Темәс авылында алтын чыгаручы ширкәтләргә каршы зур җыен вакытында Габдрахманов чыгыш ясарга теләгәндә халык аңа "Кит!", "Кит!" дип кычкырды.
▪️Дроннар гаскәре белән контракт «гадәти хәрби хезмәт контрактынанна аерыла» һәм мобилизация, хәрби хәл яки сугыш чорында хезмәттән китү мөмкинлеген күздә тота дип белдерелә. Шул ук вакытта Русия саклану министрлыгы вәкиле 2023 елның 3 августындагы Владимир Путин фәрманына таяна. Әлеге фәрман нигезендә хәрбинең хезмәттән азат ителүе — мәҗбүри әйбер түгел, ә командование хокукы гына, һәм ул бары «аерым очракларда» гына кулланыла.
#Башкортстан

Казан студентларын саммит вакытында кабат тулай торактан чыгармакчылар
1 июньнән Казан дәүләт техник тикшеренү университетының (КНИТУ-КАИ) берничә тулай торагыннан студентларны чыгару планлаштырыла. Бу хакта "Гроза" басмасы студентларга сылтанып хәбәр итә. 1-3 курс студентларына Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре берлеге (АСЕАН) саммиты алдыннан 500 урынны бушатырга кушканнар. Бу хакта сигезенче тулай торакта яшәүче студентларның чатларына язганнар.
Шундый ук хәбәрне Казан федераль университеты (КФУ) студентлары да алган.
Студентларны 1-27 июньдә дистанцион укуга күчерергә тиеш булачаклар. Басма язуынча, моның өчен КАИ студентлары зачетларын май азагына кадәр күчергәннәр, ә дистант уку вакытында студентлар имтиханнар тапшырачак һәм курс эшләре яклаячак.
Русия-АСЕАН саммиты Казанда 17-19 июньдә узачак. Әлеге карарны Русия президенты Владимир Путин кабул итте. Саммитка Бруней, Вьетнам, Лаос, Камбоджи, Индонезия, Малайзия, Сингапур, Мьянма, Таиланд һәм Филиппин вәкилләре киләчәк. Анда Евразия икътисади берлеге белән Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре берлеге (АСЕАН) арасындагы хезмәттәшлек, аерым алганда, сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләре каралачак.
▪️2024 елны БРИКС саммиты сәбәпле, Казан студентларын канунсыз тулай торактан чыгарганнар иде.

🤡3💩1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бүген Башкортстанда Нөрле авылынагы нефть саклау һәм кудыру станциясендә янгын иске резервуарны чистартканда чыккан дип белдерде Транснефть ширкәте. Өч кеше яраланган, икесе авыр хәлдә. Берсенең тәне 90% пешкән, икенчесенең - 60%. Әлеге станция аша Транснефь…
Нөрле нефть станциясе шартлаудан соң дүрт кеше һаман табылмаган
Ростехнадзорның Көнбатыш Урал идарәсе Башкортстанның Уфа районындагы «Нурлино» саклау һәм кудыру станциясендә булган һәлакәтнең сәбәпләрен тикшерә башлады. Әлегә өч кешенең хастаханәгә салынуы, тагын дүрт кешенең хәбәрсез югалуы билгеле. Хастаханәдә ятучы ике кешенең хәле авыр, тәннәренең күп өлеге пешкән.
«Ъ-Уфа» хәбәр иткәнчә, коткаручылар һәлакәт вакытында объектта булган «Транснефть-Урал»ның дүрт хезмәткәренең кайдалыгын һаман да ачыклый алмый.
14 май иртәсенә ачык яну туктатылган, әмма янгын сүндерүчеләр резервуарга су сибү һәм аны суыту эшләрен дәвам итә. Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын тулысынча сүндерелде дип әлегә игълан итмәде.
Рәсмиләр белдерүенчә, янгын «технологик процесс бозылу нәтиҗәсендә» чыккан.
Һәлак кичә, 13 майда булды.
▪️ «Нурлино» станциясе «Транснефть- Урал» системаның мөһим урыны булып тора һәм магистраль үткәргечләр аша нефть кудыруны тәэмин итә.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 15 май, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Киевның Дарница районындагы торак йортка кичә ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 24 кешегә җиткән, алар арасында өч бала да бар, дип хәбәр итә Украина Дәүләт гадәттән тыш хәлләр хезмәте. Зыян күрүчеләр саны 47 кешегә кадәр арткан.
🔸Рязаньдә дрон һөҗүменнән соң нефть эшкәртү заводында янгын чыккан, өч кеше һәлак булган, тагын 12 кеше җәрәхәтләнгән. Күктән нефть тамчылары ява. Губернатор сүзләренә караганда, зыян күрүчеләр арасында балалар да бар.
🔸Согуд Гарәбстаны Якын Көнчыгыш илләре белән Иран арасында һөҗүм итмәү турында килешү төзергә тәкъдим итә, дип хәбәр итә Financial Times көнбатыш дипломатларына сылтанып. Үрнәк итеп 1975 елгы Һельсинки килешүләрен алырга тәкъдим ителә — алар салкын сугыш елларында халыкара киеренкелекне киметергә ярдәм иткән иде.
🔸Доналд Трамп «Кытай Америка нефте сатып алырга ризалашты», дип белдерде. "Кытай көймәләрен Техаска, Луизианага, Аляскага җибәрәчәкбез. Минемчә, без килешүгә ирешкән мәсьәләләрнең берсе нәкъ шул», дигән ул. Трампның Кытайдагы сәфәре дәвам итә.

Татарстан мөстәкыйльлеген яклаучыларның 14 көнгә сузылган ачлык тотуыннан соң 1991 елның 27 маенда Татарстанның Югары Советы Русия президентын сайлау карарын кире кага.
Бу көннәрдә бу вакыйгаларга 35 ел тула.
10 ел элек язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова белән әңгәмәне тулысынча 👉 монда укый аласыз.
VPN белән даими сылтама.

❤8🔥5
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Танылган композитор, җырчы, педагог Мәсгут Имашев вафат. Аңа 95 яшь иде. Бу хакта Татарстан мәдәният министрлыгы хәбәр итә. Композитор белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 14 майда 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегендә (Казан, Щапов…
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бүген туган ягы Барда районында композитор Мәсгут Имашевны соңгы юлга озаттылар.
Хушлашу мәрасиме кичә Казанда да узды.
Күренекле татар композиторы, җырчысы, мөгаллиме 13 майда 95 яшендә вафат булды.

😢5🙏2
Русиядә хәрби хезмәткә чакыру һәм мобилизация эшләренә прокуратура күзәтүе кертеләчәк. Хокук яклаучылар әйтүенчә, качып калу тагын да авыррак булачак.
Бу хакта Баш прокуратура әзерләгән боерык проектына сылтанып «Вёрстка» хәбәр итә.
Хәзер төрле дәрәҗәдәге прокурорлар дәүләт оешмаларында, ширкәтләрдә, югары һәм урта махсус уку йортларында хәрби исәп алып бару эшен тикшерәчәк. Гомумән алганда, алар хәрби бурычлыларны исәпкә алуның бөтен тәртибен — шәхси карточкаларны саклаудан алып бронь бирүгә кадәр — күзәтеп торачак.
«Хәрби хезмәткә чакырылучы мәктәбе»нә нигез салучы Алексей Табалов сүзләренчә, хәрби исәп системына контроль көчәю сәбәпле кешеләрнең «хәрби комиссариатлар күзеннән югалып тору» омтылышлары «мәгънәсезгә әйләнә».
🔹Соңгы айларда социаль челтәрләрдә ирләр хәрби комиссариатка чакыру кәгазьләре килүе турында хәбәр итә.
Аларны башлыча документларны яңарту өче чакыралар.
🔹2022 елдагы "өлешчә мобилизация" вакытында повесткадан күрше авылда торып та качып булды, хәзер исә махсус реестр кертелде, чакыру кәгазьләре "Госуслуги" дәүләт хезмәтләре порталында күренә һәм ул шул ук мизгелдә тапшырылган дип санала.

👎2❤1👍1🤬1
Җырчы, Татарстанның атказанган артисты Резидә Кадыйрова вафат.
Бу турыда "Матбугат.ру"га үз чыганакларына сылтанып хәбәр итә.
Басма язуынча, ул биш елдан артык каты авыру белән кәрәшкән. Быел гыйнварда тормыш иптәше Данис бакыйлыкка күчкән.
Җырчыга 22 апрель көнне 65 яшь тулган иде.
Аның "Шәмдәлләр", "Әнием миләше", "Мәхәббәт җимешләре" дигән җырлары аеруча популяр булды.
Резидә Кадыйрова Мамадыш районы Уразбахты авылында туган.
Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлап, озак еллар татар теле һәм әдәбияты укытучысы, мәктәптә мөдир урынбасары булып эшләде.

💔4😱1