Президент Касым-Жомарт Токаев Казакъстанның Алтын Урданың төп варисы булуын белдерде.
Алтын Урда тарихын моңарчы аның төп варисы саналган татарлардан тартып алмыйлармы?
Тулы мәкаләне 👉 безнең сайтта укыгыз.
@azatliqradiosi

👍3🤔1😱1🤡1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Уфада Салават Юлаев һәйкәлен бронздан яңадан коячаклар.
Бу - ахыргы карар диде Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров. Искесен реставрацияләп, башка урынга, пыяла астына куярга җыеналар. Яңа бронз һәйкәлне 2027 елның көзендә урнаштырмакчылар. Башкорт активистлары яңасы куелмас дип борчыла.

❤4👎2
Журналист, галим, “Шәһри Казан" газетасының баш мәхәррире Радик Сабиров вафат.
Аңа 47 яшь иде.
Сабиров спорт дөньясын яктыртты. КФУда данлыклы, тарихи татар факультетын япканда урамга пикетка чыкты, ризасызлыгын белдерде. Ул анда укытты һәм бу адымны ясаган бердәнбер укытучы булды. Моның аркасында университетта эшен югалтты. Соңгы елларда журналистикада өлкәсендә эшләде.
Ул 1979 елда Татарстанның Аксубай районында туган. Казан дәүләт университетын тәмамлаган, филология фәннәре кандидаты.
Радик Сабиров "Безнең спорт" газетасында, "Мәгариф" журналында һәм "Интертат" интернет-басмасында эшләде.
2014 елда ул "Идел" журналын җитәкләде, ә 2019 елның 20 июненнән "Шәһри Казан" газетасының баш мөхәррире вазифасын башкарды.
Хушлашу бүген 11.00 сәгатьтә "Татмедиа"да булачак.

😢13💔9❤1🙏1
Кыскача башка хәбәрләр:
🔸Донецки "халык республикасында"гы Енакиевода автобуска дрон һөҗүме нәтиҗәсендә беренчел мәгълүматларга караганда җиде кеше һәлак булган, 11 кеше яраланган. Бу хакта "ДНР"ның Мәскәү куйган башлыгы Денис Пушилин хәбәр итте. Автобус Мәскәүдән Акмәчеткә юл тоткан булган.
🔸Төнлә дроннар Петербур нефть терминалына һөҗүм иткән. Бу хакта Украина мониторинг каналлары һәм Astra хәбәр итә. Әлеге терминал Русиянең төньяк-көнбатышындагы нефть эшкәртүче иң зур комплексларның берсе. Әлеге һөҗүм Петербур халыкара икътисад форумы ачылырга берничә сәгать калгач ясалды. Путин ярдәмчесе Ушаков сүзләренчә, чарада 76 ил вәкиле катнашуы планлаштырыла. Путин чыгышы 5 июньгә билгеләнгән.
🔸Аннексияләнгән Кырымның Акъяр шәһәрендә ягулык сатуны туктатканнар. Русия билгеләгән губернатор Михаил Развожаев хәбәр итүенчә, 3 июньгә каршы төндә һәм көннең беренче яртысында бензин белән дизель ягулыгы оператив хезмәтләргә генә биреләчәк.
🔸Русиядә барлык студентларга тарих, Русия дәүләтчелеге нигезләре, фәлсәфә һәм урыс теленнән мәҗбүри курслар кертеләчәк. Бу хакта Русия халыклары телләре һәм урыс теленә ярдәм шурасы утырышында Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков белдерде.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры "Аудиоәкиәттәр" дип аталган проектны башлап җибәрү турында хәбәр итте
Аның кысаларында театр артистлары балалар өчен башкорт телендә танылган әкиятләрне яздырачак.
Театр чыгарган беренче аудио – урыс язучысы Сергей Аксаковның "Ал чәчәк" әкияте. Үзе Уфада туган язучы әкияте башкорт телендә беренче тапкыр яңгырый, ди театр. Аны башкорт теленә Гөлнур Якупова тәрҗемә иткән.
— Бу проект – безнең театрның яшь тамашачыга яңа адымы. Максатыбыз – текстны яңгырату гына түгел, театр тылсымын тыңлаучы колакчынына күчерү. Шул рәвешле театрыбыз яшь тамашачы белән дә яратып аралаша, — диде проект җитәкчесе Динара Каюмова.
Башкорт телендә аудиоәкиятләр даими рәвештә чыгып торачак, диде ул. Әкиятләрнең театрның социаль челтәрләрендә тыңлап булачак.
▪️2021 елгы җанисәп нәтиҗәләренә күрә, Русиядә башкорт телен 1,086 млн кеше белә һәм 941 меңе көндәлек тормышта куллана. 19 елда башкорт телен белүчеләр 293 мең кешегә (21 процентка) кимегән. 2002 елда башкорт телен 1 379 727 кеше , 2010елда 1 152 404, 2021 елда — 1 086 423 кеше (69%) белүен әйткән.
▪️Элегрәк балалар өчен башкорт телен өйрәнү өчен "Әлифба" мультфильмы тәкъдим ителгән иде. Аны балаларга башкорт телен өйрәнү җиңел һәм кызыклы булсын өчен төшергәннәр.

Азатлык Радиосы
Мәҗит Гафури театры башкорт телендә аудиоәкиятләр яздыра башлады
Аудиоәкиятләр даими рәвештә чыгып торачак дип көтелә.
🔥4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Журналист, галим, “Шәһри Казан" газетасының баш мәхәррире Радик Сабиров вафат. Аңа 47 яшь иде. Сабиров спорт дөньясын яктыртты. КФУда данлыклы, тарихи татар факультетын япканда урамга пикетка чыкты, ризасызлыгын белдерде. Ул анда укытты һәм бу адымны ясаган…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Журналист Радик Сабировны соңгы юлга озаттылар.
Ул туган Аксубай районы Яңа үзи авылында җирләнде.
Хушлашу мәрәсимендә КФУның Югары журналистика мәктәбе кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин гына аның КФУда эшләве, студентларны яклап чыгуы һәм шул көрәше өчен университеттан китәргә мәҗбүр булуы турында әйтеп алды.

💔14🙏6❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 4 июнь, әлеге көн китергән кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔹Акмәчеттә дрона һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, җиде кеше яраланган. Бу хакта Мәскәү билгеләгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов белдерде.
🔹МАКС мессенджеры App Store-да бетерелгән. Ширкәт моны раслаган һәм хәлне ачыклау өчен Apple-га рәсми мөрәҗәгать җибәргән.
🔹Израил белән Лүбнән сугышны туктату турында килеште. BBC хәбәр итүенчә, төп шарт "Хизбулла"ның һөҗүмнәрне туктатуы һәм Лүбнәннең көньяк районнарыннан сугышчыларны чыгару.
🔹Казандагы Г.Камал театрында 10-16 июньгә планлаштырылган тамашалар узмаячак. Сәбәбе - Казанда үтәчәк Русия – АСЕАН саммиты.Театр белдерүенчә, алынган билетларга акчалар кире кайтарылачак. Кассада алынган билетларны 9 июньгә кадәр кире тапшырып була. Русия – АСЕАН саммиты Казанда 17–19 июньдә узачак.
🔹"Татнефть" ширкәтенә 27 миллиард сум күләмендә дивидендлар түләү өчен акчаларны бурычка алырга кирәк булачак. Бу хакта Бизнес Онлайн яза. Акча җитмәү сәбәпле, әҗәткә алмыйча дивидендлар түләү мөмкин булмаячак.

🔥2❤1
Русиядә онлайн-очрашуларны ясалма акыл ярдәмендә татар теленә тәрҗемә итү мөмкинлеге эшләнде
МТС Линк онлайн очрашулар платформасында татар телендә шул ук мизгелдә автоматик тәрҗемә итү мөмкинлеге барлыкка килде. Хәзергә урыс һәм инглиз телләреннән тәрҗемә итү мөмкин.
Ясалма акыл чыгыш ясаучыларның сөйләмен таный, аны автоматик рәвештә татарчага тәрҗемә итә һәм шул ук вакытта асъязмалар рәвешендә күрсәтә. Бу – шул ук мизгелдә онлайн очрашуларны татарчага тәрҗемә итүнең беренче очрагы.
МТС Русиядә эшләнгән програм нигезендә эшли. Татарстандагы МТС мөдире Марат Кабанов сүзләренчә, онлайн очрашулар һәм вебинарлар үткәрү активлыгы буенча Татарстан Русия төбәкләре арасында беренче урыннарда тора.
Бу функция нинди чаралар вакытында файдалы булырга мөмкин?
Тулырак ➡️монда укыгыз.

— Русиядә татарча берничә миллион кеше сөйләшә, шуңа күрә без онлайн-чараларда катнашучылар үзара аралашканда бу телдән дә файдалана алсын өчен тәрҗемә мөмкинлеген өстәдек, — ди Кабанов.
Бу функция нинди чаралар вакытында файдалы булырга мөмкин?
Тулырак ➡️монда укыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Русиядә онлайн-очрашуларны ясалма акыл ярдәмендә татар теленә тәрҗемә итү мөмкинлеге эшләнде
Урыс һәм инглиз телләреннән татарчага шул ук мизгелдә автоматик тәрҗемә итү мөмкинлеге инде эшли башлады.
🔥7
Көн язмасы: Җырлардан курку: Усалның 1552 җыры һәм тагын берничә әсәре музыкаль платформалардан юкка чыккан
Татар телендә панк, рэп стилендә җырлаучы Усалның "1552", "Азатлык", "Янып бет", "Murda" треклары музыкаль мәйданчыкларыннан табып булмый. Алар юк. Бу "Яндекс. Музыка", "Кион. Музыка", "Звук", "MP3Party" кебек Русия платформаларына да, Apple, Spotify кебек чит ил музыка мәйданчыкларына да кагыла. "Кион. Музыка" платформасында "1552" трегын тыңлап булмый. Бу - Роскомнадзор таләбе дигән хәбәр чыга.
Усалның җырлары, тулы альбомнарының юкка чыгуын аның фанатлары күреп алды. Берничә көннән соң аның альбомнары кире музыкаль мәйданчыкларга кайтырылды, әмма кайбер альбомнар туракланган булып чыкты. Моны да Усалның җырларын тыңлаучылар ачыклады.
2023 елда иҗат ителгән "Сәяхәт" альбомында 14 трек, 6 скит кергән иде. Альбомда "1552", "Азатлык" җырлары бар иде. Икесе дә яшьләр арасында, Усалның җанатарлары арасында абсолют хитка әверелде. "1552", мәсәлән, "Яндекс. Музыка"ңа иң күп тыңланган иҗат әсәре булып санала. Усалның санаулы һәм сирәк куелган концертларда һәрвакыт бу җырлар башкарылды. Бу трекларга котырып биюче һәм Азатлык, Усал дип кычкыручы, алкышлаучы яшьләрне күреп була иде. Ләкин бу җырларны бүген беркайда да тыңлап булмый.
Азатлык белән аралашучылар бер өлеше (аларның исемнәрен иминлек ниятеннән әйтә алмыйбыз - ред.) бу хәл Усалның җырларын музыкаль мәйданчыкларга урнаштыручыларның дистрибьютерларның алмашынуы белән бәйле дип аңлатты. Альбомнар шуңа берара югалып торды, ди алар. Әмма ни өчен альбомнар туракланган килеш чыкканы, ни өчен Усалның популяр булып саналган җырларның юкка чыкканын алар аңлата алмады.
Усалның иҗатын яратучыларның берсе исә эш Роскомнадзорда түгел, эш җырчыларның алдан хәстәрләп куюга бәйледер дип фаразлары белән уртаклашты Азатлык белән. Ул - музыка белән шөгыльләнүче һәвәскәр.
Татар альтернатив музыка белән кызыксынучыларның берсе Усалның берничә җыры юкка чыгуы киресенчә Роскомнадзорның эше дип аңлата.
Тулырак 👉монда укыгыз.

— Исегездә булса, Усалга концерт белән чыгыш ясарга мөмкинлек бирмәделәр. 30 гыйнварда Казанда, Reborn барында узарга тиешле концерт булмый калды. Җырчы үзе "чыгыш ясамаячакмын, сәбәпләре безгә бәйле түгел", дип аңлатты, сатылган билетлар өчен акчалар кире кайтарылачак, дип игълан иттеләр. Менә шуннан соң хәлләр кискенләшкән дип аңладым. Аларга кисәтү булган, шуннан соң егетләр үзләре җырларны алып ташлады дип уйлыйм. Бәла килгәнче хәстәрләп кую. Ябып куйганчы, штраф сукканчы алдан эш итү. Бу очракта сүз "самоцензура" турында бара, — диде ул.
Татар альтернатив музыка белән кызыксынучыларның берсе Усалның берничә җыры юкка чыгуы киресенчә Роскомнадзорның эше дип аңлата.
Тулырак 👉монда укыгыз.
@azatliqradiosi
🤬5❤3🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚖️Казандагы мәхкәмә җәмәгать эшлеклесе Ләйсән Саттарованы 30 мең сум штрафка тарткан 30 май көнне Казандагы мәхкәмә Ләйсән Саттаровага техникумда МАХ мессенджерын куллануга мәҗбүриләү турында төшерелгән ролигы өчен 30 мең сум штраф салган. Мәхкәмә аны "фейклар"…
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Казандагы мәхкәмә Ләйсән Саттаровага техникумда МАХ мессенджерын куллануга мәҗбүриләү турында төшерелгән ролигы өчен 30 мең сум штраф салган.
Мәхкәмә аны "фейклар" тарату маддәсе нигезендә гаепле дип тапкан.
Татарстан мәгариф министрлыгы Мах-ны мәҗбүриләп куйдыру Конституциягә каршы килми диде.
Чөнки Мах куюны таләп итү «мәгълүмати иминлек дәрәҗәсен арттыруга» юнәлгән.
Русия дигитал үсеш министрлыгында Мах-ны белем бирү оешмаларында куллану ихтыяри дип белдерә.

🤬11🤔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 5 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Башкортстан «Башнефть»тәге үз хиссәләренең бер өлешен саткан. Кире сатып алу хокукы калган.
🔸АКШ Конгрессының Түбән пулаты Украинага ярдәм күрсәтү һәм Русиягә яңа санкцияләр кертү турындагы канун өлгесен хуплаган.
🔸Си Цзиньпин эш сәфәре белән Төньяк Кореягә барачак, дип хәбәр итә «Синьхуа».
🔸Актриса Нафисә Хәйруллина тугыз еллык тәнәфестән соң татар сәхнәсенә кайтырга әзерләнә. Ул Тинчурин театры режиссеры Айдар Җаббаровның Хәсән Туфан турындагы спектаклендә катнашачак.

Татарстанда 2036 елга кадәр республиканың дәүләт телләрен һәм башка халыклар телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү дәүләт програмының яңа редакциясе расланды.
Документта татар һәм урыс телләренә ярдәм чаралары сакланып калган, шул ук вакытта гомумрусия үзбилгеләнүне (идентичность) ныгытуга, традицион кыйммәтләргә һәм милләтара татулыкка игътибар арткан.
Тулырак 👉 безнең мәкаләдә укыгыз.

🔥2😢1