Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.1K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 16 сентябрь, иртәнге сәгатьләргә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Украинага дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә сишәмбе көнне биш кеше һәлак булган. Бу хакта җирле хакимият вәкилләренә сылтама белән «Суспільне» хәбәр итә.

🔸Белгород өлкәсендә дроннар һөҗүме сәбәпле бер кеше үлгән, тагын өч кеше яраланган. Төбәкнең оператив штабы хәбәр итүенчә, кайбер биналар һәм машиналарга зыян килгән.

🔸Германиянең Вунсторф хәрби аэродромы янына дрон төшкән. Анда Германиянең хәрби-һава көчләренең Airbus A400M очкычлары урнашкан. Полиция тикшерү башлаган дип яза Германия җирле басмалары.

🔸Русиянең иң эре нефть эшкәртү ширкәтләренең яртысы дроннар һөҗүменнән соң дизель ягулыгы җитештерүне киметкән дип хәбәр итә Reuters.

🔸Татарстанда сайлау көннәрендә ракет яки дрон һөҗүме куркынычы туса, тавыш бирү туктатылып торачак. Бу хакта республика сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белдерде.

🔸Югары икътисад мәктәбе мәгълүматларынча, соңгы 25 елда Русиядә мәктәпләр саны 45%-ка кимегән.

@azatliqradiosi
👍1
53 яшендә танылган алып баручы Айдар Садыйков вафат.

Бу хакта matbugat.ru хәбәр итә.

Садыйков яман шеш белән авырган.

Хушлашу 09.45 сәгатьтә "Казан нуры" мәчетендә узачак.

Айдар Садыйков элек Азатлык Радиосына биргән әңгәмәсендә:

"Тормышымның иң матур чаклары – Татарстанның дәүләт ансамблендә эшләгән вакытлар иде. Республиканың горурлыгы булган баянчы Рәшит Мостафин, җырчы Нәфисә Василова, Илһам Шакиров, Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов кебек артистлар белән эшләвемә бик шатланам...

Казан театр училищесын, Петербур мәдәният академиясен тәмамладым. Солженицынны, “Огонек” журналын укып бардым. Үзем кайда ак, кайда кара икәнен әйтә алам. Мин Азатлык радиосын тыңлыйм", дигән иде ул.


Әлеге интервьюны 👉монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
😢6
Польшада Tatarland ресторанына  каршы протестлар: активистлар ат итен менюдан алдыруны таләп итә
 
 Польшаның Катовице шәһәрендә инде берничә атна дәвамында Tatarland ресторанына каршы протестлар бара
 
Анда катнашучылар ресторанда ризыклар әзерләү өчен ат итен куллануга каршы чыга. Активистлар менюдан ат итенең алынуына кадәр каршылык чарасын дәвам итәчәген әйтә.  

Turan Report Instagram каналы язуынча, протестта катнашучылар ресторан янында килеп шигарьләр тотып басып тора, тавыш көчәйткеч аркылы чыгышлар ясый, ат чалу турындагы фотолар күрсәтә. Нәтиҗәдә төрле низаглар да чыккан һәм полиция килгән.

“Без ат итен әзерләүләренә каршы. Атларны ашарга түгел, ә ихтирам итәргә кирәк. Аннары мәчеләр белән этләргә тотыначаклармы? Польшада мондый традиция бар мени?”, дигәннәр активистлар.

Ресторан җитәкчелеге барысы кануни булуын һәм ат ите ризыкларына ихтыяҗ зур булуын әйтә.

Татар-башкортларда һәм Үзәк Азия халыкларында ат ите затлы ризык санала. Мордовия, Чуашстан татарлары ат итеннән казылык ясый.  

Төркиянең Бөгрүделик татар авылында яшәүче Рәхмәтулла Куртаран элек Төркиядәге татарларның ат ите ашавын, әмма хәзер бу гадәтнең бетүен әйткән иде.

«Безнең халык ат ите ашаган. Аннан казы, кымыз ясаганнар. Хәзер ат асрамыйлар инде. 1985 елдан бирле ат ашау юк. Бүген Төркиядә бу тыелган. Бер биш-алты ел элек башка татар авылларында ат суеп ашаганнар дип ишеттем», дигән иде ул.

Ат итен Европа илләрендә дә ашыйлар.

@azatliqradiosi
😢8🦄3💊2👍1🤔1😡1
Азатлык хисабы: Русиянең Украинага каршы баскын сугышында Татарстаннан үлүчеләрнең уртача яше – 39,38.

Иң күп үлүчеләр элеккечә 35-44 яшь төркеменә туры килә:
 
🔹35-44 яшь: кимендә 3722 кеше,

🔹45+ яшь: кимендә 3084 кеше.

🔹25-34 яшь: кимендә 2323 кеше,

🔹18-24 яшь: кимендә 721 кеше,
 
Татарстаннан сугышка китеп үлгән хәрбиләр саны 10 меңнән артып китте. Бу әле без ачыклый алган саннар гына, чынлыкта һәлак булучылар тагын да күбрәк булуы ихтимал.  

Тулырак 👉
безнең хисапта укыгыз

@azatliqradiosi
😢3🔥2
Сугыш хакы: Татарстаннан кимендә 10 мең кеше һәлак

Бу хакта тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
😢2🎉2
Көн язмасы: Марат Галләм: "Татар җәмгыятен бераз селкетергә, уятырга кирәк"

Сентябрь ахырында Австралиянең Аделаида шәһәрендә татарларның корылтае үтә. Оештыручыларның берсе - Австралиянең көнбытышындагы Перт шәһәрендә яшәүче медицина фәннәре кандидаты Марат Галләм белән әлеге чарага әзерлек, диаспораның бүгенге хәле, яшь буын, тел һәм корылтайның максатлары турында сөйләштек. Ул башта үзе белән таныштырып китте.

"Корылтай – бу төрки мәгънәдәге форум. Татарлар җыелып, төрле иҗтимагый мәсьәләләр, мәдәният, күңел ачу, гаилә тарихлары, күченү, социаль проектлар, уңай үзгәрешләр, киләчәк перспективалар һәм проблемнар турында сөйләшә торган җыелыш.

Чыгыш ясаучылар катнашучыларның төрле кызыксынуларына карап сайланды. Яшьләр, мәгариф, мәдәният, сивил активлык белән бәйле темалар бар.

Хәзерге вакытта 86 кеше теркәлгән. Зал да якынча шулкадәр кешегә исәпләнгән. Ләкин теркәлмичә дә кунакка килүчеләр булыр дип уйлыйбыз...

Мин шәхсән сүз иреге яклы. Бу Австралия һәм Көнбатыш Европа кыйммәтләренә туры килә. Чыгыш ясаучыларны цензураламыйбыз. Тыелган темалар юк. Безнең өлкән буын вәкилләренең Кытай коммунистик режимын, Путин режимын, Совет режимнарын тәнкыйтьләгән китаплары һәм язмалары да бар.

Без темаларны махсус сәясиләштерергә тырышмыйбыз. Сәясәт ул гомумән тормышның бер өлеше. Совет чорыннан калган "сәясәтсез генә яшик" яки "сәясәтсез булсын" дигән нәрсә хәтта минималь фикерне дә әйттермәс өчен кулланыла. Мин моңа каршы, "тыюларны тыю" булырга тиеш, ягъни бернинди тыю булмавы мөһим дип саныйм", ди Галләм.


Корылтайга әзерлек һәм Перт шәһәрендәге татарлар тормышы турында 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤‍🔥5❤5👍2💯1
Сәяси тоткын математик Азат Мифтахов дәүләт тарафыннан гарантияләнгән иминлек чараларының үтәлмәвен белдергән.

RusNews язуынча, бу хакта ул мәхкәмә утырышы алдыннан хатыны Елена Горбаньга сөйләгән.

Мифтахов сүзләренчә, 9 сентябрьдә аны һава йөрергә чыгару мәсьәләсенә бәйле бирелгән шикаятькә аңлатма алырга килгән Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте (ФСИН) хезмәткәре Андрей Логинов сөйлшүне видеога яздырудан баш тарткан. Мифтахов сүзләренчә, мәхкәмә дәүләт яклавы чаралары кысаларында мондый аралашуларны теркәргә кушкан булган.

Шулай ук Мифтахов Русия Тикшерү комитетына шикаять тапшыруны сораган. Сүз аңа язылган газет-журналларның югалуы турында бара. Ул моны "урлау очрагы" дип бәяләгән.

Моннан тыш, Мифтахов аның белән бәйле тикшерү тулысынча үткәрелмәвен дә әйткән. Аның сүзләренчә, мәхкәмә тикшерүне яңаңан уздыруны кушса да, бу эш кысаларында аннан сорау алмаганнар.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥2❤1🤬1😢1
Бүген Филология фәннәре докторы, галимә Дөрия Рамазанованың  (1938-2019) туган көне

Галимәнең хезмәтләре татар теле тарихына, лексикологиясенә, диалектологиясенә карый. Татар энциклопециясе институтының Телеграм каналы язуынча, ул  Көньяк-көнбатыш Башкортстан диалектын да өйрәнгән. Бу хакта Рамазанова Азатлык Радиосына да сөйләгән иде.
 
“Хәзерге көнбатыш Башкортстан төбәгендәге халыкларның нинди телдә сөйләшүе XVI гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр шик сорау тудырмаган. Алар татарча сөйләшкән, һәм алар -- татар халкы. Төрле яктан килергә кирәк. Көнбатыш Башкортстандагы төрки халыклар кызым татарлардан бер ягы белән дә аерылмаган. Моны Петр I замандашлары язып чыккан: “Ничем не разнятся от татар”.

Ләкин бу төбәк территориаль яктан Уфа губернасына караган булган. Шуңа күрә аларны билгеләгән, районнарга бүлгән вакытта социаль катламнан чыгып, җир биләүчеләрне – башкортлар итеп исәпләгәннәр. Ләкин алар саф татарча сөйләшә, саф татарча киенә, саф татарча яши. Автобуска татар хатыны килеп керсә, чын башкорт хатыны килеп керсә, алар бер-берсеннән нык аерылып тора бит.

Күз алдыгызга китерегез, рус баласына туган тел итеп украин телен укыталар. Берәр урыска бу нәрсә ошар идеме? Хәмитов бу сорауга ничек җавап бирер иде?

Шуның өчен Башкортстанда күпчелек татарлар башкорт телен дә өйрәнми, чөнки ул аларга кирәкми, туган телен дә өйрәнми, чөнки аларга ирек бирмиләр...
 
Илеш тирәсендәге башкорт теле булуы соңгы елларда гына, җанисәп алу мәсьәләләре белән һәм ясалма рәвештә башкортларның санын арттырырга тырышуы белән калкып чыкты. Аларның тарихы өйрәнелгән. Алар турында бик күп хезмәтләр язылган.

Көнбатыш Башкортстандагы татарлар чыннан да җир алыр өчен, шул җирләрдә хуҗа булып сакланып калыр өчен кайчандыр башкорт дип язылган. Безнең татарлар башкортлар өчен зур роль уйнаган. Соңгы вакытта аларны башкортлаштыру бик ямьсез төс алды. Татарлар җир алыр өчен генә башкорт дип язылган. XVII-XIX гасырда башкорт сүзе милләттән бигрәк социаль катламны аңлаткан”, дигән иде ул.

@azatliqradiosi
👍4💯4🤨2🔥1🤔1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Милли биюләр флешмобында татар һәм башкортлар да катнашты

Instagram-да Born of Culture дип аталган милли бию флешмобы тарала.

Анда төрле халыклар үзләренең традицион биюләрен заманча форматта күрсәтә.

Трендка татарлар, башкортлар һәм кырымтатарлар да кушылды. Кайбер видеолар миллионлаган карау җыйды.
❤11
Сентябрь ахырында Австралиянең Аделаида шәһәрендә татарларның корылтае үтә.

Оештыручыларның берсе – Австралиянең Перт шәһәрендә яшәүче медицина фәннәре кандидаты Марат Галләм. Аның белән әлеге чарага әзерлек, диаспораның бүгенге хәле, яшь буын турында сөйләштек.

Әңгәмәне 👉 безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
❤12