Германиядә яшәүче Раушан Гыйззәттулинга Русиягә куылу яный. Ул Русиягә кайтсам, мине төрмә көтә, ди.
Гыйззәттулин белән әңгәмәне 👉 безнең сайтта укыгыз.
@azatliqradiosi

🙏3
Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрының 76 яшьлек җитәкчесе Рәүфәл Мөхәммәтҗанов (ул театрны 1981 елдан бирле җитәкли) сентябрь ахырында узган матбугат очрашуында театр исеменнән "татар" сүзен алып ташларга тәкъдим иткән.
Бу хакта Бизнес Онлайн яза. Мөхәммәтҗанов фикеренчә, бу сүз театрның хәлен "катлауландыра" һәм театрның "татар телендә эшләргә тиешлеген" күздә тота.
Басма үз чыганакларына таянып язуынча, театр җитәкчесе мондый тәкъдим белән элек тә чыккан булган, әмма ул Татарстан җитәкчелегендә хуплау тапмаган.
М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры милли тамашалар куймауда күп тәнкыйтьләнде. Шулай ук театр җитәкчелеген күп тапкырлар театр сәхнәсендә Татарстанда иҗат итүче яшь сәнгать ияләрен чыгыш ясатмауда да гаепләнде. Филүс Каһировка театрда җырларга мөмкинлек бирмәүләре турында Азатлык Радиосы да язган иде.
Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, опера театрының яшьләрне түбәнсетеп, ә татар җырчыларына икенче сортлы итеп каравы классик җыр сәнгатенә өйрәтүче укытучылар йөрәгенең иң әрнегән җире дип әйткән иде.
Рәүфәл Мөхәммәтҗанов берничә ел элек оешкан "Үзгәреш җиле" фестиваленең продюссеры булды.
"Без татар җырын яңа этапка күтәрдек. Менә шулай эшләгәндә безнең җырлар Европага да ошаячак..." дисә дә, Мәскәүдәге концертта тамашачыларның күпчелеге "Бу җырларда моң калмаган, бу татар җырына һөҗүм" дигән тәнкыйтьле фикерләр әйткән иде.
Күренекле композитор Луиза Батыр-Болгари: "Күрәсең, ул татар җырларының милли рухын, милли аудиторияне һич тә тоя алмый. Ул халык арасында популяр булган җырларның шундый "заманча", янәсе аранжироваларын хәтта тере авторлар белән дә килештерергә теләми. Татарны хәтта дин дә түгел, ә милли музыка саклый. Шулай итеп, бер яктан бик түбән дәрәҗәдәге үзешчәнлек, алар арасында хәтта мин үземне композитор дип атарга да оялам, икенче яктан ниндидер заманча нәрсә уйлап чыгарырга маташалар, әмма анда инде бернинди миллилек юк", дигән иде берничә ел элек "Азатлык Радиосы"на.

🤨6💊3👍1🤡1
Татарстанда педагогика югары уку йортларына керүчеләр укуны тәмамлагач кайтып биш ел эшләү бурычы булмасын өчен максатчан уку урынына гомуми бюджет урыннарын сайлый
Татарстан дәүләт шурасы депутаты Игорь Бикеев белдерүенчә, хәзер республикада “бу тәртипне камилләштерергә” җыеналар.
Депутат сөйләвенчә, Татарстандагы педагогика югары уку йортлары студентлары “гадәти бюджет урыннарын күбрәк сайлый һәм эшкә урнашу буенча озак вакытлы йөкләмәләр алырга теләмәгәнгә, ай саен түләнә торган 15 мең сумнан баш тарта. Бу хакта “Вечерняя Казань” яза.
Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, “бюджет урыннары саны арту сәбәпле”, студентлар максатчан укыту урынына ешрак гомуми бюджет урыннарын сайлый.
“Әлбәттә, максатчан укытуның үз шартлары бар: уку йортын тәмамлаучылар үзләрен укырга җибәргән муниципаль районнарда биш ел укытучы булып эшләргә тиеш. Шуңа күрә хәзер без бу тәртипне бераз үзгәртергә һәм камилләштерергә җыенабыз”, дигән Һадиуллин.
Татарстанда өч елда яшь укытучыларның 32 проценты мәктәпләрдән киткән. Бу хакта элегрәк Һадиуллин Татарстан Иҗтимагый пулатында респубулика мәгариф һәм фән министрлыгы максат һәм бурычлары үтәлеше нәтиҗәләре турында җәмәгатьчелек белән фикер алышулар барышында әйткән иде.
Мәгариф министрлыгы педагог һөнәреннән китүнең сәбәпләрен әйтми, әмма социаль челтәрләрдә укытучылар ешрак түбән хезмәт хакларына һәм эшнең артык күп булуына зарлана, шул исәптән дәрес үткәрү белән турыдан-туры бәйле булмаган эшләрнең дә.
Моннан тыш Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң укытучыларны патриотик һәм пропаганда чаралары уздыруга еш җәлеп итә башладылар, ә дәүләт сәясәте белән килешмәүчеләрне эштән җибәрәләр.

🔥6
8 елда туган телләрдә укучылар саны 42%ка кимегән.
Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укый аласыз.
@azatliqradiosi
Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укый аласыз.
@azatliqradiosi
😢10
Башкортстан бюджетының 2027 елга дефициты 19,6 миллиард сум күләмендә планлаштырылган
Киләсе елга Башкортстан бюджеты керемнәре 326,2 миллиард сум, чыгымнары 345,8 миллиард сум күләмендә фаразлана. Бюджет дефициты 19,6 миллиард сум тәшкил итәчәк.
"РБК-Уфа" язуынча, документ төбәк хөкүмәте утырышында каралган.
▪️Башкортстанның быелгы бюджет дефициты 22,5 миллиард сум тәшкил итә.
▪️Башкортстан казнасыннан акчаларның шактый өлеше сугышка тотыла. 2026 елның 1 гыйнварыннан Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Украинадагы сугышка контракт имзалаган өчен республика казнасыннан бер тапкыр түләнә торган сумманы 500 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр арттыру турында фәрман имзалаган иде.
▪️2026 елның тугыз аенда Башкортстан бюджетыннан Русия саклану министрлыгы белән килешү төзегән хәрбиләргә бер тапкыр түләнә торган акча өчен 8,12 миллиард сум бүленгән. Моннан тыш һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына түләүләр өчен тагын 2,12 миллиард сум тотылган.
▪️Башкортстан һәлак булучылар саны ягыннан Идел буе төбәкләре арасында да, бөтен Русия буенча да беренче урында кала. Азатлык исәпләвенчә, Украинага каршы Русия сугышы башланганнан бирле республикадан ким дигәндә 10 771 кеше һәлак булган.

🔥1🤬1
Стратегик һәм халыкара тикшеренүләр үзәге (CSIS) Джордж Буш институты беләр берлектә Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасындагы корылмада мәҗбүри хезмәт турында уртак хисап чыгарган.
Документта ширкәттәге мәҗбүри хезмәтнең өч төп төркеме аерып күрсәтелә.
Беренче төркемгә - Африка, Азия һәм Латин Америкасыннан килгән 16-22 яшьлек кызлар керә. Аларны социаль челтәрләр аша хезмәт күрсәтү өлкәсендә эш тәкъдим итеп җәлеп итәләр. Тикшеренүчеләр мәгълүматларынча, Русиягә килгәч, аларның паспортларын тарты алалар, очып килү һәм яшәү чыгымнары өчен бурыч рәсмиләштерәләр һәм дроннар җыярга җибәрәрләр.
Икенче төркемне Төньяк Корея ватандашлары тәшкил итә. Өченче төркемгә "Алабуга Политех" көллиятендә укучы Русия студентлары керә. Бу хисап турында Азатлык Радиосы әле тулырак язачак.
▪️Русиянең Украинага каршы сугышы башланганнан соң, Татарстандагы «Алабуга» махсус икътисади зонасында Иранның «Шаһед» һөҗүм дроннарын җитештерү оештырылды. Русиядә алар «Герань-2» исеме белән кораллануга куелган. Пилотсыз очкычларны җыю эшенә «Алабуга Политех» көллияте студентларын да җәлеп итәләр. Соңгы елны"Алабуга-Политех"ның студентлар кабул итүне арттырырга планлаштыра, дип, ширкәтнең элекке хезмәткәренә сылтама белән, "Эхо"язган иде.

❤1🤬1
Казакъстанда Татарстан бүләк иткән татар мичен сату турыда хәбәр чыккан
15 октябрьдә Казан осталары Казакъстанда узган “Сабантуй-2026” фестиваленә дип төзегән татар ихатасындагы мичне сатуга куйган. “Миллиард Татар” язуынча, әлеге белдерүгә Казакъстан журналистлары игътибар иткән.
Белдерү «Всё о стройке | Бишкуль» WhatsApp төркемендә чыккан. Шул ук кичне хәбәр социаль челтәрләрдәге төрле пабликларда таралган һәм фикер алышуларга сәбәп булган. Әлеге хәлдән соң белдерү авторы сату турындагы игъланны кире алган.
«Петропавловск.news» хәбәрчесе Татарстан бүләгенең үз урынында булуын тикшергән. Хәзер дә мич “Дин-Мөхәммәт” мәчете ишегалдында тора.
Казакъстанның Кызылъяр (Петропавловск) шәһәрендә татар ихатасы быел җәй барлыкка килде. Татарстанның Кукмара шәһәреннән килгән осталар бүрәнәдән милли авыл төзеде.
▪️Кызылъяр шәһәрендә 20 меңләп татар яши.
📷Миллиард Татар Телеграм каналы

🤣4🤬1🥱1