"Азат милләтләр" лигасының төрки халыклар вәкилләре Русияне Төрки дәүләтләр оешмасына алуга каршы чыкты
Русияне Төрки дәүләт оешмасына чакыру яки күзәүче статусы бирү тәкъдиме белән 30 октябрь көнне Әнкарада узган XIII саммитта Казакъстан президенты Касым-Җомарт Токаев чыкты. Ул башка сәбәпләр белән беррәттән, Русиядә төрки халыклар яшәвен дә искә алды.
Шул ук вакытта "Азат милләтләр" лигасының мөрәҗәгать авторлары: "Русиядә төрки халыкларның мөстәкыйль тавышка ия булу хокукын Мәскәүнең алар исеменнән сөйләү хокукы белән алыштырырга ярамый", ди.
Алар Русиянең төрки республикалары җитәкчеләренең сәяси мөстәкыйльлектән мәхрүм булуына игътибар итә. Моннан тыш, 2015 елның декабрендә Русия мәдәният министрлыгының Алтай, Башкортстан, Татарстан, Саха, Тыва һәм Хакасиягә ТЮРКСОЙ халыкара оешмасы белән элемтәләрне туктату таләбе куюын искә төшерә.
Шулай ук мөрәҗәгатьтә милли активистларның эзәрлекләнүе, Русиядә ана телләрендә белем алуның кыскартылуы, Татар иҗтимагый үзәге һәм "Башкорт" оешмаларының тыелуы, "Баймак эше" нигезендә кешеләрнең төрмәләргә утыртылуы турында да әйтелә.
Авторлар төрки халык вәкилләрен алдап һәм басым ясап Русиянең Украинага каршы баскын сугышына җәлеп ителүе турындагы хәбәрләргә дә сылтана.
Лиганың төрки халыклар вәкилләре Русия хакимиятенә алты таләп тә белдергән. Алар арасында төрки халыкларның халыкара мәдәни һәм сәяси элемтәләрен чикләүне туктату, милли активистларны, хокук яклаучыларны һәм иҗтимагый оешмаларны эзәрлекләүне туктату, төрки телләрдә тулы канлы белем алу мөмкинлеген торгызу, сугышта катнашуга мәҗбүр итүне һәм хәрби хезмәткә җәлеп иткәндә алдауны туктату, халыкларга үз республикаларының табигый байлыклары белән чын мәгънәсендә идарә итү хокукын бирү, милли үсеш, үзидарә һәм үз киләчәген мөстәкыйль билгеләү хокукларын гарантияләү бар.
Мөрәҗәгатьне башкорт һәм татарлардан Руслан Габбасов, Руслан Айсин, Аида Габдрахманова имзалаган. Шулай ук саха, чуаш, тыва һәм хакас хәрәкәтләре вәкилләре дә хуплаган.
🟢Төркия дәүләтләр оешмасында Төркия, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казакъстан әгъза булып тора. Төрекмәнстан белән Маҗарстан күзәтүче сыйфатында шурага керә. Татарстан, Башкортстан һәм Русиядәге башка төрки республикалар әлеге оешма эшендә катнашмый.
@azatliqradiosi

💯8🔥1
Парижда ТИҮ рәисе Сәяси золым корбаннарын искә алу көнендә катнашкан
29 октябрьдә Парижның Пер Лашез каберлеге янында "Мемориал Франция" оешмасы уздырган "Исменәрне кайтару" чарасында ТИҮ рәисе, сәяси качак Фәрит Зәкиев та катнашкан.
Ул бабасы Гәрәев Зәки Гәрәй улы исемен укыган. Зәки Гәрәй Сарсаз Тәкермән авылы мулласы булган, Зәкиев сүзләренчә, аны 1937 елда атып үтергәннәр.
Фәрит Зәкиев Русиядә бүген сәяси эзәрлекләүләр күп, сәяси террор кире кайтарга мөмкин дип саный.
"ГУЛАГ кире кайтачак. Чөнки Сталинның канлы режимын торгызалар. Мәсәлән, Полярная Сова колониясе ГУЛАГ системасыннан калган лагерь. Анда сәяси тоткыннар Азат Мифтаховны һәм Бахром Хамроевны җәзалыйлар. Бернинди гаебе булмаган 71 Яшьлек Фазыл Вәлиәхмәтовне 6 елга утырттылар", диде ул Азатлык Радиосына.
🔹️Совет Берлегендә "советка каршы" пропаганда алып барган дигән гаепләү белән 4 миллион 700 мең кеше кулга алынган. 1 миллион кеше атып үтерелгән.

🔥2❤1
Бүген калфаклы сандугач — композитор, татарның беренче опера җырчысы Сара Садыйкованың тууына 120 ел тула
Сара Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. Шул заманның данлыклы кызлар гимназиясе – Фатыйха Аитова мәктәбендә белем ала. Аны тәмамлагач ул Казан педагогика техникумында укый. Техникумда җыр дәресләре алып барган остазы – татар халкының беренче композиторы С.Габәши Сараны хорда җырларга чакыра. 1921 елда Сара Садыйкова "Бүз егет" драмасында беренче тапкыр сәхнәгә чыгып, җырлап уйнала торган Сәхибҗамал ролен башкара. 1922 елда Сара Садыйкова П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә (проф. М.Г. Цебушенко классы) укый. Мәскәү татар театрында төп рольләрдә уйный: Фәридә ("Кандыр буе"), Мәйсәрә ("Зәңгәр шәл"), Зәйнәп ("Оргнизатор"), Асия ("Аршин мал алан"), Галиябану ("Галиябану"). Шунда булачак ире – Газиз Айдарский белән танышып, 1924 елның сентябрендә гаилә коралар. Мәскәү консерваториясен уңышлы тәмамлап Казанга кайта, беренче татар опералары "Сания" һәм "Эшче"дә төп партияләрне башкара, монда аның җырчы (лирик колоратуралы сопрано) буларак гаҗәеп таланты ачыла.
Сара Садыйкова – Татарстанда беренче хатын-кыз композитор. Ул 1942 елда Ә.Ерикәй сүзләренә "Көтәм сине" тангосын язуы белән композитор буларак эшен башлап җибәрә. Үзенең иҗат гомерендә ул 550гә якын җыр, 30дан артык спектакльгә музыка, инструменталь әсәрләр яза, ике музыкаль комедия иҗат итә. Аның әсәрләре халык арасында киң популярлык казана һәм татар музыкасының алтын фондына керә.
Берничә ел элек Азатлык Сара Садыйкованың бердәнбер кызы — Әлфия Айдарская белән күрешеп Сара ханымның яшәгән фатирлары, һәйкәл хәлләре, китаплар, җыр тарихлары турында әңгәмә корган иде.
Тулырак 👉монда укыгыз

Азатлык Радиосы
Әлфия Айдарская: "Әнкәйгә һәйкәл мәсьәләсендә инде берни дә уйламыйм"
Быел калфаклы сандугач — композитор, татарның беренче опера җырчысы Сара Садыйкованың тууына 115 ел тула. Азатлык аның бердәнбер кызы — Әлфия Айдарская белән күрешеп, үткәреләсе чаралар, Сара ханымның яшәгән фатирлары, һәйкәл хәлләре, китаплар, җыр тарихлары…
❤2🔥2