Азат милләтләр лигасы кичә АКШ, Германия, Төркия, Швеция, Литвада ингуш сәяси тоткыннарын яклап пикет уздырды.
2019 елның мартында ингушлар Чечня белән чикләрне үзгәртү килешүенә каршы Магаста митингка чыкты. Чарадан соң, хакимият вәкилләренә карата көч куллану турында активистларга җинаять эше ачылды. Оппозиционерлар тоткарланды. Аларның җидесе экстремистик оешма булдыруда гаепләнде.
Азат милләтләр лигасы вәкилләре әлеге ингуш активистлары фотолары төшерелгән плакатлар тотып пикетка чыкты. Плакатка “Freedom for the nations held captive by Moscow! Freedom for Ingushetia!” (“Мәскәү әсирлегендә булган халыкларга азатлык! Ингушетиягә азатлык!)
дип язылган иде.
Акциягә чарасына чыгучылар арасында татар-башкортлардан Руслан Габбасов (Литва), Фәрит Зәкиев (Төркия), Аида Габдрахманова (Швеция), Илшат Киньябаев (Германия) булды.
@azatliqradiosi

👍9❤2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Рәҗәп Эрдоган һәм аның төп көндәше Кәмал Кылычдароглу Төркия президентын сайлауда тавыш бирде. Барлыгы Төркиядә 60 миллионнан артык кеше тавыш бирү хокукына ия. Төркиядә тавыш бирү урыннары Казан вакыты белән 17.00дә ябылачак. Төркиянең хәзерге президенты…
🇹🇷 Төркия президент сайлавында беренчел нәтиҗәләр игълан ителә башлады
Anka хәбәр агентлыгы (44,6% тавыш саналды):
🔸 Кәмал Кылычдароглу: 50,97%
🔸 Рәҗәп Эрдоган: 49,03%
Anadolu хәбәр агентлыгы (42,8% тавыш саналды):
🔸 Рәҗәп Эрдоган: 57,09%
🔸 Кәмал Кылычдароглу: 42,91%
Төркия Югары сайлау шурасы беренчел нәтиҗәләрне 21:00га кадәр чыгаруны тыйган иде, ләкин әле генә бу тыюны кире какты.
Оппозиция вәкилләре күзәтүчеләрне кат-кат сайлау бүлгеләрендә ахыргача калырга, төшенкелеккә бирелмәскә, мөһерле беркетмә алганчы китмәскә өнди.

👍7🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🇹🇷 Төркия президент сайлавында беренчел нәтиҗәләр игълан ителә башлады Anka хәбәр агентлыгы (44,6% тавыш саналды): 🔸 Кәмал Кылычдароглу: 50,97% 🔸 Рәҗәп Эрдоган: 49,03% Anadolu хәбәр агентлыгы (42,8% тавыш саналды): 🔸 Рәҗәп Эрдоган: 57,09% 🔸 Кәмал Кылычдароглу:…
Төркиянең 2 төп хәбәр агентлыгына күрә, Эрдоган тавышлар саны белән алда бара
Anka хәбәр агентлыгы (89,5% тавыш саналды):
🔹 Рәҗәп Эрдоган: 50,67%
🔸 Кәмал Кылычдароглу: 49,33%
Anadolu хәбәр агентлыгы (89,8% тавыш саналды):
🔹 Рәҗәп Эрдоган: 52,72%
🔸 Кәмал Кылычдароглу: 47,28%
Исегезгә төшерәбез, сүз беренчел нәтиҗәләр турында бара, ахыргы саннарны Төркиянең югары сайлау шурасы яңгыратачак. Anka агентлыгы моңарчы беренчелекне Кылычдароглуга бирсә дә, өстенлек әле генә Эрдоганга күчте. Anadolu агентлыгы беренчелекне баштан ук Эрдоганга биргән, тик аның нәтиҗәсе дә әкрен генә кими бара.

😢7❤6🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Төркиянең 2 төп хәбәр агентлыгына күрә, Эрдоган тавышлар саны белән алда бара Anka хәбәр агентлыгы (89,5% тавыш саналды): 🔹 Рәҗәп Эрдоган: 50,67% 🔸 Кәмал Кылычдароглу: 49,33% Anadolu хәбәр агентлыгы (89,8% тавыш саналды): 🔹 Рәҗәп Эрдоган: 52,72% 🔸 Кәмал…
Рәҗәп Тайип Эрдоган Төркия президент сайлавында җиңеп килә
Эрдоган үзенең җиңүен инде игълан итте.
Рәсми нәтиҗәләр әлегә игълан ителмәсә дә, чит ил башлыклары Эрдоганны инде җиңүе белән тәбрикли башлады.
Эрдоган үзе Истанбулда тарафдарлары алдында чыгыш ясап, үз аудиториясенә рәхмәтләр белдерде. Сайлау нәтиҗәләрен ул "демократия бәйрәме" дип атады. "Bye, bye, Kemal!" (Сау бул, Кәмал!) шигыре белән ул үзенең сайлауда җиңүенә ишарәләде.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Рәҗәп Тайип Эрдоган Төркия президент сайлавында җиңде
Чит ил башлыклары Эрдоганны җиңү белән котлый.
❤17🤮7😢3🌚1
🇹🇷Төркия сайлау шурасы башлыгы Әхмәт Йәнәр Рәҗәп Эрдоганның сайлауда җиңүен рәсми игълан итте. Ул 52,14% тавыш казанды, аның көндәше Кәмал Кылычдароглу 47,86% тавыш җыйды, дип хәбәр ителде.
@azatliqradiosi
@azatliqradiosi
❤8😢8👍3🤬2😁1🌚1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 29 май, дүшәмбе. Төркиядә президент сайлау темасын дәвам итәбез.
Кичә Азатлык Төркиядә татарлар яшәгән Бөгрүделик авылында булып милләттәшләребезнең ничек тавыш бирүен күзәтте һәм алар белән демократия хакында сөйләште.
Бөгрүделиктә 335 кеше тавыш бирү хокукына ия. Сайлауда катнашыр өчен махсус авылга кайтучылар да булды. Сайлау бүлегендә тавыш бирүчеләрне исә 6 күзәтүче карап торды. Монда Эрдоганның Ак фиркасе, Милләтче хәрәкәте фиркасе, Кылычдароглу җитәкләгән Җөмһүрият халык фиркасе һәм оппозицияне яклаучы Ийи (Яхшы) фиркасе вәкилләре утырды. Төп күзәтүчеләр — Бөгрүделик кешеләре.
Бинада видео күзәтү камералары куелмаган иде. Татарстандагы авыллардан аермалы, мыштым гына кемгә сайлау бирергә кирәклеген дә, бюллетеньне тикшерү дә күренмәде. Бу хакта сүз кузгатсаң, "Бездә хәрәмләшүләр юк", дип кисәттеләр.
Конья шәһәрендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән, пенсиядән соң авылга кайтып төпләнгән Гомәр Дүндәр, намзәтнең исемен атамаса да, җитәкчелек үзгәрсен дип тавыш бирергә килүен сөйләде. Әңгәмәдән аның бүгенге сәясәтне хупламавын аңлавы кыен түгел. "Сайлау илдә демократия булсын өчен кирәк", дип башлады ул сүзен.
— Бездә сайлауга ышану бар, — дип дәвам итә ул. — Шулай да мәмләкәттә яшәгән кешеләрнең үзләре фикерләмәвен әйтәсем килә. Шуңа күрә монда да 20 ел буе берни үзгәрми, сайлауда гел бер кеше казана. Карарбыз, үзгәрер, иншалла, диде.
Татар түбәтәе киеп килгән фермер Мәхмәт Ибраһим Дүндәр кемгә тавыш бирүен яшерми. Ул бүгенге сәяси режимны яклый.
— Теге якта (оппозициядә) террорчылар дип уйлыйм, — ди ул кырыс итеп. — Үзләрен демократик фирка дип атасалар да, әмма ПКК (Көрдестан эшчеләр фиркасе) белән сөйләшүләр үткәрә, төрмәдәге кешеләрне чыгарырга уйлый. Нигә тыныч Төркияне аларга алмаштырыйк? Болар һәр шәһәр үз-үзе белән идарә итсен диләр. АКШ кебек Төркияне 25 вилаятькә бүлергә тели. Андый очракта бар да аерым булачак. Бу да яһүдләрнең, икенче яктан американнарның уены, диде.
Авылда кайсы намзәтнең күбрәк тавыш казанганын тулырак 👉Азатлык сайтына кереп укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз. Анда да ачылмаса 👉монда басып карагыз.

Татар авылында президент сайлау: Эрдоганны хуплый, демократия турында уйлый, Путинны тирги
28 майда Төркия тарихында беренче тапкыр президент сайлауның икенче туры узды. Эрдоган 52,14 процент тавыш җыеп, киләсе биш елга Төркия башлыгы булып сайланды. Азатлык татарлар яшәгән Бөгределик авылында милләттәшләребезнең ничек тавыш бирүен күзәтте һәм…
❤7👍2
Хәзер башка хәбәрләр кыскача
🔺Дүшәмбегә каршы төндә Киевка 40тан артык дрон һәм ракета җибәрелгән. Бу соңгы көнннәрдә икенче иң зур һөҗүм. Корбаннар һәм яраланучылар турында әлегә хәбәр ителми. “Безнең һава һөҗүменә каршы систем 40тан артык дрон һәм ракетны бәреп төшерде”, диелә Киев хәрби идарәсе хәбәрендә.
🔺Норвегиядән сыену сораган элеккеге “Вагнер” хосусый хәрби ширкәте сугышчысы Андрей Медведев дүрт ай дәвамында миграция оешмалары карарын көтә. Алар юридик мәсьәләләр сәбәпле һәм шулай ук Европа белән Украина реакциясеннән курку аркасында карарны тоткарлый.
🔺Александр Цимайло белән Николай Ляшенко архитекторлар бюросы эшләгән Казанның Җәмигъ мәчете концепциясе “Арх Москва» күргәзмәсендә Халыкара академия һәм архитектура академиясенең Мәскәү бүлеге дипломын алган. Бу хакта "Бизнес Онлайн" яза. Бүләк дөнья архитектурасы һәм мәдәниятара багланышлар үсешенә керткән өлеше өчен бирелгән диелә. Элек Җәмигъ мәчете проекты бәйгесендә ике җиңүче игълан ителгән иде. Аның берсе - архитектор Айвар Саттар, икенчесе - Алексей Гинзбург. Әмма мәчет Мәскәү архитекторлары проекты нигезендә төзелергә мөмкин. Ул башта Кырлай паркы урынында салына диелде, аннары аны шыпырт кына Бишбалта бистәсенә күчерелүе әйтелде.
Әлегә шулар. Көн дәвамында бергә булыйк! Без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез.

❤3👍1
Башкортстан башлыгы резиденциясен саклау өчен 2,5 миллион сум тотачаклар һәм аны республика бюджетыннан түләячәкләр. Бу хактагы мәгълүмат дәүләт өчен сатып алулар сайтында чыккан, дип җиткерә Ufa1.
Бәйгедә җиңгән ширкәт Башкортстанның Кырмыскалы районы Вязовка авылы янындагы барлыгы өч тикшереп үткәрү пунктында кораллы сак куярга тиеш булачак.
▪️Башкортстан 2022 ел ахырында республика бюджетын 17,8 миллиард сум дефицит белән кабул иткән иде. Күптән түгел республика бюджеты дефициты 2,5 миллиард сумга артып 20,3 миллиард сумны тәшкил итәчәге билгеле булды.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Бәйгедә җиңгән ширкәт Башкортстанның Кырмыскалы районы Вязовка авылы янындагы барлыгы өч тикшереп үткәрү пунктында кораллы сак куярга тиеш булачак.
▪️Башкортстан 2022 ел ахырында республика бюджетын 17,8 миллиард сум дефицит белән кабул иткән иде. Күптән түгел республика бюджеты дефициты 2,5 миллиард сумга артып 20,3 миллиард сумны тәшкил итәчәге билгеле булды.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
🤡3👍1🔥1
Бүген Башкортстанның Борай районында Украинадагы сугышта һәлак булган 35 яшьлек Руслан Яровны җирләделәр.
Ул узган елны сентябрьдә мобилизацияләнгән булган.
Украинадагы сугышта Борай районыннан инде 12 кеше җирләнгән.
Азатлык Украина сугышында һәлак булган татар-башкортларны бер исемлеккә туплап бара. Безнең хисапка күрә Башкортстаннан сугышта кимендә 732 кеше үлгән.
Бүген сугышның 460нче көне.
#Башкортстан

😢5👍2🎉1
Бүген Уфаның Киров районында Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышева эше нигезендә чираттагы мәхкәмә утырышы уза.
Лилиягә яклау белдерергә Мәскәүдән шәһәрнең элекке депутаты Юлия Галямина килгән.
Адвокатлар сүзләренчә, бүген үк Чанышева һәм бу эш нигезендә гаепләнүче Рөстәм Мөлеков соңгы сүз белән чыгыш ясарга мөмкиннәр.
26 апрель утырышында прокурорлар Чанышевага 12 ел гомум тәртипле колония сорады. Аны "экстремист берләшмә төзү һәм аның белән җитәкчелек итү"дә гаеплиләр. Ә беренче төркем инвалид Мөлековка гаепләү ягы биш ел төрмә сорады.

🤯2🙏1
Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Кырымны Украинага кайтарганнан соң русияләр куйган барлык һәйкәлләрне юк итәргә чакырды
Ул Telegram-каналында шундый һәйкәлләрнең исемлеген чыгарган.
"Исемлектәге Русия вәхшиләре куйган һәйкәлләр Кырым азат ителгән мизгелдән санаулы көннәр эчендә җимерелергә тиеш", дип язган ул.
Сез бу хакта ни уйлыйсыз?
@azatliqradiosi
Ул Telegram-каналында шундый һәйкәлләрнең исемлеген чыгарган.
"Исемлектәге Русия вәхшиләре куйган һәйкәлләр Кырым азат ителгән мизгелдән санаулы көннәр эчендә җимерелергә тиеш", дип язган ул.
Сез бу хакта ни уйлыйсыз?
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Чубаров Кырымны Украинага кайтарганнан соң русияләр куйган барлык һәйкәлләрне юк итәргә чакырды
Ул шундый һәйкәлләрнең исемлеген чыгарды. Аерым алганда анда 2016 елда Акмәчеттә Екатерина II-гә, 2017 елда аннексияләнгән Кырымда Александр III-кә куелган һәйкәлләр бар.
👍11🤡5
Киевка Русия армиясе тарафыннан кабат ракет һөҗүме ясалган. Шәһәр мэры Виталий Кличко юлга төшкән ракетның бер өлешен телеграм каналында күрсәтте. Бер кеше яраланган. Шәһәрдә һава кисәтүе тавышлары ишетелә.
Киевка ике көн рәттә дрон һәм ракет һөҗүмнәре бара. Кичә Русия армиясе 54 дрон җибәрсә, дүшәмбегә каршы төндә 40 дрон һәм ракета һөҗүме турында әйтелде.

Telegram
Віталій Кличко
🤬5👍1
Петербур фотографы Ксения Малыгина Чаллыга килгәч йокыcы туймауга зарланган.
“Монда кичке 8дә караңгы төшә. "Ничек инде алай?" – дип минем баш мием бу фактны кабул итүдән баш тарта. Ләкин монда бер кызыклы үзенчәлек бар. Татарстан башка сәгать зонасында урнашуга карамастан, Мәскәү вакыты белән яши. Ягъни, мондагы вакыт күрше Ульян, Самар өлкәләре һәм Удмуртиядәге кебек бер сәгатькә аерылырга тиеш. Татарстанга якын гына урнашкан Башкортстан белән ике сәгать аерма. Ул төбәкләрдә барысы да тәртиптә. Чаллыда исә кичке сигездә караңгы төшүгә карамастан, инде иртәнге икедә таң ата башлый”, дип зарланган chelny-biz-га.
Табиб-психотерапевт Фарис Галләмов элегрәк Азатлыкка моның сәламәтлеккә бик зур йогынты ясавы турында әйткән иде.
“Язгы якка чыккач бу бигрәк тә сизелә: без көн яктырып беткәч кенә йокыдан торабыз һәм көнебезнең икенче яртысы инде караңгылыкта уза”, диде ул.
Казан вакытын бер сәгать алга күчерү өстенлекләре турында элегрәк язган идек.
Сез бу хакта ни уйлыйсыз? Йокыгыз туямы?

👍4😁1
Лилия Чанышева мәхкәмәдә соңгы сүз белән чыгыш ясады
Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышева Уфаның Киров районы мәхкәмәсендә үткән ябык утырышта соңгы сүз белән чыгыш ясады. Аның сөйләгәннәрен сәясәтче Алексей Навальный такымы чыгарды.
Соңгы сүзен әйткәндә Лилия Чанышева үзенә ачылган эшне сәяси дип атаган. "Минем җинаять эше – сәяси. Шуңа үземне хөкем ителүче кебек хис итмим", дигән. Ул үзен көндәш-ирләр: Русия президенты Владимир Путин һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан эзәрлекләнүче сәясәтче хатын-кыз дип белдергән.
"Сәясәтче – һөнәр ул. Шуңа күрә минем өчен гаепне тану – укытучыга укытучы булуын, табибка табиб булуын тану белән бер. Сәясәттә мин ялгыз түгел", дип искәрткән.
Чанышева Хәбиров чорында Башкортстанда сивил активистларга һәм табигатьне яклаучыларга һөҗүмнәр башланды, "Башкорт" иҗтимагый оешмасын экстремист дип таныдылар, аерым алганда сәясәтче Айрат Дилмөхәмәтованы утырттылар, диде.
Аның сүзләренчә, Башкортстанда "яшәү бөтен кеше өчен дә куркыныч, чөнки Хәбиров куәт алымнарын сивил карашларын белдерүче хатын-кызларга карата да кулланды".
Чанышева үзе сак астында утырган чакта Путинның сәясәтчеләр Алексей Навальныйны, Владимир Кара-Мурзаны, Андрей Пивоваровны, Евгений Ройзманны (штрафка тартылды-ред.), һәм башкаларны "хөкем итәргә җитешүен" әйтте. Путин хатын-кызларны да аямады: журналист Мария Пономаренкога алты ел колония бирделәр, рәссам Саша Скочиленко мәхкәмәсен көтә, режиссер Женя Берковичны һәм сценарий язучы Светлана Петрийчукны эзәрлеклиләр, диде ул.
"Хөрмәтле хөкемдар! Сез минем өчен хөкемдар гына түгел, минем сайлаучым да. Процесс вакытында үземнең уңышларым турында сөйләдем. Сәясәтче, хатын-кыз буларак, мине хуплагыз һәм мин сезне башкаручы хакимиятнең канунсыз басымыннан коткару өчен барысын да эшләячәкмен. Республикабызда коррупция, канунсызлык белән көрәшемне дәвам итәчәкмен. Сез хөкемдар һәм сайлаучы гына түгел, процесс күрсәткәнчә, үз карашы булган кеше дә. Әгәр мине 12 елга утыртсагыз, мин бала табарга җитешмәячәкмен инде. Миңа әни булу мөмкинлеге бирегез", дигән Лилия Чанышева соңгы сүзендә.
Тулырак 👉монда укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

"Путин — сугыш ул!" Лилия Чанышева мәхкәмәдә соңгы сүзен әйтте
Соңгы сүзен әйткәндә Лилия Чанышева үзенә ачылган эшне сәяси дип атаган. "Минем җинаять эше – сәяси. Шуңа үземне хөкем ителүче кебек хис итмим", дигән. Хөкем карары 14 июньдә чыгарыла. Прокурорлар аңа 12 ел бирергә сорый.
❤7🙏2
Украинадагы сугышка җибәреләсе "Башкортстан" мотоукчы полкына 2500 "ихтыяри" керәчәк
Полкны төзеп бетерү 30 июньгә төгәлләнергә тиеш. Бу хакта бүген, республика хөкүмәте киңәшмәсендә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белдергән.
Гомумән алганда, Башкортстаннан Украинага җибәреләсе төркемнәрнең иге-чиге күренми. Алар арасында хәтта медицина ротасы да бар. 12 апрельдә "Ватан" ихтыярилар отрядын да Украинадагы сугышка озатканнар иде.
▪️Шул ук вакытта сугыштан көн саен мәетләр кайтарыла. Безнең хисапка күрә, республикадан бу сугышта кимендә 743 кеше һәлак булган. Бу әле рәсми саннар гына, чынлыкта алар тагын да күбрәк була ала.

Башкортстан түрәләре мотоукчы полкны 30 июньгә кадәр төзеп бетерергә ниятли.
🤬9👍2💩1