Forwarded from Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хөрмәтле укучылар! Азатлык сайты Русиядә томаланган. Хәзергә Азатлыкның көзге адресын куллана аласыз.
Моннан тыш бу видеоларда без сезгә томалауны ничек урап үтәргә һәм интернетны ничек имин кулланырга мөмкин булганын аңлатырбыз.
Томалауны урап үтү юллары, шул исәптән VPN, Tor, көзге сайтлар, Азатлыкның "суган" адресы һәм Азатлык әсбабын йөкләү адреслары барысы да монда китерелгән.
Бергә булыйк!
@azatliqradiosi

👍15❤8
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🦠🧬 "Вектор" вирусология һәм биотехнология фәнни үзәге мөдире Ринат Мәкъсүтовны эшеннән алганнар. Эшеннән алу фәрманы 16 майда чыккан, аны Роспотребнадзор башлыгы Анна Павлова имзалаган. Новосибирскидагы галимнең эшеннән алынуы сәбәбе итеп "ышанычны югалту"…
Вектор" вирусология һәм биотехнология фәнни үзәге мөдире вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп мөдирнең фәнни эшләр урынбасары Александр Агафонов билгеләнгән
Хәбәр иткәнебезчә, үзәкнең элекке мөдире Ринат Мәкъсүтов 17 майда вазифасыннан алынган иде. Сәбәп итеп коррупциягә каршы тору турындагы канунны бозу һәм мәнфәгатьләр конфликты китерелде.
▪️Ринат Мәкъсүтов — биология фәннәре докторы, 70тән артык фәнни эшләр авторы. 2003 елда ул "Вектор"га эшкә килгән, 13 елдан соң аны җитәкли башлаган. Үзәк Эбола кизүенә каршы вакцина булдырды, ВИЧ чирен ачыклаучы тест-системын уйлап тапты.
▪️2020 елда "Вектор" COVID-19 чиренә каршы "ЭпиВакКорона" вакцинасын уйлап тапты, әмма галимнәр дә, пациентлар да аның уңай тәэсире дәлилләнмәгән дип тәнкыйтьләде.

👍2🤔2
Путин аннексияләнгән төбәкләрдә сайлаулар үткәрергә рөхсәт итте
Моның өчен "Сугыш хәле турындагы" канунга үзгәрешләр кертелде. Тавыш бирүне Үзәк сайлау комиссиясе, Саклану министрлыгы һәм Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) белән киңәшләшкәннән соң уздыра алачаклар диелә. Әлеге документны Русия президенты Владимир Путин имазалады.
▪️Яңартылган канун хакимиятләргә кешеләрне сугыш хәле кертелгән урыннан сугыш хәле кертелмәгән җирләргә депортацияләргә хокук бирә.
▪️Анда Русия президентының сугыш хәле гамәлдә булган төбәкләргә кертелгән тыюларын һәм чикләүләрен бозучыларны 30 тәүлеккә тоткарлау каралган.
▪️2022 елның 23-27 сентябрендә Русия Украинаның басып алынган Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләрендә Русиягә кушылу турында "референдум" дип аталган канунсыз чаралар уздырды.
▪️30 сентябрьдә Путин бу төбәкләрне аннексияләү – Русиягә кушу турында килешүләр имзалады.

😁3🤡1
Азатлык хисабына күрә, Путин башлаган сугышның 460 көнендә Татарстаннан кимендә 460 кеше һәлак булган.
Көн саен уртача кимендә бер кеше үлә дигән сүз.
Башкортстаннан үлүчеләр тагы да күбрәк— кимендә 743 кеше.
Әлеге саннар зуррак та була ала. Хакимиятләр тулы мәгълүматны яшерә.
Бүген 29 май, сугышның 460нчы көне.
#Татарстстан

😢2
Русиядә "ят агент" дип табылган Ирина Аллеманны "дәүләт иминлегенә куркыныч" тудыра дип Төркиягә кертмәгәннәр
"Популярная политика" Youtube-каналы алып баручысы Ирина Аллеманны Төркиягә кертмәгәннәр һәм "дәүләт иминлегенә куркыныч тудыруы өчен" биш ел буе илгә керүне тыйганнар. Бу хакта ул Telegram-каналында язды.
Аны Истанбул һава аланындагы паспорт контроленнән уздырмаганнар, аннары полиция торган урынга алып киткәннәр.
Журналист Төркиядәге президент сайлавы турында репортаж ясаган булган, Төркия хакимиятләренең бу карары да шуның белән бәйле булырга мөмкин, дип фаразлый.
Бу – Русия журналистына Төркиягә керү тыелган беренче очрак.

🤡2👎1
Лилия Чанышева. Соңгы сүз
Хәбәр иткәнебезчә, Лилия Чанышева бүген мәхкәмәдә соңгы сүз белән чыгыш ясады. Хөкем карары 14 июньдә чыгарылачак. Прокурорлар аңа 12 ел бирергә сорый.
Лилиянең чыгышыннан төп фикерләрне карточкаларда тәкъдим итәбез.
Язманы тулычынча монда, ачылмаса, монда укый аласыз
#Башкортстан

❤4😢3
Краснодарда чит телдә язылган элмә такталар асуны тыйганнар
Алга таба бу бары тик тауар билгесе чит телдә теркәлгән ширкәтләргә генә рөхсәт ителәчәк, дип искәртә 93.ru басмасы.
Февраль аенда Краснодар мэры Евгений Наумов урамнарны карап йөргәндә чит телдә язылган элмә такталар күреп, моны "ничектер ватанпәрвәрчә түгел" дип тапкан иде.
Бүген шәһәр думасында шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләренә төзәтмәләр кабул ителгән — элмә такталарны бары тик Русия халыклары телләрендә генә язарга яраячак.
Русия фәннәр академиясе фикеренчә, моңа татар, кырымтатар, себертатар, башкорт телләре, шул исәптән әйтик украин теле дә керә.
Яңа кагыйдәләр 1 сентябрьдән көченә керә, эшмәкәрләрнең элмә такталарны алмаштырырга бер ел вакыты булачак.

😁5👎3🤬2