Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстанның Әгерҗе районы Пеләмеш авылында Семык бәйрәме узды.

Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Мари иле башлыгы Юрий Зайцев та катнашты. Икесе дә мари милли киеменнән иде.

Семык – мари милли бәйрәме, йола бәйрәме, җәй аеның башлануын хәбәр итә, җәй ае фасылын ачып җибәрә. Семык бәйрәме Олы көн (Пасха) бәйрәменнән соң җиде атна узганнан соң башланып китә һәм якшәмбе көнне Троица бәйрәмендә тәмамлана. Православие динендәге марилар Семык бәйрәмен пәнҗешәмбе көннән бәйрәм итәләр.

Бәйрәмнең төп максаты булып вафат булган кешеләрне искә алу һәм йорт эшләрендә уңышларга ирешү өчен, әрвахлардан гафу сорау.

Фото: tatarstan.ru, Юрий Зайцевның рәсми сәхифәсе
❤6🤡3👍2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 4 июнь, якшәмбе. Көнне кыскача яңалыклардан башлыйбыз.

🔺Украинаның Днепропетровски өлкәсендә кичә ракет һөҗүме нәтиҗәсендә өлешчә җимерелгән йорт калдыклары арасыннан ике яшьлек кызның мәете табылган. Бу хакта өлкәнең хәрби хакимияте башлыгы Сергей Лысак хәбәр итте.

🔺Бүген Русиядә сәясәтче Алексей Навальныйга теләктәшлек белдерү чаралары каралган. Кайбер төбәкләрдә активистларга чарада катнашырга ярамау турында кисәтүләр ясалган. Хабаровскида инде тоткарланучылар да бар. RusNews хәбәр итүенчә, бүген Навальный яклап Комсомольски мәйданына чыккан Зигмунд Худяков һәм Татьяна Лукьянова тоткарланган.

🔺Кырымның Җанкөй шәһәрендә дрон бәреп төшерелгән. Берничә йортта тәрәзәләр ватылган. Бу хакта Мәскәү тарафыннан билгеләнгән Кырым башлыгы киңәшчесе Олег Крючков хәбәр итте.

🔺Маҗарстан хөкүмәте сугышгы туктатуга чакырып видеоролик чыгарды һәм анда Украина харитасына Кырым кертелмәгән. Бу видео YouTube-та берничә көн элек барлыкка килгән. "Бетсен сугыш, сугышны туктату гына җимереклекне бетерә ала, тыныч сөйләшүләр генә кешеләрнең гомерен саклап кала ала", диелә видеода. Анда качаклар һәм җимерек шәһәрләр төшерелгән. Берникадәр вакыттан соң видеода Украина харитасы пәйда була, ләкин анда Кырым юк. Шул ук вакытта, Маҗарстан, дөньяның күпчелек илләре кебек, ярымутрауның аннексиясен кануни дип танымый.

Әлегә шулар. Ялларыгыз матур узсын. Ял иткән арада Азатлыкны да укып барыгыз. Кызык(лы) фото-видеоларыгыз булса, безнең белән дә уртаклашыгыз.

@azatliqradiosi
🔥3❤1
Кичә Казанда Осиноводагы чүп яндыру заводы төзелешенә каршы пикет узган.

Бу хакта Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гараповка сылтанып «БИЗНЕС Online» яза. Чарада 30лап кеше катнашкан. Шулай ук җыелучылар атом энерготехнология станциясе төзүгә каршы чыккан.

Билгеле булганча, Татарстанда "Росатом" ширкәте водород җитештерүче атом энерготехнология станциясе төзергә мөмкин. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне хуплап, аны өйрәнергә кушты. Республика моннан икътисади файда күрәчәк диелсә, белгечләр аның экологик фаҗига белән тәмамлану ихтималын фаразлый.

"Кама Аланы янында сәнәгать оешмалары урнашкан: Түбән Камага 30 км, Чаллыга — 50 км. Аларның барысы да радиоактив нурланыш куркынычы белән яшәячәк. Хәтта атом станциясе гадәттәгечә эшләгән очракта да, ул торба аша инертлы радиоактив газ бүлеп чыгарачак. Алар "Түбән Кама Нефтехим" оешмасы чыгарган зыянлы матдәләр белән кушылып, глобаль экологик фаҗигагә китерәчәк. Кама Аланы Казаннан 120 чакрым ераклыкта урнашкан. Әгәр авария булып җил Казанга таба иссә, шәһәр радиоактив болыт белән капланачак.

Алар реактор зонасы эремәячәк ди. Алдамасыннар. Ядрәнең теләсә-кайсы таркалуы реактор зонасының эрүенә китерә ала. Икенчедән, радиоактив калдыклар барлыкка килә. Глобаль авария реактор аркасында түгел, нәкъ менә радиоактив калдыклар сәбәпле барлыкка килергә мөмкин. Шундый хәл Кыштым фаҗигасендә булды. Анда радиоактив калдыклар тутырылган мичкә шартлаган иде. Нәтиҗәдә 100х400км зурлыктагы мәйданга җәелгән Көнчыгыш-Урал радиоактив эз (ВУРС) барлыкка килде. Әгәр җил иссә, бу бөтен Татарстанны, шул исәптән Казанны биләп алачак. Беркем дә аның авариясез эшли алачагына гарантия бирә алмый", дигән иде элек Азатлыкка Гарапов.

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤3😱2
Татар милли киемен халык арасында ничек популярлаштырырга?

Ни өчен Башкортстанда башкорт милли киемнәре Татарстандагы татар милли киемнәреннән күпкә популяр? Ни сәбәпле милли кием кыйммәт тора һәм күпчелек кулланучы аны үзендә булдыра алмый? Казан кирмәненә җыелган дизайнер, этнодизайнер, этнограф, зәрканчы, реконструкторлар шушы хакта фикер алышты.

💬Хакимият вәкилләре дә милли киемне үз кыяфәтләрендә ничектер пиарлый алырлар иде. Мин инде өч ел боларны күзәтәм: "Ак калфак" аерым нидер оештыра, Татар конгрессы татар теле дип нидер эшләп йөри. Бар да аерым. Менә шундый дәүләт оешмаларының бер юнәлештә ныгытып эшләве зарур. Ни өченме? Чөнки милли кием – ул субкультураның бер өлеше. Мәсәлән, татар телен сакларга, аны үстерергә кирәк, ди. Татар теле, мәдәнияте, костюмнары арасында дивар корып куеп, телне генә үстерү авыр. Халык мәдәниятенең бер өлешен генә тартып, халыкны үстереп булмый. Ә субкультураны син тулаем торгызганда, боларның барысын бергә тартып бару җиңелрәк” ди Уфадан этнодизайнер, Илдар Гатауллин.

💬Бүген үз эшләнмәләребезне билгеле шәхесләрнең очрашуларында, форумнарда күрәбез. Ул бик матур тора. Бер генә мисал китерәм: традицион изү онытылып барганда, ул кабат халыкка кайтты һәм аны хәзер еш сорыйлар. Ул костюм элементына, милләтне күрсәтүче билгегә әйләнде. Әле 7 ел элек кенә аны ничек кертеп җибәрергә белми идем. Ул музей, сәхнә костюмы төсле күренә иде. Клиентлар үзләре аңа кулланылыш тапты, свитшотларга, худига, джинсы өстеннән киелгән күлмәккә дә уңайлы гына кертеп җибәрде, ди дизайнер Элара Шәйхи.

👉Азатлык сайтында
👉Көзге сайтта

@azatliqradiosi
❤5👍1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Берничә ел элек дизайнер Миләүшә Мусина белән калфакны заманчалаштыру, дресс-кодка кертеп җибәрү турында сөйләшкән идек.

"Кемгәдер кечкенә түгәрәк, башкаларга бияләй-калфак ошый. Кеше үзенең куңеленә хуш килгән әйбер тапса, киеп йөрер иде, минемчә", дип үз фикере белән уртаклашкан иде Казан дизайнеры.

@azatliqradiosi
👍6❤2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфадагы "Әр-Рәхим" мәчетенең бүген бер гөмбәзе килеп төшкән. Көчле җил сәбәпле дип аңлаталар Бу мәчет Уфада иң озак төзелгән объектларның берсе. Аны инде беричә ел төзиләр. Күптән түгел Башкортстанның элекке яшьләр эшләре дәүләт комитеты җитәкчесе Рамил…
Уфада "Әр-Рәхим" мәчетенең гөмбәзен төзекләндерә башлаганнар. Бу хакта mkset телеграм каналы яза.

"Әр-Рәхим" мәчете — Уфада иң озак төзелгән объектларның берсе, аны инде 16 ел буе төзеп бетерә алмыйлар. 13 мартта Уфада көчле җил аркасында аның бер гөмбәзе килеп төшкән иде.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👍2❤1
Хәзерге вакытта Төркиянең Госмания татар авылында Сабан туе бара. Бәйрәмгә якынча 600 кеше җыелды. Быел авылга Украинадагы сугыш аркасында Татарстан, Башкортстан, Русиянең башка төбәкләреннән мөһаҗир буларак Төркиягә күчеп китүче татарлар, башкортлар шактый килгән.

Сабантуйга мең кешелек ризык әзерләнгән. Халык аралаша, милли ризыклардан сыйлана. Шул ук вакытта җырлы-биюле тамашалар карый.

Махсус сәхнә куелган. Татарстаннан җырчы Алинә һәм Азат Кәримовлар (алар үзләренең биючеләр төркеме белән килгән), баянчы Илнур Ганиев чыгыш ясады.

Бәйрәмне Әнәс Дога һәм Казаннан Венера Аитова алып бара.

Сабантуйдан күбрәк фотолар соңрак Азатлык радиосы сәхифәсендә булачак.

@azatliqradiosi
👍13❤4