Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстанның Алабуга шәһәрендә полиция вәкилләре активист Дмитрий Тетеринны тоткарлаган.

“ОВД-Инфо” язуынча, аны Навальныйга теләктәшлек белдерү чарасы белән бәйле полиция бүлегенә алып киткәннәр.
Ике атна элек Тетеринга полиция хезмәткәре шалтыратып “сөйләшеп алырга” тәкъдим иткән. Ир кеше ризалашкан, әмма башка шалтыратулар булмаган. Бу хакта Тетерин “ОВД-Инфога” үзе сөйләгән.

4 июнь көнне Тетеринның йорты янына полиция вәкилләре килеп, “велосипед урлау” эше белән бәйле дип алып киткәннәр. Соңрак полиция хезмәткәре сәбәпне уйлап чыгаруын һәм аны бүлеккә алып барырга кирәк булуын әйткән. Анда Тетеринны биш сәгатькә якын тотканнар һәм наркология диспансерына да алып барып килгәннәр. Шуннан соң канунсыз гамәлләр эшләмәү турында кисәтү кәгазе тапшырып һәм аңлатма алып җибәргәннәр.

Бүген Русия төбәкләрендә Алексей Навальныйны яклау чаралары уза.

@azatliqradiosi
🤬4
Казанда Бауман урамына “Сәяси тоткыннарга азатлык” дигән шигар тотып, ялгыз пикетка чыккан активист тоткарланган. Бу хакта RusNews хәбәр итә.

@azatliqradiosi
👍5🤬3😱2
Үзен "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дип атаучы төркемнең рәис урынбасары Аида Габдрахманова ипи пешергән.

Икмәктә нәрсә ясалган?

Фото Бәйсез татар хөкүмәте телеграм каналыннан алынды.

@azatliqradiosi
❤22👎3🔥1🌚1
3 июнь көнне Башкортстанның Учалы районында Украинадагы сугышта һәлак булган 52 яшьлек Эдуард Минеев (сул фото) белән хушлаштылар. Аны Юлдаш авылында җирләгәннәр. Миннеев әле апрельдә генә килешү имзалап ихтыяри буларак сугышка киткән, 22 майда һәлак булган.

Шулай ук кичә Башкортстанның Белорет районында Артур Билаловны җирләгәннәр. 38 яшьлек сугышчы “Вагнер” хосусый хәрби ширкәте аша киткән булган. Ел башында аның бертуганы сугышта һәлак булган. Апрельдә ул үзе сугышка китәргә карар кылган.

Безнең хисапларга күрә, Башкортстаннан шушы сугышта кимендә 743 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Бүген сугышның 466нчы көне.

@azatliqradiosi
👎2👍1🕊1🤡1
Сәясәтче Алексей Навальныйныга теләктәшлек белдерү чаралары Русиядән кала төрле илләрдә дә узды.

Күптән түгел Германиягә күчкән тумышы белән Чаллыдан булган Раушан Вәлиуллин Дюссельдорф шәһәрендә башкалар белән бергә Навальныйны яклау чараларына чыккан. Ул Татарстан һәм Навальный дип язылган байраклар тотып тора.

Үз инстаграм битендә: “Навальный, ты не один! С днëм рождения, Алексей!” (“Навальный, син ялгыз түгел! Туган көнең котлы булсын, Алексей!”) дип язган.

@azatliqradiosi
❤12🤮9🤡3👍2
Русиядә Навальныйга теләктәшлек белдерү чараларында 90нан артык кеше тоткарланган

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬8
Бүген 5 июнь, дүшәмбе. Яңа атнага кердек. Көнне кыскача яңалыклардан башлыйбыз.

🔺Калугадан Брянскига һәм Русия-Украина чигенә алып барган M3 "Украина" юлына ике дрон төшкән. Бу хакта төбәк башлыгы Владислав Шапша хәбәр итте. Дроннар төшкән урыннан Калуга шәһәренә якынча 120 чакрым ара калган.

🔺Русия кораллы көчләре төнлә Украинага 14 ракет һәм 40 дрон җибәргән. Саклану көчләре дүрт канатлы ракетны һәм алты дронны юк иткән. Бу хакта Украина баш штабы хәбәр итә.

🔺“Вагнер” хосусый хәрби ширкәте җитәкчесе Евгений Пригожин үзен Русия кораллы көчләренең подполковнигы Роман Винивитин дип атаган кешедән сорау алу видеосын урнаштырды. Видеодан күренгәнчә, әлеге кеше “Вагнер” хосусый хәрби ширкәттә әсирлектә. Сорауларга җавап биреп, Винивитин шәхси дошманлык аркасында, исерек килеш “Вагнер” сугышчылары машинасына атуын һәм аңа кадәр вагнерчылар төркемен коралсызландыруын таныды. “Вагнер” ширкәте белән Русия саклану министрлыгы арасындагы мөнәсәбәтләр 2023 елда кискенләште. Пригожин саклану министры Сергей Шойгу һәм баш штаб җитәкчесе Валерий Герасимовны "Русия җирләрен" тапшыруда гаепләде.

🔺ОПЕК+ төркеменә кергән дәүләтләр киләсе елга Русиянең нефть чыгару күләмен тәүлегенә 650 мең мичкәгә киметү турында килеште. Бу хакта карар кичә Венада кабул ителде.

Әлегә шулар. Безнең төп принцип һәрвакыт алыштыргысыз кала — укучыларыбызга объектив, риясыз һәм тарафлар алмаган мәгълүмат җиткерү, хәбәрләрне ничек бар, шулай тапшыру. Азатлык белән калыгыз!

@azatliqradiosi
❤3👍2
Русия саклану министрлыгы ирләрне хәрби комиссариатка килмәсәләр дә хәрби исәпкә куярга тәкъдим итә.

Русия саклану министрлыгы хөкүмәт карары өлгесе әзерләгән. Аңа ярашлы, хәрби бурычлылар яки запаста торучылар хәрби комиссариатка килмәсә дә, аларны хәрби исәпкә куя яки хәрби исәп документларына үзгәрешләр кертә алачаклар. Бу документ Норматив хокукый актлар федераль порталында чыккан.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤮6🤬3
Кичә Төркиянең Госмания авылында Сабантуй узуы турында язган идек инде.

Бәйрәмнән фотогалереяны безнең интернет сәхифәдә карый аласыз, ачылмаса монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍11❤2
Русия саклану министрлыгы 5 июньгә каршы төндә көньяк Донецки юнәлешендә украин хәрбиләре контрһөҗүм башлавын җиткерде.

Украина моңа фикер белдермәде. Хәрби хәрәкәтләрнең активлашуын бәйсез раслаучылар булмады.

Русия саклану министрлыгы ышандыруынча, Украина кораллы көчләре стратегик резервларыннан 23нче һәм 31нче бригадаларын сугышка керткән, аларга башка хәрби бүлекчәләр дә ярдәмгә килгән. Алты батальонны һәм ике танк батальонын сугышка кертүләре әйтелә.

Украина баш штабының 5 июньгә булган иртәнге хисабында Русия гаскәрләре фронтның Запорожье өлешендә саклану эшләре алып бара, шулай ук украин торак пунктларын утка тота дип кенә язылган.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤔2👍1
"Сталин татарны нәфрәт иткән. Суслонгер — шул сәясәтнең дәвамы"

Күптән түгел Казанда язучы Зиннур Хөсниярның "Әтием кайда, Суслонгер?!" дип аталган китабы дөнья күрде. Тәкъдим итү чарасында әдип, әдәби әсәр язуына карамастан, Суслонгер лагеры фаҗигасен чит ил диверсиясе булуы ихтимал дип белдерде. Тарихчыларда бу фикер гаҗәпләнү хисләре уятты. Алар Суслонгер лагеры артында Сталинның татарны юк итү сәясәте ята дип саный. Азатлык тарихчылар белән сөйләште.

💬Шуны аңлагыз, Сталин татарлыкның барлык чагылышын да нәфрәт иткән кеше. Бу 1923 елдан сәяси, мәдәни, инкыйлабчы зыялылар чорыннан ук күзәтелә. Бары татарлар гына (башка халыклар арасында) алданган булган. Ленин Идел-Урал союздаш республикасын булдырырга ышандырган. Сталин моңа юл куймаган, чөнки Русия йөрәгендә мондый республика оештырсаң, ул ике тәлинкә хасил булачагын аңлаган. Сталинның сәясәте менә шуңа барып тоташа. Ул кырмтатарларны гына түгел, казан татарларын да нәфрәт иткән. Язучыларны, мәдәният әһелләрен, инкыйлабчыларны юк иттеләр, шул исәптән телне дә бетерделәр. Бер буынга өч тапкыр әлифбаны алыштырырга мәҗбүр иттеләр. Суслонгер лагерын да шушы милли сәясәтнең дәвамы дип карарга кирәк.

1942 елда Татарстанда шундый сүз тарала, әгәр Суслонгерга җибәрсәләр, бетте, ул үлеп кайта дигәннәр. Апас районыннан хатыннар ирләре янына җәяү барып соңгы ризыкларын китерә торган булган. Бу — факт. Бөтен Татарстан Суслонгерның нәрсә икәнен белгән, ди Суслонгер лагерын өйрәнгән Михаил Черепанов.

💬 Суслонгерның нинди кабәхәт җир булганын язып чыктылар инде. Сугышка барыр алдыннан өйрәнүгә дип җыелган гаскәрләргә ачлык оештырып, аларга тиешле ризыкларны лагерь хуҗалары читкә сатып яткан. Безнең авылдан киткән ирләр, ачтан үләм, зинһар, килегез, дип язганнан соң, хатыннары ризык хәстәрләп шунда барган. Барып җиткәч тә ирләре аны башкалар белән бүлешеп ашаган. Кайбер сакчылар ризыкларны бөтенләй кертмәгәннәр, талап алып калганнар, ди тарихчы Тәэминә Биктимерова.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍9😱4💔2
Уфаның Руставели урамында җәнҗаллы йорт төзелешенә каршы чыгучылар протест белдереп Хәбировка эчәге китергән

Әлеге видео "Пульс Уфы, РБ, РФ" Telegram-каналында чыкты. Активистларның берсе кулында эчәге салынган пластик чиләк тотып тора. Бу вакытта икенче бер активист хатын-кыз заманында Радий Хәбировның да бу төзелешкә каршы булуын искә ала. Ул төзүчеләргә "Минем белән сугышып эчәгегез тишелер", дигән иде. Радий Фәрит улы кем кемнең эчәгесен тишүен ачыклый алыр дип ышанабыз", ди ул.

Тулырак👉 монда укыгыз, ачылмаса👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🔥1😁1🤣1
Башкортстанның Кырмыскалы районы Таусеңер авылында "Яңгыра, чалгы!" республика бәйрәме үткән.

Бәйрәмне "ватанпәрвәр рухта" үткәргәннәр: чара узган урынга саламнан Украинадагы сугыш белән бәйле арт-объектлар ясап куйганнар. Бу хакта "Пруфы" басмасы җиткерә.

Балалар өчен дип ясалган салам шәһәрчектә мультфильм каһарманнары да урын алган, саламнан Z тамгасы куелган танк, шулай ук берничә Русия солдатының карачкысын да ясап куйганнар.

Окоп та ясаганнар, анда һәлак булган хәрбиләрнең фотоларын элеп куйганнар. Шул ук вакытта басма искәртүенчә, саламнан ясалган хәрбиләрне ошатып бетермәүчеләр дә булган.

"Каһарманлык күрсәтергә теләгәннәрдер, безнекеләр бирешми дип. Әмма сугышчыны утыртып булса да куярга ярамаганмы – үлеп яткан кебек яткырганнар", дип фикер белдергән басмага күргәзмә фотоларын җибәргән чыганагы.

▪️Безнең хисапларга күрә, Башкортстаннан Украина сугышында кимендә 743 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

@azatliqradiosi
🤯4💩4🤣4👍1👎1🤡1
Чиләбенең Әшә шәһәрендә хәрби комиссариатка ут төртүдә шикләнелүче 17 яшьлек егет тоткарланган.

Егет Уфа көллиятләренең берсендә укый. Чиләбегә әти-әнисе янына ялга кайткан булган.

74.RU язуынча, 4 июнь көнне егет хәрби комиссариатка утлы шешә ыргыткан һәм качкан. Башкортстанга укырга китәргә җыенганда аны куәт оешмалары тоткарлаган.

Украинада сугыш башланганнан бирле Русиядә хәрби комиссариатлар һәм хакимият биналарына ут төртү очраклары арта. Хәрби комиссариатларны яндыру һәм ут төртергә тырышу очраклары Мордовиядә, Волгоград, Калининград, Красноярски, Хабаровски, Амур, Оренбур һәм Түбән Новгород өлкәләрендә булды.

@azatliqradiosi
😢8
Казанның мәктәп ашханәләрендә уку елы дәвамында 640 тонна азык-төлек куллануга яраксыз дип табылган

Бу хакта бүген Казан шәһәре азык-төлек һәм социаль туклану департаменты мөдире Рима Мөхәмәтшина җиткерде.

Узган ел лаборатория урыннарга чыгып тикшерүләр санын арттыра алсын өчен өстәмә машина сатып алганнар. Мөхәмәтшина әйтүенчә, бу уку елында Казандагы мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына 605 тапкыр, Татарстан районнарына — 231 тапкыр чыкканнар.

Менә шул тикшерүләрдә 640 тоннага якын чимал һәм тауар куллануга яраксыз дип табылган.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤯2🗿2
Татарстанда Конституция мәхкәмәсе урынына Конституция шурасы булдырыла

Бу хакта парламент сайтында хәбәр ителә.

Канун өлгесендә язылганча, Конституция шурасы Татарстан кануннарына һәм норматив актларга үзенең бәясен бирәчәк. Шулай ук халыктан мөрәҗәгатьләр кабул итеп, теге-яисә бу канунның конституция хокукларын бозу-бозмавын өйрәнәчәк. Шура чыгарган бәяләмәләр республика дәүләт органнарына, җирле үзидарәләренә юлланачак. Вазифаи затлар бу аңлатмаларны исәпкә алырга тиеш булачак.

▪️Татарстанның Конституция мәхкәмәсе Мәскәү басымы белән узган ел бетерелгән иде. Бу республикада дәүләтчелекне югалтуның бер адымы буларак бәяләнде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬8🤡4👍1