Украина президенты Володимир Зеленский сәфәр белән Чехия башкаласы Прагага килде
Зеленский утырган очкыч шушы минутларда Праганың Вацлав Һавел исемендәге һава аланына төште. Бу сәфәрен Украина президенты Болгарстан башкаласы Софиядән башлады, андагы сөйләшүләреннән соң ул аның өчен махсус җибәрелгән Чех һава көчләре очкычына утырып Прагага килде. Анда ул президент Петр Павел һәм Чехиянең башка югары җитәкчеләре белән очрашулар үткәрәчәк. Төнне чех башкаласында үткәргәч, җомга Зеленский Төркиягә юл алып, анда президент Рәҗәп Эрдоган белән дә сөйләшүләр уздырачак дип көтелә.

🔥6👍3❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 7нче июль, 499 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады.
Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹 Львов шәһәренә ясалган Русия һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булган кешеләр саны 10га җиткән. 42 кеше яраланган. 363 кешегә психологик ярдәм күрсәтелгән.
🔹 Украинаның Днепропетровски өлкәсенә Русия ягыннан төнлә "Шахед"лар һөҗүм иткән. Әлеге һөҗүм нәтиҗәсендә ике кеше үтерелгән. Алты дрон бәреп төшерелгән, шушы бәреп төшерелгән дроннарның берсе юлдан баручы машинага килеп төшкән — машинадагы ике кеше дә һәлак булган.
🔹 15 июльдә Казан белән Бишкәк арасында тагын бер рейс ачыла. Шулай итеп, Татарстан белән Кыргызстан башкалалары арасында очучы рейслар саны атнасына 5әү булачак.
🔹 Башкортстанда да, Татарстанда да эссе һава торышы саклана. Татарстанда шушы көннәрдә — 36 градуска кадәр, Башкортстанда 38 градуска кадәр эссе көтелә. Табиблар бу көннәрдә аеруча сак булырга, күбрәк су эчәргә киңәш итә.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.
@azatliqradiosi

❤3👍1
15 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында республикакүләм “Питрау” үтәчәк.
Русиядә 2021 елда җанисәп узды. Росстат татарның кайбер төркемнәрен аерым милләт итеп санаган иде. Татарстанда керәшеннәр булып 25 мең кеше язылган.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
Питрауда булганыгыз бармы? Бәйрәм ошыймы?
#Татарстан

❤2🥱2
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.
Путин режимы башлаган сугышта Айдар Хөсәенов һәлак булган.
Бүген аны Балакатай районы Казыр авылында җирлиләр.
Айдар сугышка үз теләге белән киткәнме, әллә мобилизацияләнгән булганмы — хәбәр ителми. Шунысы билгеле: ул реактив артиллерия взводының сугыш машинасында радиотелефонист булган. Аңа 24 яшь иде.
Безнең хисапларга күрә, Башкортстаннан шушы сугышта кимендә 819 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
#Башкортстан

😢8👍1
Русия басып алган Лисичанскидан 79 бала Татарстан аланнарында ял итә.
Моннан тыш республиканың 47 аланында әтиләре Украинадагы сугышка мобилизацияләнгән 301 бала ял итә.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Моннан тыш республиканың 47 аланында әтиләре Украинадагы сугышка мобилизацияләнгән 301 бала ял итә.
Украина Русияне берничә мәртәбә оккупациядәге җирләрдә яшәүчеләрне, шул исәптән балаларны да мәҗбүриләп Русиягә алып китүдә гаепләде. Русия хакимиятләре исә кешеләр Русиягә үз теләкләре белән чыга дип белдерә. БМО балаларны бары тик аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып кына һәм әти-әниләре ризалыгы белән генә башка урынга күчерергә ярый дип белдерде.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.#Татарстан
@azatliqradiosi
👍4🤬1
Мәскәүдә адвокат Елена Пономаревага һөҗүм иткәннәр.
Моңарчы Пономаревага мессенджерларда туганнарының, этенең, милкенең фотоларын җибәреп, янаган булганнар. Машина тәгәрмәчен тишеп, машинасына юылмый торган буяу да сипкәннәр. Мәскәү өлкәсе Адвокатлар пулатында аның артыннан күзәтеп йөргәннәр, дип саныйлар.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Моңарчы Пономаревага мессенджерларда туганнарының, этенең, милкенең фотоларын җибәреп, янаган булганнар. Машина тәгәрмәчен тишеп, машинасына юылмый торган буяу да сипкәннәр. Мәскәү өлкәсе Адвокатлар пулатында аның артыннан күзәтеп йөргәннәр, дип саныйлар.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
🤬12
Самар өлкәсендәге "Промсинтез" заводында шартлау булган.
6 кеше һәлак булган, тагын 2 кеше зыян күргән. Шартлау җиһазларны сүтү аркасында килеп чыккан дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр хезмәтләре.
"Промсинтез" шартлаткыч матдәләр җитештерә. Завод Самар өлкәсенең Чапаевски шәһәрендә урнашкан.

👍5😢2
Казанның Мәүлетов урамындагы фастфуд сатыла торган бер урынында пычак кадашканнар: бер кеше үлгән, икесе яраланган.
Казан полициясе тикшерү уздыра. Сатучы белән мөштәриләр арасында чыккан ызгышка сатучының танышы тыкшынган һәм кибет мөштәриләренә берничә тапкыр пычак белән кадап, качып киткән, диелә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Казан полициясе тикшерү уздыра. Сатучы белән мөштәриләр арасында чыккан ызгышка сатучының танышы тыкшынган һәм кибет мөштәриләренә берничә тапкыр пычак белән кадап, качып киткән, диелә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😱10🤬2
Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештыргач, гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән Илназ Галәвиев хөкем карарын шикаять иткән.
Аның җинаять эше Түбән Новгородтагы Дүртенче апелляция мәхкәмәсенә кергән. Аны 7 августта караячаклар
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Аның җинаять эше Түбән Новгородтагы Дүртенче апелляция мәхкәмәсенә кергән. Аны 7 августта караячаклар
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬5❤1💩1
10 ел элек нишләп йөргәнегезне хәтерлисезме?
2013 елның 6 июлендә Казанда XXVII Җәйге Универсиада ачылды. Әлеге уеннарда спортның 27 төрендә дөньяның 162 иленнән 11 759 спортчы ярышты.
Ачылыш тантанасы 6 июль кичендә "Казан Арена" стадионында узды. Универсиадага дип Татарстан башкаласының халыкара һава аланы төзекләндерелде, Казан метросына өч яңа станция өстәлде, шәһәр буйлап яңа юллар, спорт корылмалары ачылды.
Скандаллар да булмады түгел. Мәсәлән, башта Универсиаданы үткәрү 25 млрд сумга төшәчәк дигән булсалар, ахыр чиктә бу сумма 10 тапкырга диярлек артты — 228 млрд сум тәшкил итте.
Шулай ук, Универсиада алдыннан Казанда хуҗасыз этләрне ата башлаганнар иде. Активистлар моңа ризасызлык белдереп, "Универсиадага — бойкот!" дип протест чаралары уздырды.
Волонтёрлар арасында да ризасызлык булды. Кайберәүләре сәгатьләрчә җәйге эсседә кояш астында эшләргә мәҗбүр булсак та, су җитәрлек дәрәҗәдә бирелмәде, дип зарланды.
Ә сез Казан Универсиадасын ничек хәтерлисез?

🔥3👍1🗿1
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылачак.
Путин режимы башлаган сугышта Илнар Хатмуллин һәлак булган.
Ул 28 июньдә каты яраланган. Аның сул аягын кискәннәр, башка җәрәхәтләре дә булган. Бүген аның үлеме турында хәбәр ителде.
Илнар "Сибай" ансамбленең солисты булган. Аңа 23 яшь иде. Сугышка ул мобилизациягә эләгеп китеп барган. Февраль аенда Илнарның улы туган.
Шунысы да билгеле: Илнар белән бергә мобилизациягә "Сибай" ансамбленнән тагын 11 ир эләккән.
Безнең хисапларга күрә, Башкортстаннан шушы сугышта кимендә 820 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

😢13🎉2
❗️Русия баш прокуратурасы Норвегиянең "Human Rights House Foundation" оешмасын теләнмәгән дип атады.
Оешма сайтында әйтелгәнчә, ул "һәр кеше ирекле һәм имин рәвештә барлык кеше хокукларын куллана алган" дөнья булдыру өчен тырыша. Моның төп элементлары булып оешма хокук яклаучылар һәм көчле, бәйсез сивиль җәмгыятьне күрә.

🤡2
Бүген — җомга, "Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә — яңа сүз!
Мөштәри — бу сүзне ишеткәнегез бар идеме әле? 😉 Бу сүз башка төрки телләрдә дә актив кулланыла, мәсәлән, аны төрек телендә ишетеп була.
@azatliqradiosi
#азатлыксүзлеге

❤15👍3👏1
Казан янындагы Көек авылы халкы мәктәп төзүне сорап Марат Хөснуллинга видео яздырган
Көектәге "Алгоритм" лицеена быел 700дән артык бала укырга керә алмый калган. Ата-аналар тагын бер мәктәп төзелүен тели.
Казанда мәктәпләр җитмәү мәсьәләсен хәл итү өчен 60 миллиард сум кирәк. Бу исә шәһәрнең ике еллык бюджетына тиң.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

🤬5😢1🤡1