Төрек футболчысы Гөкдениз Карадениз "Рубин-2" такымының тренеры булачак
"Рубин-2" такымы Русиянең футбол беренчелегенең икенче лигасында уйный.
Карадениз "Рубин" такымында 2008-2018 елларда уйнаган. Татар аудиториясенә ул Биектау районында мәчет төзүе белән дә билгеле. Әлеге мәчет турында монда укып була.
@azatliqradiosi

👍14🔥1👏1🆒1
Русия МАГАТЭга Запорожье атом электр станциясе түбәләрен карарга рөхсәт бирми
Халыкара атом энергиясе агентлыгы (МАГАТЭ) миналар яки шартлаткыч матдәләр юклыгын раслау өчен Русия басып алган Запорожье атом электр станциясенә өстәмә керү рөхсәтен сораган иде, әлегә Русия хәрбиләре рөхсәт бирмәде, ди оешма җитәкчесе Рафаэль Гросси.
Бу атнада Украина һәм Русия бер-берсен Запорожье өлкәсендә урнашкан Европадагы иң зур атом электр станциясенә һөҗүм әзерләүдә гаепләгән иде.
Тулырак 👉 монда укый аласыз.

🤬4🔥1
Чаллы укытучысын сәяси тоткыннарны яклавы өчен эшеннән китәргә мәҗбүр иткәннәр
4 июньдә Чаллы мәктәбендәге математика укытучысы Алинә Абдуллина, Навальныйны һәм башка сәяси тоткыннарны яклап, ялгыз пикетка чыккан. Шуның өчен аңа ун мең сум штраф салганнар. Бу хакта "Укытучылар Альянсы" хәбәр итә.
Абдуллинаны халык каршында чара уздыру тәртибен бозуда гаепле дип тапканнар. Укытучыга прокуратура да "экстремист эшчәнлектә катнашу ярамавы" турында кисәтү белдергән. Шулай ук, аны эшеннән китәргә мәҗбүр иткәннәр диелә.

❤10🤬5
"Татарстанда бер-ике айдан бәяләр үсәчәк"
Бу атна Русия рубле аска тәгәрәде. Мәскәү биржасында евро курсы 100 сумнан артып китте. Доллар да 92 сумнан узды.
Белгечләр импорт тауарларга бәяләрнең 10-15 процентка күтәрелүен, кредит процентлары үсүен фаразлый. Аеруча автомобиль, көнкүреш техникасы һәм электроника тармагында хаклар артыр дип көтелә.
Азатлык Казан кибетләрендә бәяләрнең ничек артуы хакында сорашты.
Язманы безнең сайтта укыгыз.
VPN булмаса, монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Рубль ишелә. "Татарстанда бер-ике айдан бәяләр үсәчәк"
Белгечләр импорт тауарларга бәяләрнең 10-15 процентка күтәрелүен, кредит процентлары үсүен фаразлый. Аеруча автомобиль, көнкүреш техникасы һәм электроника тармагында хаклар артыр дип көтелә.
😢3👍2
Нәкъ 500 көн элек Русия Украинага һөҗүм итте
Сугыш дәвамында Русия тарафы кылган күпсанлы хәрби җинаятьләр турында хәбәрләр килә. Украина армиясе зур югалтулар кичерә, гади халык та нык зыян күрә, БМО кимендә 9 меңләп гади кешенең һәлак булуын, алар арасында кимендә 500 бала булуын әйтә. Биналарга, инфраструктурага зур зыян килә.
Шуның белән бергә Русия хәрбиләре дә күпләп һәлак була. Бәйсез журналистлар инде 26,8 мең хәрбинең үлемен раслый алды, бу да чын саннан күпкә кечерәк.
Бу сугыш кайчан бетәчәк? Әлегә бу сорауларга анык җавап юк. Сез ничек уйлыйсыз, хөрмәтле укучылар?

😢9
8 июль, шимбә иртәсенә төп хәбәрләр:
▪️Нидерланд премьер-министры Марк Рютте вазифасыннан китә. Аның белән бергә ил хөкүмәте тә эшен туктата.
▪️Украина президенты Владимир Зеленский Төркиядә Рәҗәп Эрдоган белән очрашты. Сөйләшүдән соң Эрдоган "Украина НАТО әгъзасы булуына лаеклы" дип белдерде.
▪️АКШ Украинага кассетлы кораллар тапшырачагын раслады. 800 миллион долларлык яңа ярдәм пакетына шулай ук Bradley һәм Stryker хәрби машиналары, Patriot белән HIMARS өчен ракетлар, Stinger һәм Javelin зенит комплекслары керәчәк.
▪️Татарстан фәннәр академиясен Рифкать Миңнеханов җитәкләргә мөмкин, дип яза "Бизнес Онлайн". Академия президентын сайлау 11 июльгә билгеләнгән.
▪️Русиядә беренче булып "ят агент" дип танылган "Монополиягә каршы Евразия ассоциациясе" исемле оешмадан бу статусны алдылар. Оешма "ят агент" булып 2013 елның 27 июнендә аталган иде.
Безне укыгыз, карагыз, сайтыбызга да керергә онытмагыз. Азатлык сезнең өчен эшли, кадерле укучыларыбыз. Бергә булыйк!

❤2👍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Нәкъ 500 көн элек Русия Украинага һөҗүм итте Сугыш дәвамында Русия тарафы кылган күпсанлы хәрби җинаятьләр турында хәбәрләр килә. Украина армиясе зур югалтулар кичерә, гади халык та нык зыян күрә, БМО кимендә 9 меңләп гади кешенең һәлак булуын, алар арасында…
❗️Сугышның 500 көне: Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 1331 кешенең гомере өзелгән
Азатлык Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Хакимият үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, чынбарлыкта үлүчеләр саны күпкә зуррак була ала.
🔎 Башкортстанда иң күп үлүчеләр нинди районнан?
🔎 Ике республикадан үлүчеләр арасында ничәсе мобилизациягә эләккән?
🔎 Путин башлаган сугыш аркасында Татарстанда ничә бала атасыз калган?
Бу һәм башка мөһим саннарны Азатлык әзерләгән язмадан укый аласыз.
VPN булмаса, 👉 монда басыгыз.

Сугышның 500 көне. Азатлык хисабы
Русиянең Украинага каршы сугыш башлаганына бүген 500 көн булды. Азатлык хисабына күрә, бу сугышта шушы 500 көндә Татарстаннан кимендә 512, Башкортстаннан кимендә 819 кеше һәлак булган. Ике республикага кимендә 1331 кеше дигән сүз.
😢9🔥1
Тәлгать Таҗетдин Украина белән Русияне бер дәүләт дип атады
Русия Үзәк диния нәзарәте рәисе Зәйнулла Рәсүлев укулары утырышында чыгыш ясап, Русия пропаганда тезисларын кабатлады. Хәзерге проблемнарда ул Европа белән Американы гаепләп чыкты.
Ул Русиянең Украинага каршы җинаятьчел сугышын кабат аклап чыкты һәм анда мөселманнарның күпләп сугышуын әйтте.
Чынлыкта Украина ягында мөселманнар кулына корал алып Ватанын саклый. Алар арасында Украинаның элекке мөфтие, Донецки татары Сәид Исмәгыйлев ихтыяри булып үз иленең гаскәренә кушылды. Ул берничә тапкыр Русия мөселманнарына мөрәҗәгать итеп сугышка барудан качарга чакырды. Ул "Кремльнең империячел амбицияләре" һәм "Путин өчен үләргә, инвалид булырга телисезме?" дигән сорау куйды.

Ул Русиянең Украинага каршы җинаятьчел сугышын аклап чыкты һәм анда мөселманнарның күпләп сугышуын әйтте.
🤡15👍3
Азатлык хисабына күрә, сугышның 500 көнендә Украинада Татарстаннан кимендә 512 кеше үлгән.
Иң күп үлүчеләр Чаллы (68) һәм Казаннан (55), аннан соң Түбән Кама (28), Бөгелмә (18), Тәтеш (17) районнары бара.
Харитада Татарстан районнарыннан күпме кеше үлеме теркәлгәнен күреп була.
Исегезгә төшерәбез, сүз Азатлык ачык чыганаклардан тапкан үлемнәр турында гына бара. Чынлыкта алар күбрәк, хакимият югалтуларның санын яшерә.
#Татарстан

😢7🔥2👍1
Башкортстан туризм үсешенә 900 миллион сум алган
Акча федераль бюджеттан бүленә диелә.
Русия Украинага сугыш башлаганнан соң чит илләр керткән чикләүләр сәбәпле илдән чит илләргә туризм кимеде. Русия хакимияте моны җирле туризмны үстерү максатыннан куллана.
2023 елда республикада туризмны финанслау 2,6 тапкырга арткан (1,2 миллиард сум).
Тулырак 👉 монда укыгыз.

🤡5
Азатлык хисабына күрә, сугышның 500 көнендә Украинада Башкортстаннан кимендә 819 кеше үлгән.
Иң күп үлүчеләр Уфадан (62), аннан соң Стәрлетамак (47), Белорет (45), Учалы (34), Әбҗәлил (22) районнары бара.
Харитада Башкортстан районнарыннан күпме кеше үлеме теркәлгәнен күреп була.
Исегезгә төшерәбез, сүз Азатлык ачык чыганаклардан тапкан үлемнәр турында гына бара. Чынлыкта алар күбрәк, хакимият югалтуларның санын яшерә.
#Башкортстан

😢6🔥1
Сугыш аркасында илдән киткән IT-белгечләре чыннан да илгә кайтамы? Азатлык Татарстаннан киткән берничә IT-белгеч белән сөйләште.
Аларның икесе чыннан да кире кайтты, моны алар төрле сәбәпләр белән аңлата. Тагын берсе Казакъстанга китеп, анда эшли, ул белгән белгечләрнең күбесе дә чит илдә кала, кайтырга җыенмый, ди ул.
Рәсемнәрдә белгечләрнең төп фикерләрен тәкъдим итәбез, язманы тулысынча монда укый аласыз.

❤3👍2
"Азовсталь"не яклаган 5 хәрби җитәкче Төркиядән Украинага кайткан
Украина президенты Владимир Зеленский моны үз телеграм каналында хәбәр иткән һәм хәрбиләрнең кайту видеосын урнаштырган.
2022 елда бу хәрбиләр Русия әсирлегеннән азат ителгән иде, ләкин килешүгә ярашлы, алар Төркиядә сугыш азагына кадәр калырга тиеш булган. Украина президенты офисы белдергәнчә, хәрбиләрнең ватаннарына кайтуы "төрек ягы белән килешүләр нәтиҗәсендә мөмкин булды".
Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков хәрбиләрнең Украинага кайтуын килешүне бозу дип атады.

Telegram
Zelenskiy / Official
Повертаємося додому з Туреччини й повертаємо додому наших героїв.
Українські воїни Денис Прокопенко, Святослав Паламар, Сергій Волинський, Олег Хоменко, Денис Шлега нарешті будуть із рідними.
Слава Україні!
——
We are returning home from Türkiye and bringing…

👍10😁1
Азатлыкның Әйдә! Online проекты бу атна иң популяр татар исемнәрен барлады (әлегә ирләр исемнәрен). Киң аудиториягә аларның мәгънәләре дә тәкъдим ителде.
Ә сез бу исемнәрнең мәгънәләрен беләсезме? Кереп, үзегезне тикшереп алыгыз әле 😉
Үз исемегезнең нәрсә аңлатканын да комментларда языгызчы, барыбызга да кызык булыр!
👉 https://www.azatliq.org/a/32490283.html
(сылтама ачылмаса, монда басыгыз)

Значения самых популярных мужских татарских имён
Знаете ли вы значения татарских имён? Мы собрали самые популярные мужские имена и выясняли их значение. Поделитесь материалом с друзьями!
👍9❤3🔥1