Казан үзәгендә җәяүлеләр өчен тагын бер урам барлыкка киләчәк.
Ульянов-Ленин һәм Тихомирнов урамнары киселешендә баскычлар куелачак, өч манзара мәйданчыгы төзеләчәк, "Беренче тау" мәгълүмат стенды һәм мемориаль экспозиция ачылачак.
Казаннар, бу якларда булгалыйсызмы?
#Татарстан
@azatliqradiosi

❤7
⚡️Хокук яклаучылар янә Ульян өлкәсенең Мәләкәс төрмәсендә мөселман тоткыннарны мәсхәрәләүләрен җиткерә.
“Колониядә азан әйтелгәндә, комачаулау өчен җыр кушалар. Коръән аятьләре, догалар язылган кәгазьләребезне тартып алалар. Төрмә хезмәткәрләре безне нигезсез мәсхәрәли, террорчылар, экстремистлар дип атый, милләтебез ягыннан да мыскыллый. Безне үзебезгә кул салу дәрәҗәсенә җиткерәләр”, ди тоткыннар.
Шулай ук, төрмәдә эшләүчеләр мөселман тоткыннар ашаудан баш тартсын өчен, аларның ризыгына дуңгыз ите өсти, диелә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

🤬13👍1
Хәерле иртә, дуслар! Бүген - атнакич. Азатлык эшен дәвам иттерә һәм бу сәгатькә мөһим булган хәбәрләр белән танышырга тәкъдим итә.
🔸Мәскәүдә бүген төнлә тагын ике дрон бәреп төшерелгән. Мэр Сергей Собянин әйтүенчә, аның беренчесе Калуга өлкәсендә юк ителгән. "Внуково" белән "Домодедово" һава аланнарында очкычларны бер ара ни кабул итмәгәннәр, ни озата алмаганнар. Собянин дроннар һөҗүме турында ике төн рәттән хәбәр итә.
🔸Русия Саклану министрлыгы да Акъярга дроннар һөҗүмен юк итү турында хисап тотты. Икесе бәреп төшерелгән, тугызын радиоэлектр чаралары белән Кара диңгезгә батыра алганнар.
🔸Запорожьены утта тоту аркасында 9 кеше, шул исәптән бер бала зыян күргән.
🔸Норвегия футболчысы Матиас Норманн драннарның һөҗүменең ешаую сәбәпле Русиядән киткән. Ул "Москва Сити"га якын яшәгән диләр. Спортчы "Динамо" такымы белән килешүне бер яклы өзгән.
🔸Эквадорда президентлыкка намзәт булган кешене атып үтергәннәр. Бу хәл сайлаучылар белән очрашканнан соң булган, 8 кеше яраланган.
🔸Сергиев Посадтта булган шартлау аркасында хәбәрсез югалучылар саны 12 кешегә җитте. Һәлак булучылар саны - 1 кеше.
🔸Германия Украинага К Patriot зенит-ракет комплексын һәм берничә төрле җирдә йөри ала торган машина бүлеп бирәчәк.
🔸Благовещен шәһәрендә бер кешене ике айга кулга алганнар. ФСБ аны Украина гаскәрләренә китәргә тели дип белдерде.
🔸Татарстанның 8 районында күпләп бал кортларының үлеме теркәлгән. Теләче, Спасс, Лаеш, Питрәч, Зәй, Бөгелмә, Чирмешән, Чистай районнарында бу очраклар тикшерелә.
🔸"Башкортстан" тыюлыгында ак төстәге аю баласы барлыкка килгән. Аңа ике яшь, әмма йоны аксыл төстә, "альбинос" аюны Умка дип атаганнар.
Бу сәгатькә шулар. Без сезнең өчен тырышабыз. Язмаларабыз кызык, файдалы, актуаль булсын өчен сез дә ярдәм итә аласыз. Мәсәлән, темалар тәкъдим итә аласыз яки Азатлык язмаларын укый алмаган яки хәбәрдар булмаган кешеләргә җиткерә аласыз. Ул гына түгел, лайк кую да күңелне күтәрә!

👍4
⚡️Русиянең Баш прокуратура Conflict Intelligence Team-ны "теләнмәгән" оешма дип атады. Алар ачык мәгълүматларга таянып, Украинадагы сугыш турында мәгълүмат туплау эше белән шөгыльләнә.
🤬5
Башкортстанда Украинага сугышка китәр өчен тагын бер Салават Юлаев исемендәге батальон төзиячәкләр. Бу - Салават Юлаев исемендә икенче батальон. Ә ел ярым вакыт арасында Башкортстанда мотоукчы полк, дистәдән артык хәрби төркем төзелде.
Һәм бу сугыштан республикага табутлар да кайтуы туктамый. Безнең исәпләүләргә караганда, Башкортстанга 865 ир кайтарылып җирләнгән.
Бу батальонга кемнәр алыначак? Хәбәр монда. Ачылмаса, монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Башкортстанда Украинадагы сугышка җибәрергә Салават Юлаев исемендәге икенче батальон төзиячәкләр
Анда 55 яшькә кадәр ирләрне алачаклары әйтелә.
💩11
Украинадагы сугыш 533 көн дәвам итә һәм менә аның кайтавазы:
🔺9 млн кеше Украинадан киткән.
🔺6 млн кешедән артык чит илләрдә.
🔺2 млн кеше туган якларына кайтырга хыяллана.
Тагын күбрәк саннар монда. Ачылмаса, менә тагын сылтама.

😢9
Төмәндә кинотеатрда "Барби" киносының пират версиясен күрсәтә башлаганнар.
"Барби" - соңгы айларда иң популяр булган кинофильм, прокатка чыгуының ике атнасында 1 млрд доллар керемгә ия булды. Сугыш башлану белән чит ил кинолары Русиядә күрсәтелми, бу чикләүләр белән бәйле. Кинотреатрлар авыр хәлдә калды, алар ничек акча җыярга дип баш вата һәм менә шундый хәрәмләшү юлына баскан очраклары теркәлә.
Сез Һолливуд киноларын, премьераларын ничек карыйсыз? Әллә бу хәл сезне гомумән борчыймы?

🤡5
📍Бүгенге Азатлыктагы көн темасы күпләргә кызык булыр, чөнки ул бәхәсле. Кем ул хатын-кыз: гаилә учагын саклаучы гынамы, әллә җәмгыятьтәге актив кешеме, карьера ясаучымы?
Русиядәге демография кризисы күптәннән сузыла, ә сугыш башлану белән бу мәсьәлә тагын да катлаулана бара. Бала тудыру хисабына кешеләр санын арттыру турында хыяллана түрәләр һәм бу вазифаны хатын-кызларга йөклиләр.
"Безнең җәмгыятьтә хатын-кызлар башта белем алырга, карьерасын үстерергә, матди милеккә ия булырга, аннары гына бала тудыру турында уйларга тиеш дигән тискәре караш җәелде. Кызларны ана булырга әзерләүне мәктәптә үк башлау хәерлерәк"
👆Бу - сәламәтлек министры Михаил Мурашко фикере.
👇Ә бусы - Татарстанның имамы Рафис Сәйфуллин фикере.
"Карьера турында кайгыртучылар 30 яшькә кадәр кияүгә чыкмыйча бала тапмаска да мөмкин. Дәүләт борчыла — бала аз туа дип саный. Әмма бала нинди гаиләдә туа, шул мөһимрәк бит. Яшьли килеш, белемсез, акчасыз, тәҗрибәсез кеше гаилә кора икән, балаларны карый алырмы, куәте булырмы? 25-30 яшьлекләр бала табып тәрбияләве дөресрәк минемчә, чөнки акыл кергән, төпле фикер йөртә белә, азмы-күпме акча эшләргә өйрәнгән. Баланы бакчага да йөртергә, өстәмә түгәрәкләрдә белем эстәргә дә мөмкинлек таба ала. Шуңа башта карьерасын кайгырткан хатыннарны хупларга гына кирәк.
Бүгенге заман хатын-кызларына карыйм да сокланам: күбесе дөрес тукланырга тырыша, үзен карый, сәламәт тормыш алып бара, спорт белән шөгыльләнә, аннары медицина да бит бер урында тормый, ул үсештә, димәк 40та да, 45тә дә бала табам дигән хатын-кызлар менә дигән балалар тудыра ала. Тизрәк, яшь чакта бала табам дигәнне аңлап бетермим. Мин үзем дә кыз бала тәрбиялим. 18 яшьтә кияүгә чагам дисә, каршы килмәсмен, әмма шарт куячакмын — ул белем алырга, нинди дә булса һөнәргә ия булырга тиеш".
Мәкаләдә бала тудыру, бала төшертү темасы да күтәрелде, чөнки дәүләт аны да үз контроленә алмакчы.
Ничә бала, кайчан тудырырга, бала төшертү мәсьәләсе ничек хәл ителергә тиеш - бу кем карамагындагы сораулар? Сез ничек уйлыйсыз, языгыз әле.
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

Бала төшертү: кешенең шәхси эшеме, әллә дәүләтнекеме?
Русия хакимияте демография хәленең мөшкел икәнен аңлый һәм аны хәл итү өчен төрле чаралар күрергә тырыша. Әмма күп очракта бу проблемны хатын-кызлар җилкәсенә сала. Мәсәлән, бала төшертү турында яңа кануннар чыгара. Бала төшертүне пропагандалау да хәзер җинаятькә…
👍1
Русиядә быел 26 мең тоткынны мәҗбүри эшләргә җәлеп иткәннәр.
Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) әйтүләренчә, тоткыннар төзелештә, машина төзелешендә, авыл хуҗалыгында һәм торак-коммуналь хуҗалыкта, химия сәнәгатендә, җиңел сәнәгатьтә, азык-төлек һәм җиһазлар җитештерү оешмаларында, агач эшкәртүдә, файдалы казылмалар чыгаруда эшләгән. Аларны барлыгы 1700 оешмада эшләткәннәр. 2023 елның октябреннән шәхси эшмәкәрләр дә тоткыннар хезмәтеннән файдалана алачак диелә.
🔸Узган ел "Ростех"ка керүче "Уралвагонзавод"ның 250 тоткынны эшкә алачагы хәбәр ителде, алар эшче белгечлекләргә алыначак дип фаразланды. Моңарчы тоткыннарны эшкә алырга әзер булулары турында "КамАЗ" белән "АвтоВАЗ" да белдергән иде. Әмма яшерен җитештерүләрдә тоткыннарны эшләтү мөмкин түгел диярлек, шулай ук бу аларны белгечлеккә алдан әзерләүне һәм эш җирендә сакчылар булуны таләп итә. Шуңа күрә моңарчы бу тәҗрибәләр барып чыкмады.
🔸Күптән түгел Ozon-ның тоткыннарга Казандагы келәтләрендә эш тәкъдим итәчәге хәбәр ителде.
🔸Мәҗбүри эшләргә зур булмаган авырлыктагы җинаять кылучылар җәлеп ителә. Авыррак җинаять кылучыларга исә былтыр башка төрле мөмкинлек бар иде – алар “Вагнер” хосусый хәрби ширкәте белән Украинага каршы сугышырга китә алды. Быел исә тоткыннарны сугышка саклану министрлыгы җибәрә башлавы хәбәр ителде.
Хәбәр ачылмаса, бу сылтамадан файдаланыгыз.

👍3
Бүген сезгә 1994 елның 3 августында Башкортстан белән федераль үзәк арасында беренче Шартнамә имзалану вакыйгасын искә төшерәбез. Ул Путин режимы вакытында гамәлдән чыгарылды. Аның хакта яздык, укымаган булсагыз, менә рәсемнәр ясалды.
Бүген, яңа шартларда, Русиянең Украинага каршы сугышы барганда, яңа килешү төзелсә, ул нинди булачак? Белгечләрнең кайсысы белән килешәсез яки килешмисез?

👍2
Пермьдә тоткыннар үз акчаларына колониядә сипләү эшләре башкарырга мәҗбүр итүләренә зарланган.
Аларга колония җитәкчеләре колония өчен көнкүреш техникасы алырга кушкан, акча да каерган диелә. Пермь краендагы 37нче төзәтү колониясе җитәкчесе урынбасары Андрей Шваревка каршы “вазифаи вәкаләтләрен арттыру” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Пермь колониясендә тоткыннар үзләреннән акча каерулары турында зарланганнан соң, җинаять эше ачылган
Биредәге тоткыннар үз акчаларына колониядә сипләү эшләре башкарырга мәҗбүр итүләренә зарланган. Аларга колония җитәкчеләре колония өчен көнкүреш техникасы алырга кушкан, акча да каерган диелә.
Татарстанның Теләче, Спас, Лаеш, Питрәч, Зәй, Бөгелмә, Чирмешән һәм Чистай районнарында күпләп бал кортлары үлгән.
Бу хакта Татарстан умартачылары оешмасы әгъзасы Алексей Андреев Азатлыкка белдерде.
Якынча өч мең бал корты үлгән булуы ихтимал.
Соңгы елларда Татарстанда бал кортларының күпләп үлү очраклары булды. Умартачылар моңарда рапс басуларын эшкәрткән җирле агрохолдинглардан шикләнде.

Татарстанның сигез районында бал кортлары үлгән
Якынча 117 умарталыкка зыян килгән.
🤬9👍1😱1
Башкортстанда хәрби-патриотик туризмны үстерергә ниятлиләр.
Алай гына да түгел, республика туризмын үстергәндә моны иң әһәмиятле юнәлешләрнең берсе итәргә кирәк дип тә саныйлар. Имеш бу республикага туристлар агымын арттырачак икән.
Сез бу хакта ни уйлыйсыз?
@azatliqradiosi
Алай гына да түгел, республика туризмын үстергәндә моны иң әһәмиятле юнәлешләрнең берсе итәргә кирәк дип тә саныйлар. Имеш бу республикага туристлар агымын арттырачак икән.
Сез бу хакта ни уйлыйсыз?
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Башкортстанда хәрби-патриотик туризмны үстерергә тәкъдим итәләр
Моны республика парламентының ЛДПР фракциясе җитәкчесе Вячеслав Рябов тәкъдим итә.
🤮11😁3🤡3