Татарстанда бал кортлары күпләп үлә. "Умартачылар курка, дәшми"
Бал кортлары үлеме һәм умартачыларның агу сиптерүчеләргә каршы көрәше турында мәкаләне карточкаларда әзерләдек. Тулы текстны сайтта укырга була.

🤬4👍3😢2
Татарстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.
Путин режимы башлаган сугышта Актаныштан Илнур Кәрамов үтерелгән.
Илнур Актанышта туып үскән. Соңгы вакытта "Наратлы" хуҗалыгында оператор булып эшләгән. Быелның июнь аенда Украинадагы сугышка үзе теләп киткән.
Кичә аны Актаныш районы Чирү авылында җирләделәр. Илнурга 45 яшь иде. Аның 3 баласы калган.
Безнең хисапларга күрә, Татарстаннан шушы сугышта кимендә 566 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
#Татарстан
@azatliqradiosi

😢3🎉2💩2👍1👎1🕊1
Мински прокуратурасы Дунин-Марцинкевичның ике шигырен экстремистик дип тапкан.
Дунин-Марцинкевич — беларус драматургиясе классигы, XIX гасырда яшәгән.
Экстремистик дип табылган шигырьләр — "Плывуць вятры" һәм "Гутарка старога дзеда". Бу шигырьләрне автор Кастусь Калиновский күтәрелеше вакытында иҗат иткән.
Хәзерге вакытта Винцент Дунин–Марцинкевичның әсәрләре Беларус мәктәпләрендә өйрәтелә, аның пьесалары театрда да куела.
Тукайның яисә Исхакыйның кайбер әсәрләрен экстремистик дип тануларын күз алдына китерә аласызмы? Бу мөмкин дип уйлыйсызмы?

👍3🤮1
Казакъстан "Царьград" телеканалын блоклаган.
Русиянең әлеге каналын блоклау турында карарны илнең мәгълүмат һәм җәмәгать үсеше министрлыгы кабул иткән. Сәбәбе — "экстремизмны пропагандалау".
31 майда канал Казакъстан хакимиятләреннән берьюлы өч кисәтү алган. Кисәтүләр каналда чыккан "Казакъ милләтчеләре Җиңү көне алдыннан урыс хатын-кызларын террорлый", "Казакъстаннан урысларны куган мамбет камерага карап гафу үтенгән" һәм "Казакъстан урысларын тезләндерергә тырышалармы?" дигән материалларга кагыла.
"Царьград" телеканалы Мәскәүдән, 2015 елдан бирле эшли. Аны консерватив, правослау һәм урыс милләтчеләренең идеяләрен хуплаучы канал буларак тасвирларга мөмкин.

👍17👏3🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Тумышы белән Түбән Камадан булган математик Азат Мифтахов утырган колониядәге комиссия аны усалларча тәртип бозучы дип бәяләгән һәм кырыс шартлы бүлеккә күчергән. Бу хакта Мифтаховка ярдәм итү телеграм каналы яза. Мифтаховка теләктәшлек төркеме бу карарның…
Сәяси тоткын Азат Мифтахов Русиянең террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелгән.
Шунысы кызык: Мифтахов хөкем ителгән "Хулиганлык" маддәсе нигезендә мондый карар чыгарыла алмый. Шулай да, февраль аенда берничә чыганак Мифтаховка каршы "Сеть" оешмасы белән бәйле яңа җинаять эше ачылырга мөмкин дип хәбәр иткән иде.
▪️Азат Мифтахов — математик, Мәскәү дәүләт университеты аспиранты. Тумышы белән Түбән Камадан, татар язучысы Фәнзаман Батталның оныгы. Ул 2019 елда Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда Балашиха шәһәрендәге "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде. Мәхкәмә Мифтаховны 6 елга ирегеннән мәхрүм итте. Ул быел сентябрьдә иреккә чыгарга тиеш. Аңа 30 яшь.
▪️"Сеть" оешмасы эше — Мәскәү, Петербур, Пенза, Омски һәм Беларус шәһәрләрендә оешкан анархистлар һәм антифашистлар оешмасына карата ачылган җинаять эше. Русиядә "Сеть" террорчы оешма итеп танылган.

🤬10👍1🤯1
Татарстанда автобус хуҗалары Путиннан җәмәгать транспортын яңартуны һәм субсидия арттыруны сорый.
Алар ТР хөкүмәтен җитәрлек күләмдә финанс ярдәм күрсәтмәвенә зарлана.
“Хәзер Казанда 263 автобусны яңартырга кирәк. 10 елдан артык йөргән автобусларның вакыты чыкты. Татарстан транспорт министрлыгы ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Ярдәмне көтәбез”, ди алар.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

👍3🤷♂1
Русиядә "беренче Русия смартфоны" тәкъдим ителде.
Тик шунысы бар: ул — Кытайныкы белән бер. 😁 Ә үзе 3 тапкыр кыйбат!
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Тик шунысы бар: ул — Кытайныкы белән бер. 😁 Ә үзе 3 тапкыр кыйбат!
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
😁16👎2💩2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
YouTube дөреслеккә туры килмәгән медицина мәгълүматларын тараткан видеоларны сөртеп барачак — беренче очракта сүз онкологик чирләр турында бара. Яңа кагыйдәләр ширкәтнең блогында чыккан. Аларда "YouTube медицинаның үсеш алуын һәм медицина киңәшләренең үзгәрә…
Азатлыкның да YouTube-каналы бар.
Анда менә мондый сораштырулар да чыга.
Керегез, карагыз, тавыш бирегез, язылыгыз! 😊
👉 https://www.youtube.com/@azatliq

❤3🔥2
Азатлыкка — 70! 🎙
"Азатлык архивы" сәхифәсен дәвам итәбез.
Бүген 2004 елның 31 октябрендә чыккан кызыклы аудиоязма тәкъдим итәбез. Ул вакытта Русия конституция мәхкәмәсендә татарларның үз әлифбасын сайлау хокукы бармы дигән мәсьәлә каралган иде. Белгәнебезчә, мәхкәмә Русия халыкларына үз әлифбаларын сайлауны тыйды.
Ул вакытта чыккан "Фән" тапшыруында татар теленең латин әлифбасына күчү турында төрле кызыклы фикерләр яңгырый. Тыңлап алыйк!
#азатлыкка70 #архив

❤8🔥3👍1
Мәскәү үзәгендә янә дрон төшкән
Шәһәр мэры Сергей Собянин белдергәнчә, Русия хәрбиләре аны бәреп төшергән. Дрон Экспоцентр тирәсендә төшкән. Бина зур зыян күрмәгән, яраланучылар юк, дип белдерде мэр.
Русия саклану министрлыгы һөҗүмдә Украинаны гаепләде. Украина рәсмиләре, гадәттә, бу һөҗүмнәрне башкаруын танымый.
Вакыйга булган җирдә төтен күренә. Baza язуынча, Экспоцентрның сигезенче залында түбә ишелде.
Мәскәүнең 4 һава аланында очышларны вакытлыча чикләделәр. 4:30 тирәсендә чикләүләр кире кагылды.
Мондый һөҗүмнәр Русиянең Украинага каршы башлаган сугышның нәтиҗәсе булып тора. Бу сугыш 541 көн дәвам итә.

Telegram
Mash
Момент взрыва беспилотника в Москва-Сити. Позже его обломки найдут рядом с восьмым павильоном Экспоцентра.
😋 Подписывайся на Mash
😋 Подписывайся на Mash
👍9❤1🔥1🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәскәү үзәгендә янә дрон төшкән Шәһәр мэры Сергей Собянин белдергәнчә, Русия хәрбиләре аны бәреп төшергән. Дрон Экспоцентр тирәсендә төшкән. Бина зур зыян күрмәгән, яраланучылар юк, дип белдерде мэр. Русия саклану министрлыгы һөҗүмдә Украинаны гаепләде.…
18 август иртәсенә башка төп хәбәрләр:
◾️ Русия рәсмиләре дроннарның һөҗүме Белгород өлкәсендә дә булган дип хәбәр итә.
◾️ АКШ Дания белән Нидерландка F-16 һөҗүм очкычларын Украинага бирергә рөхсәт иткән - Reuters. Бу украин пилотларын өйрәтү тәмамланганнан соң булырга мөмкин диелә.
◾️ Төркия Мәскәүдән Кара диңгездә вазгыятьне катлауландырмаска өндәде. Моңарчы Русия хәрбиләре төрек корабын туктаткан иде.
◾️ Татарстанда туристик җыем кертелсә, бу елына республика бюджетына 200 млн сумнан артык акча китерә алачак - Татарстан туризм дәүләт комитеты. Бу җыемны кертү өчен республика кануннарына үзгәреш кертү кирәк.
◾️ Казанда кытай һәм корея телләре репетиторларына ихтыяҗ арткан. Кытай теле укытучыларына ихтыяҗ 42%-ка үскән, ди Авито игъланнар сайтының матбугат хезмәте.
Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз, бергә булыйк!

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍6❤1🔥1
Куштау вакыйгаларына өч ел: битарафлык сизелә
2020 елның августында Башкортстанда Куштауны яклаучылар белән хакимият көчләре арасында бәрелешләр булды. Сирәк күренешләрнең берсе буларак, активистлар җиңә алды, Куштауны саклап калды.
Бүген шиханнарның хәле ничек? Аның янында урнашкан авыл кешеләренең тормышлары шушы өч ел эчендә үзгәргәнме? Азатлык Куштау тирәсендә яшәүчеләр, тауны саклауда актив катнашкан кешеләр белән сөйләште. Алар шиханнар бүген дә яклауга мохтаҗ дип саный.
"Башкортлар гына түгел, бөтен милләт кушылды бит тауны якларга, шул ягы куанычлы. Көчле яшьләр, активистлар көчле Башкортстан өчен янып торалар", ди алар.
Азатлыкның көн язмасын 👉 монда укыгыз.
Сылтама ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Куштау вакыйгаларына өч ел: битарафлык сизелә
Куштау тирәсендә яшәүчеләр бүген дә шиханнар яклауга мохтаҗ дип саный. Туризмны үстерергә теләгәндә дә бик сак булырга кирәк диләр. Куштау көрәше күпләрнең тормышын үзгәрткән.
❤7👍1
📍Төркия Русиягә Кара диңгездә корабны туктатуга бәйле кисәтү ясаган
Мондый гамәлләр Кара диңгездә экскалациягә китерә, дип саный Төркия рәсмиләре.
13 август көнне Русия патруль корабы Украинаның Измаил портына юл тоткан көймәне күргән. Аны туктату өчен Русия корабы "кисәтү" утын ачкан, шуннан соң Русия хәрбиләре көймәгә кереп, аны тикшергән.
Көймә Палау байрагында булса да, аның хуҗасы һәм хезмәткәрләре Төркия ватандашлары булган.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

👍6🤷♂1
📍Украинадагы сугышка барырга теләмәгән русиялене 2,5 елга хөкем иттеләр
Аны мобилизация вакытында җитәкче әмерен үтәмәү маддәсе нигезендә хөкем иттеләр. Мәхкәмә мәгълүматына күрә, 2023 елның февралендә хәрби ныгытмада булган Дмитрий Огиенко фронтка барудан баш тарткан.
Sota язуынча, аның кимендә өч баласы бар. Ул 1983 елгы диелә.
Бу хакта күбрәк 👉 монда укый аласыз.

🤬6👍2
Әстерханга Явыз Иван бюсты китертелгән. Хәзер ул шәһәрнең тарихи үзәгендә, Совет урамында урнашкан йорт ишегалдында тора.
Моннан тыш Татар бистәсе янында Невский исемендәге зур чиркәү төзелеше башланган.
Азатлык бу хакта язма әзерләгән иде. Аны тулысынча укырга вакытыгыз булмаса, төп фикерләрне тәкъдим итәбез.

🤬16🤮6