Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
25 августта Камал театры “Ситса туй” спектакле премьерасы белән сезонны ачып җибәрде.

Премьерада тамаша залы, өстәмә куелган урындыклар, хәтта сәхнә буендагы баскычлар да тамашачы белән тулды.

Спектакль дүрт парның туе, Венера Ганиеваның “Туй күлмәге” җырына булган гомуми бию белән башланып китә.

Туйдан соң төгәл бер ел узган — ситса туй көне җиткән. Шулай ук, бер-бер артлы, парларның тормыш-көнкүреше сурәтләнә. Һәр парның үз низагы формалашып җиткән. Аларда һәр гаилә үз тарихын табарга мөмкин.

🏠Нияз (Эмиль Талипов) белән Хәния (Алинә Мөдәррисова) пары очрагында полициядә эшләүче Нияз туй көне булуын оныткан — сыңар чәчәк тә алып кайтмаган. Кредиты түләнмәгән, әмма үзенә кармак алып кайткан. Гаиләдә хатынга акча җитмәве ачыклангач, ир хатынга да эшкә чыгарга тәкъдим итә. Гаугадан соң, ир үзалдына сорау куя: “Нәрсәгә өйләнергә иде инде?”

🏠Рамилә (Гүзәл Гюльвердиева) белән Дилүс (Раил Шәмсуаров) гаиләсендә акча да, бүләкләр дә бар, ир ситса туйны да онытмаган, ресторанда бәйрәм иткәннәр, әмма өйдә утыручы хатынга игътибар җитми. Ир өйдә булганда, буш вакытында уңышлы кешеләр турында роликлар карый, хатынының үзенә ни өчен үпкәләвен аңламый.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤7👍1🔥1🗿1
👆“Ситса туй” спектакленнән фотосурәтләрне дә карап китик.

Әлеге тамаша өч көн рәттән куела, әмма билетлар сатылып беткән.

@azatliqradiosi
👍7🗿1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Казанда активист Зөлфия Ситдыйкова тоткарланган. Бу хакта "Республикасы" телеграм каналы хәбәр итә. Аны подъездыннан чыгып барганда тоткарлаганнар. Полиция хезмәткәрләре тоткарлау сәбәпләрен әйтмәгән. Хәзер Ситдыйкованы "Япеево" полиция бүлегенә алып…
45 яшьлек Казан активисты Зөлфия Ситдыйкованы төнлә полиция бүлекчәсендә калдырганнар.

Аңа административ хокук бозулар кодексының 20.2.2 маддәсе, 2 өлеше, ягъни җәмәгать урыннарында урам җыены оештыру яки уздыру тәртибен бозу нигезендә эш ачканнар.

"Ни өчен икәне безгә билгесез" дип яза "Республикасы" телеграм каналы.

Ситдыйкова кичә тоткарланды. Башта аның янына адвокатны кертми торганнар.

2022 елдан башлап Ситдыйкова даими рәвештә полиция тарафыннан эзәрлекләнә.

@azatliqradiosi
🤬3
Русия башлаган Украина сугышында Башкортстаннан тагын мәетләр кайтарылган

▪️Иван Желтов
Архангельски авылыннан

▪️ Илдүс Аллабердин
42 яшь, Ишембай районы Колгона авылыннан.
"Вагнер"чы

▪️Ринат Исламов,
45 яшь, Караидел районы Абыз авылыннан.
Өч кечкенә баласы калган

▪️Василий Колобов
Балакатай авылыннан,

▪️Артур Халиков,
33 яшь, Стәрлетамактан.
"Вагнер"чы.

Бүгенге көндә Украинадагы сугышта Башкортстаннан ким дигәндә 872 кеше һәлак булган. Бу рәсми саннар гына, чынлыкта алар күбрәк була ала.

Бүген сугышның 549нчы көне.

@azatliqradiosi
😢5👍2
Русия армиясе Харьков өлкәсе Купянски районына һөҗүм иткән. Ике кеше һәлак булган.

Харьков өлкәсе хәрби идарәсе башлыгы Олег Синегубов хәбәр итүенчә, тагын бер кеше яраланган. Һөҗүм Подолы бистәсендәге җирле халык утырган кафега ясалган.

@azatliqradiosi
🤬1
1993-1996 елларда Русия президенты хакимияте җитәкчесе булган Сергей Филатов вафат.

Аңа 87 яшь булган.

Сергей Филатов 1990-нчы еллар башында Борис Ельцин белән РСФСРның югары советында эшләде. 1991нче елның августында фетнә вакытында ул Ак йортны саклау депутатлар штабы белән җитәкчелек итте.

Азатлыкка элек биргән бер интервьюсында мәрхүмә җырчы Хәмдүнә Тимергалиева мөстәкыйльлек өчен көрәшкән чорда Филатовның Казанга килүе турында сөйләгән иде.

— Ул елларда Казанга Сергей Шахрай белән Сергей Филатов килгәндә мин парламент бинасы алдында йөрдем, "Җомга"ны җырлап. Аягымдагы оекларыма хәтле тишелеп бетте кичкә хәтле. Иртән сәгать алтыда барган идек, төнге сәгать бердә кайттык. Бигрәк каты исемдә калган Вафирә Гыйззәтуллина. Филатов авызы янында бармак болгап торды. Без үзебезнең президентыбызны беркемгә дә бирмибез дип. Миңтимер Шәймиев иде ул вакытта. Үзебез хәл итәрбез, дөнья болгатып йөрмәгез, кайтып китегез Мәскәүгә дип Вафирә Филатовларны куды. Кертмәделәр Ак йортка берсен дә. Бөтен артистлар иде анда, Рөстәм Вәлиев бер почмакта гармун уйный, бер почмакта Зөһрә Шәрифуллина җырлый, бер почмакта мин җырлыйм, бер почмакта Рабит Батулла рупор белән йөри. Кертмәделәр Мәскәүдән килгән кешене.

Тулырак 👉монда укый аласыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤8👍2🔥1🕊1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
👆Җырчы Хәмдүнә Тимергалиева белән интервьюдан өзекне монда карый аласыз.

@azatliqradiosi
❤8🔥1
25 август төнлә кырымтатарлар күпләп яшәгән Акмәчет-Алушта юлындагы Ангара (Перевальное) авылында дроннар һөҗүме булган.

126нчы хәрби бригада янында үз йортлары белән яшәгән кырымтатарлар шартлаулар булуын раслый.

"Шартлаулар көчле булды, балалар да, үзебез дә курыктык. Минемчә дроннар дингез ягыннан Алушта шәһәре тарафыннан очып килделәр”, диде исемен әйтмәүне үтенгән бер кырымтатар.

Шулай ук ул һөҗүмнәрдән саклану өчен, Русия хәрби бригадасындагы гаскәриләрнең казармалардан чыгып, авылның мөселман зираты янында чатырларда яши башлавын да әйтте.

@azatliqradiosi
🤬3❤1
Акмәчеттә "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган мөселманнарга теләктәшлек белдерү өчен мәхкәмә утырышына килгән 23 кырымтатар тоткарланган.

Соңрак хәрби комиссар аларга повестка бирергә тырышкан, әмма кырымтатарлар алмаган.

Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда.

@azatliqradiosi
🤬8👍2❤1