Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
25 август кичендә Украинаның Житомир өлкәсендә ике L-39 күнегүләр очкычы бәрелешкән.

Казада өч пилот үлгән. Бу хакта Украина һава көчләре хәбәр итте.

Һәлак булучыларның берсе "Джус" кушаматлы Андрей Пилщиков. Ул Русия Украинада сугыш башлаганнан бирле, илне яклауда актив катнашып килде.

@azatliqradiosi
😢9🕊2👍1💔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 27 август, якшәмбе, әлеге вакытка булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸26 августта Мәскәүдә режиссер Глеб Панфилов вафат булган. Аңа 90 яшь иде.

🔸Бухарест шәһәреннән (Румыния) ерак түгел газ ягулыгы станциясендә шартлау булган, янгын чыккан. Бер кеше һәлак булган, 46 кеше зыян күргән. Тән җәрәхәтләре алучыларның 28е - янгын сүндерүчеләр.

🔸Курскида дрон күп фатирлы торак йортка эләккән дип хәбәр итте губернатор Роман Старовойт. Зыян күрүчеләр юк диелә.

🔸Белгород өлкәсе Щетиновка авылына һөҗүм нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган дип белдерде өлкә губернаторы Вячеслав Гладков. Аның сүзләренчә, ВСУ дроннан шартлаткыч ташлаган.

🔸Европа шурасының тышкы сәясәт эшләре хезмәте башлыгы Жозеп Боррель белдерүенчә, 2022 елда санкцияләр аркасында Европа берлегенә Русия импорты 60% кимегән.

🔸Binance криптобиржасы 26 августтан Binance P2P хезмәте аша (ягъни кешедән кешегә) русияләргә рубльдән тыш башка валюталар белән сату итүне тыйган.

Әлегә шулар, ялларда да Азатлык белән калыгыз!
🔥3❤1👍1
"Печән базары"на — 10 ел: хәләл һот-дог 300 сум тора, Татарстан байраклары күренмәде

"Печән базары" елдан-ел камилләшә, чаралар масштабы киңәя. 26 августта Казанның Кабан күле буенда узган быелгы бәйрәмнең дә програмы бай иде. Азатлык бу юлы бәяләргә игътибар итте.

🔺Милли бизәкле күн букчалар — 5-10 мең сумнан, чигешле спорт костюмнары — 4900-6900 сумнан, алкалар, материалына карап — 1500-7000 сумнан, милли орнаментлы яулыклар 900-1500 сумнан сатылды.

🔺Үз аягыңа, заказ белән, милли чигешле күн чүәкләрне — 4500-5000 сумга, лоферларны — 7500 сумга, итекләрне 25-35 мең сумга тектерергә мөмкин.

🔺Хәләл һот-догларның берсе 300 сум тора.

🔺Татарча шоперларны күп кеше яратып алды, аларны 900-1000 сумга саттылар.

🔺Милли бизәкле футболкалар 1500-2000 сум тора. Татарстан гербы төшерелгән "Алга" брендлы футболкалар 1000 сумнан сатылды.

Бәйрәмнәр фотогалереяне Азатлык сайтында карагыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.
❤6🔥4
Парижда 1 сентябрьдән самокатларны алып бетерәчәкләр

Мондый карарны шәһәр халкы референдумда кабул иткән. Тавыш бирүдә катнашкан халыкның 89 проценты Париждагы самокатларга каршы булган. Самокат прокаты белән шөгыльләнгән ширкәтләр хәзер электр велосипедлары тәкъдим итәчәк.

Парижда әлеге вакытта 15 меңләп самокат бар диелә, алар теләсә кайда аунап яту сәбәпле, шәһәр халкына комачаулый. Шулай ук алар йөртүчеләр өчен дә, җәяүлеләр өчен дә куркыныч диелә.

Казандагы самокатлар сезнең ачуны китермиме? Әллә бик уңайлы әйбер дип саныйсызмы?
👍8🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Кичә кич, бүген Русиядә, дөньяда төп тема - ул Евгений Пригожин утырган очкычның килеп төшүе, аның юлчылар исемлегендә булуы. Кич булган вакыйгага бәйле барлык мөһим хәбәрләрне шунда ук сезгә хәбәр итеп бардык. Бу гына түгел, белгечләр белән сөйләшеп иртәнгә…
❗️Тикшерү комитеты "Вагнер"га нигез салучы Евгений Пригожинның үлемен раслады

Тикшерү комитеты белдергәнчә, Тверь өлкәсендә килеп төшкән очкычта һәлак булган 10 кешенең дә шәхесе ачыкланган. Ул элек Росавиация чыгарган исемлеккә туры килә.

Очкыч казасы 23 августта булды. Мәскәүдән очып киткән бизнес-джет Тверь өлкәсендә килеп төште. Очкыч исемлегендә 10 кеше, шул исәптән Пригожин фамилиясе дә бар иде.
👍1🫡1
Tat Cult Fest быелдан уздырылмаячак

Быел Tat Cult Fest заманча татар музыкасы фестивале оештырылмаячак. Бу хакта Creeptone Mediaс продюсерлык ширкәте башлыгы, фестивальне оештыручыларның берсе Адел Садретдинов Азатлыкка хәбәр итте. Аның сүзләренчә, проектны оештыручылар үзләре туктаткан.

“Соңгы биш елда TCF (Tat Cult Fest) 30 августта — Татарстанның дәүләт суверенлыгы декларациясе кабул иткән көнне оештырылып килде. 30 август — безнең республиканың төп көне. Шул сәбәпле фестиваль бу көнне уздырыла иде, чөнки моның символик мәгънәсе бар. Минемчә, хәзер бу көндә әлеге вакыйганы оештыру мөмкин түгел. Tat Cult Fest элеккеге формада кебек башка оештырылмаячак. Моңа охшаган проектларның TCF-ка катнашы юк”, диде ул.

Адель Садретдинов бу фестиваль өчен яңа форма эзләвен әйтте.

Рәсмиләр Tat Cult Fest урынына башка исемдә һәм яңа концепциягә корылган фестиваль оештырырга җыена. Башта аны “Җәйге җыен” дип атарга теләгән булсалар, соңрак исеме “ДәртФест”ка үзгәртелгән.

Заманча татар музыкасы әһелләре генә түгел, татар эстрадасы җырчылары да сәхнәгә чыгачак.

Tat Cult Fest 2018 елдан башлап чара 30 августта – Татарстан суверенитеты көнендә Казан Кирмәнендә уза иде. Узган ел аны Татарстанның Милли китапханәсе янына күчерделәр.

Фестивальне оештыручылар аның төп бурычы итеп соңгы елда татар музыкасы, театры, дизайны, кино һәм гомумән сәнгатендә барлыкка килгән иң кызыклы әйберләрне бергә туплап, шулардан мәдәни эчтәлек булдыруны атады.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.
👎5🔥3😢2🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков, мәктәпкә йөрмичә, өйдә белем алучы балалар экстремистлар булып китәргә ди һәм аларны күзәтү астына алырга, чикләүләр кертергә тели. Килешмәүчеләр аның кануный нигезе булмавын әйтә.
Һадиуллинның Чаллыда өйдә укучы балаларның күп булуы ачуын чыгарган

Чаллыда өйдән укучылар саны арткан. Бу Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга бер дә ошамый.

"Иң куркынычы - ул башлангыч мәктәп. Баланы мәктәптән аералар, ябып куялар, репетитор чакыралар. 2022 елда 417 бала өйдә укыган, ә быел - 546. Бу гафу ителмәслек!" дигән министр Чаллыда август укытучылар киңәшмәсендә чыгыш ясаганда.

Аның сүзләрен "Челнинские известия" басмасы китерә. Мәкаләгә башисемне "Илсур Һадиуллин: "Бала өйдә укыган һәм үз анасын үтергән!" (Ильсур Хадиуллин: "Ребенок находился на семейном образовании и убил свою мать!") дип куйган.

Татарстан хакимияте балаларын өйдә укытучы гаиләләрне әледән әле тәнкыйтьләп килә.

Былтыр ел башында Татарстан прокуроры өйдә укучы балалардан экстремизм эзли башлады.  Бу уңайдан Азатлык балаларын өйдә укучы гаиләләр, мәгариф белгечләре белән сөйләшкән иде. Ул мәкаләне монда укырга була.
👍4💩4🤬3❤1🖕1
Сораштыру: Русияләр өчен татар ашлары 5нче урында

Татар милли ашлары русияләр яраткан топ-10 милли ашлар исемлегенә кергән. Сораштыруны tutu сәяхәтләр сервисы оештырган.

1нче урын - Кавказ ашлары (шашлык, люля-кебаб, долма, пылау, осетин бәлешләре, хачапури, хинкали)

2нче урын - Дон кухнясы (борщ, сало, вареник)

3нче урын - Себер ашлары (пилмән, киек ите, сугудай, төньяк боткасы, омуль)

4че урын - Урал кухнясы (пилмән, уха, шәнгә, урал кесәле)

5нче урын - татар ашлары (чәк-чәк, өчпочмак, кыстыбый, ат ите)

Сезнеңчә, татар ашлары лаеклы урындамы? Аларны тагын да популярлырак итәр өчен нишләргә кирәк?
👍4🤔3❤1
Татарның дөньяны яулардай ризыгы бармы?

Азатлык бу хакта берничә ел элек аш-су остасы Резеда Хөсәенова белән сөйләшкән иде.

Өчпочмак, вак бәлеш, өлеш - аш ризыгымы, чәй ризыгымы?

Тәмлелекнең берәр төрле эталоны бармы? Мисал өчен, он фәлән җирдә үскән бодайдан тарттырылган булырга тиеш, ә бәрәңгесе фәлән туфракта үскән фәлән сортлы булырга.

Тутырылган тавык ни өчен югалып бара?

Татар ашлары уку йорты төзү башкарып чыгардай эшме?

Әңгәмәне Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍8❤1🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген дүшәмбе, 28 август, әлеге вакытка булган кыска хәбәрләрне барлыйк:

🔸Украинаның Полтава өлкәсенә һөҗүм нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, ике кеше яраланган тагын ике кеше хәбәрсез югалган. Бу хакта өлкә хакимияте башлыгы Дмитрий Лунин белдерде.

🔸Төнлә Мәскәү өлкәсенең Люберец шәһәренә пилотсыз очкыч килеп төште дип хәбәр итте Мәскәү мэры Сергей Собянин. Мәскәү һава аланнарында "Келәм" ("Ковер") дип аталган план игълан ителгән, ул очкычларга очып китүне һәм төшүне тыя. Моңа кадәр Мәскәүнең көнчыгышына дроннарның төшкәне юк иде.

🔸Русия белән Украина күгендә дроннар очканда, Һиндстанның Айга менеп җиткән аппараты Айдан беренче мәгълүматлар җибәргән һәм планетаның туфрагы элек уйланган кебек 20-30 градус түгел, 70 градус җылылыкта булуын ачыклаган.

🔸Таҗикстанга 27 августта ишелгән яңгырлар сәбәпле 13 кеше һәлак булган. Яңгырдан бигрәк тә Вахдат шәһәре зыян күргән, анда 11 кеше үлгән, шулай ук Рудаки районында ике кеше үлгән.

🔸Татарстан белән Башкортстанга җылы килә. Синоптиклар хәбәренчә, 29 августта Татарстанда 18 градус җылы булачак, аннары 21 градуска кадәр күтәреләчәк. Сентябрь башында да коры һәм җылы һава сакланачак. Башкортстанда һава температурасы алдагы көннәрдә 28 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә.

Әлегә шулар, матур, уңышлы атна теләп калабыз!
👍3❤1
Башкортстанның беренче Олимпия чемпионы Әнвәр Ибраһимов 57 яшендә вафат булган.

Бу хакта Фехтование федерациясенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Әнвәр Ибраһимов Олимпия чемпионы исемен 1988 елда Сеулда рапира алышында яулый. Ул СССРның атказанган спорт мастеры, СССРның халыкара класслы атказанган спорт мастеры, Русиянең атказанган тренеры. 2004 елда ул тәрбияләгән Реналь Ганеев һәм Руслан Насыйбуллин Афинада узган Олимпия уеннарында бронза алды.

Балалары Камил һәм Камилә дә фехтование белән шөгыльләнә. Камиль - икешәр тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы.
😢8❤3
"Хакимият инспекторлар җибәрәчәк". Урысча белмәгән балаларны мәктәпкә алмау тәкъдиме кемнәргә кагыла?

Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы башлыгы Валерий Фадеев урысча белмәгән балаларны мәктәпләргә алмаска кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Аның фикеренчә, башта андый балаларны махсус үзәкләрдә урыс теленә өйрәтергә кирәк.

Бу тәкъдим башлыча мигрантларга гына кагыла дип уйлау — зур хата, ди тел активистлары һәм юрист. Алар фикеренчә, Русиянең асаба халыкларына да куркыныч яный.


“Моннан барлык халыклар да зыян күрәчәк. Хакимият башта милли телләрне факультативка калдырды. Хәзер бу эшкә тотынды. Чечен балалары урыс телен яхшы белми. Хакимият моңа түзеп тормаячак. Мәгариф министрлыгы аша инспекторлар җибәрәчәк. Бу очракта балалар бакчаларында аларны өстәмә сәгатьләр кертеп урыс теленә өйрәтәчәк. Әлеге тәкъдим мигрантларга гына кагыла дип саныйлар икән, моны зур хата дип әйтер идем. Бу — баланың тормышына тыкшыну, аның туган телен тартып алу һәм үз халкының фикерләве белән яшәүдән мәхрүм итү. Алар башка халыкларны “урыс дөньясы”на кертергә тели”, диде Кавказ халыклары ассамблеясе президенты, чечен активисты Руслан Кутаев.

Башка фикерләрне Азатлык сайтында укыгыз:

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.
😱8🤬4🤯2👍1🤔1
Русия кинотеатрларында Башкортстанда төшерелгән "Төньяк амурлары" мультфильмы күрсәтелә башлаячак

Бу – Башкортстанда ясалган һәм бөтен ил кинотеатрларында күрсәтеләчәк беренче анимация фильмы. Аны башкорт һәм урыс телләрендә тавышландырганнар. Мультфильм башкорт сугышчылары катнашкан тарихи вакыйгалар турында бәян итә: “дөньяның җәннәт почмагында яшәүче” биш дус Швеция белән сугышка китә.

Фильм 1812 елгы Русия-Франция сугышының 200 еллыгы уңаеннан төшерелде һәм 2022 елда күрсәтелергә тиеш иде. Ләкин бер елга соңга калды. Вакыйгалар рус-швед сугышыннан ук башлана диелә.

"Төньяк амурлары" дип 1812 елгы сугышта катнаштан башкорт яугирләрен атыйлар. Ук-җәя белән коралланган башкорт солдатларына мондый атаманы шулай ук сугышта катнашкан урыс шагыйре Денис Давыдов бирә.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🥱3🤔2
Татарстанда Юристлар берлеге мәктәпләрдә яулык киюне тыйган очракка белешмәлек чыгарды

Казан адвокаты Руслан Нәгыев җитәкчелегендәге Юристлар берлеге (НАЮР) яңа уку елында мәктәпләргә яулык бәйләп килүне тыйсалар дип, "Укучыларның ата-аналарына белешмәлек" чыгарды.

Мәктәп җитәкчелеге яулык ябуны тыйса нишләргә киңәш итә юристлар:

👉 Русия Конституциясенә һәм кануннарга сылтанып, үз карашларын аңлату өчен мәктәп мөдиренә барырга, 👉әгәр мөдир баш тартса, аның исеменә гариза язарга. 👉 Гаризага язмача баш тарту килгән очракта, аны шикаять итәргә һәм прокуратура белән мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.

Русия мәктәпләрендә мөслимәләргә яулыктан йөрүне тыюлар әледән-әле булып тора. Былтыр ноябрьдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Валдай" халыкара бәхәс клубы конференциясендә чыгыш ясаганда мәктәпләрдә яулык ябу, хиҗаб киюне тыю проблемын күтәргән иде. Ул Русия мәктәпләрендә кызларны яулыкларын салырга мәҗбүр итүләрен искә алды.

Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
❤14👍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
📍Бүгенге Азатлыктагы көн темасы күпләргә кызык булыр, чөнки ул бәхәсле. Кем ул хатын-кыз: гаилә учагын саклаучы гынамы, әллә җәмгыятьтәге актив кешеме, карьера ясаучымы? Русиядәге демография кризисы күптәннән сузыла, ә сугыш башлану белән бу мәсьәлә тагын…
Татарстандагы хосусый клиникаларның өчтән бере бала төшертүгә лицензияләреннән баш тарткан

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматынча, республикада аборт ясатырга рөхсәте булган 86 хосусый медицина оешмасы бар, шуларның өчтән бере йөклелекне өзү хезмәте күрсәтүдән баш тарткан.

Клиникалар мөдирдләре түрәләр тарафыннан басым булды, дип сөйләгәннәр.

Хакимият демография мәсьәләсен хәл итүне хатын-кызлар исәбенә башкарырга тырыша, ләкин шул ук вакытта халык санын киметкән проблемнарга күз йома. Эчкечелек, юл казалары, йөрәк-кан юлы, онкология чирләреннән үлү, ә хәзер инде сугышта һәлак булу очраклары коточкыч зур, шуңа бу югалтуларны каплар өчен бала тууларны да арттырырга кирәк дип тырыша хакимият. Бу җаваплылыкны хатын-кызлар җилкәсенә төшерә.

Тулы хәбәрне Азатлык сайтында укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬6