"Татар теле турында сөйләшү дә юк". Чаллы яшьләре махсус татар теле укытучылары турында күргәзмә ясады
Азатлык UT Fest-ны оештыручыларның берсе, 21 яшьлек IT белгече Шамил Майлунов белән сөйләште.
Без аның белән Чаллыга татар яшьләре шәһәре статусын кире кайтарып буламы, шәһәрдә татар теленең кулланышы һәм милли проектларга карата ихтыяҗ нинди дәрәҗәдә булуы, "Татар телчесе" проекты максатлары турында сораштык.
Язманы 👉 Азатлык сайтында укый аласыз.
Сылтама ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

❤6🔥4
Татарстан кинематографистлары берлеге рәисе итеп кабат Илдар Ягъфәров сайланды
28 августта Татарстан кинматогрофистлары берлеге корылтае узды. Корылтайда Илдар Ягъфәров үзен күрсәткән бердәнбер намзәт иде. Оешманың низамнамәсе нигезендә сайлау альтернатив нигездә узарга тиеш дип язылу сәбәпле, кинопродюсер Олег Суров намзәте дә чыгарылды. Нәтиҗәдә корылтайда катнашучы 41 әгъзаның 38е Ягъфәров өчен тавыш бирде.
Ягъфәров 2015 елдан Татарстан кинематографистлары берлеге рәисе.
"Бәхеткәй", "Күктау", "Брелок", "Югалту", "Исәнмесез" фильмнары авторы.
#Татарстан
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
Татарстан кинематографистлары берлеге рәисе итеп кабат Илдар Ягъфәров сайланды
Бу вазифада ул 2015 елдан бирле эшли.
🔥6👍1🤔1
Казанда яңа уку елында беренче сыйныфка 20 мең бала керәчәк. Мәктәпләр һәм укытучылар җитми
1 сентябрьдә Казан мәктәпләренә беренче сыйныфка 20 мең укучы керәчәк, бу – шәһәрнең яңа тарихындагы иң югары күрсәткеч. Әлеге мәгълүматны 28 августта иртәнге киңәшмәдә шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов җиткерде.
Моннан тыш яңа уку елында Татарстан башкаласында дүрт мәктәп ачылачак: Сибгат Хәким, Рәуис Гәрәев урамнарында, "Салават күпере" һәм "Светлая Долина" торак комплексларында.
Быелгы уку елында Казанда барлыгы 174 мең укучы белем алачак.
Ирек Ризванов яңа мәктәпләр төзелсә дә, бу укучыларның санын куып тота алмый, дип белдерде. Ул Казанга республиканың районнарында яшәүчеләр дә, күрше төбәкләрдән дә тартылалар ди.
Казанда мәктәпләрдә урыннар гына түгел, укытучылар да җитми дип искәртте ул. Мэр Илсур Метшин сүзләренчә, бу уку елында Казанга читтән 130 укытучы күчеп килгән.
❓Казанда мәктәпләр җитми, ә авылларда, киресенчә, ябыла. Моны ничек хәл итәсе?

Казанда яңа уку елында беренче сыйныфка 20 мең бала керәчәк
Шул ук вакытта Татарстан башкаласында бу уку елында рекордлы санда - дүрт мәктәп ачыла. Әмма түрәләр балаларга мәктәпләрдә урыннар да, укытучылар да җитми дип зарлана.
🔥4👍1🙏1
❗️Азат Мифтаховны янә ШИЗОга күчергәннәр — FreeAzat
Бу хакта яшь галимгә азатлык таләп итүче FreeAzat төркеме хәбәр итә.
Адвокаты белән соңгы күрешүеннән соң, Азатны тәртип бозуда гаепләп кабат штраф изоляторына күчергәннәр.
Янәсе, ул колония хезмәткәренең камерада җыештыру вакыты җитүе турындагы игъланны игътибарсыз калдырган.
Азатның ШИЗОда утыру вакыты 26 августта гына тәмамланган иде. Хәзер ул янә китап һәм язу кирәк-яракларын кулланудан мәхрүм ителә.
Ул штраф изоляторында 3 сентябрьгә кадәр булачак, ә иректән мәхрүм ителү вакыты бетәр алдыннан соңгы тәүлеккә кабат төрмә тибындагы камерага күчереләчәк.
Азатның колониядән чыгарына төгәл бер атна калып бара. 25 август яңа җинаять эше ачлу турында мәгълүм булды.
FreeAzat төркеме 2 сентябрьдә Азатка теләктәшлек көнендә катнашырга чакыра.

❤5😢5🤬1🙏1
❗️КФУ ректоры Ленар Сафинга кертелгән чикләүләр аркасында 50 мең студент Microsoft програмнарын куллана алмый
Яңа уку елы алдыннан АКШның Microsoft корпорациясе Казан федераль университетына (КФУ) үз програмын куллануны тыйган.
Нәтиҗәдә 50 мең студент һәм мөгаллимнәр Microsoft 365, Microsoft Teams, OneDrive кебек програмнарны куллана алмый башлаган.
АКШ КФУ ректоры Ленар Сафинга каршы шәхси чикләүләрне былтыр 30 сентябрьдә керткән иде.
Ректор вазифасына ул былтыр августта билгеләнде. Аның бу билгеләнүенә каршы петиция чыккан иде.
Тулырак итеп 👉 монда укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

КФУ ректоры Ленар Сафинга кертелгән чикләүләр аркасында 50 мең студент Microsoft програмнарын куллана алмый
АКШ КФУ ректоры Ленар Сафинга каршы шәхси чикләүләрне былтыр 30 сентябрьдә керткән иде.
👍8😢5
Кырым аннексияләнгәч Украинаның 106 ватандашы "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә эзәрлекләнгән — КрымSOS
Бу хакта "КрымSOS" хокук яклау оешмасы аналитигы Евгений Ярошенко хәбәр итте.
— Русия Кырымны басып алганнан соң, тугыз елдан артык вакыт эчендә Украинаның 106 ватандашы "Хизб ут-Тәхрир эшләре" нигезендә эзәрлекләү корбаннары булды. Аларның дүртесе җәзаларын үтәде, ә 84е әле дә 8 елдан 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителгән, диде ул.
— 2019 елда утыртылган кырымтатар Җемил Гафаров быел 10 февральдә рәшәткә артында үлде, дип искәртте ул.
Азатлык Җемил Гафаровның үлеме турында монда язган иде.
Мәгълүм булганча, "Хизб ут-Тәхрир эшләре" нигезендә хөкем ителгәннәрнең күбесе — кырымтатарлар.

🤯2😱2🤬2
Польша һәм Балтия илләре "Вагнер" сугышчыларының Беларустан китүен таләп итә
Бу хакта Польша эчке эшләр министры Мариуш Камински белдерде. Польша һәм Балтия илләре эчке эшләр министрлары бүген Варшауда очрашып "Вагнер" белән бәйле вазгыятьне тикшерде.
Камински әйтүенчә, Беларуста берничә мең кораллы вагнерчының булуы — бар төбәккә дә куркыныч тудыра. Европа берлеге илләре вагнерчылар катнашында "хәрби хәлләр" килеп чыгарга мөмкин дип саный. Бу очракта Польша һәм Балтия илләре Беларус белән чикләрне тулысынча ябарга әзер, диде Польша министры.
Тулырак итеп 👉 монда укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Бу хакта Польша эчке эшләр министры Мариуш Камински белдерде. Польша һәм Балтия илләре эчке эшләр министрлары бүген Варшауда очрашып "Вагнер" белән бәйле вазгыятьне тикшерде.
Камински әйтүенчә, Беларуста берничә мең кораллы вагнерчының булуы — бар төбәккә дә куркыныч тудыра. Европа берлеге илләре вагнерчылар катнашында "хәрби хәлләр" килеп чыгарга мөмкин дип саный. Бу очракта Польша һәм Балтия илләре Беларус белән чикләрне тулысынча ябарга әзер, диде Польша министры.
Тулырак итеп 👉 монда укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
❤1🤡1
Казан Кытайның Һәфәй шәһәре белән хезмәттәшлек итмәкче
Татарстан башкаласы өч яңа шәһәр — Кытайның Һәфәй, Русиянең Иркутски һәм Кырымдагы Ялта белән хезмәттәшлек турында килешү төзергә җыена.
Бу хакта бүген Казан вице-мэры Евгения Лодвигова хәбәр итте.
Килешүгә 7-8 сентябрь "Казан Экспо"да узачак Русия-Кытай форумында кул куелачак диелә.
▪️Һәфәй — Кытайның Анхуэй провинциясендә урнашкан. 9,3 млн чамсы кеше яши (Татарстаннан ике тапкыр күбрәк). Шанхай һәм Пекиннан соң чит ил белгечләре өчен Кытайның иң кызыклы өченче шәһәре санала.

🤡1
❗️Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган киләсе атна Русиягә барып Владимир Путин белән очрашырга җыена — Bloomberg
Бу хакта бүген Төркия хөкүмәтендәге чыганагына таянып Bloomberg агентлыгы хәбәр итте. Агентлык мәгълүматына күрә, очрашу 8 сентябрьдә Эрдоганның Нью-Делига G20 саммитына китүе алдыннан булырга мөмкин.
Очрашу хәбәрен соңрак Төркиянең Daily Sabah басмасы да раслады. Хәбәргә күрә, Эрдоган Путин белән ашлык килешүе турында сөйләшүләр уздырырга җыена.
▪️Бер атна элек Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Будапештта Эрдоган катнашында үткән ашлык килешүе турында сөйләшүләрдә катнашуы турында хәбәр ителгән иде. Бу сәфәр турында Азатлык монда язды.

👎2👍1🤔1
Казанда бензин бәясе кабат күтәрелде
Кичә-бүген кайбер ягулык станцияләрендә АИ-92 бензины бәясе 50 сумнан артты. Мисал өчен, ТГС ягулык станциясендә АИ-92 бензины 50,99 сумга, АИ-95 бензины 56,49 сумга сатылды.
Бүген Казанда чагыштырмача арзан ягулык станциясе дип ТАИФны атарга була, анда Аи-92 әлегә 49,10 сум тора, әмма хезмәткәрләре якын арада анда да бәяләрнең артачагын әйтә.
Сезнең якларда бензин күпме тора?

🤨5👍3🤬3😢2
Истанбул татарлары пикник-сабантуе уздырды
27 август якшәмбе көнне Истанбул татарлары пикник-сабантуена җыелды.
Чара Истанбулның Азия ягында, Малтепе яр буенда узды. Бәйрәмдә җитмешкә якын кеше катнашты.
Катнашучылар табынга татар милли ашлары — гөбәдия, бәлеш, өлеш, чәкчәк, тәбикмәк китерде.
Чарадан матур фотолар тәкъдим итәбез. Күбрәк фото безнең 👉 галереяда. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

❤18🔥3👍2😁1🥱1
Хәерле иртә, кадерле укучылар! 29 август, сишәмбе иртәсен нинди хәбәрләр белән башлыйбыз?
◾️ Русия саклану министрлыгы Тула һәм Белгород өлкәсендә дроннарны бәреп төшерүен хәбәр итте. Зыян күрүчеләр юк дип хәбәр ителә.
◾️ Красноярскида 16 яшьлек егетне теракт әзерләүдә шикләнеп кулга алганнар. 9 сыйныф укучысы өендә химик матдәләр табылган дип яза ТАСС.
◾️ 2026 елда СИБУР Казанда фәнни үзәк ачарга җыена. Ул Русиядә полимерлар эшкәртү күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк дип көтелә.
◾️ Сентябрьдә Русиядә шаурма бәясе 10−15%-ка артачак дип көтелә. Сәүдә челтәрләре моның төп сәбәбе булып тавык бәясе артуын әйтә.
◾️ Русиянең кино фонды илдә чит ил фильмнарны канунсыз күрсәтүгә каршы чыккан. Фонд моның теләсә нинди формасын пиратлык дип атый.
Азатлыкны укыгыз, дусларыгызга да киңәш итегез! Без башкалар язмаган яңалыкларны татарча хәбәр итәбез!

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤2👍1🥰1