30 августта узган Татарстан Суверенитеты көненнән фотоларны карарга тәкъдим итәбез.
Бәлки, үзегезне яки танышларыгызны да табарсыз.
Казанның төрле урыннарында бик күп чаралар узды. Ничек уйлыйсыз, элек күңеллерәк уза идеме, әллә хәзерме?
Күбрәк фотолар 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi

❤12🔥5👍1🥰1😍1
Думаның Русия эчке эшләренә чит ил дәүләтләренең тыкшыну фактларын тикшерү комиссиясе Баш прокуратурага мөрәҗәгать иткән һәм "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" проектын кимсетүгә юнәлдерелгән" методичкалар эшләп чыгарган "ят агентларга" чара күрүне сораган.
Бу хакта комиссия рәисе Василий Пискарев белдерде.
Аның әйтүенчә, комиссия "мәктәп укучылары өчен җимергеч мәгърифәтчел материаллар таратуларын" ачыклаган.
▪️"Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" —Мәгариф миниcтрлыгының былтыргы уку елында керткән патриотик дәресе. Министрлык карарында әйтелгәнчә, бу дәресне "мәктәп укучыларында Ватанга мәхәббәт, илең өчен горурлык, ватанпәрвәрлек формалаштыру" өчен үткәрәләр. Мәктәпләргә бу дәресләрне Русия Украинага бәреп кергәннән соң берничә ай узгач керттеләр.
▪️Русия мәгариф министрлыгы дәресләргә йөрүне мәҗбүри дип әйтте, ә анда кермәгән балаларны полициягә исәпкә куя, аларның әти-әниләренә опека оешмасы белән яный башладылар.
▪️Быел февральдә мәгариф министрлыгы бу дәресләрне мәктәп укучыларына гына түгел, аларның әти-әниләре өчен дә үткәрергә ниятләвен белдерде.

Азатлык Радиосы
Думада прокуратурадан "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр"дәресен "кимсетүче" "ят агентлар"га чара күрүне сорыйлар
Думада "ят агентлар" бу дәреснең дәрәҗәсен төшерергә тели диләр: янәсе 1 сентябрьгә укытучылар һәм укучылар өчен "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресен кимсетүче методичкалар әзерләнгән. Шул рәвешле балаларда "Ватанга мәхәббәт турында "ялган күзаллаулар"…
💩9🤡2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
📍Көн язмасы - галим Азат Мифтахов турында. Азат Мифтаховка каршы җинаять эше ачылды. 4 сентябрьдә ул иреккә чыгарга тиеш иде, хәзер галимнең туганнары аны махсус төрмәдән чыгармас өчен төрле сәбәпләр эзләргә мөмкиннәр дип саный. Шундый сәбәп - яңа җинаять…
Математик Азат Мифтахов "террорчылыкны аклау" турындагы яңа җинаять эше кысаларында ясалган лингвистик экспертиза нәтиҗәләре белән танышкан.
Бу документка күрә, математикны Архангельски өлкәсендәге ФСБ идарәсе бинасында үзен шартлаткан Михаил Жлобицкийның гамәлләрен "хуплауда" гаепләргә җыеналар, дип яза freeazat Телеграм каналы.
Мифтаховка гаепләү 4 сентябрьдә – нәкъ менә ул колониядән азат ителергә тиешле көнне белдереләчәк.

🤬9
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең нефть салымы бүленешен тәнкыйтьләде
Федераль үзәкнең үз файдасына салымнарны арттыруы Татарстандагы нефть ширкәтләренең үсешен туктатачак ди ул.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Федераль үзәкнең үз файдасына салымнарны арттыруы Татарстандагы нефть ширкәтләренең үсешен туктатачак ди ул.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Миңнеханов Мәскәүнең нефть салымы бүленешен тәнкыйтьләде
Федераль үзәкнең үз файдасына салымнарны арттыруы Татарстандагы нефть ширкәтләренең үсешен туктатачак ди ул.
🔥10😁3👍1🤔1
30 август Төркиянең Анталья шәһәрендә Татарстанның суверенитеты көненә багышланган кичәдә туксанга якын кеше катнашкан.
Оештыручы Наил Нәбиуллин әйтүенчә, татарлардан тыш, чарага төрекләр, шулай ук кыргыз һәм казакълар килгән.
“Кичәдә җырлар һәм биюләр булды, "Татарстан суверенитеты көне котлы булсын" дигән язулы махсус торт әзерләнде, Төрек оҗаклары рәисе Абдуллаһ Уйсал чыгыш ясады. Ул Татарстанны суверенитет көне белән котлау белән бергә, Төркия һәм төрки дөнья өчен мөһим татарларны – Садри Максуди, Йосыф Акчура, Гаяз Исхакыйны искә алды.
Кичәнең махсус кунагы – "Алпар" төркеме җитәкчесе Алмаз Әсхәдуллин курайда, кубызда уйнады. Ләйсән Фәтхетдинова балалар өчен остаханә оештырды. Чараның тагын бер үзенчәлеге – "Азатлык" татар яшьләр берлеге "Кем ул?" исемле фильм тәкъдим итте. Видео якын арада интернетта дөнья күрәчәк”, диде Нәбиуллин.

👍13❤1
Азатлык архивыннан бүген Финляндия татарлары турында кызыклы язма тәкъдим итәбез.
Радионың элекке хезмәткәре Фәридә Хәмит радио тыңлаучыларны татарларның Финляндиягә күчү тарихы белән таныштыра һәм кайбер татарлар белән әңгәмә кора. Тапшыру Азатлык эфирында 2005 елның 26нчы маенда яңгыраган.
#азатлыкка70 #архив

❤8👍2🥰1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Җәй дә узып китте, бүген 1 сентябрь, Русиядә Белем көне, җомга. Әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Дроннар очу сәбәпле, Мәскәүнең Домодедово, Внуково һәм Шереметьево һава аланнарында бүген иртән 61 рейс тоткарланган, тагын 23 рейс башкарылмый калган. Кичә "Казан" һава аланы Домодедовога төшә алмаган 8 очкычны кабул иткән иде. Бүген әлегә бу хакта хәбәр юк.
🔸Мәскәү мэры Сергей Собянин "ПВО Люберец янында Мәскәүгә очучы дронны тотты" дип белдерде.
🔸Пилотсыз ике очкыч Курски өлкәсе Курчатов шәһәренә дә төшкән. Бу хакта губернатор Роман Старовойт хәбәр итте.
🔸Русия ике Курил утравыннан Ракетка каршы тору (ПВО) комплексларын чыгарган дип яза итә Япониянең "Майнити симбун" газеты. Бу утрауларда С-300 комплекслары 2020 елда урнашытрылган иде.
🔸Кипрда АКШ соравы белән Русия һәм Германия ватандашы Артур Петров тоткарланган. Ул Кушма Штатлардан Русиягә микроэлектроника ташуда гаепләнә дип хәбәр итә АКШ юстиция министрлыгы.
🔸Эквадорның 6 төрмәсендә утыручылар 50дән артык полиция һәм сак хезмәткәрен тотык итеп алган.
Әлегә шулар, көн дәвамында Азатлык белән калыгыз.

❤1
"Үрә кат!" Русиядә хәрби әзерлек дәресләрен ничек укытачаклар
1 сентябрьдән мәктәпләрдә яңартылган "Башлангыч хәрби әзерлек" (НВП) дәресләре керә башлый. Анда сафка тезелеп атлаудан башлап, мылтыктан атуга кадәр өйрәтәчәкләр.
Әлеге дәресләрдән соң 11нче сыйныф укучысында "Русия ватандашлык үзбилгеләнүе, патриотлык, Ватан турында җаваплылык хисләре" һәм "Ватанга хезмәт итү һәм аны саклауга әзерлек, аның язмышы өчен җаваплылык хисе" туарга тиеш.
Элек укучыларны "канунга каршы эшчәнлеккә җәлеп итү", "вазгыятьне какшату" "коралы" буларак кулланырга мөмкин дип куркыткан булсалар, хәзер аларны "фейклар" белән дә куркытачаклар.
Сәясәт белгече Руслан Айсин дәүләт мәктәпләргә ныклап тотынды, мәктәп әкренләп хакимияткә лояль солдат тәрбияләүче тоталитар-күзәтчелек ресурсына әйләнде дип саный.
НВП дәресләре ничек укытылачак, мәҗбүри хәрби җыеннар кайларда узарга тиеш, яңа уку елыннан тагын ниләр көтәргә - бу хакта Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.

1 сентябрьдән мәктәпләрдә яңартылган "Башлангыч хәрби әзерлек" дәресләре керә башлый. Анда сафка тезелеп атлаудан башлап, мылтыктан атуга кадәр өйрәтәчәкләр. Сәясәт белгече дәүләт мәктәпләргә ныклап тотынды, мәктәп хакимияткә лояль солдат тәрбияләүче урынга…
😱4😢2🔥1
Русиядә полициягә эшкә керүне җиңеләйткәннәр
Мәсәлән элек кеше полициягә эшкә кергәнче, аның өчен җаваплылык алучысы (поручитель) кирәк булган, хәзер кирәкми. Беренче тапкыр полициягә эшкә керүчеләрнең яше вазифасына карап 50-55кә кадәр арттырылган.
Күптән түгел Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев вазгыять авыр, хезмәткәрләр җитми, дип зарланган иде. Аның әйтүенчә, быел июль аенда Русия эчке эшләр министрлыгы оешмаларының биш мең хезмәткәре эштән киткән.
Русиядә эчке эшләр оешмаларында хезмәткәрләрнең санын елдан ел арттырырга телиләр. 2014 елда иң күбе 894 мең кеше эшли алган булса, 2023 елда аларның саны 922 мең кешегә җитәргә тиеш.

😁2👍1🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Уфада гранат шартлату белән янаган ир тикшерү изоляторында үзенә кул салган Уфада гранат шартлату белән янаган 39 яшьлек Илдар Булатов тикшерү изоляторындагы төрмә камерасында үзенә кул салган. Бу хакта Telegram-каналлар хәбәр итә. Mash Batash әлеге мәгълүматны…
Медиа: Уфа тикшерү изоляторында үзенә кул салган хәрбине взвод җитәкчесе кыйнаган булган. Ул хәзер Башкортстан парламенты депутатына намзәт.
Sota Telegram-каналы Уфа тикшерү изоляторында үзенә кул салган хәрби – Илдар Булатов белән бергә хезмәт итүчеләр җиткергән мәгълүматларны чыгарды.
Булатов белән хезмәт итүчеләр сөйләвенчә, ул 2022 елда ихтыяри булып Башкортстанның Доставалов исемендәге батальонга кергән, ә бу батальондагы мөнәсәбәтләр начар булган. Взвод җитәкчесе сержант Ринат Күлтоманов кыйнаганнан соң, Булатовның җиде кабыргасы сынган диелә. Sota сугышчының медицина белешмәсен һәм бу хактагы гаризасын чыгарды.
Булатов батальон эчендә үзенең зарларына җавап таба алмыйча булган хәлләр турында шикаять итү өчен Уфага киткән, шул сәбәпле аңа хезмәт иткән урынын калдыру турында җинаять эше ачкан булулары бар дип яза журналистлар.
Хәзерге вакытта Күлтоманов "Бердәм Русия" праймерзы аша узып, Башкортстан Дәүләт җыены депутатына үз намзәтен тәкъдим итә.
▪️2 августта Уфада Нагаев шоссесына гранат тоткан ир йөгереп чыкты. Аның юлны шартлатам дип янавы, Нагаев шоссесын көн ахырына кадәр ябулары, урынга куәт оешмалары вәкилләре, саперлар һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килүе әйтелде.
▪️Хәрби янына республика башлыгы Радий Хәбиров килде. Аның белән сөйләшкәннән соң, хәрби полициягә бирелде, гранатны Росгвардия хезмәткәрләренә тапшырдылар.
Тулырак итеп 👉 монда укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

😢8🔥1😁1
Татарстанда Яңа Чишмә районы ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе тоткарланган
Евгений Михайловны 100 мең сум ришвәт алуда шикләнәләр. Акчаны Яңа Чишмә районында төзелеш һәм юл материаллары ташучы "Оргспецтранспорт" ширкәте арадашчысы биргән диелә.
Акчаларны ширкәттә эшләүче машина йөртүчеләрне юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафка тартмасыннар дип биргәннәр дип фаразлана.
▪️Соңгы вакытта Татарстанда ришвәтчелектә гаепләнеп берничә җитәкче тоткарланды. Алар арасынңа Казан медицина көллияте җитәкчесе Зөһрә Хисаметдинова, Татарстан эчке эшләр министрлыгының хуҗалык тәэмине үзәге җитәкчесе Артем Мешков, Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре республиканың төзелеш министры урынбасары Элеонора Әбүбәкерова бар.
Бу хакта тулырак 👉 Азатлыкта укыгыз. 🔹Ачылмаса, монда басыгыз.

👍4🤔1
Татарстан депутаты Украинадагы сугышта Русия хәрбиләре санын бер миллион кешегә җиткерергә чакыра
Татарстан Дәүләт шурасының ЛДПРдан депутаты Эдуард Шәрәфиев әйтүенчә, "махсус хәрби операциядә" "актив саклану өчен" 300-500 мең сугышчы кулланыла. "Актив һөҗүмгә күчү өчен" Русия "хәрбиләрне алмаштырырга гына түгел, аларның санын миллион кешегә булса да җиткерергә тиеш", дип саный ул.
"Ярты ел диярлек фронтның бөтен сызыгын саклап торабыз. Әлбәттә, хәрбиләр физик яктан да, психологик яктан да йончыган", дип искәртә Шәрәфиев.
▪️Моңа кадәр депутат Русиядә гомуми мобилизация игълан итәргә чакырган иде. Аның әйтүенчә "җәмгыятьнең бер өлеше сугыш кырында һәр көн гомерен куркыныч астына куя", ә икенче өлеше "берни булмагандай кылана". Шуңа күрә яки гомуми мобилизация кирәк, йә мобилизацияләнгәннәр өчен хезмәт итү вакытын билгеләү зарур, әйтик бер ел дип".
▪️Шәрәфиев былтыр үзе дә сугышка китте.
▪️Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Татарстаннан кимендә 608 кеше, Башкортстаннан кимендә 920 кеше һәлак булган. Бу ачык чыганаклардан табылган исемнәр генә.
Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

🤬5💩5
Казан медицина университеты Русиядә иң популяр медицина уку йортлары арасында 2нче урында тора.
Быел анда бер урынга 20 кеше дәгъва иткән. Бу уку елында университет беренчә курска 735 студент кабул иткән. Аларның 501е казна исәбенә укыячак.
Беренче урында Павлов исемендәге Петербург дәүләт медицина университеты. Анңа конкурс бер урынга 33 кеше булган.
Өченчедә Мечников исемендәге Төньяк-Көнбатыш дәүләт медицина университеты.
▪️Шул ук вакытта республикада җирле халыкны дәваларга белгечләр җитми. Быел Татарстанга табибларга кытлык 6,1 процент, урта медицина персоналына - 4 процент тәшкил итүе әйтелде. Төгәл күпме хезмәткәр җитмәве җиткерелмәсә дә, узган ел 2,1 мең табибка ихтыяҗ булуы билгеле булды.
Бу студентлар кайда эшләр икән?

👍5🤔3
Нобель фонды быелгы тантаналарына Русия белән Беларусны да чакырмакчы
Нобель фонды бу карарын фонд кыйммәтләрен уртаклашмаучылар белән дә диалогка керү кирәклеге белән аңлата.
Фондының башкарма мөдире Видар Хельгесен белдерүенчә, соңгы вакытта дөньяда төрле карашлы кешеләргә диалог алып бару даирәсе кими бара.
"Бу күренешкә каршы тору өчен Нобель премиясен ирекле фәннең, ирекле мәдәниятнең һәм ирекле, дустанә җәмгыятьләрнең мөһимлеген искәртү, аңлау өчен хәзер без чакырулар санын арттырабыз", дип белдерә алар.
▪️Былтыр Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганга, Русия һәм Беларус илчеләре тантаналы чараларга чакырылмаган иде.
Тулырак 👉 монда укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

👎5👍4👏1