Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
10 сентябрьдә Төркиянең Анталья шәһәрендә Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев моннан дүрт ел элек Русиянең милли сәясәтенә каршы чыгып Ижау шәһәре мәйданында үз-үзен яндырып үтергән удмурт хәрәкәте активисты Альберт Разин истәлегенә пикетка чыкты.

Зәкиев "Иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер" дигән шигарь тотып торды. Разин да Удмуртия дәүләт шурасы каршындагы мәйданга шундый плакат белән чыккан иде.

Зәкиев әйтүенчә, Разин удмурт халкының гына түгел, татар, башкорт, бурят, ойрат-калмык, эрзя, мари, ягъни барлык Русия халыкларының да каһарманы.

"Татар теле, татар халкы да упкын алдында тора. Бәйсез дәүләтебезне торгызмасак, ул дәүләттә бер генә дәүләт теле булмаса, татар халкы 20-30 елдан юкка чыгачак. Инкыйраз килеп җитте", ди Зәкиев.

Килешәсезме?

@azatliqradiosi
❤22👍3😢2
Русия һәм АКШ тоткыннар белән алмашу турында сөйләшүләр алып баруын дәвам итә, алмашуга намзәтләр исемлегендә Русиядә хөкем ителгән оппозиционерлар, шул исәптән Алексей Навальный да бар.

Беренче чиратта Мәскәү Вадим Красиковны азат иттермәкче. Ул – чечен фетнәчеләренең элекке кыр хәрби җитәкчесе Зелимхан Хангошвилины үтергәне өчен Германиядә хөкем ителде. Красиков Русия махсус хезмәтләрендә эшләгән дип фаразлана.

Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👎4🔥1👏1
Русия башлаган Украина сугышыннан Татарстанга тагын бер мәет кайтарылган.

Тукай районыннан 23 яшьлек Андрей Малахов 2 сентябрь көнне һәлак булган. Ул бүген районның Яңа Троицки авылы зиратында җирләнгән.

Азатлык хисабына күрә, сугышта Татарстаннан кимендә 609 кеше һәлак булган. Бу кайтарып җирләнгән һәм исемнәре ачык чыганакларда чыккан кешеләр генә. Саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.

Бүген сугышның 565нче көне.

@azatliqradiosi
🎉6👍1🤬1😢1
Русиядә мобилизация башланып, илнең програмчылары – һакер-мөһаҗирләр күпләп күчеп килгәннән соң, Төркиядә кибер-җинаятьчелек арткан.

Бу хакта Төркия полициясендәге чыганакларына һәм кибер-иминлек өлкәсендәге белгечләргә сылтама белән Financial Times хәбәр итә.

Басма әңгәмәдәшләре сүзләренчә, башта мөһаҗир-һакерлар төрек һакерлары белән берләшеп вак онлайн-хәрәмләшүләр кылган, алар урланган мәгълүматларны Европа базарында сату өчен бергә эш иткән.

▪️Русиядә мобилизация 2022 елның сентябре ахырында башланды һәм Русия хакимиятләре белдерүләренә күрә, ноябрь башында бетте. Мобилизация барган вакытта күпчелек русияләр илдән китте. Китүчеләрнең төгәл саны юк, әмма дистәләгән яки йөзләгән мең кеше турында сүз барырга мөмкин дип фаразлана.

@azatliqradiosi
✍1🤬1
🛬 Казаннан Сочига очып киткән очкыч техник җитешсезлек сәбәпле кире әйләнеп кайткан

Бу хакта Татарстан транспорт прокуратурасына сылтанып "Татар-инофрм" хәбәр итә.

"Урал һава юллары" ширкәтенең Airbus 320 очкычы Казан һава аланыннан күтәрелеп Кайбыч тирәсенә җитүгә очкыч командиры техник сәбәпләр аркасында кире кайтырга карар кабул иткән.

Очкыч 11: 57 сәгатьтә Казан һава аланына төшеп утырган. Очкычта барлыгы 165 юлчы булган. Зыян күрүчеләр юк диелә.

Һава аланының техник хезмәтләре төзәтү, прокуратура — тикшерү эшләрен башлаган.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👏2❤1🤔1
Уфадагы мәхкәмә сугышка каршы постлары өчен активист Дмитрий Шаталинга 30 мең сум штраф салган

Уфаның Орджоникидзе районы мәхкәмәсе Дмитрий Шаталинны гаскәрне "дискредитацияләү"дә гаепле дип табып, 30 мең сум штраф салган. Бу хакта "ОВД-Инфо" җиткерә.

Август ахырында Instagram-да сугышка каршы язган постлары өчен полиция аңа гаскәрне "кимсетү" турында беркетмә төзегән иде.

Шаталин үзе бу постларны 2022 елның 24 февралендә язуын искәртә.

Адвокат Максим Усов егетне бу маддә нигезендә гаепләүләре – канунсыз ди.

"Беренчедән, ул постларын "гаскәрне кимсетү" турындагы маддә әле бөтенләй булмаган чакта чыгарган. Икенчедән, шәхсән үзем бу постларда Русия кораллы көчләре һәм аларның гамәлләре белән бернинди бәйлелек тә күрмим. Совет чорыннан бирле "Булмасын сугыш", "Дөньяга – тынычлык" дигән шигарләр эленеп тора. Хәзер бу рәсемнәрнең авторларын эзләп табып, җаваплылыкка тартыйк мени инде?", ди адвокат.

❓Адвокат фикере белән килешәсезме?

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍1🤬1
Казан федераль университетында кытай студентларына аерым тулай торак төземәкчеләр

Шулай ук Кытайда КФУның әзерлек факультетларын ачарга ниятлиләр.

▪️Русия белән Кытайның хезмәттәшлеге икътисад һәм сәүдә өлкәләре белән чикләнмичә, мәгариф һәм технологияләр өлкәләрендә дә бара.

▪️Мисал өчен, соңгы елларда Татарстанда Кытай студентлары саны арткан, Кытай теле республиканың кайбер мәктәпләрендә укытыла, бу фәннән БДИ тапшырып була. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда дәүләт теле булган татар теленнән Бердәм дәүләт имтиханын тапшырып булмый, аны статусы түбәнрәк булган Бердәм республика имтиханында гына тапшырып була.

▪️Казан университетының Кытай белән киң хезмәттәшлек програмы бар. Моннан тыш университетта кытай телен укыту һәм популярлаштыру белән шөгыльләнгән Конфуций институты булуын да искәртү мөһим.

❓Татарстанның Кытай белән арта барган хезмәттәшлеген хуплыйсызмы?

@azatliqradiosi
👎7🤮3👍2🤡1
Уфада полиция йорт диварларына "Мобилизация = груз 200" дип язган кешене эзли

Бу хакта "Кровавая барыня" телеграм-каналы хәбәр итә.

"Рабкор һәм Калугин урамнарындагы йорт диварларына төшерелгән бу язуларны бер уфалы күреп алган һәм полициягә зарланган, — диелә хәбәрдә. — Өч сәгатьтән урынга полиция килеп җиткән."

Трафарет белән ясалган язуларны кем һәм кайчан ясаганы билгесез. Полиция видеокамера ярдәмендә аның эзенә төшәргә өметләнә.

Элегрәк, 29 августта, Уфаның Менделеев урамында да (KFC каршында)  шундый ук язу барлыкка килүе турында хәбәр ителгән иде.

❓Сезнең дә мондый язуларны очратканыгыз бармы?

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😁6👍4❤1🤡1
❗️Золымнан качкан беларуслар Литвада чит ил ватандашы паспортын ала алачак

Бу хакта Литваның Мөһаҗирлек департаменты мөдире Эвелина Гудзинскайте хәбәр итте.

Элегрәк ел саен шундый берничә дистә паспорт бирелгән булса, хәзер аларның саны күпкә артыграк булачак диелә.

"Беларуска кайтырга курыккан, нишләргә дип уйлаучылар. Литвада мондый беларуслар ничә — төгәл әйтү авыр, әмма моңа ихтыяҗлары туардай берничә мең беларус турында сүз бара", ди ул.

Чит ил ватандашы паспортына сәяси яки һуманитар сәбәпләр аркасында Беларуска кайта алмаучылар дәгъва итә алачак.

▪️Сентябрь башында Александр Лукашенка чит илләрдәге беларусларга консуллыклар һәм илчелекләр аша паспорт алуны тыйды, моның өчен аларга Беларуска кайтырга кирәк булачак иде.

▪️Литваның гамәлләре — Лукашенканың шушы хактагы фәрманына җавап булып тора.

@azatliqradiosi
👍5👏1
Русия хәрбиләренең украин әсирләрен җәфалаулары системлы дәрәҗәгә җиткән

Бу хакта Украинага сәфәреннән соң БМО вәкиле Элис Джилл Эдвардс белдерде, дип яза The New York Times.

Эдвардс туплаган белешмәләрдән күренгәнчә, җәфалаулар арасында колакка һәм җенес органнарына электр тогы суктыру, кыйнау, суда тончыктыру, җенси көчләү бар.

Русия әсирлегеннән кайткан украин хәрбиләре үзләрен ач тотулары турында сөйләгән, кемнәрдер бик нык ябыгып кайткан.

Эдвардс җәфалаулар турындагы күрсәтмәләрне Мариупольдә, шулай ук Киев, Харьков һәм Херсон өлкәсендә яшәүчеләрдән җыйган.

Шул ук вакытта ул украин хатын-кызларын көчләүләре турында җитәрлек мәгълүмат җыя алмавын искәрткән. Көчләнгән хатын-кызларның бик азы гына тәртип саклау оешмаларына зарланган, ди ул.

@azatliqradiosi
🤬5❤1
Татарстанда ЮХИДИ ротасы башлыгын ришвәтчелектә шикләнеп тикшерү изоляторына җибәргәннәр

Әлмәттә ЮХИДИның юл-патруль хезмәтенең аерым батальоны өченче ротасы җитәкчесе Руслан Шәймәрдановны тикшерү изоляторына утыртканнар. Аны ришвәт алуда шикләнәләр, дип яза “Бизнес Online”. Җитәкчене сак астына алу турындагы карарны Әлмәт шәһәр мәхкәмәсе чыгарган.

Тикшерү фикеренчә, аңа ришвәтне "УТТ-Трубострой" оешмасы җитәкчесе биргән. Бу хәл 2016 елда ук булган, аңа 269 мең сумлык төзелеш материаллары тапшырганнар диелә. Шуның өчен Шәймәрданов, янәсе, бу оешмада эшләүче машина йөртүчеләргә штраф язмаска сүз биргән.

Шәймәрдановка каршы “Ришвәт алу” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган, аны 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😁3👍2🤡1
Татарстанда хатын-кызларны кайгырту стратегиясенең эш планы расланды. Ул абортлар санын киметүне максат итеп куя

Татарстан хөкүмәте Хатын-кызлар мәнфәгатендә дәүләт стратегиясен 2023-2026 елларда тормышка ашыру планын раслады һәм координацион шура төзеде. Бу хакта республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган боерыкта әйтелә.

Планга йөкле хатын-кызларга һәм аборт ясатырга теләүчеләргә кагылышлы чаралар кертелгән. Аерым алганда, балага узган хатын-кызларга нинди федераль һәм төбәк ярдәме каралуы турында мәгълүмат бирелеп торачак. Аборт ясатырга теләүчеләргә адреслы ярдәм күрсәтеләчәк.

Баласын төшерүдән баш тартучылар өлеше кимендә 15 процентка җитәргә тиеш диелә. Бу максаттан 2023-2026 елларда Балалар республика клиник хастаханәсендә репродуктив сәламәтлек мәктәбе булдырырга телиләр. Йөкле хатын-кызлар белән эшләячәк кризис үзәкләренең эшен көчәйтергә җыеналар.

Эшнең тормышка ашуын координацион шура күзәтеп барачак. Аны Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева җитәкләячәк диелә. Шурага 23 әгъза кергән. Алар арасында Татарстан бала хокуклары омбудсмены Ирина Волынец, Җәмәгать пулаты рәисе Зилә Вәлиева, кеше хокуклары омбудсмены Сәрия Сабурская бар.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤡3
Хәерле иртә, дуслар! Бүген - сишәмбе. Укрианадагы сугыш 566 көн дәвам итә. Бу сәгатькә билгеле булган вакыйгалар мондый:

❶ "Уральские авиалинии" ширкәтенең Airbus A320 очкычы Новосибирск өлкәсенең бер басуына утырган. Аварияле очрак, диелә. Очкычта 159 кеше булган, берсенә дә зыян салынмаган. Очкыч Омскидан очкан.

❷ Русиянең Рылся шәһәренә драннар һөҗүме булган. Берничә бинаның тәрәзәләре ватылган, түбәгә, диварларга зыян килгән.

❸ Төньяк Корея җитәкчесе Ким Чен Ын Русиянең чиген узган. Ул үзенең махсус поездында гына йөри. Русиядә ул Владимир Путин белән очрашмакчы. Кайчан - әйтелми. Әгәр Мәскәү белән Пхеньян кораллар бирү-алу турында килешсә, АКШ яңа чикләүләр кертәчәк, диде Дәүләт департаменты вәкиле.

❹ Русия нефтьне яшерен чыгаруын өч тапкырга арттырган, дип саный S&P Global медиахолдингы. Нефть танкерлар ярдәмендә диңгез буенча агызыла. Нефть диңгездә үк тутырыла, хисап алып барылмый, махсус хисап җайланмары сүндерелә, дип яза Moscow Times. Бу рәвешле Мәскәү санкцияләрне урап уза.

❺ Либиянең көньягында су басуы аркасында 7 мең кеше эзсез югалган, дип хәбәр итә Al Jazeera телеканалы.

❻ Казанның ЦУМ сәүдә үзәгендә "Бәхетле" кибете ябылган. Моңа кадәр Хәсәин Ямашев урамындагысы да эшчәнлеген туктаткан иде.

❼ Башкорстанда биш ай эчендә тычкан котыруын 548 кеше эләктергән. Бу күрсәткеч узган елдагы шушы вакыт аралыгы белән чагыштырганда 3,5 тапкырга артык.

Әлегә шулар. Безнең белән көнегезне башлавыгыз өчен рәхмәт. Матур, нәтиҗәле узсын! Ә без мөһим хәбәрләрне вакытында язып барырбыз.
👍3✍2🔥1🥰1
Сочи-Омски маршруты белән очкан "Урал һава юллары"ның очкычы турында өстәмә мәгълүматлар:

▪️ Очкыч басуга җирле вакыт белән 9:44 сәгатьтә (Казанча 5:44), Убинское авылы янында төшеп утырган. Авыл Новосибирски белән Омски арасында урнашкан.

▪️ Очкычта 170 юлчы, шул исәптән 23 бала булган, алар очкычтан чыккан.

▪️Кешеләрне вакытлыча урнаштыру пунктларына алып китү өчен алты автобус җибәрелүе әйтелгән иде. Аларны район мәдәният йортына урнаштырганнар.

▪️Flightradar белешмәләренчә, очкыч Омски һава аланына төшеп утырмаган, кисәтү сигналы биргән һәм запастагы аэродромга юл тоткан.

▪️Омски өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча үтәүче Виталий Хоценко ТАССка очкычның каза хәлендә төшеп утыруына китергән сәбәп гидросистемның эшләми башлавы булырга мөмкин дигән.

▪️Рәсми рәвештә бу хәлнең сәбәпләре әлегә хәбәр ителмәде .

▪️ Очкычның фюзеляжы җимерелмәгән, юлчылар кабартылган траплар аша үзләре чыга алган. Очкыч төшеп утырган урыннан фотолар бар, аларда очкычның уң як канаты өстендә янган эзләр күренә.

Кичә, 11 сентябрь шул ук "Урал һава юллары" ширкәтенең Казаннан Сочига очып киткән очкычы техник җитешсезлек сәбәпле кире әйләнеп кайткан иде.
Airbus 320 очкычы Казан һава аланыннан күтәрелеп Кайбыч тирәсенә җитүгә, очкыч командиры техник сәбәпләр аркасында кире кайтырга карар кабул иткән.


Хәбәр ачылмаса, монда басыгыз.

Дуслар, очкычлардан куркасызмы? Сугыш аркасында кертелгән чикләүләр авиациягә нык кына китереп бәрде. Очкычлар көнбатышта җитештерелә, аларның җиһазларын сатып алып булмый, ремонт ясау - проблем. Һавадагы казалар ешаер дигән курку бармы?
✍1
🚗 Путин түрәләр Русиядә җитештерелгән автомобильләрдә йөрергә тиеш диде бит әле.

"Русиядә җитештерелгән машиналар, бәлки, Мерседес яки Аудиодан тыйнаграк күренәдер. Әмма ярар... Һиндстаннан үрнәк алырга кирәк, алар үзләрендә җитештерүгә басым ясый, үзләрендә чыккан машиналарда йөри", диде ул.

Ничек сезгә бу тәкъдим? "Лада Калина"га Рөстәм Миңнеханов яки Радий Хәбиров күчеп утырырмы? Әллә Путин киңәше ничек әйтелде, шулай онытылырмы? Сечин, Миллер, Ротенберг, Костин кебек кешеләр түрәләргә үрнәк күрсәтерме?

Иске авыздан - яңа сүз диярең идең, туры килми. Исегездә булса, ул үзе дә "Лада"га утырып та күрсәтте, әмма ул юлда туктап калды. Әле ул йөрткән "Лада"ның җиһазлары чит илнеке дип ачыкланган иде.
🤡8😁3👍1
Уфаның чит ил ватандашларын вакытлыча тоту үзәгендә Абхазия кешесе үзенең авызын тегеп куйган һәм кан тамырларын кискән.

Алик һәм Ираклий - Абхазиядән. Алар Русиядә булу кагыйдәләрен бозган өчен ябып тотылганнар. Өч ай буе ватаннарына депортацияләүне көткәннәр.
Егетләр башта ачлык игълан итеп караган, әмма файдасы булмаган. Берсе соңгы чарага барган: беләкләрен кискән һәм авызын тегеп куйган диелә. Шул рәвешле ул үзен бирегә урнаштыруларына каршылык күрсәткән.

Хәбәр 👉 монда. 👉 Бу сылтама VPNсыз да ачыла.
🤯2🙏1
⚡️Дагытстан журналисты Абдулмумин Гаджиев 17 ел төрмәгә хөкем ителде.

Абдулмумин Гаджиевны 2019 елның июнендә тоткарладылар. Аны террорчылыкны финанслауда гаепләделәр. Журналистлар аны азат итү турында мөрәҗәгатьләр дә язды. Мондый гаепләүләргә нигез булырлык дәлилләр юклыгы, җинаять эшенең ялган булуы, сәяси сәбәпләр белән алып барылганы әйтелде.

Гаджиев "Черновик" газетасында дин бүлеген алып барган. "Черновик" – Дагыстанда куәт оешмаларының гамәлләренә һәм төбәктәге коррупциягә игътибарны юнәлтүче бердәнбер бәйсез басма булып санала иде.
🤬10⚡1👍1
📍Көн язмасын тәкъдим итәбез. Ул Украинада барган сугышта кайсы милләт, кайсы төбәктән үлүчеләр күбрәк булуы турында.

"Ирекле Бурятия" фондына нигез салучыларның берсе, хәзер бәйсез күзәтүче Мария Вьюшкова сугышта асаба халыкларының үлеме турында статистика алып бара. Ул сугышта Русия ягыннан үлүче этник төркем вәкилләрен саный башлады һәм аларның гомум пропорциясен өйрәнде.Берничә ай элек Кэмбридж университеты чыгарган журналда Вьюшкованың "Русиянең 2022 елда Украинага һөҗүмендә этник азчылыклар югалтулары" дип аталган мәкаләсе чыкты. 

Без аның белән сөйләштек һәм Башкортстан белән Татарстандагы татар-башкортлар турында сораштык. Аның белән интервьюдан берничә өзек

🔸Минем фаразым: якын киләчәктә Башкортстан Русия буйлап иң күп хәрби үлүче төбәк булырга мөмкин. Башкортстан мобилизациягә эләгүчеләрнең үлемнәре буенча да алдынгы урында, ул иң күп мобилизацияләнүче үлгән беренче биш төбәккә керә. Һәм ул бу "рейтинг"та үсә генә бара.

🔸Хәзерге күзәтүләремә күрә, үлүчеләр арасында татар-башкорт исемнәре арта бара, хәзер инде диспропорция үсә. Бу аеруча мобилизацияләнгәннәр исемлекләреннән нык күренә.

🔸Мобилизацияләнгәннәр исемлекләрен өйрәнгәндә шунысы ачык күренә: 2022 елгы мобилизация милли төбәкләргә нык бәрде. Беренче чиратта, бу Бурятия, Тыва, Саха һәм Башкортстан. Бу төгәл күренә. Мобилизацияләнеп үлүчеләр арасында казакълар да күп.

👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

▪️Азатлык хисабына күрә, сугышның 566 көнендә Башкортстанга кимендә 947, Татарстанга — 610 мәет кайтарылды. Бу саннар тагы да зуррак була ала, Русия хакимияте сугыштагы югалтуларны яшерә.
😢5😱3✍1❤1👍1🔥1🤬1
Казан блогерын Парвинахан Әбүзәрованы өч ел колониягә хөкем иттеләр.

Хөкем карарын кичә, 11 сентябрьдә чыгарганнар. Тикшерү фаразынча, ул хәрбиләрне "махсус хәрби операция"дә (Украинага каршы сугышны Русиядә шулай атарга кушалар) катнашудан "баш тартырга чакырган". Блогерны быел март ахырында тоткарладылар һәм өй сагына җибәрделәр. Февраль ахырында аның өендә тентү узды. Парвинахан Әбүзәрованы ФСБ Татарстандагы тикшерүчесе чакырган, әмма ул моннан баш тарткан һәм теркәлгән урынында яшәмәгән. Аны федераль эзләүгә бирделәр.

Быел августта "Мемориал. Сәяси тоткыннарны яклау" хәрәкәте Казаннан блогер Парвинахан Әбүзәрованы сәяси тоткын дип таныды.

👉 Хәбәр ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

▪️ Казаннан 30 яшьлек Парвинахан Әбүзәрова – танылган Instagram-блогер һәм хатын-кызлар өчен мөселман киемнәре дизайнеры.
Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты. Сугышка каршы чараларда катнашучыларга Русия армиясен "дискредитацияләү" һәм аның турында "фейклар" тарату турында яңа маддәләр нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачыла. Гаепләнүчеләргә 15 елга кадәр төрмә яный.
🤬9❤1⚡1👍1🤩1