Татарстан суверенитеты көненең милли вакыйгасына әйләнгән Tat Cult Fest заманча татар музыкасы фестивале быел үткәрелмәде. Җыенның гомере кыска булды. Аның урынына быел түрәләр "ДәртФест" дип аталган фестиваль оештырды. Фестивальне оештыручыларның берсе Адел Садрутдинов Азатлыкка җыенны ни сәбәпле оештырудан баш тартуы, республикада бәйсез проектларның юкка чыгарылуы хакында сөйләде. Кем укырга өлгермәде, шушы "карточка"лар ярдәмендә аның эчтәлеге белән таныша ала. Озын текстларны укырга яратмаган дуслар, таныш-белешләрегез булса, юллагыз аларны.
Ә тулы мәкалә монда. Ачылмаса, бу сылтамадан файдаланагыз.

😢8👎1
Росгвардиягә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең элекке яллы сугышчыларын – ярлыкау алган тоткыннарны кабул итә башлаганнар.
Әмма бөтен кешене дә алмыйлар, зур булмаган яки уртача авырлыктагы җинаять кылучыларны гына диелә.
▪️2022 елның язында Русия хәрбиләре Украинадагы сугышта берничә мәртәбә хәрби уңышсызлыкларга дучар булганнан соң, Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте ил тоткыннарын сугышка җибәрә башлаган иде.
▪️Төрле бәяләмәләргә күрә, "Вагнер" белән сугышка 50-70 мең тоткын киткән. Июньдә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте җитәкчесе Евгений Пригожин Украинага каршы сугышта катнашып, Русиягә 32 мең элекке тоткын кайтты дип белдергән иде.
▪️Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән килешү төзеп, Украина сугышына барырга ризалашкан өчен төрмәдән азат ителгән тоткыннарның кайтып кеше үтерү, талау, куркыту очраклары арта. Җаваплылыктан шулай җиңел генә котыла алган җинаятьчеләр үзләренә барысы да рөхсәт ителгән дип саный.
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
"Важные истории": "Вагнер"да сугышып ярлыкау алган тоткыннарны Росгвардиягә кабул итә башлаганнар
Әмма бөтен кешене дә алмыйлар, зур булмаган яки уртача авырлыктагы җинаять кылучыларны гына диелә.
🤮3👍1🤡1
Сәясәтче Алексей Навальныйны тагын "шизо"га утыртканнар.
Беләсезме инде ничәнче тапкыр?
Бу хакта хәбәр 👉 монда. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Беләсезме инде ничәнче тапкыр?
Бу хакта хәбәр 👉 монда. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
🤬2🥱1
Европа шурасы парламент ассамблеясенең (ПАСЕ) юридик мәьәләләр һәм кеше хокуклары комиссиясе Русияне диктатура дип атады.
Парламентарийлар фикеренчә, Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы – диктатор режимнарының “халыкара тынычлыкка һәм иминлеккә, күршеләренең бөтенлегенә һәм сәяси бәйсезлегенә куркыныч тудыруын” күрсәтә.
▪️2022 елның октябрендә ПАСЕ үзенең резолюциясендә Русияне "террорчы режим" дип атады.
▪️Былтыр мартта Русия Украинага каршы сугыш башлавы өчен Европа шурасыннан чыгарылган иде.

Европа шурасы парламент ассамблеясе комиссиясе Русияне диктатура дип атады
Парламентарийлар фикеренчә, Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы – диктатор режимнарының “халыкара тынычлыкка һәм иминлеккә, күршеләренең бөтенлегенә һәм сәяси бәйсезлегенә куркыныч тудыруын” күрсәтә.
🌚1
Башкортстанның Учалы районында Украинадагы сугышка киткән ирнең туганнары аның җәсәден кайтара алмауга зарлана.
32 яшьлек Айрат Махиянов сугышка Салават шәһәрендәге төзәтү колониясеннән киткән булган, дип җиткерә "Пруфы".
Хәрбинең апасы әйтүенчә, инвалидлыгы булуга да карамастан, ир саклану министрлыгы белән контракт төзегән булган. Соңгы тапкыр 23 августта элемтәгә чыккан һәм "өч көнгә куркыныч сугышка китәм" дип әйткән.
Айрат Махияновның туганнары аның үлергә мөмкин булуы турында бергә хезмәт иткән иптәшеннән 1 сентябрь көнне белгән.
"Ул 29 августка каршы төндә үлгән. Снарядтан яраланган, янтыгына кергән булган, каны аккан. Һоспиталгә тугыз чакрым калган булган. Аңа шалтырата алдым, хезмәттәше телефонны алды да "кулымда үлде" диде. Йә аны сугыш кырыннан алып чыкмаганннардыр, кем белә. Иптәше хәрби комиссариатка һәм саклану министрлыгына шалтыратыгыз, монда күпләп сасып яталар диде", дип сөйләгән ул.
Хәзерге вакытта туганнары Айрат Махияновның җәсәде кайда булуын белми һәм аны җирли алмый диелә.
Бу уңайдан туганнары Дондагы Ростов моргына да, төзәтү колониясенә дә, Учалы хәрби комиссариатына да шалтыратып караган, берни белә алмаганнар.
"Ул ярты ел Украинада хезмәт итеп соңрак кешечә яшәргә, дәваланырга теләгән иде. Аның сугыштагы кушаматы – Махно. Ул инвалид, тыныч. Мин Хәбировка мөрәҗәгать итәргә теләдем, әмма ул мине кара исемлеккә тыкты. Туганымны тизрәк кайтарырга иде", дип сөйләгән хәрбинең апасы.

Башкортстанның Учалы районында Украинадагы сугышка киткән ирнең туганнары аның җәсәден кайтара алмауга зарлана
Инвалид ирне сугышка колониядән җибәргәннәр. Ул саклану министрлыгы белән контракт төзеп киткән. Апасы хәрбинең җәсәден кайтарырга булышуны сорап Радий Хәбировка мөрәҗәгать итүен сөйли, тик Башкортстан башлыгы аны кара исемлеккә тыккан диелә.
👍1😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Сочи-Омски маршруты белән очкан "Урал һава юллары"ның очкычы турында өстәмә мәгълүматлар: ▪️ Очкыч басуга җирле вакыт белән 9:44 сәгатьтә (Казанча 5:44), Убинское авылы янында төшеп утырган. Авыл Новосибирски белән Омски арасында урнашкан. ▪️ Очкычта 170…
Бүген иртән сәгать 5.15тә Хургададан Түбән Новгородка баручы очкычта техник җитешсезлекләр сәбәпле Казан һава аланына төшеп утырырга мәҗбүр булган.
Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы телеграм каналы хәбәр итә. Очкыч Azur Air ширкәтенә караган.
Мондый хәлләр соңгы вакытта ешайды кебек, ни сәбәпле дип уйлыйсыз?
@azatloqradiosi

🤷♂1😢1
Башкортстанга Украинадагы сугыштан тагын мәетләр кайтарылган. Аларны кичә җирләгәннәр.
Сергей Кривенков, 37 яшь
Уфаның Киров районыннан.
Максим Князев, 25 яшь.
Кырмыскалы районы Алексеевка авылыннан.
26 августта һәлак булган
Альберт Гайфуллин, 59 яшь
Бәләбәй районы Тузлыкуыш авылында яшәгән. Тумышы белән Оренбур өлкәсеннән булган.
Тимур Хисмәтуллин, 20 яшь.
Чакмагыш районыннан.
Аграр көллиятне тәмамлагач контракт төзеп сугышка киткән.
Бүгенге көндә Украинадагы сугышта Башкортстаннан ким дигәндә 947 кеше һәлак булган. Бу рәсми саннар гына, чынлыкта алар күбрәк була ала.
Бүген сугышның 566нчы көне.

🤬2👍1😢1🎉1🕊1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 13нче сентябрь, 567 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады.
Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹 Акъярдагы (Севастопольдәге) кораблар ремонтлау заводында ракет һөҗүме аркасында янгын чыккан. Ике корабка зыян килгән, 24 кеше яраланган. РФ ягы бу һөҗүмне Украина оештырган, ди. Акъяр Кырымда урнашкан. Русия Кырымны Украинадан 2014 елда аннексияләде.
🔹 Төнлә Русия Украинага җибәргән "шахед"лар Украинаның Дунай елгасы буенда урнашкан портларына һөҗүм иткән. 32 дрон бәреп төшерелгән, ләкин берничәсе украиннарның порт инфраструктурасы, биналары һәм йөк машиналарына зыян китергән, диелә.
🔹 Русия президенты Владимир Путин Төньяк Кореянең илбашчысы Ким Чен Ын белән Русиянең "Восточный" космодромында очраша. АКШ фикеренчә, Путин белән Ким Төньяк Кореядән Русиягә Украинада сугыша торган РФ армиясе өчен сугыш кирәк-яракларын кайтарту турында сөйләшәчәк.
🔹 Казанның Островский урамында төзелеш эшләре алып барылганда, җир астында борынгы корылмалар табылган. Татарстан президент ярдәмчесе Олеся Балтусова белдергәнчә, бу корылма XVIII-XIX гасырларга карый.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👍3✍1
Акъярда көймә төзәтү заводына ракет һөҗүме булган.
Русия саклану министрлыгы хәбәрендә әйтелгәнчә, Орджоникидзе исемендәге көймә төзәтү заводына канатлы ун ракет белән һәм Кара диңгез флотындагы көймәләр отрядына пилотсыз өч катер белән һөҗүм иткәннәр.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Кырым

👍5✍1🔥1
Эстония бүгеннән башлап илгә РФ номерлы машиналарны кертми.
Бу хакта илнең эчке эшләр министрлыгы белдерде.
Кичә РФ номерлы машиналарны Латвия дә кертми башлады.

Русия Украинага бәреп кергәч, Европа берлеге илләре Русия һәм РФ ватандашларына карата чикләүләр кертте. РФ номерлы машиналарны Европа берлеге илләренә кертми башлау — шушы чикләүләрнең дәвамы.@azatliqradiosi
👍5🤬1🤡1
Русия 18 млрд сум күләмендә Boeing һәм Airbus өчен алмаш-яраклар сатып алган.
Сүз 2022 елның февраленнән 2023 елның мартына кадәр сатып алынган оригиналь алмаш-яраклар турында бара. Алар Украинага бәреп керү аркасында кертелгән чикләүләрне урап сатып алынган, дип яза "Важные истории" басмасы.
Русиягә алмаш-ярак кайтарту эшендә дөньяның 26 иленнән 150 ширкәт катнашкан. Берләшкән Гарәб Әмирлекләренә бу сумманың яртысы — 9 млрд сум туры килә. Кытай ширкәтләре — 5 млрд сумлык, Төркиянеке 2 млрд сумлык ярак алырга булышкан.
Моннан кала Русия ягы алмашларны АКШ, Британия, Германия, Чехия һәм Литва кебек илләрдән дә сатып алган. Русия хакимиятләре бу илләрне "дошман" илләре дип атый, бу дәүләтләр белән рәсми мөнәсәбәтләр хәзер юк дәрәҗәсендә. Шушы илләрдән алмаш яраклар параллель импорт схемасы нигезендә кайтартылган.

🤬4😁2✍1👍1
Казан үзәгендә төзелеш вакытында XVIII–XIX гасырга караган борынгы корылмалар табылган.
Островский урамындагы җир кишәрлегендә торак комплексы төзелә. Төзелеш барган урын федераль әһәмияткә ия мәдәни объект чикләрендә урнашкан дип искәртелә. Шуңа күрә төзелеш алдыннан археологик казу эшләре уздырылган. Аерым алганда, агач корылмалар һәм коелар табылган.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан

❤7
"Көнчыгыш" космодромында Путин белән Ким Чен Ын сөйләшүләре узды.
Сөйләшүләрнең ачык өлеше кыска булды, Ким Чен Ын Төньяк Корея багланышларны үстерергә тели, чөнки һәрвакыт "президент Путинның һәм Русия хөкүмәтенең бөтен карарларын" да хуплап килде, дип белдерде. Ябык өлеше исә сәгать ярым барды, анда шул исәптән Русия саклану министры сергей Шойгу да катнашты.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Сөйләшүләрнең ачык өлеше кыска булды, Ким Чен Ын Төньяк Корея багланышларны үстерергә тели, чөнки һәрвакыт "президент Путинның һәм Русия хөкүмәтенең бөтен карарларын" да хуплап килде, дип белдерде. Ябык өлеше исә сәгать ярым барды, анда шул исәптән Русия саклану министры сергей Шойгу да катнашты.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
💩5👍2🤡2🤮1
Путин кичә янә "Русия беркайчан да беркайда да колонизатор булмады" дип сөйләде.
Илнең тарихын искә төшерикме? Татарлар һәм Русиягә көчләп кушылган башка милләт вәкилләре бу хакта нәрсә уйлый икән? Ә сез ни уйлыйсыз?
Видеоны карагыз да фикерләрегезне комментарга языгыз.

YouTube
Путин: "Русия беркайчан да колонизатор булмаган" | Ә дөресе ничек?
Путин "Русия беркайчан да колонизатор булмаган" ди. Русия тарихын искә төшерикме? Татарлар һәм Русиягә көчләп кушылган башка халыклар бу хакта ни уйлый икән?...
🤮6😁2👍1👏1
Башкортстанда Украинаның 30 баласы тотыла.
Республиканың гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры әйтүенчә, баштагы чорда украин балаларын уллыкка алырга теләүчеләр бик күп булган. Әмма кыенлыклар туган, балаларга Русия ватандашлыклары алганнар. Хәзер "уллыкка алырга теләүчеләр агымы үтте, әлегә бер баланы да алмадылар”, ди түрә.
Исегезгә төшерәбез: Киев һәм халыкара хокук яклау оешмалары Мәскәүне сугыш барган урыннардагы украин балаларын Русиягә күчерүдә, аларны хәтта Украинада үз гаиләләре булса да, асрамага бирүдә гаепләп килә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан

🤬6😢3❤2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Көнчыгыш" космодромында Путин белән Ким Чен Ын сөйләшүләре узды. Сөйләшүләрнең ачык өлеше кыска булды, Ким Чен Ын Төньяк Корея багланышларны үстерергә тели, чөнки һәрвакыт "президент Путинның һәм Русия хөкүмәтенең бөтен карарларын" да хуплап килде, дип белдерде.…
❗️Лавров Русия һәм Кытайның Төньяк Кореягә каршы чикләүләрдән баш тартуы турында белдерде
Русия тышкы эшләр министры сүзләренчә, "әлеге чикләүләр бөтенләй башка геосәяси вазгыятьтә кабул ителгән булган". Әлеге белдерүен ул бүген Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ынның Русия президенты Владимир Путин белән очрашуыннан соң ясады.
Төньяк Кореягә каршы чикләүләрне атом һәм ракет програмын үстерүе өчен БМО иминлек шурасы керткән иде, Кытай белән Русия аның даими әгъзалары. Көнбатыш илләре Русия һәм Кытай үзләре үк хуплап тавыш бирсә дә, бу чикләүләр режимын бозарга мөмкин дип берничә мәртәбә шикләнде.
Әлегә Пекин Лавровның бу белдерүенә фикерен әйтмәде.

🤮3🤡3😁1
Татарстан һәм Башкортстанга гына түгел, Себердәге татар авылларына да Украинадагы сугыштан табутлар кайту ешая
Новосибирски өлкәсенең Куйбышев районында урнашкан Омавыл исемле татар авылында яшәүче Гөлнур ханымның ике улы да мобилизацияләнеп сугышка киткән. Алар турында сөйләгәндә ул күз яшьләрен тыя алмый. Ике улын да сугышка озатудан әтиләре инсульт кичергән.
Гөлнур да, ире дә соңгы мизгелгә кадәр повестка килмәс дип өмет иткән. Әмма 25 октябрьдә — 33 яшьлек Сәлимне, ә 27 октябрьдә — мобилизациянең соңгы көнендә — 27 яшьлек Рөстәмне озатканнар. Ана кеше кече улын булса да кире кайтарырлар дип өметләнгән. Кайтармаганнар.
— Безнең урамнан бөтенесен рәттән алып киттеләр. Урам ирләрсез калды. Ялгыз аталар гына калды, ә уллары юк, — ди ул.
Олы улы күптән түгел ялга кайтып киткән. Кечесенең ялы кайчан буласы билгеле түгел.
— Декабрьдә Рөстәмнең баласы туды. Ул аны Омскида күнегүләр вакытында бер тапкыр кайтып күрде. Сәлимнең хатыны эчә башлады, оныкны алып киттем, хәзер ул миндә. Язмышлар шулай җимерелде, — дип сөйли Гөлнур калтыранган тавыш белән.
Себердәге татар авылларынан репортаж тәкъдим итәбез.
👉Төп сайт
👉Көзге сайт
👉Телеграм

"Бер улыбызны булса да калдырсыннар иде". Себердәге татар авылларына сугыштан табутлар кайта
Украинада һәлак булган хәрбиләр җәсәдләре Новосибирски өлкәсендәге татар авылларына да торган саен ешрак кайтарыла. "Сибирь.Реалии" репортажын тәкъдим итәбез.
🤬6👍1😢1