Украина гаскәренең медицина батальонында беренче татар экипажы оештырылган
Бу хакта Украинаның элекке мөфтие, Донецки татары Сәид Исмәгыйлев хәбәр итә.
Анда әлегә өч кеше кергән: Сәид Исмәгыйлев, Камил Гыймадутин, Эмиль Тенишев. Өчесе дә Украинада туып үскән татарлар.
▪️Сәид Исмәгыйлев тумышы белән Украинаның Донецки якларыннан, әти-әнисе дә шунда туган, ә бабалары Пенза якларыннан.
Сәид татарча да, урысча да, украинча да белә. Шул телләрдә 20 ел буена Украинада исламны тарату эше белән мәшгуль булды.
Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы Украинаның элекке мөфтие Сәид Исмәгыйлевнең дә тормышын астын өскә китерде. Аның кулында хәзер Коръән түгел, ә корал, чапан урынына — гаскәр киеме, әмма ул тыныч тормышта да, хәзер дә кешеләрне коткару эшендә.
Узган ел Азатлык Сәид Исмәгыйлев белән әңгәмә корган иде. Аны 👉 монда укый аласыз.
@azatliqradiosi

Telegram
Свободный Идель-Урал / Free Idel-Ural
Бывший муфтий Украины, а ныне воин ВСУ, украинский татарин Саид Исмагилов сообщил о формировании первого татарского экипажа в составе медицинского добровольческого батальона "Госпитальеры". В его состав вошли:
🔹 Саид Исмагилов
🔹 Камиль Гимадутин
🔹 Эмиль…
🔹 Саид Исмагилов
🔹 Камиль Гимадутин
🔹 Эмиль…
👍11✍3❤2🔥1
Татарстан сәүдә-сәнәгать пулаты башлыгы: "Кытай ширкәтләре белән эшләргә өйрәнергә кирәк. Безнекеләр әле әзер түгел"
Татарстан эшмәкәрләренә һәм эшкуарлыгына кытай ширкәтләре белән эшләргә өйрәнергә, моның өчен башка алымнар табарга кирәк. Бу хакта РОСТКИ халыкара форумына нәтиҗә ясалган матбугат очрашуында Татарстан сәүдә-сәнәгать пулаты башлыгы Шамил Агеев белдергән.
Аның әйтүенчә, Кытайда Көнбатыштан алынма технологияләр бик күп. "Кытай күп эшли белә. Без дә алардагы тәҗрибәне отып алырга өйрәнергә тиеш", дип саный Агеев.
Шул ук матбугат очрашуында Кытайның Казандагы баш консулы Сян Бо Татарстан башкаласында Кытайның виза үзәге булдырырга ниятләүләрен әйткән.
❓Татарстан белән Кытай арасында хезмәттәшлек соңгы вакытта әүземләшә бара. Моны Татарстанга файдага дип саныйсызмы?
#Татарстан

👎3😁2❤1👍1🤮1
Уфа мәхкәмәсе нахакка 13 ел төрмәдә утырган Фәтхулла Исхаковка 31 млн сум компенсация түләргә дип карар чыгарды
Бу хакта Mash Batash Telegram-каналы җиткерә, каналда мәхкәмә карары укылган видео да чыкты.
86 яшьлек пенсионер үзе дәүләттән 450 миллион сум таләп иткән иде.
Йомгаклау чыгышында ул "җәһәннәмдә яшәдем, җәннәттә яшәргә бирегез" дигән һәм ни өчен 450 миллион сум акча соравын аңлаткан:
"Диңгез буенда йорт – 100 миллион сум. Өйгә хезмәт күрсәтү – ун елга 50 миллион сум. Сак хезмәте һәм хезмәтчеләр – елына 10 миллион сум, ун елга – 100 миллион сум. Ял һәм дәвалану – елына 5 миллион сум. Калганы – башка төрле чыгымнар".
Мәхкәмә пенсионерның дәгъвасын өлешчә канәгатьләндергән һәм аңа дәүләттән 31 миллион сум түләнергә тиеш дип карар чыгарган.
▪️Быел майда Фәтхулла Исхаков моннан 64 ел элек чыккан хөкем карарын гамәлдән чыгаруга ирешкән иде.
▪️Азатлык аның язмышы һәм гаделлек өчен көрәше турында язып чыккан иде. Язманы монда укый аласыз.

Азатлык Радиосы
Уфа мәхкәмәсе нахакка 13 ел төрмәдә утырган Фәтхулла Исхаковка 31 млн сум компенсация түләргә дип карар чыгарды
Пенсионер үзе дәүләттән 450 миллион сум таләп иткән иде, аның бу таләбен Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе өлешчә канәгатьләндергән. Фикер алышу вакытында Фәтхулла Исхаков үзенең йомгаклау чыгышын "җәһәннәмдә яшәдем, җәннәттә яшәргә мөмкинлек бирегез" дип башлаган.
❤9👍4
Бурят активисты Мария Вьюшкова Украина сугышында төрле халык вәкилләренең үлеме турында статистика җыя. Ул Русиянең асаба халыклары аеруча күп үлә дигән нәтиҗәгә килгән.
Кичә Азатлыкта белгеч белән әңгәмә чыкты. Аның беренче өлешеннән кайбер фикерләрне бүген сезгә карточкалар рәвешендә тәкъдим итәбез.
Әңгәмәне тулысынча монда укып була, ачылмаса, монда басыгыз.

🤬5😢3😱1
Мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт итү вакыты турында канун өлгесен Русия думасына җибәргәннәр
Бу канун өлгесен Татарстан дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шәрәфиев (ЛДПР) тәкъдим иткән иде.
Депутат искәртүенчә, Путинның былтыр көз Русиядә "өлешчә" мобилизация игълан итү фәрманында мобилизацияләнгәннәрнең никадәр хезмәт итәчәге турында да, нинди сәбәпләр белән хезмәттән китә алулары турында да мәгълүмат юк.
Русия Федераль җыены каршындагы канун чыгаручылар шурасы бу канун өлгесен Русия думасына җибәргән.
Эдуард Шәрәфиев былтыр Украинадагы сугышка да барып кайтты. Өч ай элек Русиядә гомуми мобилизация игълан итәргә чакырган иде.

Аны Татарстан Дәүләт шурасының Украинадагы сугышта катнашучы депутаты Эдуард Шәрәфиев тәкъдим иткән иде.
🤡3
"Татар сүзе" бәйгесе быел биш телдә узачак
Моңа кадәр татар телендә генә узган "Татар сүзе" бәйгесенә быел дүрт тел өстәләчәк — чуаш, мари, мордва һәм удмурт телләре.
Бу хакта бүген бәйгенең оештыру комитеты рәисе, "Шаян ТВ" телеканалы башкарма мөдире Рамилә Сәхабетдинова матбугат очрашуында белдерде.
Аның сүзләренчә, башка милләт вәкилләре "Туган тел" дип аталган яңа номинациядә катнашачак.
Алар классикларның, хәзерге язучыларның яки үзләре иҗат иткән шигырь яисә чәчмә әсәрләрне үз туган телендә укырга тиеш булачак.
Һәр милләт өчен берешәр җиңүче билгеләнәчәк. Аларга 30 мең сум күләмендә бүләк каралган.
▪️"Татар сүзе" бәйгесе дүртенче ел рәттән уза. Моңа кадәр бәйгедә бары татар телендә генә чыгыш ясап катнашырга мөмкин иде.

👍8❤1👎1
⚡️ММА көрәшчесе Джефф Монсон Башкортстан королтае депутаты булды
Американ ватандашлыгыннан баш тарткан ММА көрәшчесе Джефф Монсон 10 сентябрь узган сайлауда Башкортстан Дәүләт җыены-Королтай депутаты булып сайланган.
Башкортстан парламентына сайланган депутатлар исемлеге бүген "ЕР-Башкортостан" басмасының интернеттагы битендә басылып чыкты.
Монсон фирка исемлегендә бишенче урында тора. "Бердәм Русия" партиясе парламенттагы 110 урынның 87сен алган.
Монсон депутат булып сайлаганын ТАСС агентлыгына да раслаган, мандаттан баш тарту нияте турында әйтмәгән.
Май аенда "Бердәм Русия" праймеризында җиңеп, ул намзәт булаган иде.
▪️Джефф Монсон 1971 елда АКШның Миннесота штатында туган. Катнаш көрәш (Mixed Martial Arts) төрендә танылган спортчы.
▪️Сәяси карашларына килгәндә, үзен анархист-коммунист дип таныта. 2016 елда фетнәчел "Луһански халык республикасы" "ватандашы" булуын хәбәр итте. Русиянең Украинага каршы сугышын хуплый.
▪️ 2018 елда Русия ватандашлыгын алды һәм Мәскәү өлкәсе Красногорски шәһәр бүлгесендә "Бердәм Русия" депутаты булды.
▪️2020 елда Уфага күченде, анда джиу-джитсу һәм грэпплинг мәктәбе ачты.
▪️2023 елның май ахырында үзенең американ паспортын АКШның Истанбулдагы консуллыгында тапшырганын хәбәр итте.
▪️Быел июль аенда 2026 елда Русия думасына сайлану ниятен белдерде.
▪️52 яшьлек Монсон ММА көрәшләрендә 61 тапкыр җиңгән, 26 тапкыр җиңелгән.
▪️2018 елда радиобызның урыс хезмәте "Признаки жизни" проекты кысаларында аның турында фильм төшергән иде.
#Башкортстан

ММА көрәшчесе Джефф Монсон Башкортстан королтае депутаты булды
Американ ватандашлыгыннан баш тарткан ММА көрәшчесе Джефф Монсон 10 сентябрь узган сайлауда Башкортстан Дәүләт җыены-Королтай депутаты булып сайланган.
🤮15😁4❤1👍1
💔 Күңелсез хәбәр. Татар җырчысы Флера Сөләйманова вафат.
Бу хакта Татар-информ хәбәр итә. Ул хастаханәдә җан биргән. "Бүген иртә белән хастаханәдә китеп барган. Безгә - туганнарына кызы Әлфия хәбәр итте", - дигән гаиләнең килене Ләбибә ханым агентлыкка.
Җырчыга 84 яшь булган. Ул тумышы белән Кама Тамагы районнан. Туган авылы - Иске Барыш.
Кайда, ничек, кайчан җирләнәчәк - әлегә хәбәр ителми.
UPD: Хушлашу 15 сентябрь Мәрҗәни мәчете, 12.30 сәгатьтә.

😢26🙏3❤1👍1
2019 елда аның белән әңгәмәбез чычккан. Ул вакытта Флера Сөләйманова 80 яшен хезмәттәшләре белән Татар дәүләт филармониясендә чәй өстәле артында билгеләп үткән иде. Ул авыр тормыш кичерде, әмма бу хакта күп сөйләми иде.
Менә бер өзек.👇
Ятим күңелен ятим генә аңлый, ләкин мин беркайчан да әнисез үстем дип кычкырып йөрмәдем. Мәгәр андый балаларга ана назын бирү теләгем зур булды. Дүрт бала белән тол калган иргә кияүгә чыктым. Габделхак балаларга әни дип әйтәсез дип бик каты торды. Ә мин, әни бер генә була ул, ирексезләмик, дидем. Шуннан балаларым да, хәзер оныклар да миңа дәү әни дип дәшә башлады. Бу – бик зур хөрмәт, ихтирам билгесе. Әйтәм ич, ятимлекнең ачысын үз җилкәмдә татыдым. Әти фронтта һәлак булды, озакламый әни дә бакыйлыкка күчте. Тома ятим калгач, ике яшьлек сеңлем Фәния бигрәк кызганыч булды инде. Шуңа күрә бу балаларның күңеле китек булмасын иде дип теләдем, тормышларын бөтен итәргә омтылдым. Шулай итеп, бала шатлыгы – минем шатлык, алар хәсрәте минем хәсрәт булды. Әле менә 43 яшьлек өлкән улым Маратны көтмәгәндә, уйламаганда җир куенына иңдердек. Нишлисең бит, җыяр ризыклары беткән булгандыр... Булатым, олы кызым Алсу, Маратымның игезәк сыңары Әлфия – барыбыз да бу хәлләрне бик авыр кичердек. Бала югалту хәсрәтеннән соң ялгызым яши алмадым, Әлфияләргә бардым.
Флера Сөләйманова үзе репертуарымдагы күпчелек җырлар әнигә багышланган иде дип сөйләгән иде.
Алтмыш ел дәверендә барлык җырларымны да әниемә багышладым. Репертуарымда күбесе әни турында җырлар булды. "Әниемә" (Госман Әхмәтҗанов тәрҗемәсендә казакъ җыры) визит карточкама әйләнде. Әнигә әйтеп өлгермәгән сүзләрем, назларым, шушы җырга сыйган. Халык "Гөлшаһидә" җыры белән дә таный иде.
Бүген Флера Сөләйманованы дога, рәхмәт белән искә алыйк. Кайсы җырын яратасыз?
Мәкалә монда. Ачылмаса, монда басыгыз.

Флера Сөләйманова: "Бар җырымны әниемә багышладым"
Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманова 80 яшен хезмәттәшләре белән Татар дәүләт филармониясендә чәй өстәле артында билгеләп үтте.
❤23👍1🥰1
Башка хәбәрләрне дә карыйк:
❶ Кизләүдә (Евпатория) берничә тапкыр шартлау булган. 250 чакрым ераклыктагы Кырым күпере вакытлыча ябылган. Русия ягы Кырымда 11 дронны бәреп төшерелде дип хисап бирде.
❷ Иртәнге 5тә Украина гаскәрләре Кара диңгездә "Сергей Котов" патруль корабына һөҗүм ясалган. Һөҗүм 5 экипажсыз катерлар ярдәмендә ясалган, алар юкка чыгарылды, дип хисап бирде Русия саклану министрлыгы. Украина ягы бу хакта белдерү ясамады.
❸ Брянск өлкәсендә 4 дрон бәреп төшерелгән - Русия Саклану министрлыгы.
❹ Европа парламенты Беларусия президенты Александр Лукашенканың Украинага бәреп керүдә катнашты дип таныган. Европарламент шулай ук Халыклара җинаять мәхкәмәсеннән аны кулга алу ордерын булдыруны сораган.
❺ Владимир Путин Ким Чен Ынның Төньяк Кореягә чакыруны кабул иткән. Бу сәфәр кайчан була - билгесез.
❻ АКШ журналисты Эван Гершковичның туганнары БМОга аны Русия изоляторыннан иреккә чыгаруда булышуны сорап мөрәҗәгать иткән. Гершкович апрель аенда кулга алынды, тикшерү изоляторында тотыла.
❼ Мәгърибтәге җир тетрәүдә һәлак булучыларның саны 3 меңгә кадәр җитте. 5644 кеше зыян күргән. Зилзиләнең үзәге Марракеш шәһәренә 70 чакрым ераклыкта булган урында булган иде. Фаҗига 9 сентябрь төнендә булды.
Бергә булыйк бүген дә. Мөһим хәбәрләр булса, шунда ук язарбыз. Имин булыгыз.

✍1👍1
Ә Башкортстанда мондый хәлләр: мәгариф министры алмашына.
Айбулат Хаҗин вазифасыннан китә. Министр вазифаларын Хаҗинның беренче урынбасары Илдар Мәүлетбердин башкарачак. Хаҗин бу кәнәфигә Радий Хәбиров Башкортстанга башлык итеп килгәч билгеләнде.
Нәрсә белән истә калачак Айбулат Хаҗин? Бу хакта 👉 монда. Ачылмаса, 👉 бусына басасы.

Медиа: Башкортстан мәгариф министры Айбулат Хаҗин вазифасыннан китә
Хаҗин вазифасын Корылтайга депутат итеп сайлануы сәбәпле калдыра.
❤3✍1
📍Татарстанның Питрәч районындагы Богородское авылы мәктәбендә атыш булган.
Мәктәп укучысы кулдан ясалган җайланма белән сыйныфташының битенә аткан, баланы Казандагы балалар республика клиник хастаханәсенә җибәргәннәр. Ату тавышыннан колагы тонган икенче малайны да ашыгыч ярдәмдә алып киткәннәр диелә.
"Казанские ведомости" язуынча, дәресләргә әзерләнгән вакытта икенче сыйныфта укучы ике бала арасында бәхәс чыккан. Алар моңарчы да берничә көн генә алдан урамда талашкан булган, аларның берсе өендә ясаган коралны алып килеп, икенчесенә атарга карар кылган диелә.
Басма журналисты шалтыраткач, мәктәптә "Безнең монда полиция һәм тикшерүчеләр эшли, әлегә шалтыратмагыз", дип җавап биргәннәр. Хәзерге вакытта бу мәктәптә 420 бала укый.
Хәбәр ачылмаса, бу сылтамага басыгыз.

😱5👍1🤯1
Европа Берлеге кайбер Русия эшмәкәрләрне чикләүләр исемлегеннән чыгарган.
✹ Фәрхәд Әхмәдов — Федерация Шурасындагы элеккеге сенатор. Эшмәкәр. Продюсер Иосиф Пригожин белән телефоннан ул сөйләшкән дигән фараз бар.
✹ Григорий Березкин — эшмәкәр.
✹ Александр Шульгин — эшмәкәр
✹ Георгий Шуваев — 2022 елда һәлак булган Русия хәрбие.

🤔3😁2🤬2👍1
🔻Көн язмасы. "Сугыш бетмичә кайтырга җыенмыйм"
Кадерле укучылар, таныш булыгыз: башкорт егете - Байрас Азаматов. Тумышы белән Башкортстаннан, соңгы елларда Мәскәүдә яшәгән. Узган елны сугышка китәр өчен игълан ителгән "өлешчә мобилизация" башлангач, туган якларыннан чыгып киткән.
Хәзерге вакытта ул гаиләсе белән Астанада. Җылы җәйне монда уздырып, суыткач, Төркиягә күчәргә җыенабыз, ди. Әлеге вакытта ул Казакъстанда бизнес-партнеры белән "Омтылайык" дип аталган мәгариф проекты белән шөгыльләнә. Бу - балаларга төрле фәннәрне тирәнтенрәк өйрәнергә һәм төрле сәләтләрне үстерергә мөмкинлек бирүче проект.
Байрас Азаматов белән күченеп китүнең уңай һәм тискәре яклары, башкорт телен белүнең өстенлеге, сагыну белән шәҗәрәнең бәйләнеше турында сөйләштек.
💬 Мин Русиядә, Башкортстанда яшәгәндә дә чит илдәге диаспоралар ничек яшәгәнен актив күзәтә идем, кайчан да булса бу илләргә барып чыксам, шуларга язармын, шулар белән күрешермен дигән фикердә идем. Үзбәкстанга барып чыккач шулай иттем дә. Безгә ярдәм кирәк иде, чөнки ул вакытта фатирлар тәүлегенә 100 доллар тора иде. Бу кыйммәт. Мин тизрәк башкортларга чыгып, алар белән Ташкенттагы халыклар дуслыгы йортына барып таныштым. Башкорт теленнән тәрҗемә итәргә кеше кирәк иде, үзләре дә башкорт телен өйрәнергә тели. Алар белән сөйләштек тә, тәрҗемә белән ярдәм итәргә тәкъдим иттек, ә безне совет заманында ук Иглин районыннан Үзбәкстанга күчеп киткән бер апа үзенә чакырды..
Башкорт теле Төркиядә телне өйрәнгәндә ярдәм итте. Казакъстанда гомумән ярдәм итә, чөнки монда хезмәттәшләремнең күбесе Көньяк Казакъстаннан, ә алар күбрәк казакъча сөйләшә, русча начар беләләр. Һәм аларны аңлавы күпкә җиңелрәк. Башкорт телен белгәнгә төрле чараларга чакырып торалар, туган телдә сөйләшү белән кызыксыналар, телләр белән бәйле проектларга чакыралар. Ул яктан бик ярдәм итә.
💬 Бик сагындыра. Астанага курайга заказ бирдем. Башкортча китаплар күп укыла. Без тарихи чорда яшибез. Ниндидер дәрәҗәдә Зәки Вәлиди юлын үтәбез бит инде. Тарихка башка төрле карыйсың. Август аен мин тулысынча шәҗәрәгә багышладым, үземнең токымның, фамилиянең, авылның тарихын махсус сайт итеп эшләдем. Сталин золымы корбаннары булган безнең гаилә кешеләрен барладым, сугыш вакытында югалган бабайлар турында мәгълүмат җыйдым. Безнең токым һәрвакыт тарихи язмышка дучар булган. Картатай, мәсәлән, шул ук совет заманы килгән вакытта, мәчет манарасын саклап калам дигән өчен халык дошманы дип игълан ителә, һәм атып үтерелү хөкеме ала. Анда карасаң, бик күп маддәләр "хәрби фетнә", "террорчы эшчәнлек" һәм башкалар, һәм башкалар. Мондый тарихлар безнең гаиләдә бик күп.
Интервьюны тулысы белән укыгач, Байрасның фикерләре кайсысы якын, кайсы юк икәнен дә языгызчы.
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

Байрас Азаматов: "Сугыш бетмичә кайтырга җыенмыйм"
Тумышы белән Башкортстаннан булган Байрас Азаматов узган ел Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң илдән китә. Бер ел эчендә ул биш илдә яшәп өлгергән. Гаилә тарихын өйрәнә, финансларың, күңелең, намусың, эшчәнлегең дәүләткә бәйле булмасын дигән фикергә…
❤6👍4🥱1