Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
🔺Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бүген еллык юлламасы белән чыгыш ясады. Аныңча барысы да шәп, мисал өчен, милли мәгариф белән барысы да ал да гөл, Миңтимер Шәймиевка, Марат Әхмәтовка рәхмәт әйтелде. Мөнбәрдән ул Русиянең Украинага бәреп керүенә үзенең ничек булышуы хакында да сөйләде. Аерым алганда, Миңнеханов Татарстанның сугыш барган урыннарга дүрт мең тоннадан артык һуманитар ярдәм җибәргәнен әйтте.

Шул ук вакытта Татарстанда бәяләр котырып арта. Татарстан бюджеты да төпсез әндри казнасы түгел, андагы дефицит 68 процентка артып, 45,4 млрд сумга җитте. Узган ел бюджет 27 млрд сум дефицит белән кабул ителгән иде.

Хәбәр 👉 монда. Ачылмаса, бу 👉 сылтамадан файдаланыгыз.

Татарстан Украинаның басып алынган җирләренә машина-машина һуманитар ярдәм җибәрә, ә шуннан инде бер ел ярым Татарстанга табутлар кайтарыла. Азатлыкның хисаплауларына күрә, бүгенгә инде кимендә 609 ир Татарстанга кайтарып җирләнгән. Бу Азатлык кына ачык чыганаклардан чүпләп санап чыгарган сан гына. Ул тагын да зуррак була ала. Хакимият исә корбаннар санын яшерә. Ни үлгәннәрнең, ни яраланып кайтучылар турында хисап тотмый.
👎10🤡3👍2❤1
Русия мәхкәмәләре Украина сугышында катнашканнарга кылган җинаятьләре өчен хөкем карары чыгарганда 97 процент очракта җәзаны йомшарта.

"Вот Так" басмасы журналистлары соңгы ярты елда гарнизон хәрби мәхкәмәләрендә чыккан 60 хөкем карарын өйрәнгән һәм аларны сивил мәхкәмәләрдә чыккан моңа охшаш гаепләү карарлары белән чагыштырган.

Кайбер очракларда мәхкәмәләр гаепләнүчеләргә җәзаны йомшартканда сугышта катнашуны да түгел, ә Русия гаскәре өчен дип акча күчерүне дә исәпкә алган диелә. Хөкем карарларының берсендә гаепләнүченең сугышка барырга ниятләвен генә дә йомшартырдай сәбәп дип исәпкә алганнар. Тагын берсендә гаепләнүченең үги әтисе сугышка катнашканга җәзаны йомшартканнар.

Соңгы ярты елда мәхкәмәләр хәрбиләргә ешрак үтерү, исерек килеш транспорт йөртү, шулай ук наркотиклар алу, саклау яки куллану маддәләре нигезендә хөкем карарлары чыгарган.

Тулырак
хәбәр ачылмаса, монда басыгыз.
👍1🤬1🤡1
Украинаның 430 торак пункты утсыз утыра. Сәбәбе — Русия оештырган һөҗүмнәр.

Ул хакта "Укрэнерго" ширкәте хәбәр итә.

Утсыз калган йортларның күбесе Донецки, Сумы һәм Чернигов өлкәләрендә урнашкан.

Шул ук вакытта "Укрэнерго"ның идарә башлыгы Владимир Кудрицкий сүзләренчә, иң мөһим энергетика объектларын ремонтлару эшләре тәмамланган, Украина ил буларак җылыту сезонына әзерләнә.

Бүген — Русия Украинага каршы башлаган сугышның 568нче көне.

@azatliqradiosi
😢5
Рөстәм Миңнеханов татарча аз сөйләде.

Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов еллык мөрәҗәгате белән чыгыш ясады. Бер сәгатьтән артык дәвам иткән чыгышында Татарстан президенты татарча нибары 4,5 минут сөйләде. Ә бит Татарстанда татар һәм урыс телләре бертигез дәүләт телләре санала. Миңнеханов татарча ниләр генә сөйләде соң? Тыңлап карыйк!

#Татарстан

@azatliqradiosi
👎19🤡4🤮1
Татарстан Дәүләт шурасы җенесләрен үзгәрткән кешеләргә асрамага бала алуны тыйды.

Шулай ук, бүген кабул ителгән канунга күрә, ир белән хатынның берсе җенесен үзгәрткән очракта алар арасында теркәлгән никах дөрес түгел дип таныла.

Бу үзгәрешләрне утырышта катнашкан барлык 77 депутат та хуплаган.

24 июльдә Русия президенты Владимир Путин җенесне үзгәртү операцияләрен тыйды. Хәзер мондый операцияләрне фәкать медицина күрсәткечләре булган кешеләргә генә башкарырга мөмкин.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👎4👍2🤡1🤣1
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәктәпләрне биш көнлек укытуга күчүгә каршы чыкты.

Ул алты көнлек укытуны саклап калырга чакырды.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍7👎7🤮1🤡1
Русиядә WhatsApp мессенджерын блокларга мөмкиннәр — әгәр дә ул Русиядәге кулланучыларга каналлар ачарга мөмкинлек бирсә.

Ул хакта Думаның "Бердәм Русия" депутаты Антон Горелкин яза.

Аның сүзләренчә, моңарчы Русия хакимиятләренең WhatsAppны блокламавы аның гади мессенджер гына булуына бәйле. Янәсе WhatsApp — Facebook яисә Instagram кебек — социаль челтәр түгел (гәрчә өчесе дә Meta ширкәтенә карый). Имеш, Meta ачык рәвештә таратылган мәгълүмат өчен җаваплы, ә менә шәхси язышуларда яисә төркемнәрдә барган аралашуга ул берничек тә тәэсир итә алмый.

Хәзер исә WhatsApp дөньяның 150 илендә каналлар ачу мөмкинлеген булдырмакчы. Бу каналларда урнаштырылган язуларга реакция белдерергә мөмкин булачак. Мессенджер моны Русиядә дә рөхсәт итсә, "РФ ватандашларының мәгълүмати иминлегенә куркыныч туачак" ди Федерация шурасы әгъзасы Виктор Бондарев.

Бондарев фикеренчә, каналлар булдыру мөмкинлеге фәкать Telegramда гына бар, ә Telegram — "Русиягә дустанә мөнәсәбәттә".

"Бердәм Русия"нең тагын бер депутаты Александр Хинштейн да WhatsAppны блокларга кирәк дип уйлый. Роскомнадзорда бу мессенджерны ул "тыелган мәгълүмат"ны тараткан очракта гына блоклаячакбыз, диләр.

Ә сез WhatsAppта Азатлык Радиосы каналы булса — укып барыр идегезме?

@azatliqradiosi
🔥4❤2🤡2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Русия баш прокуратурасы "Ирекле Бурятия" фонды эшчәнлеген "теләнмәгән" дип тамгалады Сәбәбе — "Русиягә каршы" акцияләр оештырган өчен диелә. ▪️2023 елның 10 мартында "Ирекле Бурятия" фонды "ят агент"лар исемлегенә кертелгән иде. @azatliqradiosi
Русия хакимиятләре асаба халыклар өчен эшләүче "Uraliс" үсеш үзәгенең эшчәнлеген "теләнмәгән" дип таныды.

Бу карар 30 августта ук чыккан булган, әмма Баш прокуратура аны бүген генә бастырып чыгарган.

"Uraliс" үзәге фин-угыр халыкларының җәмгыять үсешенә ярдәм итә.

@azatliqradiosi
🔥5👍2🤡1
АКШ "Ак Барс" банкына һәм Уфаның  "Башвзрывтехнологии" оешмасына чикләүләр кертте.

Чикләүләргә шулай ук Мәскәүнең "Москвич" заводы, "АвтоВаз", "Росавтодор", "Соллерс", "Ульян ядрә заводы" һәм башка хәрби һәм транспорт ширкәтләре эләккән.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
👏3😢3🤡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 15 сентябрь, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸Лондон биржасында Brent нефтенең бер мичкәсе бәясе $94 җиткән. Мондый хәлнең 2022 елның 16 ноябреннән бирле күзәтелгәне юк иде.

🔸Украина Баш штабы Андреевка авылын азат итү турында хәбәр итте. Андреевка - Бахмут шәһәренең көньягында урнашкан җимерелеп беткән авыл. Бу тирәдә көрәш берничә ай барды.

🔸Росавиация башлыгы Александр Нерадько вазифасыннан алыначак дип хәбәр итә үз чыганакларына сылтанып, РБК. Нерадько оешманы 2009 елдан бирле җитәкли.

🔸Украинада сугыш башланганнан бирле русияләр Сербиядә 7 меңләп ширкәт ачкан. Аларның күпчелеге технололгияләр, програмлаштыру һәм консталтинг белән бәйле. Төрле хәбәрләргә караганда, Сербиягә 2022 елның февраленнән 200 меңнән 370 меңгә кадәр русияле килгән, 30 меңләбе яшәү рөхсәте (ВНЖ) алган.

🔸МТС сентябрь ахырында элемтә тарифларын 10-12 процентка арттырга җыена дип яза "Коммерсантъ".
✍1👍1
Концертта чыгыш өчен 16 мең сум штраф. Милли хәрәкәт ветераны Зиннур Әһлиуллинга полиция килгән


Чаллыдан милли хәрәкәт вәкиле Зиннур Әһлиуллинны концерттагы чыгышы өчен 16 мең сум штрафка тартканнар.

Әһлиуллин җырчы Флүрә Коләхмәтова-Талипова концертында республиканың элекке һәм хәзерге президентлары Мәскәүне милли хәрәкәт белән куркытып өстенлекләр казанды, баеды дип сөйләгән булган.

"10 минутлык чыгыш иде инде ул. Әлеге чыгышның видеосы интернетта чыкты. Артык бәйләнерлек нәрсә дә юк кебек. Күрәсең, Чаллы эчке эшләр министрлыгына заказ Казаннан ук төшкән. Шуңа акланып тору да файдасыз. Инде ун елдан артык чакыртканнары юк иде. Тагын башланды", ди Зиннур Әһлиуллин.

▪️Forbes-ның Русиянең иң бай гаиләләре исемлегендә Татарстанның элекке президенты уллары Айрат һәм Радик Шәймиевләр беренче унлыкка керә.

Мәкаләне тулырак Азатлыкта укыгыз.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.
🤬10👍1
Киров өлкәсе мәхкәмәсе математик Азат Мифтаховның апелляциясен кире какты.

Мифтаховны 3 ноябрьгә кадәр сак астына калу карары шикаять ителгән иде.

Азатны 4 сентябрьдә колониядә утыру мөддәтен тутырып иреккә чыгу белән тоткарладылар.

Яңа җинаять эшен Архангельскидагы ФСБ идарәсендә шартлау ясаган 17 яшьлек анархист Михаил Жлобицки турында сөйләшүе аркасында ачканнар.

Янәсе, Мифтахов бу хакта ике тоткын белән сөйләшкән, лингвистик экспертиза уздырганнан соң, Мифтаховның Жлобицкиның гамәлен хуплавы ачыкланган.

Мифтахов белән бер колониядә утыручы тоткыннар: Гаджимуратов, Тушков һәм Наумов галим турында, җәза мөддәтен үтәгәннән соң ул Русиядән китәргә җыена дип күрсәтмәләр биргән диелә.

Яңа җинаять эше нигезендә Мифтахов биш елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
🤬10🕊1
"Магистраль" ягулык сату ширкәте Аи-92 һәм Аи-95 маркалы бензин сатуны туктатып тора. Чөнки заводлар хосусый АЗСларга ягулык сатмый башлаган.

Русиядә ягулык дефициты. Кайбер урыннарда канистрларга салу да рөхсәт ителми.

Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев: “Без хәзер урып-җыю эшләрен дә туктатачакбыз, уҗым да чәчеп булмаячак. Бу – фаҗига булачак”, дип зарланды.

Бензинга бәяләр дә үсә.

▪️Русиядә 2022 елда барлыгы 535 млн тонна нефть табылган. Бу 2021 ел белән чагыштырганда 2 процентка күбрәк. 2023 елда 515 млн тонна булыр дип көтелә.

Дефицитның сәбәпләре нидә дип уйлыйсыз?
😁3🔥1😢1
Гаскәрне "кимсетү" турындагы эшләр саны ягыннан аннексияләнгән Кырым өченче урынга чыккан

Ул Мәскәү белән Петербурдан гына калыша.

Сугыш башыннан бирле Кырымда кимендә 377 кешене гаскәрне "кимсетү"дә гаепләп штраф салганнар. Мәхкәмә документларыннан күренгәнчә, дистәләгән эш әләкләре нигезендә ачылган булган.

Кимендә 22 очракта гаепләнүчеләр өстеннән полициягә гаризаны үзара сөйләшкәндә саксыз әйткән сүзләре өчен язганнар. Әләкләрнең яртысын хезмәттәшләре язган

▪️Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты. Сугышка каршы чараларда катнашучыларга Русия армиясен "дискредитацияләү" һәм аның турында "фейклар" тарату турында яңа маддәләр нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачыла. Гаепләнүчеләргә 15 елга кадәр төрмә яный.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬2👍1
Башкортстанда 2,3 мең машина йөртүче һәм 1,1 мең сакчы җитми

Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова сүзләренчә эшчеләр өчен оешмалар арасында көндәшлек бара. Хәзерге вакытта Башкортстан оешмаларына 2,2 мең машина йөртүче, 1,1 мең сакчы, 763 слесарь кирәк.

Шулай ук тегүчеләргә, эретеп ябыштыручыларга, шәфкать туташларына, күчемсез милек сату агентларына, сәүдә менеджерларына, тәрбиячеләргә ихтыяҗ барлыгы әйтелә.

▪️Икътисади фәннәр докторы, Башкортстанның атказанган икътисадчысы Рөстәм Ахунов әйтүенчә, эшчеләргә кытлык тудырган төп сәбәпләр – Башкортстан ирләренең "өлешчә" мобилизация кысаларында һәм "ихтыяри" батальоннар белән Украинадагы сугышка китүе, башкортстаннарның чит илләргә һәм башка төбәкләргә күченүе һәм демографик вазгыять.

▪️Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен Башкортстанда мотоукчы полк, дистәдән артык хәрби төркем төзелде.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🔥3👍1😁1🤬1😢1
⚡️ Русия үзәк банкы төп ставканы 13 процентка кадәр җиткерде.

Әле бер ай элеккенә аны 3,5 дәрәҗәгә күтәреп, 12 процентка җиткергәннәр иде.
👎6😢3👍1
"Алабуга Политех" уку йортына Африка илләреннән студентлар җыюны җитәкчелек "гендер тигезлеге" белән аңлатты.

Татарстанга хезмәткәрләр җәлеп итү турында түгәрәк өстәл узган. Түрәләр Африка һәм Һиндстаннан килгән кызларны "Алабуга Политех" көллиятендә укытсак, 80 процент студенты егетләр булган уку йортында гендер тигезлеге булачак, егетләр дә беркая китмәячәк дип саный.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤮6👍1💊1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Эстония бүгеннән башлап илгә РФ номерлы машиналарны кертми. Бу хакта илнең эчке эшләр министрлыгы белдерде. Кичә РФ номерлы машиналарны Латвия дә кертми башлады. Русия Украинага бәреп кергәч, Европа берлеге илләре Русия һәм РФ ватандашларына карата чикләүләр…
Финляндия иртәгәдән башлап РФ номерлы машиналарны үзенә кертмәячәк.

Моңарчы Латвия белән Эстония дә РФ номерлы машиналарны кертми башлаган иде.

Финляндиягә инде кереп өлгергән Русия машиналары илдән 16 мартка кадәр чыгып китәргә тиеш, дип хәбәр ителә.

Русия Украинага бәреп кергәч, Европа берлеге илләре Русия һәм РФ ватандашларына карата чикләүләр кертте. РФ номерлы машиналарны Европа берлеге илләренә кертми башлау — шушы чикләүләрнең дәвамы.

@azatliqradiosi
👍7👎1🔥1🤡1
Казанда күпкатлы йорт янында гранат шартлаткан ир тоткарланган.

Хәрби кием кигән ир балаларның күңелен ачам дип, яктылык-тавыш гранатына охшаш әйбер шартлаткан.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬6🤡1🫡1