Медицина өлкәсендә Нобель бүләге ковидка каршы вакцина өчен бирелде. Азатлык, гадәттәгечә, быелгы бүләк ияләрен барлый.
2 октябрь Стокһолмда 2023 елның Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге ияләре аталды.
Быел бу бүләккә маҗар галимәсе Каталин Карико һәм американ биохимигы Дрю Вайсман лаеклы дип табылды.
Нобель комитеты белдерүендә әйтелгәнчә, бүләк "COVID-19га каршы нәтиҗәле мРНК-вакциналар ясарга мөмкинлек биргән нуклеозид нигезләре модификациясенә кагылышлы ачышлар өчен" бирелә.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

❤4🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстан халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов вазифасыннан киткән Ул бу вазифада 2012 елдан бирле эшләгән иде. Ирек Шәрипов моны яңа эшкә күчүе белән аңлаткан. Аның яңа эш урыны билгеле түгел. Халыклар дуслыгы йортын кем җитәкләячәге дә хәл ителмәгән…
Ирек Шәрипов Дөнья татар конгрессында җитәкче урынбасары итеп билгеләнгән
Ул Дөнья татар конгрессының Татарстандагы бүлекләре белән эшләү комитетын җитәкли.
Шәрипов 2012 елдан бирле Татарстан халыклар дуслыгы йортын җитәкләде. Быел августта ул вазифадан китте.

✍3👍2
Google тәрҗемәчедә татар теле бар, башкорт теле әлегә өстәлмәде. Белгечләр, эре IT-ширкәтләр милли телләргә булыша, ләкин тагын да күбрәк проектлар башкара ала, дип саный.
Мәкаләне тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп биттә.
👉Көзге сылтама.
👉Телеграмда.
Мәкаләне тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп биттә.
👉Көзге сылтама.
👉Телеграмда.
❤5👍4✍1
Татарстанда керәшен татарлары активистлары "Микулай" фильмын прокаттан алуны таләп итә
"Фильмда керәшен татарлары авылында яшәүчеләр мисалында, кешегә хас иң әшәке бозыклыклар - эчкечелек, азгынлык, кан катнаштыру, үз-үзеңә кул салу, төшенкелек, диннән язу күрсәтелә. Бу - фильмны караучыларда керәшеннәрнең бозык булуы турында ялган күзаллау тудыра", ди алар.
"Микулай" кинофильмы быел 22 июньдә киң прокатка чыкты. Ул Русиянең 150 кинотеатрында күрсәтелде.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
"Фильмда керәшен татарлары авылында яшәүчеләр мисалында, кешегә хас иң әшәке бозыклыклар - эчкечелек, азгынлык, кан катнаштыру, үз-үзеңә кул салу, төшенкелек, диннән язу күрсәтелә. Бу - фильмны караучыларда керәшеннәрнең бозык булуы турында ялган күзаллау тудыра", ди алар.
"Микулай" кинофильмы быел 22 июньдә киң прокатка чыкты. Ул Русиянең 150 кинотеатрында күрсәтелде.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
👎8🤡3👏2😁2👍1🤬1
Иске стиль белән 2 октябрь - 1552 елда Казан Кирмәненә урыс гаскәрләре бәреп керү көне.
"Талау 2 октябрьгә кадәр үк башлана. Август аенда бистә ныгытмаларын җимереп керәләр. Әле кирмән алынмаган була. Шул вакытта кешеләрне үтерү, әсирлеккә алу, хатын кызларны көчләү башлана. Сугыш вакытында гадәти күренеш бу. Ә 2 октябрь яшь егетләрне әсир итеп алалар. Гомумән, күпме халык калды икән? Халыкны кырып бетерәләр.
Явыз Иван Казанны алгач, шундук шәһәргә керә алмый. Ул арганлыктан түгел, бөтен җирдә кан, үле гәүдәләр аунап ята. Казан Кирмәнен өч көн буена чистарталар, үле гәүдәләрне теге якка, бу якка ыргытып сукмак ясыйлар", дип сөйләгән иде тарихчы Фаяз Хуҗин.
Казан ханлыгын алу турында җиде факт видеосын карагыз.

YouTube
Казанны яулап алу: җиде тарихи факт
Азатлыкта Хәтер атнасы дәвам итә. Тарих сәхифәләрен ачып, XVI гасырда булган вакыйгаларны кабат искә алып, аларга бәя бирергә тырышабыз. Бүген сезгә Казанны яулап алу тарихыннан җиде факт тәкъдим итәбез.
Тулырак мәгълүмат: https://www.azatliq.org/a/30887618.html…

😢17
Кич утырып укырга көн мәкаләсе:
Әлбир Крганов: "Совет традиционалисты" һәм "дини бюрократ"
Русия мөселманнары дини җыены рәисе Әлбир Крганов – мөселман дин әһелләре арасында ил хакимиятен һәм сугышны иң нык хуплап чыгыш ясаучыларның берсе. Ул алып барган эшчәнлек Украинаның коррупцияне булдырмау дәүләт агентлыгы белешмәләр базасында "Украинага каршы агрессив сугышны дини оешмалар аша пропагандалау һәм Украинаның чиркәүләр белән бәйле эчке эшләренә тыкшыну" буларак бәяләнгән.
Әлегә аңа каршы чикләүләр кертелмәгән. Журналистлар Кргановның биографиясен, хезмәт юлын һәм дәүләт оешмалары белән элемтәләрен өйрәнде. Шулай ук аның әйткән сүзләре дин кануннарына ни кадәр туры килүен, дин тотучы мөселманнарның мәнфәгатьләренә ни кадәр ярашлы булуын тикшерде.
Idel.Реалииның Украинадагы сугышны яклаучы дин әһелләре турындагы сериянең бу беренчесе. Аны татарча Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.

Азатлык Радиосы

Русия мөселманнары дини җыены рәисе Әлбир Крганов – мөселман дин әһелләре арасында ил хакимиятен һәм сугышны иң нык хуплап чыгыш ясаучыларның берсе. Без аның биографиясен, хезмәт юлын һәм дәүләт оешмалары белән элемтәләрен өйрәндек.
👍7🔥2✍1👏1
Хәерле иртә, дуслар! Бүген - сишәмбе, 3 октябрь, Украинадагы сугыш 587нче көн дәвам итә. Бу сәгатькә кыскача хәбәрләр мондый:
🔸Русия гаскәре Херсонны утта тоткан. Ике кеше һәлак, җиде кеше яраланган. Бер тәүлектә Русия төрле кораллар белән (танк, дроннар, авиация, "Град" , артиллерия, минометлар) 80 тапкыр Украинага һөҗүм ясаган, диде Украина ягы. Ядрәләр торак йортлар, уку йортлары, сәүдә үзәге, автоүзәк, чиркәү, һуманитар штаб, заводка эләгеп зыян салынган.
🔸Русиянең Брянски өлкәсенең башлыгы Климово авылында дронны бәреп төшерү, кассеталы ядрәләр белән ату оештырылганы турында белдерде.
🔸Германия Украинага яңа ярдәм күрсәтәчәге турында әйтте. Инженер, бөтен җирдә йөрүче, этүче машиналар, тирә-як чикләрне саклау өчен автомобильләр тапшырылачак.
🔸Сумы шәһәре мэры тоткарлаган. Ул ришвәт алуда гаепләнә.
🔸Камчаткада яшәүче ирне Русия ватандашлыгыннан мәхрүм иткәннәр. Ул экстремизмга чакыру маддәсе нигезендә гаепле дип табылган. Ир Украина ватадандашы булган, аннары аннан баш тарткан, Русия паспортын алган.
🔸Британиянең Оксфорд шәһәрендә яшен чүпне эшкәртү заводына бәргән. Корбаннар хакында әйтелми.
🔸Доллар тагын 100 сумнан артты.
🔸Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә 11 яшьлек бер бала күпкатлы йортның бишенче катыннан килеп төшкән.
🔸Башкортстанда соңгы 6 айда 9223 пар никахлашкан, шушы ук вакытта 8126 гаилә таркалган.
Менә шундый хәлләр. Һәр иртәне безнең белән башлаганыгыз өчен рәхмәт! Көн дәвамында кереп чыккалагыз. Монда - иң мөһим оператив хәбәрләр.

👍3✍1
Татарстанның Биектау районында сәясәтче ЛДПР фиркасенең элеккеге башлыгы Владимир Жириновский исемендәге аллея барлыкка киләчәк.
Бу хакта Татарстан хөкүмәтенең фәрманы бар. Тагын бер аллея ачылачак Биектауда, аның исеме Виноградная булачак.
Ничек сезгә бу хәбәр? Биектауда кечкенә паркка булса да татарларны Монголиягә куарга тәкъдим иткән, гел исламофобик чыгышлар ясаган, урыс булмаган халыкларга түбәнсетеп караган сәясәтче исемен бирү артында ни ята икән?
Әйтегезче, мәрхүм сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллинга Татарстанның кайсы җирлегендә аның исемендә урам, чишмә, парк яки аллея бар?

🤬26🤮14👍2
Башкортстанда башкорт галимәсе Фирдәвес Хисаметдинова вафат булган.
Ул соңгы вакытта чирләгән. Аңа 73 яшь булган.
Фирдәвес Хисаметдинова - лингвист, профессор. Башкорт теле буенча күп фәнни хезмәтләр язган фән иясе, мәсәлән, ул башкорт теленең морфология сүзлеген булдырган шәхес. Башкорт теленең үсеше, гамәлдә булуы өчен көрәшкән җәмәгать эшлеклесе дә. 1995-1998 еллларда Башкортстанның мәгариф министры булып эшләде. 1999-2003 еларга тәгаенләнгән Башкортстан мәгариф үсеше дәүләт программының инициаторы булды. Ул чорда Башкортстанның татар активистлары республикада татар теленә басым булуына, татар уку йортлары ачылмавына, татар теленә игътибар булмавына зарланды.
Галимә тумышы белән Башкортстанның Әбҗәлил районы Рәхмәт авылыннан.
👉 Хәбәр ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

😢12💩2🥱2
Дуңгызлы хәләл колбаса
Екатеринбурда сатыла торган "Вареная колбаса Мусульманская", тавык итеннән ясалган "Докторская" колбасада дуңгыз ДНКсы табылган. Бу хәбәрне Свердловск өлкәсе буенча эшләүче Россельхознадзор матбугат хезмәте җиткерә.
"Равис" ҖЧҖ белән Карамышева С.В. ХПга колбасаларда табылган матдәләр аларның тышлыгында язылган мәгълүмат белән туры килми дигән кисәтү җибәрелгән.
Моңа кадәр Мәскәүдә дә мондый хәлләр күзәтелде.
Дуслар, колбасаларны сатып аласызмы? Хәлләллегенә ышанасызмы дигәндәй…

😨9😁7🌚1
Бүген, 3 октябрьдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Раилә Шәрәповага ачылган җинаять эшен карый башлый, аны дәүләт серен яклау таләпләрен бозуда гаеплиләр.
Эшне ФСБ хезмәткәрләре тәкъдиме белән ачканнар. Алар фикеренчә, Раилә Шәрәпованың дәүләт сере урын алган материалларга рөхсәте булган һәм ул федераль кануннардагы чикләүләрне бозган. Төп гаеп аның чит илгә ялга бармакчы булуына бәйле.
Куәт оешмалары вәкилләре Шәрәпованың кайда эшләвен, кайсы илдә булуын, габаен танып-танымавын әйтмәгән. Татарстан Югары мәхкәмәсендә исә утырышның ябык тәртиптә үтәчәген раслаганнар.
Җинаять кодексының бу маддәсе нигезендә 200 мең сумга кадәр штраф салырга яки өч елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Хәбәр 👉 монда. Бусы 👉 VPNсыз ачыла торган сылтама.

Татарстанда беренче тапкыр дәүләт серен яклау таләпләрен бозу турында җинаять эше карала
Раилә Шәрәпованың дәүләт сере урын алган материалларны карауга рөхсәте булган, шул сәбәпле аңа федераль кануннарда каралганча чит илләргә чыгу билгеле бер вакытка чикләнгән. Тик ул бу чикләүне бозып, Кавказга ялга бармакчы булган диелә.
👍1🤡1
📍Әрмәнстан парламенты Халыкара җинаять мәхкәмәсенең Рим статутын ратификацияләде.
Оппозициядәге фиркаләр депутатлары бойкот игълан каршы тавыш бирсә дә ул күпчелек тавыш белән кабул ителде.
Рим статуты Халыкара җинаять мәхкәмәсе чыгарган карарларны үтәргә мәҗбүр итә. Март аенда мәхкәмә Русия президенты Владимир Путинны Украина балаларын урлау җинаяте эше нигезендә кулга алу ордерын чыгарды. Әрмәнстан җитәкчелеге Рим статутын кабул итү Азәрбайҗанга карата тикшерү өчен кирәк иде дип аңлата.
Тулырак укыйм дисәгез монда керегез. Яки бу сылтама да бар.

🔥4👏2😁2