📍Русия думасы депутатларының хезмәт хаклары башкаларныкыннан ике тапкырга тизрәк артачак
Депутатларның хезмәт хакы 650 мең сумнан башланачак. Бу 2024-2026 елга каралган бюджет өлгесеннән күренә.
Хөкүмәтнең өч елга әзерләгән бюджет өлгесендә депутатларга тотылган чыгымнар 2016 елга 7,8 млрд сумга җитәчәк.
Ә сез ничек теләгән идегез? Менә шулай...
Гомумән 650 мең сум алып эшләвегезне күз алдыгызга китерәсезме, кадерле укучыларыбыз? Ничекме икән ул, белүче бармы?

🙊7😁1🌚1
⚡️Физика өлкәсендә Нобель бүләге электроннар өйрәнү өчен бирелде
Бүген Швеция фәннәр академиясе 2023 елның физика өлкәсендә Нобель бүләге ияләрен атады.
Быел бу бүләккә АКШтан Пьер Агостини, Германиядән Ференц Крауш һәм Швециядән Энн Л’Юлье лаеклы дип табылды.
Нобель комитеты белдерүендә әйтелгәнчә, бүләк аларга "матдәдә электроннар динамикасын өйрәнүдә кулланылган аттосекундлы (бик кыска) яктылык импульслары тудыручы эксперименталь ысуллар өчен" бирелә.
☝️Кызыклы факт: икенче көн рәттән Нобель бүләге маҗар галименә бирелә. Кичә медицина өлкәсендә бүләкне маҗар галимәсе Каталин Карико алган иде. Бүген физика өлкәсендәге бүләк Германиядә яшәп эшләүче маҗар галиме Ференц Краушка бирелде.
Азатлык Нобель атнасын күзәтүен дәвам итә.
@azatliqradiosi

👍6❤1✍1
"Сугышка гына китмәсен" — яшь пар язмышы
Илнар Харисов һәм Галина Рыбакова 2022 елның сентябрендә Чаллыда танышалар. Путин илдә мобилизация игълан итә. Бер айдан Илнарга повестка килә, ләкин ул әзерлек үзәгеннән качып китә. Башта эзләүче булмый, әмма соңрак эзләп табалар һәм 5,5 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгаралар.
— Аны кочакларга һәм үбәргә рөхсәт итүләрен тезләнепләр сорадым. Әмма рөхсәт бирмәделәр, янына якын җибәрмәделәр. Утырыш беткәч тә аны шундук куллары богаулы хәлдә алып киттеләр, — дип искә ала Галина.
СИЗО алдыннан алар никахлашып калырга өлгерә, ләкин рәсми язылышырга өлгермиләр. Иң мөһиме — Украинадагы сугышка гына китмәсен дип тели Галина.
Хәзерге вакытта Илнар Бөгелмәдә тикшерү изоляторында утыра. Адвокатлары мәхкәмә карарын шикаять итмәкче. Ни генә булса да, Галина иренең төрмәдән чыкканын көтәчәк.
— Әгәр утыртып куйсалар, аннан бала табам да, әни янына авылга яшәргә күчәм. Тегендә сугышырга гына китмәсен иде, — ди ул.
Яшь парның сугыш афәте сындырган язмышы турында Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайт
👉Көзге сылтама
👉Телеграм
#Татарстан

Азатлык Радиосы
"Тегендә генә китмәсен". Сугышка барырга теләмәгән ирнең хатыны аны төрмәдән көтеп алырга әзер
Бер ел элек, 2022 елның 21 сентябрендә Русия президенты Владимир Путин мобилизация турында фәрман имзалады. Шул вакыттан бирле Русия медиасында Украинадагы сугышка барып үтерергә һәм үләргә теләмәгән, моның өчен хәтта төрмәдә утырырга әзер булган дезертирлар…
💔9👍2🥱2
Русиянең Кырымдагы гаскәренә һөҗүмнәрдән соң шундук кырымтатарларны тентү һәм тоткарлаулар башлана — Чубаров
Бу хакта Кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгы Рефат Чубаров радиобызның украин хезмәте эфирында белдерде.
"Русиянең баскын гаскәренә зур югалтулар китергән көчле һөҗүмнәрдән соң, шундук кырымтатарларда күпсанлы тентүләр үткәрүләрен һәм аларны кулга алуларын сиздек. Мәсәлән, узган ел Сак районында урнашкан хәрби һава аланында очкычлар юк ителде. Берничә көннән Җанкөй районында хәрби корал сакланган келәт юк ителде һәм шуннан соң Җанкөй районы буйлап кырымтатарларның өйләренә бәреп керүләр башланды. Алты кешене кулга алдылар", ди Чубаров.
▪️Күптән түгел Акъярның көймәләр төзәтү заводындагы шартлаудан соң да аннексияләнгән Кырымда яшәүчеләрдә тентүләр башлануы хәбәр ителде.

Чубаров: Русиянең Кырымдагы гаскәренә һөҗүмнәрдән соң кырымтатарларны тентү һәм тоткарлаулар башлана
"Теләсә нинди хәрби акт һәм хәрби объектларны юк итү шундук сивил халыкта чагылыш таба. Әмма кешеләр моны аңлый, чөнки бу Русия оккупантларының җәмгыятьне контрольдә тотарга тырышу механизмнарыннан берсе һәм бу аларның золымнарны көчәйтү өчен гадәти алымы"…
🤬7
Украинадагы сугышта хәзерге вакытта Татарстаннан мобилизацияләнгән 36 медицина хезмәткәре катнаша
Бу хакта Русия Думасында Татарстан депутаты Айрат Фәррахов җиткерде.
Депутат былтыр игълан ителгән мобилизация кысаларында сугышка җибәрелгән медицина хезмәткәрләренең туганнары белән очрашкан.
Бер хәрби медикның хатыны мобилизацияләнеп китүеннән бирле иренең ялга бер тапкыр гына кайтуын әйткән. Ул аны фронтта алмаштыру өчен өстәмә табиблар һәм фельдшерлар табуны сораган диелә.
▪️Татарстаннан сугышка киткән медицина хезмәткәрләре арасында үлем очраклары да бар. Мобилизациягә эләккән Чаллыдагы хосусый ашыгыч ярдәм клиникасына нигез салган балалар табибы Николай Зотов һәлак булды.

👍1🔥1😢1
Башкортстанның җәмәгать мәхкәмәсе хөкемдарлары Радий Хәбировка хезмәт хаклары аз булуга зарлана
Алар Хәбировның социаль челтәрдәге сәхифәсендә фикер калдырып, республикадагы уртача хезмәт хакыннан ике тапкыр азрак алуларын сөйли.
Ольга Заряева әйтүенчә, бер хөкемдарның хезмәт хакы якынча 22 мең сум тирәсе. Ул үзенең ике баласы булуын, ә җәмәгать мәхкәмәсе хөкемдарына эшне шәһәрдә генә табып булганга, шуның 16 мең сумын фатирга түләвен әйткән. Хөкемдар сүзләренчә, аның ай буе яшәргә алты мең сум гына акчасы кала.
Адилә Баянова исә җәмәгать хөкемдарлары ала торган хезмәт хакының төп өлеше (оклад) 3890 сум, калганы премияләр белән чыга ди. Шул рәвешле ул да хезмәт хакы 20-23 мең сум тирәсе булуын әйткән.
"Эш фронты зур, ә акча юк. Хезмәт хакы эшкә барып килергә генә җитә. Ни өчен район хөкемдарларының керемнәре арта, ә безнеке юк?" дип сораган ул.
Башкортстанның юстиция эшләре дәүләт комитетында бу уңайдан оператив җавап бирә алмаганнар.
#Башкортстан

🤣2🤷♂1
Путин бишенче мөддәткә баруын игълан итәргә әзерләнә. Казанда "Путин такымы" дигән йөреш узачак
Путин киләсе сайлауда катнашачагын 4 ноябрь игълан итәргә мөмкин, ә төбәкләрдә аның ышанычлы затлары исемлеген инде төзи дә башлаганнар. Бу хакта президент хакимиятендәге чыганакларына сылтанып "Коммерсантъ" һәм РБК хәбәр итә.
Ышанычлы затлар шактый танылган булырга һәм Украинага каршы сугышны хупларга тиеш диелә.
Ул арада Казанда "Путин такымы" дигән машина йөреше үткәрергә җыеналар. Байраклы машиналар колоннасы Ямашев проспектыннан Җиңү паркына кадәр үтәчәк. Шунда ук Украинага каршы сугышучы татарстаннарга ярдәм кәрваны җибәрү оештырылачак. Теләүчеләр дару, кием, азык-төлек китерә ала диелә. Чараны 7 октябрь — Путинның туган көнендә үткәрмәкчеләр диелә мэрия матбугат хезмәте хәбәрендә.

💩14😁2🤡2👍1🌚1
"Шторм-Z" отрядларын Русия гаскәре штрафбат урынына куллана — Reuters
Reuters агентлыгы Русиянең Украинага каршы сугышучы "Шторм Z" хәрби төркемнәре турында тикшеренү чыгарды, аларны фронтның иң авыр урыннарында кулланалар диелә.
Тикшеренүдә әйтелгәнчә, бу хәрби төркемнәргә җибәрү — гаепле хәрбиләргә җәза бирүнең бер ысулына әйләнгән. Икенче дөнья сугышы чорында Кызыл армиядә булган штраф батальоннарының аналогы турында сүз бара дияргә дә була.
"Шторм" отрядларына хәмер, наркотик кулланган өчен, боерыкны үтәмәгән очракларда җибәрәләр диелә. Һәр отрядта якынча 100-150 кеше, алар зуррак хәрби төркемнәрнең бер өлеше булып тора, фронтның иң катлаулы урыннарына җибәрелә һәм аларда югалтулар иң күбе.
Reuters искәртүенчә, "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтеннән аермалы буларак, "Шторм-Z" отрядлары турыдан-туры саклану министрлыгына буйсына.
▪️"Шторм-Z" отрядында хезмәт итеп Украинада һәлак булучылар Азатлык исемлегендә дә бар. Шуларның берсе — Сергей Финогентов — Башкортстанның Күмертау шәһәреннән, 48 яшь, 1975 елның 5 мартында туган, 2023 елның 26 июнендә Запорожье өлкәсе Работино авылында һәлак булган.

🤬3👍2
14 сентябрьдә Чаллыда яшәүче татар милли хәрәкәте ветераны, 72 яшьлек Зиннур Әһлиуллинны полиция хезмәткәрләре сорау алуга алып китте. Пенсионерга 16 мең сум штраф салдылар. Азатлык Әһлиуллиннан булган вакыйгаларга мөнәсәбәте, милли хәрәкәтнең бүгенге хәле, кануннарның ничек эшләве турында сорашты.
Азатлыкта чыккан язманы укырга вакытыгыз булмаса, төп фикерләрне рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Азатлыкта чыккан язманы укырга вакытыгыз булмаса, төп фикерләрне рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😢9❤3✍1👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 4нче октябрь, 588 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады.
Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹 Русиянең саклану министрлыгы Украина белән чиктәш өлкәләрдә дистәләгән дрон тотылган дип хәбәр итә: янәсе, Белгород, Брянски һәм Курски өлкәләрендә 31 украин дроны бәреп төшерелгән.
🔹 Көнбатыш илләренең Украинага ярдәм итәр өчен сугыш кирәк-яраклары бетеп килә. Ул хакта НАТО җитәкчелеге һәм Британия хакимиятләре белдерә. НАТОның хәрби комитет башлыгы Роб Бауэр Варшауда узган иминлек форумында "сугыш кирәк-яракларын җитештерүне югары темплар белән үстерергә мәҗбүрбез" диде.
🔹 Русия Бәхрәйн һәм Күвәйт белән визасыз режим кертү турында сөйләшүләр алып бара. Кирәкле килешүләр киләсе берничә айда имзаланырга мөмкин, дип яза "Известия" басмасы.
🔹 Казандагы элекке аэропорт бинасын төзекләндерәчәкләр. Ул Патрис Лумумба урамында урнашкан, 1954 елда төзелгән, архитектура һәйкәле булып санала. Элек Казанга очкан очкычлар нәкъ менә шунда утыра иде, 1979 елда Татарстан башкаласының яңа һава аланы ачылды, ә П.Лумумба урамындагысы 2000нче еллар башында аэропорт булудан туктады.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👍5✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Марина Овсянникова өй сагында 9 октябрьгә кадәр утырачак. Бу – мәхкәмә карары. Аңа туганнары һәм адвокатыннан башка бер кеше белән дә аралашырга ярамый, интернет белән дә кулланырга тыелды. Марина Овсянникова Мәскәүдә пикетка чыккан иде, плакатта Путин…
"Беренче канал"ның элекке редакторы Марина Овсянникова — читтән торып — 8,5 елга колониягә хөкем ителде.
Ул РФ армиясе турында "фейклар" таратуда гаепле дип табылды. Узган елны ул Мәскәүдә пикетка чыккан иде. Ә аңарчы "Беренче канал" эфирында "Сугышка — юк" дигән плакат күтәргән иде.
Хәзерге вакытта Овсянникова Франциядә диелә. Ул Русиядән узган елның көзендә качып китә алды.

🤡6😁4❤2
Русия саклану министрлыгы аннексияләнгән Кырымга украин десантчыларын кертмәүләре турында белдерде.
Алар тиз йөрешле хәрби катерда һәм өч гидроциклда булган диелә.
Украин ягы Мәскәүнең бу белдерүен әлегә расламады.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

👍4🤔1
👶 Дубайдан Миланга очкан хатын-кыз очкычта ук бала тапкан.
24-яшьлек ханымның баласы Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән Италиягә очкан вакытта туган. Бәхеткә очкычта хирург булган, ул ярдәм күрсәткән.
3 кг авырлыктагы бәби 10 мең метр биеклектә Иран өстеннән очып барганда дөньяга килгән.
Хәзер гаилә (алар Азиядәге бер илдән дип хәбәр ителә) — Италиядә. Әнинең дә, баланың да хәле яхшы, диелә.

👍12❤2🥰1🥱1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Коръәнне яндырган ир аны Рамзан Кадыровның улы кыйнаган ди. Волгоград шәһәрендә Коръәнне яндырган өчен кулга алынган Никита Журавель Грозный төрмәсендә Чечня башлыгының 15-яшьлек улы Адам Кадыров тарафыннан кыйналганын белдергән. Тулырак 👉 Азатлык сайтында…
Грозный полициясе Адам Кадыровның Никита Журавельны кыйнавы уңаеннан җинаять эшен ачудан баш тарткан.
Янәсе, Рамзан Кадыровка нибары 15 яшь, ә димәк, җинаять җаваплылыгы каралмаган.
Исегезгә төшерәбез: Волгоград шәһәрендә Коръәнне яндырган өчен кулга алынган Никита Журавель Грозный төрмәсендә Чечня башлыгының 15-яшьлек улы Адам Кадыров тарафыннан кыйналганын белдергән иде.

YouTube
Рамзан Кадыров ни өчен бу видеоны хәзер чыгарган?
Рамзан Кадыров соцчелтәрләрендә видео чыгарган: бу видеода аның улы Адам Коръәнне яндыруда гаепләнүче Никита Журавельны кыйный. Ә ни өчен Кадыров әлеге видео...
🤮5😁3🤡2👍1