Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
"Роскачество — Халяль" сертификация оешмасы Русиядә беренче рәсми хәләл сертификат биргән.

"Кызыл Октябрь" кондитер фабрикасының кайбер эшләнмәләре, әйтик "Аленка", "Грильяжные", "Козиначки с солью", "Птичье молоко" кәнфитләре, "Аленка" шоколады һәм "Бабаевский" кара әче шоколады хәләл дип табылган.

Аерым алганда хәләл кондитер эшләнмәләрендә желатин һәм кармин булмаска тиеш, дип искәртелә.

Сез хәләл сертификатка ышанасызмы? Күптән түгел Башкортстанда һәм Екатеринбурда сатылган хәләл колбасаларда дуңгыз ДНКсы тапканнар иде. Бу хакта ни уйлыйсыз?

@azatliqradiosi
👍3❤2🫡1
Соңгы тугыз елда Русиядә сәяси тоткыннар саны 15 тапкырга арткан, аларның күпчелеген дини сәбәпләр белән эзәрлеклиләр, дип яза "Холод" басмасы.

Дини сәбәпләр белән эзәрлекләнүчеләр категориясе 2015 елда, Русия хакимиятләре "Хизб ут-Тәхрир" белән "Яһвә шаһитләре"н "террорчы" һәм "экстремист" оешмалар дип игълан иткәннән соң барлыкка килгән.

2014 елның мартына Русиядә 40 кеше сәяси тоткын дип табылган булса, 2023 елның октябренә "Мемориал" кеше хокукларын яклау үзәгенең хокук яклаучылары 600дән артык кешене сәяси сәбәпләр белән сак астына алынган дип тапкан.

Сәяси тоткыннарның күбесе - 420 кеше дини сәбәпләр белән, ә 185 кеше сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләнгән диелә.

@azatliqradiosi
🔥3👍1🤬1
👆Сәяси тоткыннар дигәннән, мәхкәмә "террорчылык"та гаепләнүче мигрантлар хокукларын яклаучы Бахром Хамроевка чыгарылган хөкем карарын өч айга киметкән.

Быел май аенда Хамроев 14 елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Хамроев карарны шикаять итте.

"Мемориал" хокук яклау үзәге әгъзасы Баһром Хамроев 2022 елның 24 февральдә тоткарлана. ФСБ таләбе буенча, икенче көнне аны "интернетта террорчылыкны аклау" эше нигезендә сак астына алалар. "Мемориал" проекты мәгълүматынча, гаепләү фейсбуктагы алты постка нигезләнә. Тикшерү бу постларда "Хизб ут-Тәхрир" партиясен хуплауны таба.

Хокук яклаучы белдерүенчә, ул беркайчан да бу оешмада тормаган, ә бары тик аңа катнашы булуда гаепләнүче мөселманнарга ярдәм генә иткән.

@azatliqradiosi
🔥2🤬1
Сугыш үзгәрткән язмыш. Искешәһәр татарлары яңа мөһаҗирләргә ничек ярдәм итә

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавына 600 көн булды. Шул вакыт эчендә миллионлаган халыкның, шул исәптән татарларның язмышы тамырдан үзгәрде. Русиянең җинаятьчел сугышын кабул итмичә Русиядән күчеп китүче, узган елның көзендә башланган мобилизациядән качучы мөһаҗирләргә яңа тормыш башларга туры килде. Авыр хәлдә калган яңа буын мөһаҗирләренә бер гасыр элек үз туфракларын калдырып киткән татар мөһаҗирләре ярдәм кулы сузган мисаллар да булды.

Төркиянең Искешәһәр каласында яшәүче элекке буын татарлары яңа килгәннәргә булышты. Аларга яшәү рөхсәте алуда, фатир табуда, эш эзләүдә һәм башка проблемнарны хәл итүдә терәк булды. Азатлык хәбәрчесе Искешәһәргә юл тотты һәм татарларның бер-берсенә ярдәм итүләрен күреп кайтты.

Сәрдар Акташ — Искешәһәрдә яшәүче бишенчы буын татары. Ул яңа татарларга ярдәм йөзеннән хакимият белән бәйләнешкә керә.

— Монда килгәч, "Без — урыс түгел, без — татар" дип әйтсәләр яшәргә рөхсәт бирәләр, — ди ул Төркия түрәләре белән сөйләшү нәтиҗәсен хакында. — Без үзебезнең депутатлар белән сөйләштек. Үзләрен татар дисәләр, аларга бераз ярдәм итә алабыз диделәр.

Сугыштан качып килгән татарларга башка җирле милләттәшләр дә ярдәм кулы суза. Үҗәл Баяр унлап гаиләгә фатир табарга булышкан.

— Үзләре фатир эзләгән булса, аларга аренда бәясен арттырырлар иде, — ди ул. — Без, җирле кешеләр, сөйләшкәч, мондагы хактан фатир бирделәр.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥4✍1❤1
Кичкә кызыклы әңгәмә укырга тәкъдим итәбез:

Татарстанда мәктәп укучылары татар мифологиясенә нигезләнгән "Карурман" дип аталган өстәл уены ясаган. Беренче тиражы октябрь башында 100 данәдә чыккан, хәзер икенче тиражны әзерлиләр. Шушы проектны башкарган укучыларның берсе – 16 яшьлек Зәринә Нигъмәтҗанова белән уенның килеп чыгу тарихы, бизнес буларак үсеше турында сөйләштек.

💬Татар мифологиясе, татар әкиятләре кечкенәдән безнең тәрбиянең аерылгысыз бер элементы булды. Әти-әни гастрольләрдә чакта, күбрәк әбидә тордым, ул да бик күп әкиятләр сөйли иде. Үсә төшкәч кенә мин аларның әкият кенә түгел, ә татар мифологиясе нигезе булуын аңладым. Аннары, йортта тик торганнан нидер төшеп китә икән, әби: "Өй иясе йөри бугай", өй иясе шаяра", дип куя иде. Су анасы – су иясе, Шүрәле – урман иясе, пәриләр турында сөйли иде. "Мунчага кергәндә дә тамак кырып керергә кирәк, пәриләр качсын", дия иде әби. Бездә генә түгел, башкалардан да ишеткәнем бар, кемнәрдер пәригә тамак кырмый, ә мунча иясе белән исәнләшеп керә икән, мәсәлән.

Болар барыбер ничектер хәтердә кала, чөнки татар мифологиясе ул практик нигезле, тормышчан. Һәм анда төгәл мәгълүмат яки конкрет чикләүләр дә юк. Мифология турында китапларны укыйсың, алар төрле кешеләр сөйләгәннәрдән җыелган, аны туплаган авторлар да үзеннән нидер өсти яки үзгәртә торгач, мәгълүмат төрле булуы мөмкин. Без шуңа китаплардан гына тупламадык, карталарны камилләштерү өчен төркемебез белән Казан федераль университетының филология фәннәре докторы Ләйлә Дәүләтшина белән күрештек. Ул төрки халыклар фольклоры, татар мифологиясе турында китаплар язган белгеч. Без уенга татар мифологиясендә булган гомуми образларны алып эшләдек”, ди Зәринә.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда укыгыз.
🔥7👍5❤1
Русия адвокатлары хезмәттәшләрен эш ташларга чакырды

Русия адвокатлары Legal Petition сайтында ачык мөрәҗәгать бастырды. Документта юристлар "кисәтү акциясе" уздырырга һәм 25-28 октябрьдә барлык төр мәхкәмәләрнең процессуаль эшләрендә катнашмаска чакыра.

Мөрәҗәгать авторлары Русиядә адвокатларның дискриминацияләнүен, адвокатларга каршы җинаятьләрнең тикшерелмәвен, куәт оешмаларының адвокат хокукларын бозуын тәнкыйтьли, адвокатлык эшчәнлегенә каршылык тудыру очракларын тикшерүне таләп итә, тоткарланган барлык адвокатларны сак астыннан азат итәргә чакыра.

Хәзерге вакытка петицияне 65 кеше имзалаган.

13 октябрьдә куәт оешмалары хезмәткәрләре сәяси эшләр нигезендә гаепләнүчеләрне яклаган адвокатларда тентүләр уздырды. Аерым алганда, Алексей Навальныйны яклаган адвокатлар Вадим Кобзев, Игорь Сергунин һәм Алексей Липцерны "экстремистик оешма эшчәнлегендә катнашуда" гаепләп, тикшерү изоляторына яптылар.

16 октябрьдә хөкүмәт Русиядән киткән адвокатлардан статусын алырга тәкъдим итте.

@azatliqradiosi
⚡3❤2👍2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 17нче октябрь, 601 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады.

Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹 Кичә кич Брүсселдә Бельгия белән Швеция такымнары арасында буласы футбол матчы алдыннан Швеция такымының ике җанатары үтерелгән. Бельгиянең тышкы эшләр министры Аҗа Ләбиб моны теракт дип атады.

🔹 Украинаның Баш штабы белдерүенчә, төнлә илнең саклану көчләре русияләр аткан бер ракетны һәм алты "шахед"ны бәреп төшергән.

🔹 АКШ президенты Дҗо Байден иртәгә Израилгә килергә җыена.

🔹 Израилнең премьер-министры Биньямин Нетаньяһу РФ президенты Путин белән сөйләшкән, "Израил "Хәмәс" радикаль хәрәкәтен юк итмичә туктамаячак" дигән.

🔹 БМОның Иминлек шурасы Русия Газзә һәм Израил буенча тәкъдим иткән резолюцияне кабул итмәгән. Документны Русия, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Мозамбик хуплаган, ә менә АКШ, Британия, Франция һәм Япония каршы чыккан. Башка илләр тавыш биреп тормаган.

🔹 Кичә кич Казанда 5а номерлы трамвайда ир кеше үлгән. Аның хәле начарайгач, трамвай туктаган, медиклар 10-15 минутта килеп җиткән, әмма ирне коткарып кала алмаганнар. Бу хәл Химиклар мәдәният сарае янында булган, диелә.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
🔥4✍1👍1😁1
❗️Азатлык Радиосына 70 ел тулу уңаеннан Азатлык Радиосының Татар-башкорт редакциясе элекке мөдирләрнең берсе, Азатлык тапшырулары чыга башлауга зур тырышлык куйган Гариф Солтанның шәхси архивы белән таныштыра башлый. Архивта 1970-1980нче еллар аудиоязмалары бар.

1940нчы еллар азагы һәм 1950нче еллар башында "Америка авазы"ның татар тапшырулары һәм Азатлык Радиосының Татар-Башкорт редакциясе ачылуына күп тырышлык куйган, 1968-1989 елларда Азатлыкның мөдире дә булып эшләгән Гариф Солтан архивы бүген Американың Стэнфорд университетында урнашкан Һувер институтында саклана.

Шул Һувер институты ярдәме белән Азатлык Радиосы кайбер аудиоязмаларны дигитальләштерде һәм якын атналарда иң кызыклыларын укучыларына тәкъдим итәчәк.

Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Азатлыкка70

@azatliqradiosi
🔥10❤6👍2🎉1
Казанның 171нче мәктәбендә бишенче сыйныф укучысына мәктәптә яулык бәйләүне тыйганнар.

Укучының әнисе прокуратурага язган. Шикаятьтә әйтелгәнчә, "кызга мәктәп мөдире кычкырган, түбәнсеткән һәм яулыктан килүне" тыйган, "документларын алып мәктәптән китәргә кушкан".

Мәктәп мөдире исә "безнең мәктәп Татарстан республикасында, бу — Русия Федерациясе, бу — "дөньяви мәктәп", ди.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬31🤯3👎1
Русия президенты Владимир Путин эш сәфәре белән Пекинга килде, ул "Бер билбау, бер юл" форумында катнашачак.

Халыкара җинаять мәхкәмәсе кулга алу карары чыгарганнан соң, бу Путинның икенче тапкыр чит илгә чыгуы. Беренчесендә Кыргызстанга барган иде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤡1
Украина кораллы көчләре Русиянең Бердянски һәм Луһанскидагы хәрби һава аланнарына һөҗүм итүен җиткерә.

Бердянски Азов диңгезе ярында, Запорожье өлкәсенең Русия баскынлыгындагы өлешендә урнашкан. Хәбәрдә әйтелгәнчә, һөҗүмнәр уңышлы булган, әмма һөҗүм нәтиҗәләренең нечкәлекләре китерелми.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
✍1
Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Сөембикә манарасына куркыныч янамый дип белдерде.

Быел җәй "Казан Кирмәне" музей-тыюлыгы мөдире Илнур Рәхимов Сөембикә манарасының "якынча 2,19 метрга авышуын" әйткән иде һәм тикшеренүләр уздырыла диде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
✍1
😳 Кировта Украинадагы сугышта катнашучыларга ярдәм дәүләт фонды хезмәткәрләрен кыйнаган "вагнерчы"ны тоткарлаганнар.

Ул хезмәткәрләрдән документларын торгызырга булышуларын таләп иткән һәм низаг чыккач аларны кыйнаган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😁6✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Азатлык Радиосына 70 ел тулу уңаеннан Азатлык Радиосының Татар-башкорт редакциясе элекке мөдирләрнең берсе, Азатлык тапшырулары чыга башлауга зур тырышлык куйган Гариф Солтанның шәхси архивы белән таныштыра башлый. Архивта 1970-1980нче еллар аудиоязмалары…
Азатлык архивы. Гариф Солтан (1972).mp3
Яңа шәлкемнең беренче язмасы итеп бүген сезгә архивта сакланган иң иске аудиоларның берсен тәкъдим итәбез.

Ураза гаете белән котлау һәм бәйрәм турында мәгълүмат бирү Азатлык радиосы эфирында 1972 елның ноябрендә яңгыраган.

🎙 Микрофон алдында Гариф Солтан.

#азатлыкка70 #архив
@azatliqradiosi
❤7🔥3
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Русиянең Казан сурәтле яңа акчасы чиркәү әһелләренең ачуын чыгарган

"Сез, иптәшләр, курку хисен югалттыгызмы, әллә? Манарада ярымай бар, ә чиркәү гөмбәзендә тәре юк! Ут белән уйнамагыз!" дип кисәтә урыс чиркәве рухание Павел Островский.

Аңа чиркәүнең башка әһелләре дә кушылган.

Шушы руханиларга иң яхшы җавапны Казандагы тарихчы Марк Шишкин бирде. Аның аңлатмасын Азатлык сайтында укыгыз. Ачылмаса, көзге сылтама.

@azatliqradiosi
🔥10😁5🤬3👍2😱1🤡1
Башкорт активисты Фаил Алсыновка җинаять эшен Радий Хәбиров хакимияте үтенече белән ачканнар

"Башкорт" милли хәрәкәтенең элекке җитәкчесе Фаил Алсынов социаль челтәрләрдә документ чыгарды. Аннан күренгәнчә, активистка "нәфрәт яки дошманлык" тудыру турындагы җинаять эшен республика башлыгы Радий Хәбиров хакимияте сораганга ачканнар.

Бу документ — Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе вазифаларын үтәүче Искәндәр Әхмәтвәлиевнең республика тикшерү комитеты җитәкчесе Владимир Архангельскийга язган хаты, ул быел 14 августта имзаланган.

Түрә язуынча, "хәзерге вакытта Башкортстанның көньягында һәм Урал аръягында дәүләт хакимияте эшчәнлегенә каршы кампания оештырылган, соңрак халык ризасызлыгы китереп чыгару өчен, канунсыз халык чаралары үтә".

"Бу канунсыз җыеннары оештыруда "Башкорт" оешмасы һәм аның лидеры Алсынов актив катнаша" диелгән әләк хатында.

Хатның тулы эчтәлеге белән Азатлык сайтында таныша алсыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🔥3❤1👍1😁1🤬1
Башкортстан хәрбиен дәүләткә хыянәттә гаепләп 12,5 елга колониягә хөкем иткәннәр

Мәскәүдә Икенче Көнбатыш бүлге хәрби мәхкәмәсе чыгышы белән Башкортстаннан булган хәрби Эльнар Камаловны 12 ел ярымга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткән. Аны дәүләткә хыянәт турындагы эштә гаепле дип тапканнар. Бу хакта ТАСС яза.

Хәрбине нәрсә өчен гаепләүләре билгеле түгел. Җинаять эше материаллары яшерелгән, ә утырышлар ябык тәртиптә узган. Камаловны хәрби дәрәҗәсеннән мәхрүм иткәннәр диелә.

"Осторожно, новости" Telegram-каналы 27 яшьлек Камаловны былтыр июньдә кулга алуларын яза. Аңа хөкем карары быел 5 октябрьдә чыккан.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍2🤬2
Казандагы халыкара фәнни конференция тел сәясәтенә дә кагылачак

17-19 октябрь Казанда "Европа цивилизациясенең язу тарихы һәм Русия халыкларының язма мәдәнияте" дип аталган фәнни конференция уза.

Чарада Татарстан һәм Русия төбәкләреннән тыш, Үзбәкстан, Казакъстан, Азәрбайҗан, Әрмәнстан кебек илләрдән 100дән артык галим катнаша.

Татарстан галимнәре илдәге тел сәясәте, гарәп, латин, кирилл графикасындагы татар әдәби мирасы турында чыгышлар әзерләгән.

Башкортстан галимәсе Гөлфирә Абдуллина 1892 елда кабул ителгән башкорт әлифбасы турында чыгыш ясый.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍9🔥2❤1
15 октябрь — Хәтер көнендә бер төркем милли хәрәкәт вәкилләре 1552 елны Казанны саклап һәлак булган ата-бабаларыбыз рухына дога кылу өчен башта Кол Шәриф мәчетенә килде, аннары Сөембикә манарасы янына җыелды.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләре Казанның берничә урынында ялгыз пикетка чыкты.

Төркиянең Анталия шәһәрендә татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев, Аланиядә украиннар белән Ренат Татар, Польшада Нәфис Кашапов һәм Швециядә Аида Габдрахманова пикетка чыкты, Киевта ислам мәдәнияте үзәгендә чараны Ислам Гыймадутдин һәм Зөлфирә Бойко оештырды.

Тулырак итеп Азатлык сайтында укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤12👍5🔥3✍1