Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
❗️Русия Юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты

Бүген өстәлгәннәр:

● журналист Илья Бер;

● сәясәт белгече Александр Морозов;

● Григорий Свердлин;

● актриса Яна Троянова;

● "Тhe Moscow Times" басмасы;

● Hidemy. network Ltd;

● Марат Никандров;

● "Команда против пыток" ҖЧҖ.

@azatliqradiosi
🤬2👍1🤯1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 18 ноябрь, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸Брянски өлкәсе күгендә ПВО бер дронны бәреп төшергән, зыян күрүчеләр юк, диде өлкә губернаторы Александр Богомаз.

🔸Киевта һәм Украинаның тагын 8 өлкәсендә һава тревогасы булган.

🔸Газзәдән русияләрнең тагын бер төркеме Каһирәгә юл алган. Барлыгы 216 кеше дип хәбәр итә Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

🔸Русиянең элекке финанс министры урынбасары һәм Үзәк банк рәисенең элекке урынбасары Сергей Алексашенко эзләүгә бирелгән. Нинди җинаять эше нигезендә икәне әйтелми. Алексашенко илдән китте, ул "ят агент" дип танылган.

🔸Русия хөкүмәте илдән бензин чыгаруны 17 ноябрьдән тыймый башлаган.

🔸Кичә Камал театрны Истанбулда "Килмешәк" спектаклен күрсәтте. Спектакльне бүген дә уйнаячаклар.
👍3✍1🤮1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Төркиядән Әдилә Әхмәтова: "Сагынсам да, бу илдә яратып яшим" "Сәлам, син кайда?" подкастының соңгы чыгарылышында Төркиянең Мәрсин шәһәрендә яшәүче җырчы Әдилә Әхмәтова белән сөйләштек. Ул Казанда танылып килгән җырчы, үзенең вокал мәктәбен дә ачып җибәргән… – Сәлам_син_кайда_Төркия
Әдилә Әхмәтова: "Казанны сагынсам да, Төркиядә яратып яшим"

"Сәлам, син кайда?" сәхифәсенең соңгы чыгарылышында Төркиянең Мәрсин шәһәрендә яшәүче Әдилә Әхмәтова белән сөйләштек. Ул Казанда танылып килүче җырчы, үзенең вокал студиясен дә ачып җибәргән иде. Ләкин ире белән Татарстаннан китәргә карар иткәннәр һәм бер ел чамасы инде читтә яшиләр. Әдилә сагышны ничек басуы, Казанны сагынсалар да ни өчен читтә яшәүләре, мөһаҗирлекне ничек кичерүләре турында сөйләде.

— Мин үз гаиләм белән, ирем белән балам янымда. Очкычлар очып тора, бирегә рейслар бар. Теләсә, туганнарыбыз да, дусларыбыз да килә ала. Әни, әби-бабай, туганнар, дуслар да кунакка килеп китте инде. Минем блог, аңа язылучыларым миңа көч бирә. Җырлыйм да. Миңа күп язалар, директта төрле темаларга сөйләшәбез. Кыенлыклар бар, авыр булырга мөмкин, ләкин монда беренче мәсьәлә мотивация дип уйлыйм. Мәсәлән, безнең балабыз бар һәм без аны ирекле дөньяда, яхшырак шартларда үстерергә телибез. Бу — безнең иң зур мотивация. Минем дә елаган чакларым да була. Тик елап утыруга ун-унбиш минут кына вакыт бирәм, ә аннары инде бетте, алга барабыз.

Подкастны тыңламаган булсагыз, Әдилә белән әңгәмәне Азатлыкта укырга була.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.
❤10👍5✍1🔥1
Антарктидага тарихта беренче тапкыр иң зур очкыч килеп утырган. Ул кардан һәм боздан ясалган юлга төшкән.

Бу хакта CNN хәбәр итә. Телеканал мәгълүматынча, сүз Norse Atlantic Airways һава ширкәтенең киң фюзеляжлы Boeing 787 Dreamliner очкычы турында бара.

Бортта 45 юлчы, шул исәптән Норвегия поляр институты галимнәре булган. Алар тикшерү станциясенә 12 мең тонна җиһаз алып килгән.

Институт башлыгы Камилла Брекке зур һәм заманча очкычлар куллану һаваны пычратучы мадтәләрне киметергә мөмкинлек бирә дигән.
🔥3👍2
Искәндәр Сираҗи: "Гаеп табар өчен махсус эзләнеп йөрделәр"

Танылган журналист, "Сираҗи сүзе" газетын чыгаручы мөхәррир Искәндәр Сираҗида тентүләр узу турындагы мәкаләне кыскартып карточкаларда бирәбез.

Мәкаләне тулырак Азатлык сайтында укыгыз.

👉Төп сайтта
👉Көзге сылтама аша
❤12🤬7👍2🔥2
Медиа: Уфада күпләп повесткалар тарата башлаганнар

Уфада 20-48 яшьтәге ир-атларга күпләп повестка тарата башлаганнар. Аларны шәһәрнең Октябрь һәм Совет районы хәрби комиссариатына чакыртканнар. Бу хакта "Аспекты" басмасы хәбәр итә.

Рәсмиләр "бу мобилизация түгел, бары документларны тикшерү" дип белдерә.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.
🤬6😢3
Истанбулда Камал театры "Килмешәк"не куйды

17-18 ноябрьдә Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры ике көн рәттән Истанбул шәһәрендә татарча спектакль күрсәтә. Драматург Сөмбел Гаффарованың "Килмешәк" спектакле Истанбулда уза торган хатын-кыз драматурглар халыкара фестивале кысаларында тәкъдим ителә.

Фестивальдә барлыгы 12 театр катнаша. Русиядән Камал театры гына килгән иде. Татар театры Истанбулга 18 кеше белән килгән, бу — уйнаучы артистлар һәм техник хезмәткәрләр. Чакыру, кабул итү мәшәкатьләрен барысын да Төркия үз өстенә алган. Бу гына түгел, камалылларга зур декорацияләрне Татарстаннан ташырга туры килмәгән. Алдан барлык эскизлар нигезендә оештыручылар барысын да үзе ясаган.

Тулырак репортажны иртәгә Азатлыкта укырга була, әлегә фотоларны карый торыгыз.

👉Фотогалерея монда.
🔥14❤7👍1