Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Журналист, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Сираҗиның тормыш иптәше, күп еллар "Мәдәни җомга" газетында эшләүче журналист Эльмира Сираҗи ире өчен эзәрлекләүгә дучар булуын белдерде. Ул социаль челтәрләрдә шул хакта видео чыгарды. Узган атнада аларның йортында…
Журналист, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Сираҗиның тормыш иптәше, күп еллар "Мәдәни җомга" газетында эшләгән журналист Эльмира Сираҗи үзенең Instagram-ында эшеннән китүен хәбәр итте.
Ул моны "мыскыл итүләргә һәм гаепләүләргә түзәргә" теләмәве аркасында дип аңлата.
@azatliqradiosi

"Үз теләгем белән эштән китү турында гариза язып чыктым. Дөрес эшләгәнмендер дип уйлыйм, өстемнән тау төшкән шикелле булды. Мыскыл итүләргә, нахак гаепләүләргә, тырнак астыннан кер эзләүгә түзеп, үземә аяк сөрттереп яши алмыйм, бигайбә. Мин үземне чүплектән тапмаган. Баш мөхәрриребез ("Мәдәни җомга" газетының баш мөхәррире - язучы Вахит Имамов - ред.) өстәлендә калдырдым. Аңа уңышлар телим. Әйбәт кенә эшләсеннәр, ләкин мин үземне башкача бу кеше коллективында күрмим", дип белдерде ул.Ничек уйлыйсыз, дөрес эшләгәнме?
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Журналист Эльмира Сираҗи "Мәдәни җомга"дан китүе турында хәбәр итте
Ул үз теләге белән эштән китү турында гариза язган. Ноябрь ахырында Эльмира Сираҗи ире - Искәндәр Сираҗи аркасында эзәрлекләүгә дучар булуын, өйләрендә тентү узган көнне эшкә чыкмавы өчен аңлатмалар яздыруларын сөйләде. "Якын көннәрдә мине эштән җибәрсәләр…
👍8😢7😱1
Казанда узган «Казаныш» форумында Камал театрының яңа бинасы турында сүз булды.
Яңалыкларга килгәндә, элекке проектта бина янында машина кую урыны каралган булса, хәзер бу уйдан кире кайтканнар. Парковка урынына театр бакчасы булачак. Анда спектакльләр дә күрсәтеләчәк. Бу хакта Wowhaus архитектура бюросының баш архитекторы Олег Шапиро сөйләде. Камал театрының яңа бинасының концепциясен әлеге ширкәт җиңеп чыккан иде.
Шулай ук театрда өч зал булачак. Өчесен дә уртак фойе берләштерәчәк, ул милли бизәкләр белән бизәләчәк. Аларны рәссам Наиля Кумысникова эшли.
Актерлар өченче катта урнашачаклар һәм залларның һәрберсенә лифтта тамашачылар белән кисешмичә төшә алачаклар. Өченче катта репетиция бүлмәләре дә булачак.

❤4🤬4✍1
АКШ вәкилләр пулатының сигез әгъзасы демократлар Элеанор Холмс Нортон һәм Адам Шифф җитәкчелегендә дәүләт сәркатибе Энтони Блинкенга язган хатларында Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашеваны канунсыз тоткарланган дип тануны таләп итә.
Кормашева - Русия һәм АКШ ватандашы. АКШ ватандашын канунсыз тоткарланган дип тану - Вашингтонның аны азат итү өчен рәсми көрәшәчәген аңлата.
Канун чыгаручылар язган хаттан өзекне "Америка авазы"ның урыс хезмәте чыгарды. Анда әйтелгәнчә, Алсу Кормашевага рәсми билгеләмә бирү мөһим, бу АКШ хөкүмәтенең аны тиз арада якыннары янына кайтаруга көч куя алуы, һәм кирәкле акчаларны бүлеп бирсен өчен кирәк.
Вәкилләр пулаты әгъзалары Дәүләт департаментыннан Кормашева эше турында өстәмә мәгълүмат бирүне һәм Дәүләт департаментының Алсу Кормашева янына консуллык вәкилләрен үткәрүләренә рөхсәт алырга тырышуы хакында мәгълүмат җиткерүне сорый.
Русия хакимиятләре моңа бәйле мөрәҗәгатьләрне моңа кадәр гел кире кагып килде.
Кормашеваның ире Павел Буторин хатынын "канунсыз тоткарланган" дип тануның мөһимлеген белдерде. "Дәүләт департаменты Алсуны гаделсез тоткарланган дип таныса, бу бик мөһим адым булачак: әлеге эш белән консуллык бүлеге түгел, американ президентының вәкиле шөгыльләнәчәк. Алсу очрагын башка дәрәҗәгә күтәрү кирәк", диде ул.

АКШ Конгрессында Алсу Кормашеваны "канунсыз тоткарланган" дип тануны сорыйлар
Кормашева — Русия һәм АКШ ватандашы. АКШ ватандашын канунсыз тоткарланган дип тану — Вашингтонның аны азат итү өчен рәсми көрәшәчәген аңлата.
❤9👍3🔥1🙏1
Time журналы Америка җырчысы Тейлор Свифтны "ел кешесе" дип атады
Свифттан тыш, "ел кешесе"нә намзәтләр арасында Русия президенты Владимир Путин, Кытай лидеры Си Цзиньпин, OpenAI ширкәте баш мөдире Сэм Альтман, Британия патшасы Карл III һәм бу елда иң күп акча эшләгән фильм - Грета Гервигның "Барби"сы каһарманы - Барби курчагы да бар иде.
▪️Тейлор Свифт - җырлар авторы, башкаручы, дөньяда иҗаты иң күп сатыла торган артистларның берсе: аның 200 миллионнан артык пластинкасы сатылган. Аерым алганда ул 12 тапкыр "Грэмми" бүләген алган, American Music Awardsның 40 бүләгенә ия.

Time журналы җырчы Тейлор Свифтны "ел кешесе" дип атады
Тейлор Свифт - җырлар авторы, башкаручы, дөньяда иҗаты иң күп сатыла торган артистларның берсе: аның 200 миллионнан артык пластинкасы сатылган.
👍6❤1✍1
Башкортстанның Әбҗәлил районы Әскәр авылындагы ашыгыч ярдәм бригадасында эшләүчеләр Русия президенты Владимир Путинга һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка видео-мөрәҗәгать яздырган.
Алар үзләрен кимсетүгә зарлана - җитәкчелек башка бүлекчәләр белән чагыштырганда безгә өстәмә түләүләрне азрак итеп билгеләмәкче була ди.
Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

👍4😁4😢1
1985 елда яңгыраган тапшыруда мәгърифәтче һәм әдип Каюм Насыйриның 160 еллыгы уңаеннан аның әдәп һәм әхлак турында фикерләре яңгырый.
Насыйриның бу хакта карашлары Ислам рухына һәм аның фәлсәфәсенә туры килә. Тарихның авыр көннәрендә бу әдәп-инсаф, әхлак кагыйдәләрен чын күңелдән үтәгәнгә күрә, "безнең халык үзен югалып китүдән саклап кала алган", дип сөйли Гариф Солтан.
Гариф Солтан архивыннан бу язмалар интернетта беренче тапкыр чыга. Башка язмаларны безнең сайтта тыңлагыз. Лайк куярга һәм язма белән уртаклашырга онытмагыз!
#азатлыкка70 #архив
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥7❤4👍4
Хәерле иртә, дуслар! Сезгә иртәнге хәбәрләр әзерләдек. Дөньяда ниләр булып ята - кыскача.
🔸АКШ сенаты Израил белән Украинага ярдәм турында канун проектын блоклады. Канун проектын карар өчен 60 сенаторның тавышы кирәк, әмма бары тик 49 кеше генә уңай тавыш биргән. Бу республиканнарның позициясенә бәйле, алар документка АКШ белән Мескика чигендәге иммиграцияне контрольгә алу таләпләрен кырыслатырга сорады, әмма бу барып чыкмаган иде.
🔸Украина АКШтан кораллар сораган, дип яза Reuters. Сүз ракетларга каршы комплекслар, хәрби очкычлар һәм боралаклар турында бара.
🔸G7 илләре Русиядән алмаз сатып алуга чикләү турында игълан итте. Карар 2024 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә. Соңыннан өченче илләрдә эшкәртелеп сатылган ташларга чикләүләр кертеләчәк. Әмма бу чикләүләр сәнәгать алмазларына кагылмый.
🔸Финляндия хакимияте Русия белән чиктә урнашкан КППларның бер өлешен ачарга җыена, дип язган Yle медиасы. Әмма шул ук вакытта Финляндия канунсыз чикне узучылар күп булыр дип курка һәм тагын чикләрне яба ала дип сөйләгән журналистларга Финляндиянең чик хезмәте вәкиле.
🔸АКШның Лас Вегастагын университет кампусында атыш булган. Өч кеше һәлак, бер кеше бик авыр хәлдә. Ату ачкан кеше университетка укытучы буларак эшкә алынмаган ир дип яза медиа. Ул шунда ук атып үтерелгән.
🔸Татарстанның Чистай районында Чулман елгасыннан батып үлгән ир гәүдәсен чыгарганнар. Ул - балыкчы, аңа 68 яшь булган.
🔸Уфаның төп мәйданнарда чыршылар урнаштыра башлаганнар.
Менә шулар. Иң мөһим һәм кызыклы, туган телдә хәбәрләр бездә. Укыгыз һәм башкаларга да сөйләгез. Матур көннәр телибез.

👍6🔥3❤2😁2✍1
Башкортстаннан активист Рәмилә Сәетованы 5 елга утыртырга мөмкиннәр
Дәүләт гаепләүчесе Рамилә Сәетованы биш елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган. Шулай ук прокурор аңа дүрт ел буе интернетта сайтлар һәм каналлар алып баруны тыюны таләп иткән диелә.
Чираттагы утырыш 21 декабрь көнне булачак.
Нәрсәдә гаеплиләр Сәетованы һәм аны кем хөкем итә? Барысы да 👉 монда. Ачылмаса, 👉 бу сылтамага басыгыз.

😢4👍2🤬2🔥1🙏1
⚡️Брянски шәһәренең 5 санлы гимназиясендә атыш булган
Утны мәктәп укучысы, 8нче сыйныфта укыган кыз бала ачкан. Ул мәктәпкә әтисенең ау коралын алып килгән. Ике кеше һәлак булган, бишесе яраланган диелә. Аткан кыз да һәлак булган.

😱12😢2
Брянски мәктәбендә ниләр булган?
▪️Ут ачкан кыз дәрескә соңга калган, сыйныфка кергәч биш тапкыр аткан.
▪️Ике кеше һәлак. Хәзерге вакытта яраланган дүрт малайның берсе реанимациядә диелә.
▪️Бер үлгән малай исә кызның сыйныфташы булган.
▪️Кыз үзенә кул салган.
▪️Укучыларны мәктәптән эвакуацияләгәннәр. Бина уратып алынган. Анада полиция, оператив хезмәтләр эшли.
▪️Ни сәбәпле һөҗүм кылуы турында төгәл мәгълүматлар юк. Telegram-каналлар кызга озак вакытлар сыйныфташлары каныккан, дип яза.
Бөтен оператив мәгълүматны монда тупладык. Бусы - альтернатив сылтама.

Брянскида сигезенче сыйныф укучысы мәктәптә атыш оештырган
Җирле чатларга сылтама белән "7x7" басмасы язуынча, кыз дәрескә соңга калган, сыйныфка кергәч биш тапкыр аткан. Ни сәбәпле һөҗүм кылуы турында төгәл мәгълүматлар юк. Telegram-каналлар кызга озак вакытлар сыйныфташлары каныккан, дип яза.
✍2😱2💔1
Русиядә киләсе елда президент сайлаулары булачак. Беләсезме кайчан?
Русиянең Федерация шурасы көнен билгеләгән. 17 март буласы икән.
👉 Хәбәр ачылмаса, менә 👉 бу сылтама бар.
Сайлауда катнашу ниятләре барлыгын Геннадий Зюганов, Думаның элекке депутаты Борис Надеждин, Донецкидагы Русия яклы фетнәчеләрнең элекке хәрби лидеры, хәзерге вакытта тикшерү изоляторында утыручы Игорь Стрелков, Ржевтан журналист Екатерина Дунцова белдерде. Путин үзенең катнашу-катнашмаячагын сайлауны рәсми рәвештә билгеләгәннән соң гына әйтәчәген белдергән иде. "Медуза" һәм "Вёрстка" мәгълүматынча Путин бу сайлауда 80 проценттан артык тавыш җыярга тиеш - түрәләргә шундый бурыч куелган.
Кем сайланыр дип уйлыйсыз? Нинди вариантларыгыз бар?

🤮9🔥2🌚2❤🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русиядә киләсе елда президент сайлаулары булачак. Беләсезме кайчан? Русиянең Федерация шурасы көнен билгеләгән. 17 март буласы икән. 👉 Хәбәр ачылмаса, менә 👉 бу сылтама бар. Сайлауда катнашу ниятләре барлыгын Геннадий Зюганов, Думаның элекке депутаты…
Ә төрмәдә утыручы сәясәтче Алексей Навальный русиялеләрне сайлауларда катнашырга, теләсә кемгә, әмма Путинга тавыш бирмәскә чакырды.
🤡5👍2😢2
Русия җитәкчелеге президент сайлауларына әзерләнгәндә бәяләрнең артуы дәвам итә...
Мәсәлән, Башкортстан белән Татарстанда шәһәр читендәге йортларның уртача бәяләре 7 млн сумга кадәр җиткән.
Идел буе төбәкләре арасында шәһәр читендәге иң кыйбатлы йортлар Татарстанда сатылуы ачыкланган. Аларның уртача бәясе 6,97 млн сум. Бәяләр 2023 елның башы белән чагыштырганда 9,3 процентка арткан. Ә иң арзанлы өйләр Мордовиядә, анда дача яки коттеджларга уртача бәя 3,66 млн сум. Бу хакта "Мир квартир" порталы белешмәләренә таянып РБК җиткерә.
Башкортстанда шәһәр читендәге йортларның уртача бәясе - 5,51 млн сум. Алар ел башы белән чагыштырганда 14,1 процентка кыйбатланган.
Иң кыйбатлы йортлар кайда дип уйлыйсыз? Ә иң арзанласы?
Бу хакта монда яздык. Ачылмаса, бу сылтамага басыгыз.

Ел башыннан Башкортстанда шәһәр читендәге йортларның бәясе 14 процентка, Татарстанда – 9,3 процентка кыйбатланган
Башкортстанда шәһәр читендәге йортларның уртача бәясе – 5,51 млн сум, Татарстанда исә 6,97 млн сумга җиткән.
🤬3🤷♂1😢1
"Вербовка"ның яңа төре барлыкка килгән. Финляндиягә эләгергә тырышкан мигрантларны Русия гаскәренә ялланырга үгетлиләр.
Ә контракт төзүдән баш тартучыларга Русиядән депортацияләү белән яныйлар. Кешеләрне куркытып Русия гаскәренә җыю эше бара. Кимендә шундый ике очрак турында ВВС-ның урыс хезмәте һәм качаклар белән эшләүче хокук яклаучылар белеп алган.
Ничек ясала басым? Нинди ысуллар кулланыла? Ике очрак турында яздык.
👉 Язма ачылмаса, 👉 бу сылтамага басыгыз.

🤬7
Алексей Навальный оппозиция һәм "барлык гадел гражданнар хакимияттә Владимир Путинның тагын алты елга калмаска тиешлеген аңлатырга" тиеш дип саный.
@azatliqradiosi
"Теләсә нинди сайлаулар, хәтта иң ясалмалары да - шикләнү чоры. Кешеләр хакимияттә кем, ул анда нәрсәгә дип уйлана. Русия оппозициясенең төп бурычы, барлык гадел ватандашларның бурычы - бөтен көчләрен куеп бу шикләргә җавап бирү. Агитацияләү. Хакимияттә 24 ел булган 71 яшьлек Путинның тагын алты елга калмаска тиешлеген аңлату. Ул Русиягә зыян китерәчәк. Ул китәргә тиеш", диелә оппозиционер сәясәтченең блогында.▪️Бүген, 7 декабрьдә узган утырышында Федерация шурасы Русиядә президент сайлавын уздыруны 2024 елның 17 мартына билгеләде.
@azatliqradiosi
❤2😢1