Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Бүген Идел.Реалии Русия дәүләт думасы вице-спикеры Пётр Толстойның "татарлар да — урыс" дигән сүзләренә карата ТНВ җитәкчесе Илшат Әминевнең җавабы турында язып чыкты.

Азатлык бу хакта видео эшләгән иде, карадыгызмы?

Cез кем белән күбрәк килешәсез?

@azatliqradiosi
👍5❤1🌚1
Төркиянең Мерсин шәһәрендә режиссер Байбулат Батулланың "Ядәч! Истә!" фильмы күрсәтелде.

Кино шәһәрдәге кафеларның берсендә тәкъдим ителде. Аны карарга 20-дән артык кеше җыелды.

Фильм күрсәтүне Мерсин шәһәрендәге татар активистлары оештырды.

"Бу инде икенче тапкыр татар киносын күрсәтү. Бер ел элек без Булат Минкинның ике кыска метражлы фильмын караган идек. Хәзер без бу очрашуларны ике атнага бер тапкыр оештырырга җыенабыз", диде Мерсинда яшәүче Айнур Әхмәтов.

@azatliqradiosi
❤15👍4🔥1
Хәерле иртә, дуслар! Яңа атна башлана һәм дүшәмбе иртәсендә без сезне төнлә, иртәнге якта дөньяда ни булган - кыскача таныштырабыз.

🔷 Русия гаскәрләре Киевка һөҗүм ясаган, ракетның калдыклары шәһәрнең Бортничи районына килеп төшкән. 4 кеше зыян күргән. Украина гаскәрләре Русиянең 18 дроны, 8 баллистик ракеты бәреп төшерелде дип белдерде.

🔷 Русия Украинага басып керүне дәвам итә, диде Украинана хәрбие А. Сырский. Авдеевка, Купянск, Бахмут тирәсендә иң авыр сугышлар бара, диде ул.

🔷 АКШ президенты Джо Байден Украина президенты Владимир Зеленскийны Вашингтона чакырган. Бу чакыру тиз хәл итә торган мәсьәләр һәм киләсе елга планнар турында сөйләшү өчен кирәк дип аңлатыла. Зеленский белән Байден сишәмбе очрашачак.

🔷 Әрмәнстандагы хәрби полиция Русиядә мобилизацияләнгән ирне тоткарлаган. Ул Әрмәнстанда Украинага сугышка бармас өчен качып яшәгән.

🔷 Йөздән артык табиб Мәскәүнең дума депутаты Алексей Гориновка медицина ярдәмен күрсәтүне таләп иткән ачык хатны имзалаган. Төрмәгә утыртылган депутатның адвокаты Горюновның хәле бик начар, сәламәтлеге нык какшаган диде.

🔷 Израил Газзәдәге хәрби операциясен Яңа елга кадәр тәмамларга тиеш. The Economist язуынча, Израилгә мондый киңәшне АКШның дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен биргән. Вашингтон Израилдән Фәләстин качакларына ярдәмне арттыруны таләп итә.

🔷 Русиядә бүгеннән чикне чыгарга ярамаган кешеләрдән чит ил паспортларын тартып алу рөхсәт иткән канун гамәлгә керә. Илдән чыгарга ярамый дигән хәбәрне алган кеше 5 көн эчендә паспортын тапшырырга тиеш. Моннан тыш чиктә полиция үзе документларны алырга хокуклы.

🔷 Татарстанның Буа шәһәрендә рәссам, сынчы Бакый Урманче музее төзеләчәк. Моның өчен 227,2 млн сум акча кирәк булачак.

🔷 Башкортстанда зәмһәрир салкыннарда Уфа, Иглино районнарында электр утсыз калган йортлар булган. Башкортстан башлыгы Радий Хәбировың социаль челтәрләрен кешеләр республикада коммуналь хуҗалыклар начар эшли дип тәнкыйть сүзләре белән тутырган.

Әлеге сәгатькә менә шулар. Кайсы хәбәр сезнең өчен мөһим? Гомумән хәлләрегез һәм кәефләрегез ничек?
✍1❤‍🔥1
Йомырка кризисы

Белгородтагы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә йомырка сату контрольгә алынган. Кешеләр аларны йөзләгән итеп ала башлаган, шуңа ыгы-зыгы барлыкка килгән, дефицит туа башлаган. Хакимият күпләп йомырка сатып алуны тыйган, бер кулларга ике дистә йомырка гына сатуны керткән.

Бу көннәрдә йомыркаларга бәяләр артты. Бу Русиянең күпчелек төбәкләрендә күзәтелә. Татарстанда бер дистә йомырка бәясе 95 сумнан башлана. Бу беренче категориядәге йомыркалар шулай тора. Ә югары категорияле йомыркаларның бер дистәсе 135 сумга кадәр җиткән. Хәләл маркировкасы куелган йомыркалар исә 139 ук сум тора.

Башкортстанда да шул ук хәл. Бер дистәнең бәясе 110 сумнан башлана.

Сезнең кибетләрдә ничек бәяләр? Языгыз әле.
😁7🤡2👍1😢1
Путин түгел, халык теләде дип аңлаталар...

Бүген, 11 декабрьдә Русиянең 8-11 сыйныф укучыларына "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр"нең чираттагы чыгарылышын күрсәтәчәкләр, ул Конституциягә багышланачак. Роликта сенатор Андрей Клишас укучыларга төп канунны янәсе Владимир Путин түгел, русияләр үзләре үзгәртергә тәкъдим иткән дип сөйли. Шул ук вакытта ул 2020 елда Төп канунга кертелгән төзәтмәләрнең Путинга кабат президент булу мөмкинлеге бирүен әйтми. Моңа "Агентство" басмасы игътибар иткән.

Бу хакта тулырак 👉 монда. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

Сезнең балалар бу дәресләр турында ни ди?
🤡11🤬6😁4🤮1
Бу рәсемдә урыс шагыйре Сергей Есенин белән аның хатыны, биюче Айседора Дункан.

Ник бу рәсемме? Игътибар итегезче, дөньяга танылган биюченең аякларында - татар читекләре. Сахтиян итекләре күннән ясалган. Урыслар аны "сафьяновые сапожки" яки "сафьяновые ичиги" дигән.

Төрле төстәге күн кисәкләрен бизәк итеп махсус уйлап табылган җөй белән тегә белү серенә бары тик татар осталары гына ия була.

Сездә бармы читекләр? Ә чүәкләр?
❤25🔥4👍2😁1
🔺Көн язмасы: Лилия Чанышева Березники колониясенә ябылды. Ул нинди шартларда яши?

Сәясәтче Пермь краеның Березники шәһәренең ИК-28 колониясендә утырачак. Монда вакытында "Pussy Riot" төркеменең солисты, сәяси активист Мария Алехина утырды. Ул бу төрмәнең беренче сәяси тоткыны булды. 10 ел үтүгә менә тагын билгеле шәхес — Лилия Чанышева. Лилиянең ире Алмаз Гатин да Березникида, ул хатынын колониягә алып киткәнен белү белән шунда китте. Төрмәдән ерак булмаган җирдә фатир аерган. Бу — Лилиягә иң якын урын, биредә яшәячәкмен, ди ул.

Төрмәгә утыртылган сәясәтче Лилия Чанышеваның ире Алмаз Гатин соңгы ике елда мәхәббәт, тугрылык символына әверелде. Ул бернигә дә карамастан нахакка гаепләнеп кулга алынган хатынының азатлыгы өчен көрәшә. Бу җиңел бирелми аңа, әмма ир үҗәтләнеп гаделлек өстен чыгарга тиеш дип, өметен югалтмаска тырыша.

1825 елның 25 декабрендә "самодержавие"гә каршы чыккан өчен гомерлек төрмәгә хөкем ителгән ирләре артыннан хатыннары ничек чыгып китсә, 21нче гасырда декабрист хатыннарның язмышын татар ире Алмаз Гатин кабатлый.

— Мин килү белән 28нче колония җитәкчесенең урынбасары белән очраштым. Ул Лилия монда дип раслады. Хатыным ике атна дәвамында карантин узарга тиеш. Медицина тикшерүе узачак дип аңлаттылар, аннары төрмәдә һөнәр үзләштерергә, укырга җибәреләчәк дип аңлатты. Аларның тегү цехы бар. Лилия дә, мин дә, туганнары да очрашуны сорап мөрәҗәгать итә ала диде. 10 көн эчендә Лилиянең минем белән дә, әти-әнисе белән сөйләшергә мөмкинлек булачак дип вәгъдә иттеләр.

Колонияне тыштан гына күрдем, төрмә зур территорияне били, анда берничә бина. Ике, дүрт катлы биналар да бар. Иске инде алар. Мин анда кермәдем, администарция утырган өлешендә генә булдым. Тәрәзәләр пластик дип күрдем. Төрмәне җылы белән тәэмин итә торган аерым котельная эшли, кайнар су бар, җылы дип әйттеләр. Ризыкландыру белән дә проблем юк диделәр. Медицина хезмәте ничек куелган — белмим. Аны Лилия соңрак әйтер, бәлки,
— диде Алмаз Гатин Азатлыкка.

Шушы көннәрдә Березникида 40 градус зәмһәрир салкыннар. Алмаз белән аның ничек урнашуы, хатыны Лилия Чанышева нинди шартларда утырганы, аның турында нинди мәгълүмат барлыгы хакында сөйләштек.

👉 Төп сәхифә
👉
Көзге сәхифә
💔11
Казан мэры Илсур Метшин пластик куллануны киметү өчен пакетларны юарга тәкъдим итә

Бу хакта ул 11 декабрьдә "эшлекле дүшәмбе"дә әйткән. "Моны соңракка калдыра алмыйбыз, юкса чүпкә батачакбыз. Хәзерге вакытта чыккан чүпләрнең күләме шәһәр өчен куркыныч. Күпчелек кеше Казанда яшәүне, балаларының оныкларының сәламәт атмосферада үсүен тели икән без моны бергәләп аңларга тиеш, ә бу проблем хакында җиткерү — җитәкчеләрнең эше", дигән ул.

Хәбәр 👉 монда. Ачылмаса, бу 👉 сылтамага басыгыз.

Метшин кебек пакетларны юып берничә тапкыр кулланучылар бармы монда? Әллә ыргатасызмы?
🤡12👍4😁2🔥1🫡1
📍Башкорстаннан Фәтхулла Исхаковны хәтерлисезме? Ул - 13 ел буена төрмәдә утырып чыгуы нахак гаеп белән булганын дәлилләде һәм дәүләттән акчалата компенсация түләттерүгә ирешкән кеше.

Ни гаҗәп, мәхкәмә Исхаков яклы карар чыгырды, аңа 31 млн сум акча түләнергә тиеш дигән карар булды. Азатлык бу тарихны җентекле язды. Әмма бу карарны чыгарган Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе рәисе урынбасары Илдар Сәйфуллин эшеннән китә икән. Гәрчә пенсиягә чыгарга аңа тагын бер генә ел калган.

Ник болай килеп чыккан? Бу хакта 👉 монда яздык. Ачылмаса, менә бу 👉 сылтама бар.

Ничек уйлыйсыз, бу хөкемдарны китәргә мәҗбүр иткәннәрме?
🤔6😢5👍2
Уфада "Ufa.Татар" дип исемләнгән зур җыен узды

Яңача, заманча форматта. Аңа дәүләтнең бернинди дә катышы булмаган, татарлар үзара җыелышып финанс ягын үзләре күтәргән, татар тарихы, татар мәдәнияте турында да сөйләшкән. Бу Уфадагы татар мохитенең киңәюенә этәргеч булыр дип ышана оештыручылар.

Җыенда төрле кызыклы бәхәсләр оештырылган. Шуларның берсе тарихны белү милли үзаңга ничек тәэсир итә алуы турында. Туган телне белү мәҗбүриме, татарча белмәгән татар — чын татармы, дигән сораулар куелган. Без бу хакта монда яздык. Бусы — VPNсыз ачыла торган сылтама.

Ә кем укырга иренә — яңгыраган фикерләрнең каймагын сөзеп алдык. Сезгә җиңел булсын дип "карточка"лар ясадык. Тиз һәм аңлаешлы. Башкаларга да юллагыз, яме? 😉

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍11❤9🔥1