Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Украина татарлары: Сугыш шартларына җайлашу елы булды

Украинада яшәүче татарлар өчен бу ел нинди булды, Путин башлаган сугыш шартларында яшәргә мәҗбүр милләттәшләребез ничек көн күрә?

Азатлык ел дәвамында һәм аеруча соңгы көннәрдә шактый һөҗүмнәргә дучар булган Одесса һәм Киевтагы татарлар белән сөйләште.

👉Язманы тулысынча монда укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.
🔥3😢3✍2👍2🤯1
Кичә Белгородка һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 22гә җиткән, аларның өчесе - балалар.

Бу хакта өлкә губернаторы Вячеслав Гладков үзенең телеграм-каналында язды. Аның сүзләренчә, 109 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, аларның 17е - балалар.

30 кеше авыр хәлдә ди ул.

Гладков язуынча, 30 күпфатирлы йортка, 344 фатирга, 3 хосусый йортка зыян килгән. Алар арасында мәктәп, лицей һәм балалар бакчасы диелә.

30 декабрьдә Украина белән чиктәш өлкә башлаласы Белгород шәһәренә ракет калдыклары төште. Русия саклану министрлыгы ракетларны Украина җибәрде дип белдерә.

Шул ук көнне Русия армиясе Украинаның Харьков шәһәренә ата башлады. 29 декабрьдә Киев, Днепр, Одесса, Запорожьега ракетлар җибәрде. Украина 39 кешенең һәлак булуы турында белдерде.
👍4😱3🤬3😢2🔥1
Татарстан туграсы идея авторы, галим Назыйм Ханзафаров вафат

2023 елның 30 декабрендә әдәбиятчы, филология фәннәре докторы, Татарстан гербы идеясының авторы Назыйм Ханзафаров вафат булган. Бу хакта Мәрҗани исемендәге тарих институты хәбәр итә. Аңа 86 яшь иде.

Галим Олы Кайбычта җирләнәчәк. Озату 2 гыйнварда Казанда 11 сәгатьтә Себер тракты 31 А адресы буенча була.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
😢21❤1👍1
Казанда Яңа ел бизәкләре

Татарстан башкаласы Казан Яңа елга купшы итеп бизәлде. Шәһәр аеруча кичке вакытларда, төрле гирляндалар кабынганнан соң, матур күренә. 2024 елны каршы алучы Казан шәһәре Азатлык Радиосы әзерләгән фотогалереядә
❤8🥰2👍1
Азатлыкның телеграмда быел шулайрак эшләгән.

🔺Ел дәвамында 7 меңнән артык пост язганбыз.

🔺Алар 4 миллионга якын карау җыйган.

🔺Язылучыларыбыз саны 253кә арткан.

Безгә һәр укучыбыз кадерле, Азатлыкны укуыгыз, карап баруыгыз өчен зур рәхмәт! Киләсе елда да бергә булыйк!

Яңа ел йортларыгызга уңышлар, тынычлык, бәрәкәт алып килсен!
🥰18👍8❤1
🌲Башкортстанда инде Яңа 2024 ел. Котлы булсын!

Безне Башкортстаннан укучылар бармы? Булса бу постка лайк куеп, коментларда кем кайсы яктан икәнен языгыз әле! 👍😃

Якташларыгызга нинди теләкләр телисез?

#Башкортстан

@azatliqradiosi
❤22👍6