Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Азатлык 2023 елга нәтиҗә ясый: Сугышның икенче елы

2023 елда каршы тарафлар нәрсәгә иреште? Үлүчеләр күпме? Аларга алмаш ничек туплана? Пропаганда ничек эшли? Халык сугышка ничек ярдәм итә? Яңа мобилизация булачакмы?

Азатлык сугышның икенче елына күзәтү әзерләде. Бүген язмадан өзекләр тәкъдим итәбез.

Язманы тулысынча 👉монда укый аласыз, ачылмаса, 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😢4🔥1
БРИКС оешмасына 5 яңа ил кушылды

2024 елның 1 гыйнварыннан БРИКС берләшмәсенә Мисыр, Иран, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Эфиопия кушылды.

Оешмага Аргентина да кушылырга тиеш иде. Әмма декабрь ахырында илнең яңа сайланган президенты Хавьер Милей илнең оешмага кушылмаячагын белдерде.

▪️БРИКС (BRICS) оешмасы 2006 елда оешкан. Аңа Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка республикасы керә. Берләшмәнең атамасы әгъза илләр исемнәренең беренче хәрефләреннән төзелгән.

▪️БРИКС илләренең киләсе саммиты 2024 елның октябрендә Казанда узачак.

Тулырак монда укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍5😁2❤1🤡1
Микки Маусның 1928 елгы сурәте җәмәгать милкенә әйләнде

2024 елның 1 гыйнварында Disney корпорациясенең авторлык хокуклары тәмамланганнан соң, Микки Маусның беренче сурәте АКШта җәмәгать милкенә әйләнде.

Сүз 1928 елда ясалган "Вилли пароходы" исемле кыска метражлы мультфильм турында бара.

Хәзер бу мультфильмдагы Микки һәм Минни Маус сурәтләрен һәр автор куллана ала.

▪️АКШ кануннары нигезендә, авторның персонажга хокуклары 95 ел дәвамында саклана.

▪️Шулай итеп, 1928 елда иҗат ителгән башка мәшһүр әсәрләргә — мәсәлән, Чарли Чаплинның "Цирк" фильмы, Бертольт Брехтның "Хәерчеләр операсы", Эрих Мария Ремаркның алман телендәге "Көнбатыш фронтта үзгәрешсез" романына да авторлык хокукы бетерелә дигән сүз.

@azatliqradiosi
🔥6👍2✍1❤1
🎦 Яңа ел ялларын ничек уздырасыз? Кинога йөрисезме?

Азатлык 2024 елның иң көтелгән фильмнарына күзәтү әзерләде. Кайберләре шушы айда ук экранга чыга. Рәхим итеп күз салыгыз һәм җәдвәлегезгә тамгалап куегыз.😉

👉 Төп сылтама ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥6❤2👍2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 3 гыйнвар, чәршәмбе. Әлегә булган хәбәрләр мондый.

🔺2 гыйнварга каршы төндә Русиянең Украинага каршы ракет һөҗүмендә барлыгы биш кеше үлгән, 130 кеше яраланган. Һөҗүмнәр башлыча Харьков һәм Киевка ясалды.

🔺Либанда АКШ һәм Европа берлегендә террорчы дип танылган ХӘМӘС хәрәкәтенең рәис урынбасары Салех әл-Арури үтерелгән. Reuters үз чыганакларына сылтанып хәбәр итүенчә, ул Израил дроны һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булган.

🔺Көньяк Африка Республикасының Израилне Халыкара Җинаять Мәхкәмәсенә бирүгә Малайзия тышкы эшләр министрлыгы да кушылды. "Геноцид турындагы конвенциясендә катнашучы дәүләт буларак, Малайзия Израилне халыкара хокук нигезендә үз бурычларын үтәргә һәм Фәләстин халкына каршы явызлыкларын тиз арада туктатырга өнди", диелә Малайзия тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә. Көньяк Африка Республикасының шикаятеннән соң, Израил мәхкәмә каршында үз-үзен яклаячагын белдерде.

🔺Яңа елга каршы төндә Петербурда өч меңнән артык мигрант тоткарланган. Куәт оешмалары вәкилләре Үзәк Азия илләре кешеләре яшәгән фатирларга да килгән. "Новая Газета Европа" "Э" үзәгендәге исеме әйтелмәгән чыганакка таянып язуынча, рейдлар Украинага каршы сугышучы Русия гаскәрләрен тулыландыру максатыннан уздырылган.

🔺Bloomberg әзерләгән "миллиардерлар индексы" мәгълүматларына күрә, 2023-нче елда Русиянең иң бай бизнесменнарының байлыгы 50 миллиард долларга арткан. Байлыклары артучылар арасында Вахит Алекперов, Андрей Мельниченко һәм Владимир Лисин бар. Гомумән алганда, дөньяның 500 иң бай кешесе исемлегендә 25 русияле дә бар.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз. Үзегездә кызык(лы) фото-видеолар булса, безнең белән дә уртаклашыгыз.

@azatliqradiosi
🔥4👍2👎2✍1🥰1
3 гыйнвардан Башкортстанда хәмер сатуда чикләүләр кертелде

Ул 6 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Башкортстан парламенты җитәкчесе Константин Толкачев аңлатуынча, спиртлы эчемлекләрне сатуда мондый вакытлы чикләүләр төбәктә яңа елның беренче көннәрендә исерткеч эчемлекләргә бәйле тәртип бозулар һәм исерткеч эчемлекләрдән агулану статистикасын җентекләп өйрәнгәннән соң кертелгән.

Чара йомшак булып күренсә дә, инде өч ел рәттән үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтә, ди түрә.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍4🤡2💩1
Чиләбе өлкәсендә халык акчасына куелган башкорт телендәге корылма сүтелгән.

Бу хакта башкорт активисты Руслан Габбасов үзенең Telegram каналында белдерде. Ул моңарда җирле түрәләрне гаепли.

Сүз Аргаяш районының Колый авылы турында бара. Күптән түгел салага кергән юлда “Рәхим итегеҙ Мөхәммәд-Ҡолой ауылы ерлегенә” дип язылган корылма урнаштырылган. Аның икенче ягында “Әйле ырыуы” һәм “Табын ырыуы” дип башкорт кабиләләре исемнәре язылган булган.

@azatliqradiosi
🤬8🥱3
3 гыйнвар иртәсендә Белгородка ракет һөҗүме булган. Шәһәрдә һава кисәтүе игълан ителгән, һава һөҗүменнән саклану системы (ПВО) эшләгән.

Бу турыда Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков хәбәр итте.

Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк. Гладков шулай ук ​​Валуйски шәһәр бүлгесенең Солоти авылына да һөҗүм булуын хәбәр итте. Нәтиҗәдә ике йортта тәрәзәләр ватылган һәм түбәгә зыян килгән.

"Белгородтагы хәл киеренке булып кала. Иртәннән ике һөҗүм булды. ПВО эшләде. Таң аткач, без өйдән-өйгә йөреп килгән зыянны тикшерәчәкбез һәм төзекләндерү эшләренә керешәчәкбез”, диде Гладков.

Моннан тыш, ​​3 гыйнвар кичендә аннексияләнгән Акъярга ракет һөҗүме турында да билгеле булды. Русия билгеләнгән шәһәр хакимияте ракетның бәреп төшерелүен һәм бернинди зыян китермәве турында әйтте.

"Крым.Реалии" хәбәр итүенчә, Акъярда шартлау тавышлары ишетелгән. "Крымский ветер" телеграм каналы язуынча, шәһәрдә ике шартлаудан соң төтен күренгән.

@azatliqradiosi
👍5🤬2😱1
Бүген Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте бинасында "30/40" форумы башланды.

Мөфтият сәхифәсе язуынча, анда бөтен Русиядән 70 мөселман катнаша.

Бүген алар Болгарга юл алды. 7 гыйнварга кадәр Болгар ислам академиясендә дәвам итәчәк җыенда Мински, Мәскәү, Самар, Петербур, Чиләбе, Төмән, Оренбур, Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан 30-40 яшьлек мөселманнар катнаша. Алар арасында гаиләле кешеләр дә бар.

Быел форум “Җан белән бергә” дип атала. Чарада катнашучылар Махачкала шәһәрендәге Шамил мәчете имамы Мөхәммәд хәзрәт Сөләймановтан Ислам дәресләре алачак.

Моннан тыш, биш көн дәвамында егет-кызлар өчен өчен тренинглар, мастер-класслар, СТЭМ һәм квестлар, TED һәм диспутлар әзерләнгән, алар кинозалда һәм китап клубында, Болгар шәһәре буйлап экскурсияләрдә булачак, катнашучыларны яңа танышулар һәм төрле темаларга әңгәмәләр көтә.

📷Татарстан мөфтияте сәхифәсе.

@azatliqradiosi
✍4👍4😁2🎄1
Чечня башлыгы Рамзан Кадыров җинаять кылу өчен эзләүдә булган кешеләрнең туганнарыннан үч алырга рөхсәт биргән. Ул аларны үтерү мөмкинлеген әйткән.

Кадыров бу сүзләрне Чечняның эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре белән Яңа ел алдыннан булган киңәшмәде әйткән. Әлеге видеога "Агентство" игътибар иткән.

"...Әгәр без аны тапмасак, аны эзләмәячәкбез, аның өйдәгеләрен табачакбыз. Бездә һәрвакыт шулай булган: әгәр гаепле кешене тапмасалар, абыйларыннан, әтиләреннән үч алганнар. Без алардан үч алырбыз..." дигән Чечня башлыгы.

Кавказ.Реалии язуынча, Яңа ел алдыннан эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия командирлары белән очрашуда Кадыров "кая гына булуларына карамастан" үз тәнкыйтьчеләрен юк итәргә чакырган.

@azatliqradiosi
🤯6😱4❤1😁1🤬1
2022 елда Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы һәм соңрак Русиядә мобилизация игълан ителү сәбәпле Татарстаннан да күп кеше күчеп китте.

Китүгә милли хәрәкәт вәкилләрен, журналистлар һәм активистларны эзәрлекләүләр этәрде. 2023 елда моның нәтиҗәләре күренә башлады дияргә мөмкин.

Бу хакта монда укыгыз. Рәсемнәрдә язмадан төп фикерләрне тәкъдим итәбез.

@azatliqradiosi
👍4🔥2✍1