Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русиянең Украинага каршы сугышында Башкортстан ирләре кырылу дәвам итә

Путин режимы башлаган сугышта Бишбүләк районы Ает авылыннан Нур Шәрәфетдинов, Белореттан Алексей Гайсин, Салаваттан Руслан Фәттахов, Иглин районы Таутөмән авылыннан Руслан Нурушев һәлак булган.

Шушы атнада алар туган якларында җирләнде.

Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 1315 ир үтерелгән. Үлемнәр күпкә күбрәк була ала, хакимият аларның чын санын яшерә.

Бүген 4 гыйнвар — сугышның 680нче көне.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬3😢1🤡1😭1
Бурятия режиссерына "армияне дискредитацияләү" өчен бер айда ике тапкыр штраф салганнар

Улан-Удэ мәхкәмәсе Русия армиясен дискредитацияләү турындагы административ маддә нигезендә Бурят режиссеры Артем Бурловка 30 мең сум штраф салган.

Бу режиссерга дискредитация маддәсе нигезендә бер айда икенче җәза — 6 декабрьдә аны 35 мең сумга штрафка тарткан булганнар.

Бурлов "череп беткән түрәләр Бурятия кешеләрен үлемгә җибәрә, үзләренең балалары чит илдә качып ята", дип язган.

2023 елның сентябрендә аңа Бурятия мәдәният министры туганнарына яла ягу турындагы җинаять эше нигезендә 100 мең сумга штраф салдылар. Режиссер түрәнең туганнары мобилизациядән качып АКШка киткән, дип язды.

Хәзер аңа Русия армиясен дискредитацияләү турында җинаять эше ачарга мөмкиннәр. Бурлов үзенең эзәрлекләнүен сәяси эзәрлекләү дип саный.

▪️Артем Бурлов — берничә фильмның продюсеры һәм режиссеры. Бурятия кинематографистлар берлегенә нигез салучы.

❓Татар-башкорт иҗат әһелләре, режиссерлар, язучылар, артистлар арасында мондый кыю шәхесләр бармы? Булмаса, нигә юк — ни уйлыйсыз?

@azatliqradiosi
❤3🤬2
Башкортстанның халык шагыйре Равил Шаммас вафат

Шагыйрьгә 93 яшь иде.

2021 елда аңа Башкортстанның халык шагыйре исеме бирелде. Ул Азатлыкка бу исемне алуын "талантны танулары һәм ихтирам итүләре сәбәпле" бирелүен белдергән иде.

Үзенең татар милләтеннән булуын, Башкортстанда Марат Кәримнән соң халык шагыйре исемен йөрткән татарлар арасында икенче шагыйрь булуын да билгеләде.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢8
Путин Русия армиясе белән контракт төзегән чит ил кешеләренә Русия ватандашлыгы бирү турында фәрман имзалаган

Документка күрә, Русия ватандашлыгын аларның гаилә әгъзалары — ире йә хатыны, балалары һәм ата-аналары да алырга мөмкин.

Контракт кимендә бер елга төзелгән булырга тиеш.

▪️Украинага каршы сугыш башланганнан бирле Русия төбәкләрендә мигрантларны аулыйлар. Кулга алынгач аларга повестка тапшырыла. Кулга алынганнарның бер өлеше контрактка алмашка аларга "тиз арада" Русия ватандашлыгын бирү вәгъдә итүлә дип сөйләгән иде.

@azatliqradiosi
🤣5🤮2😱1🤡1🖕1😨1
Кыргызстанның Нарын төбәк мәхкәмәсе 27 яшьлек Бекназар Бөрүгулны Украинага каршы сугышта катнашканы өчен биш елга хөкем иткән.

Бу хакта Азатлык радиосының кыргыз хезмәте (Азаттык) хәбәр итә. Бөрүгул "Вагнер" хосусый хәрби ширкәткә ялланып хезмәт иткән.

Бекназар Бөрүгулны Кыргызстанга кайтканнан соң өч атна узгач, 2023 елның августында ялланып хезмәт итүдә шикләнеп тоткарлаганнар. Тикшерү фаразынча, ул җәзасын үтәү вакытында Русия төрмәләренең берсеннән "Вагнер" сафына кушылган.

Кулга алынган ирнең хатыны Азаттык радиосына сөйләвенчә, ире 2020 елда Русиягә эшкә дип китә, ләкин бер елдан соң ул наркотиклар ташуда шикләнеп кулга алына.

2021 елда мәхкәмә Кыргызстан ватандашын Русия колонияләренең берсендә ун ел төрмәгә хөкем итә. 2022 азагында, ул "Вагнер" белән килешү имзалый һәм Украинадагы сугышка китә. 2023 елның июль ахырында килешү вакыты чыгып Кыргызстанга кайта.

Тулырак👉 монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍7👌1🫡1
👆Күптән түгел Үзбәкстанда 38 яшьлек татар Илдар Хәйрулин 2014-2015 елларда фетнәчел "ДНР" хәрби хәрәкәтенә ялланып хезмәт итүдә гаепләнеп биш елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде.

Үзбәкстан кануннарына күрә, илнең ватандашларына башка илдә яллы хәрби хезмәт тыела. Алабугада яшәүче абыйсы энесенең гаепле булуын кире какты. Адвокатлар карарны шикаять итте. Мәхкәмә 9 гыйнварда узарга тиеш.

Укымаган булсагыз 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍4🤡3🥴1🫡1
Интернетта җанисәп нәтиҗәләренә багышланган "Татар демографиясе" проекты барлыкка килде.

Әлегә ресурста сигез мәкалә урнаштырылган.

Проект авторы Наил Гыйлман аңлатуынча, сәхифәгә 2023 елда җыелган материаллар кергән.

Проект Teletype платформасында урнаштырылган.

▪️Наил Гыйлман - IT белгече. Тумышы белән Чуашстаннан, яшь чагында Мәскәү өлкәсенә күченгән һәм шунда төпләнгән.

@azatliqradiosi
❤10👍1
👆Берничә ел элек элек Азатлык радиосы Наил Гыйлман белән әңгәмә корган иде.

"Үзем урыс мохитендә яшәп, балаларым да үсә башлагач, милли темалар белән кызыксына башладым, миллилекне саклап калу проблемнары борчый башлады. Шуннан соң, уйлана торгач, 5-6 ел элек милли темаларга кайбер тикшеренүләр ясый башладым", диде ул.

Гыйлман тумышы белән Чуашстаннан, яшь чагында Мәскәү өлкәсенә күченгән һәм шунда төпләнгән.

«Беренче тикшеренүләремне 2013 елларда ясый башладым. Ул чакта Татарстанга каршы көчле мәгълүмати һөҗүм башланган иде, кайбер ата-аналар мәктәпләрдә урыс теле сәгатьләре җитми дигән сүзләр әйтә башлады, фейк мәгълүматлар таралды. Мин шул фактларны тикшереп, дөреслекне ачыклап, Татарстанда урыс теле сәгатьләренең башка төбәкләр белән чагыштырганда ким булмавын дәлилләгән идем, беренче тикшеренү шул булгандыр. Аңарчы җанисәпкә багышланган статистика да ясаганым булды. Үзем балачактан статистика, тарих белән кызыксынам», дип сөйләде ул.

Әлеге әңгәмәне 👉монда укырга була, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍13
Башкортстаннан шахматчы Денис Хисматуллин Chess.com платформасы оештырган шахмат ярышларында катнаша алмаячак.

Бу хакта ул язган мөрәҗәгатьтә әйтелә. Әлеге мөрәҗәгатьне Русия шахматчысы Сергей Карякин үзенең Telegram каналында чыгарды.

Хисмәтуллин берничә тапкыр Украина сугышына барып Русия хәрбиләренә һуманитар ярдәм күрсәткән булган.

▪️Украина сугышы башлану белән Русия меңләгән сайтларны томалады. Алар арасында Chess.com шахмат уйнау онлайн-платформасы да бар иде.
▪️Халыкара шахмат федерациясе сайты статистикасыннан күренгәнчә, 2023 елда Русиянең 104 шахматчысы ватандашлыкларын алыштырган.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍4👏2🍾2🤡1
Декабрь башында Азатлык Радиосы 2023 елга йомгак ясап, укучыларга ел шәхесе өчен тавыш бирергә тәкъдим иткән иде.

Ай дәвамында укучыларыбыз төрле кешеләр өчен тавыш бирде, үз намзәтләрен дә тәкъдим итте. Нәтиҗәдә Азатлык укучылары 2023 ел шәхесе итеп Лилия Чанышеваны атады.

Тулырак 👉монда укый аласыз. 👆Рәсемнәрдә язмадан төп фикерләрне тәкъдим итәбез.

@azatliqradiosi
👍4👎3❤1🥰1🤮1
Бүген Чиләбе өлкәсенең Көньяк-Урал тимер юлының Кунашак-Мөслим станциясендә ким дигәндә алты поезд туктап калган.

Барлык тоткарланулар рәсми төстә "техник сәбәпләр аркасында" дип әйтелә.

Тимер юл ширкәте ышандыруынча, поезд вагоннардында "уңайлы температура режимы" саклана. Юлчылар исә вагоннарда салкын булуына зарлана. Чиләбе өлкәсендә бүген һава торышы 15 дәрәҗә суык күрсәтә иде.

Екатеринбург E1.ru басмасы язуынча, 4 гыйнварда Свердлау өлкәсендә "Финист" электр поезды ватылган. Тулысынча Русиядә чыккан эшләнмәләрдән ясалган әлеге яңа поезд юлчыларны күптән түгел генә ташый башлады.

@azatliqradiosi
👍5😨2😢1