This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Өч көнгә сузылган буранда Татарстан юлларында сигез кеше һәлак булган
Бу хакта Татарстан ЮХИДИ җитәкчесе урынбасары Айрат Сәмигуллин хәбәр итте.
Бүген Татарстанда янә давыл кисәтүе игълан ителде. Төнлә буран, секундына 25 метр тизлектә көчле җил көтелә.
Машина йөртүчеләрне сак булырга, сәфәрләрен кичектереп торырга чакыралар.
#Татарстан
@azatliqradiosi

😢5🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Баймак вакыйгаларында "чит ил кулын" эзләүчеләргә тагын бер җавап — бу юлы блогер һәм җырчы Алтынай Вәлитовтан "Үз халкын яклаган башкорт егетен үз илендә төрмәгә утырталар. Ни өчен?!" дип уфтана ул. Фаил Алсыновка хөкем карары игълан ителгәннән соң, кайберәүләр…
Башкорт блогеры һәм җырчы Алтынай Вәлитов билгесез кешеләрнең аның өенә керергә тырышуы турында хәбәр итте
Бу хакта ул RusNews телеграм каналында урнаштырылган видеоязмада әйтә.
Бүген Алтынай Вәлитов 4 елга хөкем ителгән башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап видео чыгарган иде.
#Башкортстан

Telegram
RusNews ⭕️
❗️ В Уфе неизвестные ломятся в квартиру музыканта Алтыная Валитова, который выступил в поддержку активиста Фаиля Алсынова*
Этим утром башкирский музыкант Алтынай Валитов записал обращение к многонациональному народу России, в котором поддержал активиста…

❤5😱2🤬1🙏1😴1
Зубаревич Татарстанда эшчеләр кытлыгы мәсьәләсен Үзбәкстаннан кешеләр китереп хәл итәргә чакырды
Мәскәү икътисадчысы Наталья Зубаревич бу киңәшен бүген Татарстан инвестиция үсеше агентлыгы киңәшмәсендә бирде.
Ул Татарстандагы бер җитештерү оешмасында булуын, анда эшчеләрнең авыллардан килеп эшләвен искә алды.
Зубаревич тәкъдиме белән килешәсезме?
#Татарстан
@azatliqradiosi
Мәскәү икътисадчысы Наталья Зубаревич бу киңәшен бүген Татарстан инвестиция үсеше агентлыгы киңәшмәсендә бирде.
Ул Татарстандагы бер җитештерү оешмасында булуын, анда эшчеләрнең авыллардан килеп эшләвен искә алды.
"Татарстан авылларында да ресурслар бетә бара. Шуңа икенче юл — Үзбәкстанга, андагы кешеләргә карарга кирәк. Алар эшче көчләр ягыннан Таҗикстаннан яхшырак. Эзләгез, әзерләгез, аларны урыс теленә өйрәтегез. Бу — сезнең инвестиция", диде ул.Ахырдан ул үзбәк телен өйрәнергә чакырды, сезгә ул җиңелрәк бирелә диде.
Зубаревич тәкъдиме белән килешәсезме?
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤡7😁6👍3🤯3😴1
🔖 Азатлык архивыннан тарихи язма
Азатлык радиосының "Милли хронология" дип аталган шәлкемендә татар-башкорт тарихының кызыклы һәм мөһим урыннары турында мәгълүмат биреп килде. Бу 1985 елгы тапшыру Уфада Милләт мәҗлесе оешуның 68 еллыгы уңаеннан әзерләнде. Гариф Солтан мәҗлес ачылышында яңгыраган Галимҗан Баруди чыгышы турында сөйли.
Гариф Солтан архивыннан бу язмалар интернетта беренче тапкыр чыга. Башка язмаларны безнең сайтта тыңлагыз. Лайк куярга һәм язма белән уртаклашырга онытмагыз!
#азатлыкка70 #архив

🔥8❤2👍1
Фаил Алсынов 4 елга хөкем ителде. Ул үзе һәм башкорт җәмәгатьчелеге бу хакта ни уйлый?
Баймакта булган хәлләр турында Азатлыкта чыккан язмадан өзекләр тәкъдим итәбез.
Язманы тулысынча монда укый аласыз, ачылмаса, монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Баймакта булган хәлләр турында Азатлыкта чыккан язмадан өзекләр тәкъдим итәбез.
Язманы тулысынча монда укый аласыз, ачылмаса, монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
❤12👍2😁1💔1😴1
Уфада Фаил Алсыновка теләктәшлек белдерергә дип Салават Юлаев һәйкәле янында кешеләр җыела башлаган. Кайберәүләр инде тоткарланган да.
"Ведомости" басмасы һәйкәл янындагы мәйданда 50ләп кеше җыелган дип яза. "Вёрстка" медиасы полиция вәкилләре берничә кешене тоткарларга да өлгергән дип хәбәр итә.
Җыелган халык "без һәйкәлне карарга килдек" дип акланырга тырышса да, кайберәүләрен барыбер алып китәләр.
Башкорт активисты Фаил Алсынов 17 гыйнварда 4 елга хөкем ителде. Шуннан соң Баймакта җыелган меңнәрчә кеше куәт оешмаларына каршы протест белдерде, чуалышлар башланды. Берничә башкорт активисты тоткарланды.
Интернетта Алсыновны яклап күп кенә видеомөрәҗәгатьләр чыкты. Кичә кич исә "19 гыйнвар иртәсендә Уфа үзәгендә кар атышка җыелабыз" дигән хәбәрләр таратыла башлады.
Без Уфадагы хәлләрне күзәтеп торачакбыз.

🔥8❤5👍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфада Фаил Алсыновка теләктәшлек белдерергә дип Салават Юлаев һәйкәле янында кешеләр җыела башлаган. Кайберәүләр инде тоткарланган да. "Ведомости" басмасы һәйкәл янындагы мәйданда 50ләп кеше җыелган дип яза. "Вёрстка" медиасы полиция вәкилләре берничә кешене…
"Sota" каналы Уфадан тоткарлау видеосын чыгарган.
Видеодан күренгәнчә, "Кара халык" дигән сүзләр язылган плакатны таккан бер хатын-кызны полиция алып китәргә тырыша, әмма җыелган халык аны коткарып кала. Нәтиҗәдә полиция бер ирне кулга ала.
Фаил Алсынов БР башлыгы Радий Хәбиров әләге нигезендә нәкъ менә шушы "кара халык" сүзтезмәсен кычкырып әйткән өчен хөкем ителде.
Кара халык — XIII-XVI йөзләрдә Алтын Урда, Әстерхан, Казан, Себер һ.б. татар дәүләтләрендәге феодаль бәйле халыкның шартлы атамасы, диелә Татар энциклопедия институты белешмәсендә. Алсыновны яклаучылар бу сүзтезмәне "гади халык" мәгънәсендә дә кулланды һәм куллана.

🤬10👍7❤3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Sota" каналы Уфадан тоткарлау видеосын чыгарган. Видеодан күренгәнчә, "Кара халык" дигән сүзләр язылган плакатны таккан бер хатын-кызны полиция алып китәргә тырыша, әмма җыелган халык аны коткарып кала. Нәтиҗәдә полиция бер ирне кулга ала. Фаил Алсынов…
❗️Ә менә "Аспекты" басмасы хәбәрчесе Уфаның Салават Юлаев һәйкәле янында хәзерге вакытта 500-1000 кеше җыелган дип яза.
Һәм кешеләр һаман килә тора, ди ул.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Һәм кешеләр һаман килә тора, ди ул.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
❤12🥰3🔥1👏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Ә менә "Аспекты" басмасы хәбәрчесе Уфаның Салават Юлаев һәйкәле янында хәзерге вакытта 500-1000 кеше җыелган дип яза. Һәм кешеләр һаман килә тора, ди ул. #Башкортстан @azatliqradiosi
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Уфада җыелган халык хәзер әнә шулай башкортча җырлар җырлый башлаган.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Видео: "Аспекты"
#Башкортстан
@azatliqradiosi
❤13👍2🥰1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфада җыелган халык хәзер әнә шулай башкортча җырлар җырлый башлаган. Видео: "Аспекты" #Башкортстан @azatliqradiosi
Уфадагы бүгенге вазгыять турында тәфсилләбрәк сайтыбызда яздык.
👉 VPNсыз да кереп укый аласыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
👉 VPNсыз да кереп укый аласыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
❤4