Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфадагы бүгенге вазгыять турында тәфсилләбрәк сайтыбызда яздык. 👉 VPNсыз да кереп укый аласыз. #Башкортстан @azatliqradiosi
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Уфада җыелган халык "Туган як" һәм "Юкка түгелдер" җырларын җырлый.
Фаил Алсыновка теләктәшлек белдерергә дип Башкортстан башкаласы үзәгендә җыелган кешеләр протестларын әнә шулай татар-башкорт җырларын җырлап белдерә.
Милли үзенчәлекме бу, сезнеңчә? Ничек уйлыйсыз?
#Башкортстан
@azatliqradiosi

Видео: "Аспекты"#Башкортстан
@azatliqradiosi
❤20👍3👏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфада җыелган халык "Туган як" һәм "Юкка түгелдер" җырларын җырлый. Фаил Алсыновка теләктәшлек белдерергә дип Башкортстан башкаласы үзәгендә җыелган кешеләр протестларын әнә шулай татар-башкорт җырларын җырлап белдерә. Милли үзенчәлекме бу, сезнеңчә? Ничек…
❗️"Аспекты" басмасы Салават Юлаев һәйкәле янында кешеләрне янә тоткарлый башладылар дип хәбәр итә.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬9🥰2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️"Аспекты" басмасы Салават Юлаев һәйкәле янында кешеләрне янә тоткарлый башладылар дип хәбәр итә. #Башкортстан @azatliqradiosi
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Уфада тоткарланган кешеләрне автобуска җыйдылар. Башкалар бу автобуска китеп барырга ирек бирми, аны туктата.
Бу видеоны "Аспекты" басмасыннан алдык.
Игътибар итсәгез, кешеләр үзара туган телләрендә сөйләшә, бер-берсе белән аңлаша.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Бу видеоны "Аспекты" басмасыннан алдык.
Игътибар итсәгез, кешеләр үзара туган телләрендә сөйләшә, бер-берсе белән аңлаша.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🔥12❤🔥3❤3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфада тоткарланган кешеләрне автобуска җыйдылар. Башкалар бу автобуска китеп барырга ирек бирми, аны туктата. Бу видеоны "Аспекты" басмасыннан алдык. Игътибар итсәгез, кешеләр үзара туган телләрендә сөйләшә, бер-берсе белән аңлаша. #Башкортстан @azatliqradiosi
"Sota" каналы хәбәрчесе хәзерге вакытта Уфаның Салават Юлаев һәйкәле янында эшли. Ул менә мондый видеолар уртаклашкан.
Полиция Фаил Алсыновка теләктәшлек белдерергә килгән кешеләрне әнә шулай тоткарлап алып китә.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Полиция Фаил Алсыновка теләктәшлек белдерергә килгән кешеләрне әнә шулай тоткарлап алып китә.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬12😴3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфада тоткарланган кешеләрне автобуска җыйдылар. Башкалар бу автобуска китеп барырга ирек бирми, аны туктата. Бу видеоны "Аспекты" басмасыннан алдык. Игътибар итсәгез, кешеләр үзара туган телләрендә сөйләшә, бер-берсе белән аңлаша. #Башкортстан @azatliqradiosi
❗️Полиция автобусы, ниһаять, китеп бара алган дип хәбәр ителә.
Барлыгы 7 кеше тоткарланган, дип яза Уфаның "Аспекты" басмасы.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Барлыгы 7 кеше тоткарланган, дип яза Уфаның "Аспекты" басмасы.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬6
Уфада — салкын һәм аяз, ә менә Казанда — буран.
Шушы көчле буран сәбәпле ТР башкаласы метросында поездлар санын арттырганнар.
Шәһәр халкыннан мөмкинлек булганда үз машиналарында юлга чыкмауны сорыйлар. Җир өсте электр транспортының да гадәти тәртиптә эшләве әйтелә. Казанның үзендә иртәнге сәгать тугызга кадәр үк тыгынлыкларның 9 баллга җитүе хәбәр ителде.
Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.
#Татарстан

👍4✍3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Sota" каналы хәбәрчесе хәзерге вакытта Уфаның Салават Юлаев һәйкәле янында эшли. Ул менә мондый видеолар уртаклашкан. Полиция Фаил Алсыновка теләктәшлек белдерергә килгән кешеләрне әнә шулай тоткарлап алып китә. #Башкортстан @azatliqradiosi
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Уфадагы тоткарлаулар дәвам итә, дип яза "Sota" каналы.
"Вёрстка" басмасы исә Фаил Алсыновка теләктәшлек белдерү акциясе тәмам дип язып чыкты. Әлеге медиа барлыгы 10 кеше тоткарланган дип хәбәр итә.
Тоткарланган кешеләр арасында — Башкортстан байрагы белән чыккан ир-ат һәм "Кара халык" язуы белән чыккан хатын-кыз.

🤬11😢2🤡1😴1
⚡️Татарстанда М7 машина юлында Шәле тирәсендә 10лап фура һәм җиңел машиналар катнашында зур гына юл казасы булган.
"Мамадыштан Казанга кадәр фуралар икегә бөгелгән. Алда фура тора, кырыйда — фура, машиналар җыела, бәрелүләр булып тора. Ахыры юк — артканнан арта бара. Чыкмагыз монда! М7 тулысынча тулган, кемдер сытылган. Һава торышы — сукыр бер тиенлек. Бер метрдан да күреп булмый", дип сөйли шаһитләрнең берсе.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

😱10😢2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Татарстанда М7 машина юлында Шәле тирәсендә 10лап фура һәм җиңел машиналар катнашында зур гына юл казасы булган. "Мамадыштан Казанга кадәр фуралар икегә бөгелгән. Алда фура тора, кырыйда — фура, машиналар җыела, бәрелүләр булып тора. Ахыры юк — артканнан…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
😢12👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфадагы тоткарлаулар дәвам итә, дип яза "Sota" каналы. "Вёрстка" басмасы исә Фаил Алсыновка теләктәшлек белдерү акциясе тәмам дип язып чыкты. Әлеге медиа барлыгы 10 кеше тоткарланган дип хәбәр итә. Тоткарланган кешеләр арасында — Башкортстан байрагы белән…
Ленинград өлкәсендә яшәүче активист Александр Правдин бүген Уфада тоткарланган кешеләргә теләктәшлек белдереп ялгыз пикетка чыккан.
Плакатында "Кара халык" сүзләре дә бар.
P.S. Моңарчы Правдин Казанда тоткарланган Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашка да теләктәшлек белдереп пикетка чыккан иде.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Плакатында "Кара халык" сүзләре дә бар.
Фото: Сиверская ворона
P.S. Моңарчы Правдин Казанда тоткарланган Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашка да теләктәшлек белдереп пикетка чыккан иде.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
❤20🔥6🥱1
❗️Фаил Алсыновның адвокаты активистны Чиләбе өлкәсенең Магнитогорски шәһәрендәге 2нче тикшерү изоляторына ябуларын җиткерде.
Аны анда Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе 17 гыйнвар көнне хөкем карарын игълан иткәннән соң илткәннәр. Кичә кич адвокат Илнур Сөендеков үзенең Telegram-каналында активистның халыкка әйтер сүзләрен җиткерде.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Аны анда Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе 17 гыйнвар көнне хөкем карарын игълан иткәннән соң илткәннәр. Кичә кич адвокат Илнур Сөендеков үзенең Telegram-каналында активистның халыкка әйтер сүзләрен җиткерде.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬10❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфадагы тоткарлаулар дәвам итә, дип яза "Sota" каналы. "Вёрстка" басмасы исә Фаил Алсыновка теләктәшлек белдерү акциясе тәмам дип язып чыкты. Әлеге медиа барлыгы 10 кеше тоткарланган дип хәбәр итә. Тоткарланган кешеләр арасында — Башкортстан байрагы белән…
❗️Башкортстандагы хәлләргә карата Путин сүзчесе Дмитрий Песков та фикерен белдерде.
Аның сүзләренчә, Башкортстанда бернинди тәртип бозу юк, фәкать аерым күренешләр генә бар — алар белән хокук саклау органнары һәм җирле хакимиятләр шөгыльләнә, диде ул.
Исегезгә төшерәбез: 17 гыйнварда башкорт активисты Фаил Алсынов 4 елга хөкем ителде. Аңа теләктәшлек белдерергә дип Баймак шәһәре мәхкәмәсе янында берничә мең кеше җыелды. Хөкем карары игълан ителгәннән соң куәт оешмалары белән җыелган халык арасында чуалышлар башланды. Нәтиҗәдә берничә кеше тоткарланды.

🖕6😁3🤮2😴2🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфадагы тоткарлаулар дәвам итә, дип яза "Sota" каналы. "Вёрстка" басмасы исә Фаил Алсыновка теләктәшлек белдерү акциясе тәмам дип язып чыкты. Әлеге медиа барлыгы 10 кеше тоткарланган дип хәбәр итә. Тоткарланган кешеләр арасында — Башкортстан байрагы белән…
"Кара халык" дигәннән, "Азатлык сүзлеге"ндә бүген нәкъ менә шушы сүзтезмәне тәкъдим итәргә булдык.
#Азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
#Азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
👌9👍2👎2🤬2🥱1💘1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Петербурда кафеда шартлауда бер кеше һәлак булган, алты кеше төрле җәрәхәтләр алган. Readovka язуынча, анда хәрби темаларга язучы журналист, блогер Владлен Татарский (бу аның тәхәллүсе, үз исеме - Максим Фомин) иҗат кичәсе барган. РИА "Новости" язуынча…
Владлен Татарскийны үтерүдә гаепләнгән Дарья Трепованы прокурор 28 елга утыртуны сораган.
Моннан тыш, әлеге эш нигезендә Дмитрий Касинцевны 10 ел да 10 айга ирегеннән мәхрүм итү соралган. Тикшерү версиясенә караганда, ул Трепованы яшереп торган.
Хәрби темаларга язучы блогер Владлен Татарский былтыр 3 апрель һәлак булды. Петербурның Street Food Bar № 1 кафесында аның иҗат кичәсе узган вакытта аңа бүләк ителгән бюст шартлау нәтиҗәсендә үлде. Икенче көнгә үк Дарья Трепова кулга алынды.

🤬7😢2😱1
Amnesty International Башкортстандагы каршылык чараларында полициянең көч куллануын тикшерергә чакырды
"Бу очракта полициянең гамәлләрен, шул исәптән каршылык белдерүчеләргә көч куллануын ашыгыч һәм гадел тикшеререргә, бу вакыйгалар белән бәйле канунсыз тоткарланган яки сак астына алынган барлык протест белдергәннәрне ашыгыч азат итәргә кирәк", диде халыкара хокук яклау оешмасы вәкиле.
Шул ук вакытта Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Башкортстанда бернинди "киңкүләм тәртип бозулар" һәм "киңкүләм протестлар" юк, фәкать аерым күренешләр генә бар — алар белән хокук саклау органнары һәм җирле хакимиятләр шөгыльләнә, диде.
▪️Башкорт активисты Фаил Алсынов 17 гыйнварда 4 елга хөкем ителде. Шуннан соң Баймакта җыелган меңнәрчә кеше куәт оешмаларына каршы протест белдерде, чуалышлар башланды. Берничә башкорт активисты тоткарланды.
Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

👍4🔥2😴1
Казан халыкара һава аланында хәлләр шулайрак.
Уфа, Мәскәү, Истанбулга рейслар башкарылмаячак, калганнары төнгә таба кичектерелә.
Дубайдан Казанга килүче очкыч Уфага җибәрелгән.
Татарстанда бүген көчле буран, юлларда тыгыннар һәм казалар. Метеорологлар иртәгә дә шундый һава торышы саклана дип белдерә. Җил көче төнлә секундында 23 метрга җитәчәк.

😢5❤1
Русия тикшерү изоляторлары һәм колонияләрендә 22 журналист утыра
Бу хакта- Журналистларны яклау комитеты (CPJ) хисабында әйтелә. 2023 елның декабренә дөньяда үз эшчәнлеге аркасында тоткынлыкта кимендә 320 журналистның утыруы билгеле.
Ирегеннән мәхрүм ителгән журналистлар саны ягыннан бу тарихтагы иң зур күрсәткечләрнең берсе, әмма 2022 елдагыдан азрак, дип искәртә оешма.
Иң күп журналистлар Кытай төрмәләрендә - 44 кеше. Мьянмада 43 журналист ирегеннән мәхрүм ителгән. Өченче урында Беларус - 28 журналист.
СИЗОда тотылучылар арасында Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашева да бар. Ул Казанның 2нче тикшерү изоляторында тотыла. Алсуга карата әлеге вакытта ике җинаять эше ачылган, алар аның журналистик эшчәнлеге белән бәйле.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

🤬4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Sota" каналы Уфадан тоткарлау видеосын чыгарган. Видеодан күренгәнчә, "Кара халык" дигән сүзләр язылган плакатны таккан бер хатын-кызны полиция алып китәргә тырыша, әмма җыелган халык аны коткарып кала. Нәтиҗәдә полиция бер ирне кулга ала. Фаил Алсынов…
Аркасына "Кара халык" язуын тагып бүген Уфадагы җыенга чыккан һәм тоткарланган Гөлнара Әбүбәкерованы полиция бүлегеннән җибәргәннәр.
Аңа беркетмә төзелгән, бармак эзләрен алганнар.
Бүген Уфада башкорт активисты Фаил Алсыновны яклау чарасы узды. Анда 10лап кеше тоткарланды.
▪️Фаил Алсынов милләтара нәфрәт уятуда гаепләнде һәм 4 ел колония хөкеме алды. Былтыр Баймак районы Ишморза авылында алтын чыгаручыларга каршы халык җыенында ул
дигән иде. Шушы сүзләре өчен активистка җинаять эше ачылды.

“Бу безнең өебез, без күчеп китә алмыйбыз. Әрмәннәр кайта ала үзләренең иленә, “кара халык” – үзләренең иленә, урыслар китә ала Рязаньга, татарлар – Татарстанга. Без күчеп китә алмыйбыз, безнең башка читтә өебез юк”,

❤🔥6🔥1😴1