Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстанның Яшел Үзән районы Карамалы Тау бистәсендәге 5нче колониядә тоткыннар сугышкан.

Бер кеше һәлак булган, берничә кеше җәрәхәтләнгән.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢2
2023 елда Русиядә 3650дән артык каршылык чарасы узган.

Русия ватандашлары репрессияләргә каршы һәм сәяси тоткыннарны хуплап үткән чараларга ешрак чыккан. Бер ел эчендә кимендә шундый 1022 чара үткән, дип яза "Activatica" интернет проекты.

Икенче урында — сугышка каршы протестлар, бер ел эчендә шундый 664 чара узган.

Өченчедә — экология чаралары (509).

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥3
Ярославльдәге нефть эшкәртү заводына дрон һөҗүм иткән.

Зыян күрүчеләр юк. Дрон "Славнефть-ЯНОС" заводында һидрокрекинг җайланмасы янында килеп төшкән, дип хәбәр итә Русия Telegram-каналлары.

ASTRA язганча, завод эшчеләрен өйләренә кайтарып җибәргәннәр.

"Славнефть" Русиянең нефть чыгару ширкәтләре арасында беренче унлыкка керә.

@azatliqradiosi
👍2🔥2🤡1
🇷🇸🛫Казан белән Белград арасында авиарейслар саны арта.

Апрельдән Татарстан башкаласыннан Сербия башкаласына атнасына 3 тапкыр очарга мөмкин булачак.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Европа илләре РФ очкычларын үзләренә кертми башлады. "Air Serbia" авиакомпаниясе Европадан Русиягә очучы бердәнбер ширкәт булып калды. Ул Белградтан Казан, Мәскәү, Петербур һәм Сочига оча.

Белградтан кала Русиядән Европа шәһәрләренә хәзер Истанбул, Анталья, Ереван, Тбилиси, Дубай һәм башка калалар аша гына очарга мөмкин.

Әлегә Казан белән Белград арасындагы рейс атнасына ике тапкыр оча.

#Татарстан

@azatliqradiosi
✍1🥴1💊1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Тугыз ил БМОның Фәләстин качаклары эшләре агентлыгын (UNRWA) финанслауны туктатты. Җомга көнне бу карарны кабул иткән АКШка Британия, Германия, Италия, Нидерланд, Швейцария, Финляндия, Австралия һәм Канада кушылды. Акча бүлү оешманың 12 хезмәткәренең 7…
Ирландия белән Норвегия БМОның Фәләстин качакларына ярдәм итүче агентлыкны финанслауны дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез: UNRWA агентлыгын финанслауны 9 ил туктатты. Беренче бу карарны кабул иткән АКШка Британия, Германия, Италия, Нидерланд, Швейцария, Финляндия, Австралия һәм Канада кушылды.

Акча бирү агентлыктагы 12 хезмәткәрнең 7 октябрьдә ХӘМӘСнең Израилгә һөҗүмендә катнашы булудагы шикләрдән соң туктатылды. Бу хактагы документлар пакетын җомга көнне Израил тапшырды.

Ирландия белән Норвегия исә бу хәлләрне һичшиксез тикшерергә кирәк, әмма Газзә халкына ярдәмне туктатырга ярамый дип карар кылган.

Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмнәре аркасында һәлак булган кешеләр саны 26 меңнән артып китте. Шуларның 10 меңнән артыгы — балалар. Хәзер Израил блокадасы аркасында Газзә халкына ачлыктан үлү яный.

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 26 меңнән артып китте, аларның 10 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде. 


@azatliqradiosi
❤5🔥1🤔1
Русия президентын сайлауны оештыру һәм уздыру аркасында Татарстанда бюджет дефициты артырга мөмкин

Бу хакта бүген 29 гыйнварда республика парламентының рәсми порталында чыкан документта әйтелә.

Ә бит 2024 елда Татарстанның бюджеты дефицитсыз булыр дип көтелә иде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬8😁2
Кырымның Җанкөй шәһәренә русия хәрбиләренең яңа төркемнәре килүе хәбәр ителә 

"АТЕШ" партизан хәрәкәте җиткергән хәбәрне украин матбугаты да раслый. 

Хәрби төркемнәр Җанкөй вокзалына КамАЗ, Урал машиналары, шулай ук поездларда китерелә диелә хәбәрдә.

Хәрби күзләү белгече Михаил Притула фикеренчә, бу әзерлек русия хәрбиләренең Украинада югалтулар кичерүенә ишәрә итә.

▪️"АТЕШ" (кырымтатарча "ут") — украиннар һәм кырымтатарларның 2022 елның сентябрендә оешкан партизан хәрәкәте.

@azatliqradiosi
👍5🤔2❤1🔥1
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2405 кеше һәлак булган

Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Башкортстаннан кимендә 1405, Татарстаннан кимендә 1000 кеше үлгән.

Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.

Бүген 29 гыйнвар, сугышның 705нче көне.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢6💔2👍1
Хәбиров Башкортстандагы милли оешмалар вәкилләре белән очрашмакчы

Февраль башыннан алып ул Дөнья башкортлары корылтае, Башкортстан Татар конгрессы, Башкортстан урыслары соборы, Башкортстан чуашлары канашы (җыены), марилар, удмуртлар белән очрашачак диелә.

Беренче булып Дөнья башкортлары корылтае вәкилләре белән күрешмәкче була.

— Ниндидер тирән милли проблемнар бар дип әйтә алмыйм, тик кешеләр республикада яшәүче халыкларның мәдәниятләрен, телләрен саклау мәсьәләсендә мөрәҗәгать итә. Алар белән очрашасым килә, нинди проблемнар борчый, нинди проблемнар бар аңлатсыннар иде. "Башкорт корылтае" безнекеннән аермалы үз карашлары булган кешеләрне чакырсын. Аларны рәхәтләнеп тыңлармын, бердәм үсеш ноктасын булдырырбыз, дигән ул.


▪️Ике атна элек Баймак белән Уфада узган һәм хакимият тарафыннан бастырылган киңкүләм протест чараларында шул исәптән милли мәсьәләләр дә күтәрелгән иде.

▪️Былтыр Башкортстан башлыгы башкорт телен үстерүгә — 23,5 млн, урыс теленә — 5,7 млн, татар проектына — 2 миллион сум бүлеп биргән иде.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤡8😁3🔥1
⚡️"Яңа гасыр" каналы басып алынган Луһанскида вәкиллеген ача

Украинадан басып алынган Луһански шәһәрендә "Яңа гасыр" (ТНВ) каналының вәкиллеге ачыла. Аның җитәкчесе итеп ТНВ каналының башкарма мөдире Алинә Сөләйманова билгеләнгән.

Бу хакта карар бүген имзаланган, дип яза "Интертат" үз чыганакларына сылтама белән.

ТНВ җитәкчелеге вәкиллекне ачу сәбәбен андагы вакыйгаларны даими яктырту кирәклеге белән аңлата.

▪️Алинә Сөләйманова 1976 елда Уфада туган. БДУның журналистика факультетын тәмамлаган. ТНВга килгәнче Уфа мэриясендә урынбасар булып эшләде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤮16🤡5🙈2😁1
Керкә балыгы, мәрмәр сыер ите һәм шарлавык... Путинның Карелиядәге утары турында тикшерү чыкты

"Досье" үзәге Русия президенты Владимир Путинның Карелиядәге рәсми булмаган сарае дип аталган объект турында видео чыгарды.

Ладога күленең Марьялахти култыгы ярында "Балыкчы алачыгы", "Амбар" һәм "Бакча йорты" дип исемләнгән өч йорт төзелгән диелә. Тик алар тышкы кыяфәтләре белән алачыкка да, амбарга да охшамаган, дип искәртә "Досье".

▪️Биләмәдә боралак өчен ике мәйданчык, яхталар өчен берничә пирс, керкә балыгы (форель) фермасы һәм мәрмәр ит җитештерү өчен махсус сыерлар асрала торган хуҗалык бар диелә.

▪️Документлардан күренгәнчә, сарайның мәйданы — бер дүрткел чакрым тирәсе. Киртәләп алынган урманнар һәм култыкларны да исәпләгәндә, 4 дүрткел чакрым зурлыкта килеп чыга. Бу исә Монако кенәзлеге мәйданыннан ике тапкырга күбрәк, ди тикшеренүчеләр.

▪️Сарай биләмәсенә дүрт метрлы Марьялахти шарлавыгы да кертелгән, ул "Ладожские шхеры" милли паркының бер өлеше булып тора. Хәзер шарлавыкка керүне чикләгәннәр — аны чәнечкеле тимер койма белән тотканнар, сакчылар куйганнар, ә шарлавык каршына махсус чатыр урнаштырылган, ул махсус Путин өчен ясалган диелә.

@azatliqradiosi
👍6✍3👏1
🍾Татарстанның биш районында хәмер сату арткан

2022 ел белән чагыштырганда былтыр хәмер сату биш районда аеруча нык арткан:

🔺Лаешта — 15 процентка
🔺Югары Осланда — 14 процентка
🔺Питрәчтә — 12 процентка
🔺Биектауда — 11 процентка
🔺Яңа Чишмәдә — 10 процентка

Бу саннар Татарстан дәүләт алкоһол инспекциясенең еллык йомгаклау утырышында китерелде.

Хәмер сатуны киметкән районнар да бар:

🔻Апаста — 4 процентка
🔻Арчада — 2 процентка

Тулаем алганда былтыр республикада яшәүчеләргә кибетләрдә 6 млн дал алкоһол эшләнмәләре сатылган. Бу 2022 елдагыдан 4 процентка күбрәк.

#Татарстан
@azatliqradiosi
✍2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
"Башкортстанга кире юл юк". Алтынай Вәлитов Русиядән киткән

"Башкортстанга кире юл юк" ди Фаил Алсыновны яклап чыккан блогер, җырчы Алтынай Вәлитов. 

Ул әле генә ипотекага йорт алып, ремонт ясап чыккан иде. Хәзер чит илдә, гаиләсе өчен ярдәм сорый. 

▪️Алсыновны яклау протестларыннан соң Башкортстанда берничә дистә кеше тоткарланды, бер ир — Рифат Даутов — билгесез шартларда үлде. 

▪️2023 елда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров активист Фаил Алсыновны милләтара низаг чыгаруда гаепләп мәхкәмәгә биргән иде. Алсынов белдерелгән гаепләүләрне кире кага. 

▪️17 гыйнварда мәхкәмә Алсыновны 4 ел колониягә хөкем итте. Ул — 4 бала атасы, аңа — 37 яшь.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍2🔥2🙏2😱1💔1🫡1
Көн язмасы: Татарстанда эшчеләр, белгечләр җитми. Сәбәбе — сугыш һәм демография

Бу мәсьәлә елдан-ел кискенләшәчәк дип саный белгечләр. Төп сәбәбе — Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң ир-атларның фронтка китүе һәм белгечләрнең чит илгә күченүе һәм демографик упкын, дип аңлатты Азатлыкка бәйсез демограф Алексей Ракша.

Бүген Татарстанга күпме эшче кирәк? Республикага мигрантлар күбрәк агылмасмы? Бу демографиягә нинди йогынты ясар?

Бу хакта тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
✍4👍2🤷‍♂1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 30 гыйнвар, сишәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Белгород һәм Брянски өлкәләрендә Русиянең ракетка каршы тору комплекслары берничә дрон бәреп төшергән, зыян күрүчеләр юк диелә.

🔸Кичә берничә матбугат чарасы Украина кораллы көчләре командиры Валерий Залужный вазифасыннан алынган дип язды. Украина саклану министрлыгы әлеге хәбәрләрне кире какты. Зеленский сүзчесе Сергей Никифиров президент Залужныйны эшеннән алмады дип белдерде.

🔸Таиландта кулга алынган "Би-2" төркеменең дүрт кешесен Русиягә түгел, Израилгә депортацияләячәкләр. Төркем лицензиясез концерт куюда гаепләнде.

🔸Төньяк Корея үзенең көнбатыш ярыннан канатлы ракетлар җибәргән дип хәбәр итә Yonhap агентлыгы.
✍3🔥2
Айшә Иса: "Сугыш сәбәпле Украина мөслимәләр лигасының эшчәнлеге дә үзгәрде"

Украина мөслимәләр лигасының яңа рәисе итеп 25 яшьлек Айшә Иса сайланды. Тумышы белән Донецкидан, әнисе ягыннан татар, Русиядә шактый татар туганнары бар. Айшә белән Украинадагы мөслимәләр тормышы, сугыш вакытында лиганың эшчәнлеге, татар-башкортлар белән элемтәләре турында сөйләштек.

"Украинада яулыклы мөслимәләргә караш яхшы. Үзем дә төрле дәрәҗәдәге очрашуларда катнашам, һич кенә яулык аркасында кимсенгәнем, эзәрлекләнгәнем булмады.

Киресенчә, 2016-2017 елны документларга фотога төшүда проблемнар чыккан иде, без имзалар җыеп тиешле урынга тапшырдык һәм безгә бөтен документларга фотога яулыктан төшәргә рөхсәт иттеләр.

Әле менә кичә кич Киевтан кайтканда да бер ирле-хатынлы гаилә елмаеп: "Сез украинча беләсезме?" дип сорадылар. Мин "әйе" дип җавап биргәч, "Сез бик матурсыз" дип сөйләшеп киттеләр...", ди Айшә Иса.

Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, VPN-сыз ачыла.
❤10👍5
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия президенты сайлавына намзәт булып баручы Борис Надеждин Казанда үз тарафдарлары белән очрашты. Аннан татар теленең язмышы турында да сорадылар. Аныңча, татар телен укытуда баланс табарга кирәк. "Урыс мәктәбендә укучыларның күбесе бу (татар теле) безгә…
Русия президентына намзәт Борис Надеждин Татарстан Дәүләт шурасы сайлауларында катнашырга ниятли

"Безнең сентябрьдә Мәскәү шәһәр думасына, Новосибирски парламентына, Татарстан Дәүләт шурасына сайлаулар булачак - бу җитди төбәкләр. Шушының белән шөгыльләнәчәкбез", дигән Надеждин "Живой гвоздь" YouTube-каналына.

Узган атнада Надеждин Казанга килгән иде. Аннан татар теленең язмышы турында да сорадылар.

▪️Борис Надеждин "Гражданская инициатива" фиркасеннән бара, ачыктан-ачык сугышка каршы карашта тора һәм халык алдында инде бишенче тапкыр президент булырга җыенучы Владимир Путин сәясәтенә каршы чыгышлар ясый.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
✍3👍2😁1💩1
⚡️Казанда мөселман блогеры Рәсүл Тәүдирәков (Тавдиряков) тоткарланган.

Бу хакта аның адвокаты Руслан Нәгыев хәбәр итте.
Адвокат сүзләренчә, Тәүдирәковны бүген иртән тоткарлаганнар. Берничә ел элек чит илгә акча күчерү турында сораулар туган.

Бизнес-Онлайн чыганаклары белдерүенчә, әлеге мәсьәлә буенча тагын берничә адреста тентүләр уздырган.

▪️Рәсүл Тәүдирәков "Мулла из-за угла" телеграм-каналы алып бара. Ул мөселманнар тормышы, хәйрия эшләре турында яза, аларга карата хокук бозуларны күрсәтеп бара, Африка илләрендә коелар казып, кешеләрне су белән тәэмин итүдә ярдәм хәрәкәтендә катнашты.
🤔7🤬7😁2😢2💩1🙏1😎1
Русиянең фигуралы шуу җыелма такымының Пекин Олимпиадасында яулаган алтын медален алганнар.

Фигуралы шуучы Камилә Вәлиева нәтиҗәләрен дисквалификацияләгәннән соң Русия такымы өченче урынга калды. Беренче урынга АКШ спортчылары чыкты. Мондый карарны Халыкара тимераякта шуучылар федерациясе (ISU) кабул иткән.

Кичә Халыкара спорт арбитраж мәхкәмәсе Камилә Вәлиеваны допинг куллануда гаепле дип танып, аны дүрт елга дисквалификацияләде.

2021 елның декабреннән башлап Вәлиеваның бөтен җиңүләре гамәлдән чыгарыла. Моңа, аерым алганда, Европа чемпионатында һәм Пекиндагы Олимпия уеннарында җиңүләре һәм Русия ярышларында алган бүләкләре керә.

2025 ел ахырына кадәр аңа ярышларда катнашырга, дәүләт һәм хосусый шугалакларда күнегүләр ясарга, дәүләт акчасына уздырылган боз тамашаларында катнашырга ярамый.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍6🤬4🤡2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Казанда мөселман блогеры Рәсүл Тәүдирәков (Тавдиряков) тоткарланган. Бу хакта аның адвокаты Руслан Нәгыев хәбәр итте. Адвокат сүзләренчә, Тәүдирәковны бүген иртән тоткарлаганнар. Берничә ел элек чит илгә акча күчерү турында сораулар туган. Бизнес-Онлайн…
Блогер Тәүдирәковтан "Ислам дәүләте" террорчылык оешмасын финанслау эше нигезендә сорау алалар.

Рәсүл Тәүдирәков шаһит буларак бара, террорчылык эшчәнлеген финанслау турында ачылган җинаять эше нигезендә аннан сорау алалар дип хәбәр итә Татар-информ.

Әлеге эш нигезендә Мәскәүдә һәм Казанда тентүләр узган дип белдерелә.

Тикшерү мәгълүматына караганда, 2021 елда Татарстаннан берничә кеше "төрек кураторларына" "Ислам дәүләтенә" ярдәм өчен акча җибәргән.

"Мулла из-за угла" телеграм-каналы алып баручы мөселман блогеры һәм хәйрия эшләре оештыручы Рәсүл Тәүдирәковны бүген иртән тоткарлаулары билгеле булды.
🤬3👍2🙏1