Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Башкортстанда протестларда катнашканы өчен биш бала атасына җинаять эше ачылган

Башкортстанда Баймактагы протестларда катнашкан Илнур Һаҗиевка "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" (Русия Җинаять кодексының 212 маддәсе) җинаять эше ачылган.

Кызы Илнара белдерүенчә, әтисен Баймак районындагы Семеново авылындагы өйләреннән Уфага алып киткәннәр.

"Аның биш балигъ булмаган баласы бар, иң кечкенәсе - инвалид", дигән ул.

Шулай ук бүген, 30 гыйнварда 18 яшьлек студент Вилнур Кудашевны һәм тагын өч егетне билгесез затларның Уфага алып китүе билгеле булды.

▪️17 гыйнварда башкорт активисты Фаил Алсынов милләтара нәфрәт уятуда гаепләнеп 4 ел колония хөкем ителде. Алсыновны яклып, Баймакта һәм Уфада җыеннар узды. Әлеге чараларда катнашкан 20дән артык кеше тикшерү изоляторына җибәрелде, 100дән артык кеше административ җаваплылыкка тартылды. Куәт оешмалары вәкилләре тоткарлаганнан соң бер кешенең үлүе мәгълүм булды.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬10👍2
❗️Дубайга арзан юлламалар саткан Татарстан блогеры Илүсә Миңлегалиеваны федераль эзләүгә биргәннәр.

Кешеләр юлламаларның арзан бәясенә кызыгып ял өчен алдан акча күчерде, бераздан соң блогер аларга ялның булмаячагын хәбәр итте. Илүсә Миңлегалиева эшчәнлегеннән бөтен Русиядә меңнән артык кеше зыян күргән. Барлыгы 27 миллион сумлап зыян килгән дип бәяләнә.

Акчаларыннан колак кагучылар — башлыча татар һәм башкортлар.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😁10👍2👎2✍1
❗️2023 елда Татарстанда мөгезле эре терлек саны 19 меңгә кимегән.

Бу кайбер авылларның юкка чыгуына китерәчәк, дип саный рәсмиләр. 😳

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😱8👍4😢1
Татарстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

Путин режимы башлаган сугышта Чаллыдан Рәфис Имаметдинов һәлак булган.

Ул 1983 елның 2 декабрендә туган, сугышка үзе теләп киткән. 2023 елның 21 декабрендә һәлак булган. Аны Чаллыда җирләделәр.

Безнең хисапка күрә, Татарстаннан бу сугышта кимендә 1004 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 104е — Чаллыдан. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — әлеге сугышның 706нчы көне.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍7❤1😢1🕊1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Азат Мифтаховка ачылган "террорчылыкны аклау" турындагы яңа җинаять эшен Кировта караячаклар Мәхкәмә утырышы 30 гыйнварга 11.30 сәгатькә билгеләнгән. Бу хакта мәгълүмат мәхкәмә сайтына урнаштырылган. Тикшерү фаразынча, былтыр хулигалык турындагы җинаять…
Екатеринбур мәхкәмәсе — прокурор таләпләренә карамастан — Азат Мифтаховка чикләү чарасын үзгәрешсез калдырган.

Гаепләүче як фикеренчә, Мифтахов Украинага качарга планлаштырган.

Шулай итеп, Азат кимендә 16 апрельгә кадәр сак астында калачак. Прокурор исә сак астында тотуны ярты елга озайтуны сораган иде.

Дәлилләр итеп ул Мифтахов камерадашларының күрсәтмәләрен китерә. Бер камерадашының күрсәтмәләрендә "Мифтаховтан ишеттем, азат ителгәннән соң ул Украинага, үзенең танышлары янына китәчәк" диелгән.

Башка камерадашыннан сорау алу протоколында: "Мифтахов сүзләренә караганда, азат ителгәннән соң, ул дәүләткә каршы кораллы көрәшне дәвам итәргә җыена, моның өчен аңа иптәшләре янына китәргә кирәк" дип күрсәтелгән. Бу хакта, мәхкәмә утырышындагы чыганакларына таянып, DOXA журналы яза.

Екатеринбур мәхкәмәсе утырышына журналистларны һәм Мифтаховка теләктәшлек күрсәтеп килүчеләрне дә уздырганнар. Мифтахов мәхкәмәдә видеоэлемтә аша катнашкан.

2021 елның гыйнварында МДУ аспиранты Азат Мифтаховны "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итү эше нигезендә алты елга хөкем иттеләр. Ул вакытта яшь галимне яклап бөтен дөньядан дистәләгән математик үз фикерен белдерде, хокук саклау оешмалары хөкем карарын яңадан карауны таләп итте.

2023 елда иреккә чыгуга ук Мифтаховны "террорчылыкны аклау" (Русия җинаять кодексы 205.2нче маддәсенең 1нче өлеше) эше нигезендә янәдән тоткарладылар.

@azatliqradiosi
🤬6👍2🤯2🙏1
Русия президентына ике намзәт сайлауларда катнашудан баш тартты.

"Россиийский общенародный союз" фиркасе лидеры Сергей Бабурин Үзәк сайлау комиссиясенә үзен хуплап җыелган имзаларны тапшыруга ук намзәтен кире алуы турында белдерде.

Демократик фиркадән Ирина Свиридова исә кирәкле 100 мең имзаны җыя алмаган.

Алар икесе дә Владимир Путинны хупларга чакырды.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤡12😁5👍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Ирландия белән Норвегия БМОның Фәләстин качакларына ярдәм итүче агентлыкны финанслауны дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез: UNRWA агентлыгын финанслауны 9 ил туктатты. Беренче бу карарны кабул иткән АКШка Британия, Германия, Италия, Нидерланд, Швейцария, Финляндия…
Иң күп журналист Газзәдәге сугышта үтерелгән — Журналистларны яклау комитеты.

Комитетның башлыгы Дҗүди Гинзбург Израилне Газзә сызыгында эшләүче журналистларга карата кылынган җинаятьләрне тикшерергә чакырды.

"Башка бер генә сугышта да Газзәдәге сугышта кебек аның кадәр журналист үлмәгән" диде Гинзбург.

7 октябрьдән бирле Газзә сызыгында үтерелгән журналистлар саны 122гә җиткән, ди Газзә хакимиятләре.

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 26 меңнән артып китте, аларның 11 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде. 


@azatliqradiosi
😢5🤷‍♂2🤬1
Әминә һәм Әмир — 2023 елда Казанда туган балаларга бирелгән иң популяр исемнәр арасында.

ЗАГС идарәсендә 2023 елда туган Казан балаларының иң популяр исемнәрен барлаганнар. Узган елны Татарстан башкаласында туган балаларга иң еш кушылган исемнәр — Әмир, Марк, Тимур, Әминә, София һәм Ева.

Сирәк исемнәр арасында исә — Байтимер, Гали, Златозар, Аполлинария, Жюли һәм Каравелла.

2023 елда Казанда барлыгы 19 314 бала туган. 2022 ел белән чагыштырганда, бу 610 сабыйга күбрәк.

Кызларга караганда малайлар күбрәк туган.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍8🥰2⚡1❤1🤔1🌚1🍾1
Финляндия татарлары тарихы турында яңа китап дөнья күрде.

Китапта төркиләр тарихы, Идел буе төбәгенең көнбатышында яшәгән татарларның үткәне, Финляндиягә килеп урнашуы, мәхәллә коруы һәм яңа илдә асылын югалтмыйча интеграция узуы турында сөйләнә.

Әлеге китап турында 👉 монда укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍17❤‍🔥4🥰1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 31 гыйнвар, чәршәмбе. 2024 елның беренче ае узып та бара. Һәр яңа көн яңа хәбәрләр алып килә. Бүген кыскача хәбәрләр мондый:

🔺Кичә кич Русия хәрбиләренең Харьковка дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше яраланган, бер торак йорт һәм кибеткә зыян килгән. Бу хакта җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә. Украина Кораллы көчләре белдерүенчә, төнлә Русия армиясе илгә өч ракет һәм 20 дрон белән һөҗүм иткән. Аларның 14ен бәреп төшергәннәр. Корбаннар турында мәгълүматлар юк.

🔺Украина Югары Радасына мобилизация турында Украина канунының яңа өлгесе тәкъдим ителде. Документта хәрби хезмәткә чакырылу яшен 27дән 25 яшькә кадәр кыскарту, электрон чакырулар кертү һәм хәрби хезмәткә чакыруны берләштерелгән кораллы күнегүләр белән алыштыру карала.

🔺Сишәмбе кичендә Русиядә интернет белән проблемнар туды. RU зонасындагы йөзләгән сәхифәләр, мобиль кушымталар ачылмады. Алар арасында Яндекс, Сбербанк, ВКонтакте, Озон, шулай ук ​​Дәүләт хезмәтләре порталы (Госуслуги) бар иде. Русия дигитал үсеш министрлыгы хәбәр итүенчә, уңышсызлык DNS (домен исемнәре системы) протоколын киңәйтү белән бәйле техник проблем аркасында килеп чыккан. Берничә белгеч Русия хакимиятенең илдәге барлык кулланучыларны илнең DNS серверына күчерү планнары турында күптән әйтеп килә.

🔺Русия президентлыгына дәгъва иткән ике намзәт сишәмбе көнне сайлау кампаниясеннән чыгуларын әйтте. Хәзер намзәтләр саны тугыз калды.

🔺Югары икътисад мәктәбенең журналистика факультеты абитуриентларына университетка укырга кергәндә "ят агентлар"ны искә алу тыелган. Бу хакта керү тестына таләпләрдә әйтелгән. Әгәр таләпне үтәмәсәң әңгәмә нәтиҗәләре юкка чыгарылачак.

🔺Федераль салым хезмәте Салават Юлаев хоккей такымы хисапларының бер өлешен кулга алган. Бу такымның бурычы булуы белән аңлатыла.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
👍5✍2
Көн язмасы: Бөгелмәдә 69 яшьлек милләтпәрвәр сугышка каршы фикере өчен эзәрлекләнә

Татарстанның Бөгелмә районында яшәүче 69 яшьлек Фазыл Вәлиәхмәтовка район мәхкәмәсе 30 мең сум штраф түләтү турында карар чыгарды. Пенсионер Русия хәрби көчләрен дискредитацияләүдә гаепләнде. Аңа карата административ эш социаль челтәрдәге постына карата язылган әләк нигезендә ачылган иде.

14 декабрь көнне, иртәнге чәйдән соң, 69 яшьлек Фазыл Вәлиәхмәтовның ишеген полиция хезмәткәрләре шакый. Формалы ирләр, документларын күрсәтеп, пенсионерга полиция бүлекчәсенә барырга туры киләчәген әйтә һәм пенсионерны машинага утыртып алып китәләр. Вәлиәхмәтов бу хакта соңрак социаль челтәренә дә яза.

"Машинада, Карабаштан Бөгелмәгә кадәр барганчы төрле фикерләр туа башлады. Репрессия корбаннары Һади Атласи, бертуган Туйкиннар, атылган, сөрелгән авылдашларымны искә төшердем. Аларны да шулай алып китеп юк иткәннәр бит. Үземне алар кебек хис иттем, әле горурланып та алдым. Әмма билгесезлектән борчылуымны, кичерешләремне әйтеп, аңлатып та бетерерлек түгел иде. Башкаларга күрсәтә күрмә, Ходаем!" дип яза Вәлиәхмәтов.

Хөкемдарның: "Гаебегезне таныйсызмы?" дигән соравына ул: "Чын кешеләрчә, намусым белән уйлаганда – гаебемне танымыйм, ә инде, гадел булмаган хакимият кануннары буенча – таныйм, дип җавап бирә. Мәхкәмә аңа Административ кодексының 20.3.3 маддәнең 1 бүлеге нигезендә 30 мең сумлык штраф билгели.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬6🔥4😢3👍2🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанда протестларда катнашканы өчен биш бала атасына җинаять эше ачылган Башкортстанда Баймактагы протестларда катнашкан Илнур Һаҗиевка "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" (Русия Җинаять кодексының 212 маддәсе) җинаять эше ачылган.…
Баймак эше нигезендә тоткарланган Илнур Хаҗиевны мәхкәмә 17 мартка кадәр сак астына алу карарын үзгәрешсез калдырды.

RusNews язуынча, Хаҗиев адвокаты Харисова ирне өй сагына күчерүне сораган булган, чөнки аның биш баласы бар, аларның берсе инвалид. Шулай ук Хаҗиев гаиләдә акча эшләүче бердәнбер кеше. Әмма Уфаның Совет районы мәхкәмәсе адвокат үтенечен канәгатьләндермәгән.

▪️17 гыйнварда башкорт активисты Фаил Алсынов милләтара нәфрәт уятуда гаепләнеп 4 ел колония хөкем ителде. Алсыновны яклып, Баймакта һәм Уфада җыеннар узды. Әлеге чараларда катнашкан 20дән артык кеше тикшерү изоляторына җибәрелде, 100дән артык кеше административ җаваплылыкка тартылды. Куәт оешмалары вәкилләре тоткарлаганнан соң бер кешенең үлүе мәгълүм булды.

@azatliqradiosi
🤬4😱3👎1
Петербурда Русиянең һава һөҗүменнән саклану системы (ПВО) дронны бәреп төшергән.

Бу хакта "Фонтанка" хәбәр итә.

Аның калдыклары "Невский мазут" заводы тирәсенә төшкән.

Пулково һава аланы 03:53 сәгатьтән 05:11кә кадәр очкышлар өчен ябылып торган.

@azatliqradiosi
🔥4🤬1