Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Екатеринбурдагы "Татар Кәтринбуры" проекты татарча фатирлык уздырды.

Чарага Казандагы Yummy music лейблының qaynar альтернатив татар музыкасы төркем-лабораториясе вәкилләре чакырылган иде.

Фатирлык Урал төбәгендәге атаклы татар сәүдәгәрләренең берсе Камалетдин Агафуров йортында узды.

Очрашуда кырыктан артык кеше катнашты, диде Азатлыкка фатирлык идеясы авторы hәм оештыручыларның берсе Илдар Хәбибуллин. Аның әйүенчә, тарихи бинаның сыйдырышлылыгы шуның кадәр генә.

Элегрәк Азатлык Хәбибуллин белән әңгәмә корган иде. Аны монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
❤20🔥3🙏1
Украинадагы сугышка каршы фикерләр әйткәне өчен террорчылыкны аклауда гаепләнеп, 400 мең сум штрафка тартылган Гөлнара Бахаревага тагын 30 мең сум штраф салганнар.

Аны ике ел элек Тик-токта чыгарган видеосы өчен Русия хәрби көчләрен дискредитацияләүдә гаепле дип тапканнар. Бахарева Азатлыкка әйтүенчә, әлеге видеоны 5,7 миллион кеше караган.

Видеода Бахарева Путинны яратучылар, Скабеева һәм Соловьевны тыңлаучыларга мөрәҗәгать итә. "Сезнең фашистларча кыланучы урыс дөньягыз Украина шәһәрләрен утка тота. Бу бомбалар бандеровчылар, неофашистларны эзләп йөрми, ә барлык гади халыкны да үтерә. Һәм миңа хәзер Донбасстагы балалар турында әйтмәгез. Әлеге Донбасстагы вакыйгаларның авторы һәм иганәчесе Кремльдә утыра. Һәм бу һич кенә дә хәзер барган хәлләрне акламый", ди ул.

Бахарева вакыт килер һәм барлык Путин өерен мәхкәмәгә тартырлар, ә сез бәлкем тәүбәгә килерсез, ди.
Моңа кадәр урам себерүче булган, аннары гомумән эшсез калган, 11 яшьлек улын ялгызы тәрбияләгән Гөлнара ханым белән Азатлык элек әңгәмә корган иде. Аны монда укырга мөмкин.

@azatliqradiosi
❤12🤬3🙏1
Сәлам, дуслар! Бүген 19 февраль, яңа атнага шундый хәбәрләр белән керәбез:

🔸Украинаның зур медиа чараларына хакер һөҗүме булды. Хакерлар сайтларда ялган мәгълүмат урнаштырырга тырышты диелә.

🔸Сугышны өйрәнү институты: Көнбатышның Украинага ярдәмне сузу Русиягә кимендә 3 юнәлештә һөҗүм итәргә мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта Русия Купянски һәм Лиман юнәлешендә, Авдеевка һәм аның тирәләрендә, Работина өлкәсендә һөҗүм операцияләрен башкара диелә.

🔸Татарстан мәгълүматлаштыру министрының яңа урынбасары булып Булат Габдрахманов билгеләнгән.

🔸Казанның Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында су торбалары тишелгән, театрда су күпләп аккан. "Турандот" спектакленә килгән тамашачыларны кире өйләренә җибәргәннәр.

🔸Бу атна Русиядә кыска эш атнасы: җомга көн, 23 февраль – илдә ял көне.

Башка хәбәрләр безнең сайтта, Азатлык белән калыгыз!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
✍2👍2
16 февральдә үлгән Алексей Навальныйның җәсәден гаиләсенә бирүне таләп итеп тикшерү комитетына 46 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән.

Үлгәненә инде өч көн үтсә дә, Русиянең төп оппозиционер сәясәтчесенең үлем сәбәпләре әле дә аталмады. ВВС сораштырган белгечләр "әгәр мәетен бирмиләр икән, димәк яшерердәй әйберләр бар", дип саный.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
❤9
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
16 февральдә үлгән Алексей Навальныйның җәсәден гаиләсенә бирүне таләп итеп тикшерү комитетына 46 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Үлгәненә инде өч көн үтсә дә, Русиянең төп оппозиционер сәясәтчесенең үлем сәбәпләре әле дә аталмады. ВВС сораштырган белгечләр…
Навальный үлемен "тикшерү" озайтылды

"Тикшерү комитетында Навальный әнисенә һәм адвокатларга аның үлемен тикшерү озайтылган диделәр. Ул тагын күпме дәвам итәчәк - билгесез. Үлем сәбәбе элеккечә "билгеле түгел". Алар алдыйлар, вакыт сузалар һәм моны хәтта яшермиләр", дип язды Кира Ярмыш.

Дүшәмбе иртүктән Навальный әнисе һәм адвокатлары моргка килгәннәр, ләкин аларны кертмәгәннәр. Сәясәтче җәсәде андамы дигән сорауга морг хезмәткәрләре җавап бирми, ди Ярмыш.

Элегрәк Медиазона камераларны карап, 17 февральгә каршы төндә Салехардка юл тоткан ФСИН машиналары кортежын тапкан. Навальный җәсәде шунда булган мөмкин. "Новая Газета" чыганаклары да сәясәтче җәсәденең Салехард моргында булуын әйтә.
🤬5👍1🤡1
"Әти кайчан кайта?" Баймактан алты бала атасы тикшерү изоляторында тотыла

"Әтине тоткарлаганда кораллы кешеләр 14 яшьлек Альберт энемне җиргә яткырып, башына пистолет тери. Балигъ булмаган балага карата мондый мөнәсәбәт башка сыймый."


"Баймак эше" нигезендә тоткарланган Айсуак Яугастинның 20 яшьлек кызы Алита көтмәгәндә зур гаиләнең төп туендыручысына әйләнә. Әтисе СИЗОда, кызның берсеннән берсе кечкенә биш энесе һәм сеңлесе бар. Халык хаклык эзләп чыкты, аларны беркем котыртмады, гаделлек таләп итәм, ди ул.

👉 Көн язмасын безнең сайтта укыгыз.
👉 VPNсыз сылтама.
👉 Telegram-да укып була.
😢6🤬4❤2🙏1
📍Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең банклары русияләрнең хисапларын яба башлаган

Алар гамәлдәге санкцияләрне бозган өчен кертелә торган чикләүләрдән сагая диелә.

Бу чикләүләргә Русиянең физик затлары да, русияләрнең ширкәтләре дә эләгә диелә. Банклар Русиядән акчалар кабул итми һәм Русиягә түләүләр башкармый.

Элегрәк Русия мөштәриләре белән эшләү шартларын Кытай банклары да кырыслатуы билгеле булган иде. Алар да АКШның икенчел чикләүләр кертүеннән курка диелде.

Тулырак монда укыгыз.
👍3🤡1
Украина сугышы үлемнәр саны белән Әфган сугышын инде 4 тапкырга узды. Узган атна совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгара башлауга 35 ел тулды.

Бу уңайдан әфган сугышы ветераны белән сөйләштек, ике сугышны да чагыштырдык.

Язманы тулысынча безнең сайтта укыгыз.
😢2👍1