Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстан мәктәпләрендә пропаганда никадәр актив үткәрелә? Укучылар илдәге вазгыятькә нинди карашта? Татарстан мәктәбендәге укытучы белән сөйләштек.

Язманы тулысынча безнең сайтта укый аласыз. Төп фикерләрне сурәтләрдә бирдек.

@azatliqradiosi
👍6✍1🙏1
Кырымтатарларда узган киңкүләм тоткарлаулардан соң Украина халыкара җәмәгатьчелектән Русиягә басымны көчәйтүне сорый

5 мартта Русия куәт оешмалары 10лап кырымтатар активисты өйләрендә тентү уздырды. Аннан соң Акмәчетнең (Симферопопль) Киев районы мәхкәмәсе 10 крымытатарны һәм дин әһелен кулга алды. Алар 2024 елның 4 маена кадәр сак астында калачак.

Украина президентның Кырымдагы вәкиллеге халыкара җәмәгатьчелекне Русиягә сәяси басымны һәм санкцияләр басымын көчәйтергә чакырды.

"Без халыкара җәмәгатьчелекне оккупантларның кырымтатарларга каршы җинаятьләренә игътибар итәргә чакырабыз", диелә хәбәрдә.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤4🙏2👍1👎1
"Агентство": Путин Навальный үлгән көнне аны алмашу турында сөйләшкән булган

Алмашу турында эшкуар Роман Абрамович белән шәхси очрашу вакытында фикер алышканнар, Путин риза булган диелә.

Журналист-тикшеренүче Христо Грозев та Путин әлеге алмашны хуплагандыр дип фаразларын әйткән. Әмма шул ук вакытта Путинның бу ризалашуы ясалма булгандыр, дип саный ул.

"Агентство" мәгълүматынча, алмашу турындагы сөйләшүләр 2023 елның языннан барган.

2023 елның көзендә, The Wall Street Journal-да оппозиционерны Германиядә гомерлеккә хөкем ителгән киллер Вадим Красиковка алмашырга мөмкиннәр дигән мәкалә чыкканнан соң, бу сөйләшүләр тукталып калган. Алар кыш көне, Навальныйны "Полярный волк" колониясенә күчергәннән соң яңадан башланган.

🔻Навальный 16 февральдә "Полярный волк" аерым тәртипле колониясендә үлде. Үлем турындагы йомгаклавында әйтелгәнчә, янәсе ул табигый сәбәпләр белән үлгән. Сәясәтченең тарафдарлары аны үтерделәр дип саный.

👉Тулырак монда укыгыз.
👍2😢1
ЮНИСЕФ: дөньяда сөннәтләнгән 230 млннан артык хатын-кыз яши

8 март - чәчәк һәм матурлык бәйрәме генә түгел. Бу хатын-кызлар хокуклары турында сөйләү көне дә.

БМОның Балалар фонды (ЮНИСЕФ) дөньяда сөннәтләнгән хатын-кызлар турында хисап тәкъдим итте. Бу имгәтүче процедура кайбер мәдәниятләрдә, аеруча Азиядә һәм Африкада киң таралган. ЮНИСЕФ мәгъүлматынча, хәзерге вакытта дөньяда җенес әгъзасының бер өлеше киселгән 230 миллион хатын-кыз яши.

Моңа кадәрге статистиканы ЮНИСЕФ 2016 елда чыгарган иде. Сигез ел эчендә сөннәтләүгә дучар ителгән хатын-кызларның саны 30 миллионга арткан.

🔻Хатын-кызны сөннәтләү (хитән яки хафд) аларның тышкы җенес әгъзаларының бер өлешен яки тулысынча кисеп алуны күз уңында тота. Аны кызларга кече яшьтән алып үсмер вакытларына җиткәнчегә кадәр ясыйлар. Шул рәвешле кызларның җенси мавыгуларын сүлпәнәйтеп һәм "аны азгынлыктан коткарып" була дип саныйлар.

👉 Тулырак монда укыгыз.
👎5🙈2👍1🤬1😢1
Һәйкәлгә чәчәк салу өчен штраф

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Наталья Ветошкинаны килештерелмәгән чара оештыруда гаепле дип тапкан һәм аңа штраф салган.

Эш материалларына күрә 17 февральдә Ветошкина Ленин бакчасындагы сәяси золымнар корбаннары һәйкәле янында пикет үткәргән.

"Бу чара Алексей Навальныйның үлеменә хәсрәт белдерү максаты белән үткәрелгән. Ветошкина Н.К, сәяси репрессияләр корбаннары һәйкәленә дүрт данә чәчәк салырга теләгән", диелә документта.

🔻Навальный 16 февральдә "Полярный волк" аерым тәртипле колониясендә үлде. Аның үлеменнән соң сәясәтче истәлегенә күп санлы чаралар үтте. Йөзләгән кеше тоткарланды һәм кулга алынды.

👉 Тулырак монда укыгыз.
👍4🔥1
2023 елда Татарстанда уртача хезмәт хакы 62 мең сум булган

Бу 2022 ел белән чагыштырганда 18,8 % күбрәк. Әлеге саннар Татарстанстат хисабында китерелә.

Февраль ахырында Казан мэры Илсур Метшин шәһәрнең эре һәм урта оешмаларында уртача хезмәт хакы 74 мең сумга җитте дигән иде.

🔻Шул ук ваккытта, "Левада" үзәгенең 2024 елның гыйнвар аена булган сораштыру нәтиҗәләренә күрә, Русияләрнең яртысында бер айга җитәрлек тә җыеп куелган акча юк.
😁4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 9 март, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸Русия саклану министрлыгы шимбәгә каршы төндә 47 украин дронын юк итүен белдерә. Аларның берсе Белгород өлкәсенә, икесе - Курский, өчесе - Волгоград, 41е Ростов өлкәсенә җибәрелгән диелә.

🔸Кичә Татарстанның "Ак Барс" хоккей такымы Гагарин Кубогы ярышларыннан төшеп калды. 1/8 финалында ул "Автомобилист"ка җиңелде (1:2). Былтыр "Ак Барс" финалга җитеп, ЦСКАга җиңелгән иде.

🔸Биткоин курсы 8 март кичендә 70 мең долларга җитеп, тарихта иң югары дәрәҗәгә күтәрелде. Соңрак бераз төшә башлады. 9 март иртәсенә 68 мең доллар тора.

🔸Төркия үзендә Украина һәм Русия катышында тынычлык урнаштыру саммиты уздырырга әзер дип белдерде президент Рәҗәп Эрдоган. Ул җомга Истанбулда Украина президенты Владимир Зеленский белән очрашты.

🔸Башкортстанның 300дән артык авылы язгы ташу вакытында су астында калырга мөмкин. Башгидромет быел су элекке елларга караганда ныграк күтәреләчәк дип хәбәр итте.
🔥3
Атна саен тентү: кырымтатар активистларын тынычлыкта калдырмыйлар

Бу атнада Кырымның Бакчасарай һәм Җанкөй бистәләрендә кырымтатар активистларының һәм дин әһелләренең өйләрендә тентүләр узды. Куәт оешмалары вәкилләре барлыгы ун кырымтатар өенә килде.

Күпбалалы ата Арсен Кашканың хатыны тугызынчы ай йөкле булган. Ирен сак астына алганнан соң, ул хастаханәгә эләгә һәм берничә көннән соң алтынчы баласын таба.

Соңгы вакытта кырымтатарларга басым тагын да артты. Бу хакта БМО хисабында да әйтелә. Анда шулай ук Кырымнан кешеләрнең күпләп китүе, ә Кырымга Русия ватандашлары килеп утыруы, Русия паспорты алмаучыларга начар мөнәсәбәт, Кырымтатар оешмалары әгъзаларының һәм Кырым журналистларының югалуы турында да сөйләнелә.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
❤2🤬1🙏1
Татарстан һәм Башкортстанда хатын-кызлар ирләргә караганда 10 елга озаграк яши, ләкин 30 % әзрәк хезмәт хакы ала

🔺Башкортстанда хатын-кызларның уртача гомер озынлыгы 78,3 яшь, ирләрнең - 67,8 ел. Татарстанда бу күрсәткечләр 78,9 һәм 68,9 ел. Бу хакта "Если быть точным" проектының гендер тигезлеге турында уздырган тикшерүендә әйтелә.

🔺Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда ирләр хатын-кызларга караганда 33% күбрәк хезмәт хакы ала, ә Башкортстанда - 30% күбрәк.

🔺Башкортстан парламентында хатын-кзылр 12,8%, Татарстан Дәүләт шурасында - 15,2% тәшкил итә.

🔺Ике республикада да хатын-кызларның төбәк башлыгы яки зур шәһәр башлыгы булганы юк.

Башкортстанда әлеге вакытта ике районны - Кыйгы һәм Иглин районыны хатын-кыз җитәкли.

🔺Ирләрнең гомере кыскарак булуына килгәндә, Русия ирләре хатын-кызлар белән чагыштырганда биш тапкыр күбрәк сугышларда-бәрелешләрдә һәлак була, күбрәк аракы эчә һәм тәмәке тарта, сәламәтлеге турында әзрәк кайгырта ди Югары икътисад мәктәбе экспертлары. Алкоһоль куллануның тискәре йогынтысы күбрәк ирләргә кагыла ди алар.
👍6✍1🤔1
Татарстан дәүләт архивы Фәүзия Бәйрәмованың шәхси архивын тапшыруны тәкъдим итү чарасын үткәрүдән баш тарткан

Бу атнада Татарстан дәүләт архивында язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың шәхси архивын тапшыруны тәкъдим итү һәм шул уңайдан түгәрәк өстәл узарга тиеш булган, ләкин чараны үткәрүне кинәт билгесез вакытка күчергәннәр, дип яза "БИЗНЕС Online".

Фәүзия Бәйрәмова әйтүенчә, бу чараны инде икенче тапкыр боралар. Моны ул хакимиятнең үзен "сыйнфый дошман буларак күрүе" белән бәйләп аңлата.

"Мин архивка милли хәрәкәт тарихына бәйле 3 мең данәдә беренчел чыганак булган документ тапшырдым, шуларның 1 меңен гомерлеккә саклауга алып куйдылар. Анда милли хәрәкәт тарихының кыйммәтле материаллары бар. Алар кабул итте, минем фондны ачты, ләкин тәкъдим итүне күчерде. Мин алдан ук кабул итәрләр, ләкин тәкъдим итү чарасын үткәрергә ашыкмаслар дип уйладым", дип сөйләгән ул.

Татарстан дәүләт архивында бу хәлне сәясәт белән бәйләп аңлатмый. Алар язучы һәм җәмәгать эшлеклесенең архивын тәкъдим итү чарасы Архив көне һәм хатын-кызларны 8 март бәйрәме белән котлау вакытына туры килү сәбәпле кичектерелүен әйткән. Янәсе, архив бинасында буш заллар калмаган.

🔺Фәүзия Бәйрәмова 1990нчы еллар башында татар милли хәрәкәт лидерларының берсе булды, 1990-1995 елларда Татарстан парламенты депутаты итеп сайланды. 1991 елның 27 маенда Татарстан бәйсезлеген яклап сәяси ачлык тотты.
Соңгы елларда җәмәгать эшлеклесе карашлары һәм язмалары өчен хокук саклау оешмалары тарафыннан берничә тапкыр эзәрлекләнде.

👉 Тулырак монда укыгыз.
❤13👍4🔥2🤬1
Әйдә.Online татарга теленә өйрәтү проектының кызыклы тестын уздыгызмы әле?

"Татарлар ничек йоклый?" дип атала ул.

Нәрсә ул "чыбылдык"? Ә "төшлек"? Нинди төшне "рахмани төш" дип әйтәләр? Ни өчен мендәр астына чит кешенең киемен салып йоклыйлар?

Татар йокысы, төш юраулары турында тест монда:

➡️ https://www.azatliq.org/a/32837063.html
(тест төп сайтта гына эшли, VPN кулланыгыз)
❤7🔥1
Кырым аннексиясенә — 10 ел. Мәскәү Казанны һәм татар түрәләрен ничек файдаланды

2014 елның февраль-март айларында Мәскәү Кырымны басып алды. Русиягә кушылырга теләмәгән кырымтатарларны үз ягына авыштырыр өчен Мәскәү Татарстанны һәм татар түрәләрен файдаланды. 10 ел элек булган вакыйгаларны искә төшерәбез.
🔥6💔2👍1
Иртәгә, 10 мартта кояш баю белән Рамазан ае башланачак.

✔️Быел ураза 30 көн тотылачак.

✔️Ураза бәйрәме 10 апрельгә туры килә.

✔️Фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 43 000 сум (көмеш белән), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 495 000 сум (алтын белән) дип билгеләнде.

✔️Фитыр сәдакасы арпа белән исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә – 1000 сум.

✔️Сәламәтлеге аркасында ураза тота алмаганнар ураза тотылмый калган һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия бирергә бурычлы.

✔️Рамазан ае һәм ураза тоту белән бәйле сорауларга җавапны Татарстан Диния нәзарәте сайтыннан таба аласыз.
👍10🤬2❤1👎1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 10 март, якшәмбе. Азатлык эшен дәвам итә. Көнне кыскача хәбәрләрдән башлыйбыз:

🔺Русия хәрбиләренең дрон һөҗүме нәтиҗәсендә кичә Донецки өлкәсендә бер 46 яшьлек ир кеше һәлак булган. Бу хакта Украина баш прокуроры офисы хәбәрендә әйтелә. Тагын дүрт кеше яраланган.

🔺Курски өлкәсендә Украина һөҗүме нәтиҗәсендә бер хатын-кыз һәлак булган, бер ир кеше җәрәхәтләр алган. Бу хакта өлкә башлыгы Роман Старовойт хәбәр итә. Аның әйтүенчә, дрон Курскиның нефтебаза тирәсенә төшкән.

🔺Wi-Fi-сына "Slava Ukraine" дигән исем куйган Мәскәү дәүләт университеты студенты ун тәүлеккә сак астына алынган. Аны экстремистик тамга таратуда гаепләгәннәр. Шулай ук мәхкәмә аның роутернын алу карарын чыгарган.

🔺Пакыстан президенты итеп Асиф Али Зардари сайланган. Зардари 2008-2013 елларны ил белән җитәкчелек иткән иде инде.

🔺Канадандан соң Швеция дә БМОның Фәләстин качакларына ярдәм итү агентлыгын (UNRWA) финанслауны торгызуын хәбәр итте. UNRWAның 12 хезмәткәрнең 7 октябрьдә ХӘМӘСнең Израилгә һөҗүмендә катнашы булудагы шикләрдән соң дистәдән артык ил агентлыкны финанслауны туктаткан иде.

🔺АКШ Русиядә бизнес алып барган өчен Австриянең Raiffeisen Bank International ширкәтенә санкцияләр кертү белән янады. Банкны "АКШ финанс системасыннан өзәргә" мөмкиннәр.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
👍4🙏2✍1❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Иртәгә, 10 мартта кояш баю белән Рамазан ае башланачак. ✔️Быел ураза 30 көн тотылачак. ✔️Ураза бәйрәме 10 апрельгә туры килә. ✔️Фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 43 000 сум (көмеш белән), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 495 000 сум (алтын белән)…
🌙Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның якынлашып килүче Рамазан ае уңаеннан мөрәҗәгате чыкты.

"Күптән көтеп алынган изге Рамазан аеннан безне берничә сәгать кенә аерып тора. Ул инде бүген үк кояш баю белән бөтен дөньяга олы бәхет булып керәчәк. Мин дә Рамазан сәбәпле сезнең эчкерсез һәм тыеп булмаслык шатлыкларыгызны уртаклашам һәм ихластан сезне елның иң бәрәкәтле һәм сәгадәтле көннәре җитүе белән тәбриклим!", диелә анда.

Мөфти сүзләренчә, Татарстанда Рамазан ае бик эчтәлекле узачак.

"Мәчетләрдә ифтарлар һәм тәравихлар оештырылачак, беренче көннән үк күркәм гадәткә әйләнгән “Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия марафоны игълан ителәчәк, урамнарда изге ай мохитен тудыру өчен үткәрелә торган “Нурлы Рамазан” бәйгесе катнашучылары арасында хаҗга юллама уйнатылачак, 12нче Республикакүләм ифтар узачак һәм башкалар. Шушы чараларга рәхим итегез!", диелә мөфти мөрәҗәгатендә.

@azatliqradiosi
❤4👍3🤡3🥴1
Уфадагы Навальный штабының элекке активистлары Лилия Чанышева һәм Рөстәм Мөлеков эше мәхкәмәдә яңадан каралачак.

Бу атнада Самардагы алтынчы кассация мәкхәмәсе Русия баш прокуратурасы таләбен канәгатьләндереп, Чанышева һәм Мөлеков эшен кире карау өчен Башкортстан Югары мәхкәмәсенә җибәрү турында карар кабул итте.

Баш прокуратура әлеге хөкем карары "йомшак" дип саный.

Бу хакта тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🙏2🤬1
Быелгы Оскар премиясеннән карарга тиешле 7 фильм

10 март көнне Лос-Анджелеста 96нчы тапкыр "Оскар" бүләген тапшыру тантанасы уза. Чара Казан вакыты белән 11 март көнне төнге 2дә башланачак. Рәсми трансляция ABC каналында узачак, аны шулай ук Hulu, Live TV, YouTubeTV, AT&T TV һәм FuboTV стримминг-хезмәтләрендә карап булачак. Бу стримминглар түләүле, ләкин күбесе бушлай сынау вакытын тәкъдим итә.

Русиядә "Оскар"ның туры трансляциясен күрсәтмәячәкләр. Соңгы тапкыр аны рәсми рәвештә 2021 елда күрсәттеләр.

Бу вакыйга алдыннан без бу премиягә төрле номинацияләрдә тәкъдим ителгән иң кызыклы 7 фильмны тәкъдим итәргә булдык.

Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤2✍1