Башкортча рэп башкаручы Алтынай Вәлитовның Русиядән чыгып китәргә мәҗбүр булуына бер ай булды.
Ул башта үзе чыгып китте, аннары хатыны белән сигез айлык кызын да чит илгә чыгара алды. Җырчы кайда булуын әйтми, АКШта яки Европаның берәр илендә сәяси сыену алырга тели.
Тулырак монда укый аласыз.
@azatliqradiosi

❤2👏1😢1
Чаллы шәһәре Русия Украинадан басып алган Донбасска чираттагы һуманитар йөк җибәргән.
18 тонна һуманитар ярдәмгә сугышчыларга һәм халыкка медицина кирәк-яраклары, азык-төлек, бинокольләр кергән диелә. Бу хакта Татарстан 24 телеграм каналы яза.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев сугышта Чаллыдан ике меңнән артык сугышчы катнашуын әйтә.
▪️Татарстанга сугыштан мәетләр даими кайтарыла. Безнең хисапларга күрә, Чаллыдан сугышта 144 кеше һәлак булган. Бу әле рәсми саннар гына. Чынлыкта алар тагын да зуррак була ала.
▪️Украина җирләрен басып алган Русия төбәкләр карамагына төрле шәһәрләрне тапшыра. Татарстан карамагына Лисичански һәм Рубежное шәһәрләре бирелгән.
▪️Татарстан – Идел буе төбәкләре арасында фетнәчел Донбасска иң күп һуманитар ярдәм җибәрүче республикаларның берсе.

🤨1
Әйдә!Online татар теленә өйрәнү проекты мистик нәрсәләр турында подкаст чыгарды.
"Сихер", "тылсым","күз тию"...
Видеоподкастны Әйдә!Online-ның YouTube каналында карагыз.
@azatliqradiosi
"Сихер", "тылсым","күз тию"...
Видеоподкастны Әйдә!Online-ның YouTube каналында карагыз.
@azatliqradiosi
YouTube
Магия и мистика татарча | Әйдә Подкаст. Учим татарский (24)
Изучаем татарский вместе с проектом "Әйдә! Online":
Telegram: https://t.me/eydetat
Instagram: https://www.instagram.com/eydetat/
Тикток: https://www.instagram.com/eydetat/
Youtube: https://www.youtube.com/@eydetat

❤8👍1🔥1
АКШ Хәрби көчләре Үзәк идарәсе Газзә сызыгында вакытлыча һуманитар порт булдыруга җиһазлар корабы җибәрелүен белдерде.
Порт азык-төлек, дарулар һәм Фәләстин халкына вакытлыча яшәү урыннары төзү өчен кирәк-яраклар булган зур корабларны кабул итәчәк.
▪️Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмнәре аркасында һәлак булган кешеләр саны инде 31 меңнән артты. Шуларның 12 меңнән артыгы — балалар.
Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

🙏3😭1
Бүген Татарстанның халык артисты Флера Сөләймановага 85 яшь тулыр иде.
Җырчы узган ел вафат булды.
Флера ханым 80 яшен хезмәттәшләре белән Татар дәүләт филармониясендә чәй өстәле артында билгеләп үткән иде.
Филармония мөдире Кадим Нуруллин Флера апаның җор теллелегенә ишарәләп: "Флера апабыз, энем, бу юлы утырган килеш үткәрик туган көнне, чөнки аякларның озак басып торасы килми, 85ен бәлкем зур залларда билгеләп үтәрбез, дип әйтте. Шушындый шаянлыгы, турылыгы өчен яратабыз без аны", диде ул вакытта.
Азатлыкка Флера Сөләйманова хәзерге эстрадага мөнәсәбәтен белдерде, балалары хакында сөйләде.
Тулырак👉 монда, ачылмаса👉монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Флера Сөләйманова: "Бар җырымны әниемә багышладым"
Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманова 80 яшен хезмәттәшләре белән Татар дәүләт филармониясендә чәй өстәле артында билгеләп үтте.
❤8🙏3👍1
Казанда Дәрвишләр бистәсендә кибет түбәсе җимерелгән.
Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, зыян күрүчеләр юк.
@azatliqradiosi
Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, зыян күрүчеләр юк.
@azatliqradiosi
Telegram
ГУ МЧС России по Республике Татарстан in ГУ МЧС России по Республике Татарстан & МЧС Татарстана
В 16:24 10 марта поступило сообщение о том, что в доме по ул. Главная, д. 69 в жилом массиве Дербышки Советского района Казани обвалилась крыша козырька магазина, под обвалом, возможно, находятся люди.
К месту направлены пожарные ПСЧ-71, кинологический расчëт…

😱5😢1
Олы террор һәм язмышлар. Шәриф Камалның бәхетсезлек еллары
2022 елның декабрендә Казанның Островский урамындагы Татар китабы йортында Шәриф Камал мемориаль музей-фатирында "Бәхет елы" дигән спектакль күрсәттеләр. Анда 1937 елгы вакыйгалар турында сүз бара.
Бу фатирда яшәгән Шәриф Камалны 1937 елда бәхетле булгандыр дип әйтү авыр — ул вакытта аның якын дусларының күбесе кулга алынган, җәфалаулар аша узган һәм атып үтерелгән була.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

💔8😢4❤2🙏1
Бүген 10 мартта, кояш баю белән, Рамазан ае керде.
Мәчетләрдә беренче тәравих намазы укылачак.
Мөселманнар уразаны иртәгәдән тота башлый.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та үз телеграм каналында мөселманнарны Рамазан ае башлану белән котлады.

❤25👍5
"Оскар" кинопремиясенең яңалыклары мондый:
“Оппенгеймер” - иң яхшы фильм.
Бу фильм җиде номинациядә җиңде. Иң яхшы режиссер исемен дә Кристофер Нолан алды. Иң яхшы актер дәрәҗәсенә дә бу фильмда төп рольне башкаручы Киллиан Мерфи ия булды.
Иң яхшы актриса "Оскары" Эмма Стоунга тапшырылды.
"Мариупольдә 20 көн" - иң яхшы документаль фильм.
"Оскар" премиясе быел 96нчы тапкыр тапшырылды. Ул ел саен Лос Анжелеста уза.

👍14✍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 11нче март. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Татар теленә өйрәтүче "Ана теле" онлайн-мәктәбе быел янә эшли башларга мөмкин. 2013 елда эшли башлаган әлеге платформа узган ел эшләүдән туктаган иде.
🔹АКШның 45нче президенты Дональд Трамп Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбан белән очрашкан, янә президент булып сайлансам, Украинага акча бүлеп бирмәячәкмен дигән. Ул хакта Маҗарстан хөкүмәте башлыгы белдерде. Аның сүзләренчә, Республиканнар фиркасе Русия-Украина сугышын туктату планын әзерләгән.
🔹Украина президенты Владимир Зеленский Рим папасы Францискны тәнкыйтьләп чыккан: папа Русия белән сөйләшүләр алып барырга кирәк дигән фикер белдергән булган. Зеленский фикеренчә, папа "виртуаль арадашчы" булырга тырыша.
🔹Ислам дөньясында Рамазан ае башланды. Мөселманнар ураза тота. Бүгенгә авыз ачу (ифтар) вакытлары: Казан — 17:39, Чаллы — 17:26, Уфа — 19:13, Төмән — 18:33, Мәскәү — 18:26.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👍9✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Оскар" кинопремиясенең яңалыклары мондый: “Оппенгеймер” - иң яхшы фильм. Бу фильм җиде номинациядә җиңде. Иң яхшы режиссер исемен дә Кристофер Нолан алды. Иң яхшы актер дәрәҗәсенә дә бу фильмда төп рольне башкаручы Киллиан Мерфи ия булды. Иң яхшы актриса…
"Оскар" бүләген тапшыру тантанасында кайбер йолдызлар Газзәдәге сугышны туктату таләбе белән кызыл түштамгалар тагып чыкты.
Ул хакта New York Times басмасы яза. Бу символны, мәсәлән, җырчы Билли Айлиш һәм актёр Марк Руффало таккан иде. Бу кызыл түштамга "Artists4Ceasefire" дигән берләшмәнең символы булып санала.
Әлеге берләшмә — Газзә сызыгында сугышны туктату таләбе белән ачык хатны имзалаган актёрлар төркеме. Президент Дҗо Байденга юлланган бу хатка 400ләп иҗат әһеле кул куйган, алар арасында: Брәдли Купер, Америка Феррера, Кейт Бланшетт, Дрейк, Бен Аффлек, Дҗеннифер Лопез һәм башкалар.

❤12👍2
Татарстан хәрби кардәшлеге Луһанскида 18 яшьлек кызны үтерүдә гаепләнүче Русия каһарманы Ирек Мәгасүмовны яклап чыкты.
Мәгасүмовның яклавы аңа ачылган җинаять эшен антлы утырышчылар (присяжныйлар) карасын дип сораган, тик бу үтенеч кире кагылган. Татарстанның хәрби кардәшлек вәкилләре бу карар белән килешмәвен әйтә, тиешле оешмаларның моңа игътибар итүен сорый.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан

🤮6😢4🤬1💩1🤡1
Казан егетен террорчылыкны финанслауда гаепләп тугыз елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.
Мәхкәмә һәм тикшерү фикеренчә, 21 яшьлек егет 2020 елның маеннан октябренә кадәр Русиядә террорчы дип табылган һәм тыелган "Ислам дәүләте" оешмасы әгъзаларына ярдәм итү өчен Сүриягә акчалар күчергән.
"Мемориал" хокук яклау үзәге шурасы әгъзасы Александр Черкасов аерым алганда террорчылыкны финанслау турындагы җинаять эшләренә фикер белдереп, алар "уйдырмага корылган, чөнки әгәр син узган елга караганда кимрәк хисап бирәсең икән, киләсе елда финанслау да азрак булачак", дигән иде.

😢6🙏2❤1