Одессага булган һөҗүм аркасында 8 кеше һәлак булган.
Украина Баш прокуроры офисы хәбәр итүенчә, шәһәргә һөҗүм бүген сәгать 11дә булган.
"Әлегә 8 кеше һәлак булган дигән хәбәребез бар. 20дән артык кеше яраланган", диелә офис тараткан хәбәрдә.
Шулай ук, сивил инфраструктурага да зыян килгән: сүз торак йортлар, хуҗалык биналары, автотранспорт турында бара. Сугыш кануннарын бозу турында җинаять эше кузгатылган.
Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Бүген — шушы сугышның 751нче көне.
@azatliqradiosi

🤬6💔2👍1
Русиядә президент сайлаулары башланды.
Азатлык Радиосының YouTube-каналында "Кем өчен тавыш бирәсез?" дигән сораштыру оештырган идек. Әлегә нәтиҗәләр әнә шундый.
Шушы сораштыруга калдырылган иң кызыклы фикерләр белән дә танышырга тәкъдим итәбез.

🌚5🤮3💩2😢1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Русиядә өч көнлек президенты сайлаулары бара.
Татарстан түрәләре инде беренче көнне үк тавыш биреп куйды.
Мәскәүдә исә кайбер сайлаучылар протест йөзеннән сайлау тартмаларына ут төртеп карады, ә кемдер зелёнка да түкте.

👍5😁5✍3🙏1
❗️Казанда активист Дмитрий Румянцевка һөҗүм булган.
Румянцев миңа Җәмәгать пулатыннан билгеләнгән күзәтүчеләр һөҗүм итте ди. Ул хакта ул RusNews басмасына сөйләгән.
RusNews язуынча, Четаев урамындагы 1нче йортта урнашкан сайлау бүлгесендә аның янына "Коммунисты России" фиркасеннән "титушка"лар килгән (алар Җәмәгать пулаты таныклыкларын күрсәткән) һәм аны ике тапкыр җилкәсенә суккан.
Полиция активист үзе шикаять иткәннән соң гына нидер эшли башлаган диелә.
#Татарстан

🤬6❤1👍1🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Одессага булган һөҗүм аркасында 8 кеше һәлак булган. Украина Баш прокуроры офисы хәбәр итүенчә, шәһәргә һөҗүм бүген сәгать 11дә булган. "Әлегә 8 кеше һәлак булган дигән хәбәребез бар. 20дән артык кеше яраланган", диелә офис тараткан хәбәрдә. Шулай ук, сивил…
Одессага ясалган һөҗүм аркасында һәлак булган кешеләр саны 16га җиткән.
Алар арасында гади кешеләр, табиб һәм коткаручы бар, дип хәбәр итте өлкә хакимияте башлыгы Олег Кипер. Тагын 55 кеше яраланган.
"Зыян күргән кешеләргә бөтен кирәкле ярдәм күрсәтелә. Иртәгә Одессада һәм өлкәдә матәм көне игълан ителәчәк", – диде Кипер.

😢3🤬1🙏1
Думаның Татарстаннан депутаты биналарны тузудан саклау өчен ясалган ремонт бурычларын яңа фатир хуҗаларына түләттерергә тәкъдим итә.
Кануннарга ярашлы хәзерге вакытта фатирны сатып алган кешегә капиталь төзекләндерү бурычлары гына күчә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Кануннарга ярашлы хәзерге вакытта фатирны сатып алган кешегә капиталь төзекләндерү бурычлары гына күчә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😁3🤡1
Татарстанда 220 авылны су басарга мөмкин.
Хәзер су басудан зыян күрүчеләр өчен 158 вакытлыча яшәү урыны әзерләнгән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Хәзер су басудан зыян күрүчеләр өчен 158 вакытлыча яшәү урыны әзерләнгән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😢5🙏1
Русия мәктәпләрендә җыр дәресләрендә укучыларга Украинадагы сугыш турында җырлар җырлатачаклар.
Мәгариф министрлыгына моны тәкъдим иткән депутат фикеренчә, патриотик җырлар, шул исәптән "махсус хәрби операция" турындагы җырларны өйрәнү балаларда "Ватанга мәхәббәт, иле өчен горурлану хисе" тәрбияләячәк.
Русия хакимияте Украинага каршы башлаган сугышны "махсус операция" дип атый.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Мәгариф министрлыгына моны тәкъдим иткән депутат фикеренчә, патриотик җырлар, шул исәптән "махсус хәрби операция" турындагы җырларны өйрәнү балаларда "Ватанга мәхәббәт, иле өчен горурлану хисе" тәрбияләячәк.
Русия хакимияте Украинага каршы башлаган сугышны "махсус операция" дип атый.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
🤮12👎2😁2🙏1🥱1😭1
РФ юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты.
Бүген шушы исемлеккә түбәндәгеләр өстәлде:
🔸Игорь Липсиц, икътисадчы;
🔸Семён Трескунов, актёр;
🔸Светлана Каверзина, Новосибирскидан муниципаль депутат;
🔸Роман Либеров, режиссер;
🔸Марианна Беленькая, журналист

❤1🔥1🤬1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 16 март, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Сызрань һәм Яңа Куйбышев нефть эшкәртү заводларына дроннар һөҗүме булган. Янгын чыккан, зыян күрүчеләр юк дип хәбәр итте төбәк губернаторы Дмитрий Азаров.
🔸Белгородта дрон юлда барган машинага төшкән, биш кеше яраланган. Һөҗүм Глотово авылында булган. Бу хакта Белгород өлкәсе губернаторы белдерде. Дрон һөҗүменнән Белгородта тагын бер берничә машинага зыян килгән диелә.
🔸Бүген Русиядә президент сайлауның икенче көне. Рәсмиләр мәгълүматынча, Татарстанда тавыш бирү хокукы булганнарның 37,7%, Башкортстанда - 36,66%, ил буенча 35,4% сайлау участокларына килгән.
🔸Кичә Русиядә кимендә 14 участокта сайлау кәгазьләренә төсле сыекча түгелгән. Шулай ук ут төртергә тырышуның 7 очрагы билгеле. Берничә җинаять эше ачылган. Бүген иртән Екатеринбур һәм Красноярски өлкәсендә бюллетеньнәргә сыекча агызырга омтылулар булган. Кичәге очракларны "7x7" басмасы харитага җыйган. https://t.me/horizontal_russia/34557
🔸Бүген Одессада матәм көне. Җомга Русиянең "Искәндәр" ракетлары һөҗүмендә 20 кеше һәлак булды, 70 кеше яраланды. Соңгы бер айда Одессада икенче матәм көне.

👍2✍1
Кичә Прагада русияләр Русия президентын сайлауда катнашып өлгерә алмады
Чехиядә сайлау Русия илчелеге бинасында бер генә көн узды. Җомга, эш көне булуга карамастан, чират йөзләрчә метрга сузылган иде. Күпләр үз тавышларын бирергә өлгермәде, илчелек кичке сәгать 8дә ябылды. Керә алмый калган кешеләр "Оят! Оят!" дип кычкырды.
Шимбә һәм якшәмбе илчелек эшләми.
"Бу очраклылык һәм аерым бер дипмиссиянең теләге генә түгел. Бу Русия хакимиятәренең "Путинга каршы төш вакыты" чарасыннан куркуын тагын бер кат күрсәтә. Җинаятьчел режимга каршы "юк" дип әйтергә килүчеләр артык күп булыр һәм бу пропаганда каналларындагы матур кәртинкәне сызып ташлар дип куркалар", дип язды журналист Фәридә Корбангалиева үзенең телеграм каналында.
Vesna Чехия уздырган экзитпол нәтиҗәләренә караганда, беренче урында Владислав Даванков килә. Аңа сайлаучыларның 66,5% тавыш биргән.
Владимир Путинга - 4,1 %. Бу экзитпол нәтиҗәләре.
🔻 Русия оппозициясе "Путинга каршы төш вакыты" дигән каршылык чарасы игълан итте. Алар сайлау бүлгеләренә 17 мартта сәгать көндезге 12дә килергә чакырды.

Telegram
Пражский Град
Проголосовать против Путина мне, к сожалению, не удалось
Российское посольство в Праге закрылось точно по расписанию — в восемь вечера, и большое количество проживающих в Чехии россиян, простоявших в очереди несколько часов, не смогли исполнить свой «гражданский…

👍5💩2✍1🤮1
Белгородка бүгенге һөҗүмдә ике кеше һәлак булган, өч кеше яраланган
Шәһәр күгендә 8 ракет бәреп төшерелгән. Бер ир йөк машинасы рулендә барганда һәлак булган. Бер хатын-кыз ишегалдына этләр ашатырга чыккач үлгән. Аның улы һәм тагын ике кеше яраланган.
Белгородта 7 күпкатлы йортта тәрәзәләр ватылган, 15 машинага зыян килгән.
Болар хакында өлкә губернаторы Вячеслав Гладков хәбәр итте. Азатлыкм мәгълүмантны бәйсез чыганаклардан тикшерә алмый.

🤬1
Надеждинның Уфадагы штабы җитәкчесе Аким Туктаровны университеттан куганнар
"Сәяси сәбәпләр белән кабул ителгән карар. Уку йорты мине чыгару турында ике атна алдан белдерергә тиеш, ә алар җомга гына гына әйттеләр. Имеш, миңа ниндидер сораулары бар. Яллар алдыннан, мин берни дә эшли алмас өчен шушы көнне көткәннәр. Фәрман өлгесендә мин юк идем", дигән студент "Аспекты"га.
Туктаров сүзләренчә, рәсми рәвештә аны укудагы бурычлары өчен куганнар. "Минем җиде предметтан бурыч бар иде, ләкин уку йортыннан 10ннан артык булганда гына чыгаралар. Мәсәлән, 14 бурычы булган кешегә тимәгәннәр", ди ул.
Надеждинның Уфадагы штабында моны тәнкыйтьләп чыктылар. "Штаб исеменнән шуны истә тотарга чакырабыз: фәрманнар гына үтәүче иң тыныч бюрократ та явызлыклар кыла ала. Кызганычка, университет җитәкчелеге әлеге явызлыкның бер өлеше булып чыкты. Русия ирекле булачак!" диелгән белдерүдә.
🔻Борис Надеждин "Гражданская инициатива" фиркасеннән бара иде, ул ачыктан-ачык сугышка каршы карашта торды һәм халык алдында инде бишенче тапкыр президент булырга җыенучы Владимир Путин сәясәтенә каршы чыгышлар ясады. Ул сайлауга үткәрелмәде.
Тулырак Азатлыкта укыгыз.

Азатлык Радиосы
Надеждинның Уфадагы штабы җитәкчесе Аким Туктаровны университеттан куганнар
Студент бу карар "сәяси сәбәпләр белән кабул ителгән" дип саный.
👍4🤬1🙏1
Башкортстанның Иглин авылында урнашкан 2014нче сайлау участогында 15 мартта узган сайлауларны гамәлсез дип тануны сорыйлар.
Участок сайлау комиссиясе әгъзасы Амалия Хисмәтуллина өйдән-өйгә йөреп тавыш җыюда канун бозулар булган дип белдерә.
Ул бу хакта Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенә рәсми белдерү җибәргән дип яза "Аспекты".
Хисмәтуллина сүзләренчә, участоктан тыш башка урында тавыш бирүгә 37 гариза килгән, ә тартмадагы бюллетеньнәр саны 71 булган.
15 мартта 20:35 сәгатьтә Амалия Хисәмтуллина җибәргән белдерүдә башка хокук бозулар да күрсәтелә:
"Инструкцияне бозып, өйдән-өйгә йөртелүче тартмадан бюллетеньнәрне шунда ук КОИБка (бюллетеньнәрне санаучы комплекс) ташладылар. Сейф-капчыклар юклыкка сылтандылар. Тавыш бирүне гамәлсез дип тануны сорыйм".
Тикшереп чыгу өчен аңа шулай ук сайлаучылар исемлеге язылган китапны да бирмәгәннәр.
Соңрак ул тагын бер шикаять җибәрә. Өйдә сайлаучылар исемлегендә "бинадан тыш башка урында сайлады" дигән тамга куелмаган ди ул.
"21:58 минутка җавап килмәде. Сейф пломбаланмады, сайлаучылар исемлегенә тамгалар куеп чыгу һәм гаризаларны язып бетерү өчен участок сайлау комиссиясе (УИК) әгъзасын көтәләр. Участок сайлау комиссиясе эш вакыты тәмамлануга карамастан, УИК сәркатибе сайлаучылар исемлеген тутыра башлады. Шулай ук бер йортта исемлектә булмаган кеше тавыш биргән", дигән ул.
Русиядә 15-17 мартта президент сайлау уза.

👍2👎1🔥1💩1🙏1
"Кырымдагы үзгәрешләр кырымтатар халкының киләчәге өчен һәлакәткә тиң"
Кырымда узган канунсыз референдумга бүген ун ел тулды. 2014 елның 16 мартында оештырылган тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп, Русия хәрбиләре Кырымны үз кулына алгач уздырылды. Рәсми Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип атады. Мәскәү исә шушы тавыш бирү нәтиҗәсенә таянып Кырымны аннексияләде.
Ун елда Кырымда нинди үзгәрешләр булды, кырымтатар халкына алар ничек тәэсир итте. Шулар хакында кырымтатар активисты белән сөйләштек.
"Кырымнарга, кырымтатарларларга Кырымдагы соңгы үзгәрешләрне күрәсезме, тормышыгыз яхшырдымы, сезгә ошыймы дигән сорауларны соңгы вакытта даими биреп торалар. Әгәр бу сорауларны гади кешегә бирсәң, ул каядыр мәктәп төзелгәнен, асфальт салынганын, урамнарда утлар яндырылганын әйтер. Бу көнкүреш үзгәрешләрне бу җирләрне үзенә "кушкан" ил яхшы ният белән килгәнен күрсәтү өчен эшләгәнен аңларга кирәк.
Ә менә кырымтатар мәсьәләсе белән шөгыльләнгән кешеләр күзлегеннән караганда, Русия килгәннән соң Кырымда ун елда булган үзгәрешләр кырымтатар халкы, аның киләчәге өчен һәлакәтле һәм коточкыч. Бу үзгәрешләр халыкның киләчәгенә юлларны яба. Ни өчен? Чөнки ил башы Путин, Кырым — элек-электән урыс җире, хәттә урыс дөньясы яралган урын дип сөйли. Аның мондый сүзләре бит үзе үк этноцид (этник төркем, милләтне юк итү) элементы булып тора", ди ул.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Монысы көзге сылтама.

Кырымда узган канунсыз референдумга бүген ун ел тулды. Шушы ун елда Кырымда нинди үзгәрешләр булды, кырымтатар халкына алар ничек тәэсир итте. Шулар хакында кырымтатар активисты белән сөйләштек.
👍4😢4🤬1🙏1
Әйдә!Online проектында башкорт теле курсының икенче дәресе дөнья күрде!
Бу дәрестә үз-үзеңне таныштыру һәм саннар өйрәнәбез.
➡️ https://www.azatliq.org/a/32855688.html (Русиядә VPN белән эшли)
➡️ көзге сылтама (тест эшләмәскә мөмкин)

"Башкирский с нуля": Урок 2 – Танышыу һәм һандар (Знакомство и числа)
Продолжаем курс башкирского языка с нуля! Сегодня поговорим о знакомстве на башкирском языке и изучим башкирские числа.
❤4👍3
🔖 Азатлык архивыннан Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләре турында тарихи язма
Француз галиме Александр Беннигсен мәкаләсенә нигезләнгән бу тапшыруда Мәрҗанинең тарих белеменә керткән хезмәтләре турында Гариф Солтан сөйли.
Азатлык архивыннан бу язмалар интернетта беренче тапкыр чыга. Башка язмаларны безнең сайтта тыңлагыз. Лайк куярга һәм язма белән уртаклашырга онытмагыз!
#Азатлыкка70 #архив

❤9👍2