Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Истанбулдагы Русия баш консуллыгы бинасы янында Грузия ватандашы Мариам (Мәрьям) Песвианидзе үзенең Русия чит ил паспортын яндырды

Төркиянең Истанбулдагы Русия баш консуллыгы янында бүген су буе чират. Кешеләр консуллыкта 17 мартта гына узучы Русия президентын сайлауда тавыш бирү өчен сәгатьләр буе чират тора.

Мариам Песвианидзе да Русия президентын сайлауда тавыш бирү өчен озын чиратны узып, илчелек янына җиткәч, паспортының берничә битен күрсәтә һәм документына ут төртә. Активистны җирле полиция тоткарлаган, дип яза SOTA басмасы.

SOTA хәбәр итүенчә, Песвианидзе инде ун елдан артык Русиядә яшәми, аның Грузия ватандашлыгы бар.

@azatliqradiosi
🔥5👍2✍1
Җырчы Радик Юльяшкин Чаллыда «Элвин Грей» музеен ачкан.

Бу хакта ул үз ВКонтакте битендә язган.

"Анда минем барлык сәхнә костюмнарын, истәлекле бүләкләрем саклана, шулай ук монда тавыш яздыру студиясе урнашкан", дигән ул.

Музей шәһәр читендәге "Медвежий угол" дигән базада урнашкан.

▪️Хәтерләсәгез, элегрәк Юльяшкин Русиядәге концертларын кичектереп, Донбасска Украинага каршы сугышучы Башкортстан хәрбиләре алдында чыгыш ясарга барган иде. Социаль челтәрләрендә концертларын күчерүен “мин башка җирдә кирәк” дип язды. Юльяшкин Донбасска Башкортстан парламенты башлыгы Константин Толкачев белән барды.

▪️Соңрак ул үзенең Инстаграм сәхифәсендә Донбасста үзен урыс булып хис итүен әйтте.

▪️Шулай ук Элвин Грей дүрт елга хөкем ителгән тәнкыйтьләп чыккан иде.

@azatliqradiosi
🤡19🤮3🤣2👍1👎1🗿1
Русия басып алган Кырымда хакимият кырымтатарларның сайлауларда катнашуын аеруча да зур игътибар белән күзәтә.

Акмәчеттәге кырымтатарлар эшләгән бюджет оешмасында хезмәт итүче Ленур әфәнде Русия президентын сайлау турында: "Безне 15 мартта эштән иртәрәк җибәреп, катгый рәвештә шул ук көнне барып тавыш бирергә, үрнәк күрсәтергә тиешсез, диделәр" дип сөйләде. Аларга сәгәть көндезге 12дә хисап алачакларын әйткәннәр.

Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬3❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 18нче март. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Русия президенты сайлауларында Владимир Путин 87,33% тавыш җыйган дип хәбәр итә Үзәк сайлау комиссиясе. Шушы минутка протоколларның 99,5%ы эшкәртелгән. Шул ук вакытта чит илдәге сайлау бүлгеләрендә Путин 59% җыйган. Татарстанда Путин — 88,74%, Башкортстанда — 90,96% җыйган.

🔹Путин Алексей Навальныйны — аның үлеменә берничә көн кала — чыннан да алмаштырырга ризалык биргән идем диде.

🔹Украинаның энергетика министры Герман Галущенко ил хакимиятләре Русиянең "Газпром" компаниясе белән газ транзиты турындагы килешүне озайтырга җыенмый дип белдерде.

🔹Ислам дөньясында Рамазан ае дәвам итә. Мөселманнар ураза тота. Бүгенгә авыз ачу (ифтар) вакытлары: Казан — 17:54, Чаллы — 17:41, Уфа — 19:26, Төмән — 18:48, Мәскәү — 18:40.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
🤬5✍1👍1🔥1
Шулай итеп, тавыш бирүнең беренчел нәтиҗәләре:

Путин Татарстанда — 88, Башкортстанда 90 проценттан артык тавыш җыйган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан #Башкортстан

@azatliqradiosi
🤮14🤣7🤔4
"ОВД-Инфо" мәгълүматынча, Русия президенты өчен тавыш бирүләр вакытында Русиянең 21 шәһәрендә йөздән артык кеше тоткарланган.

Иң күп тоткарланучылар — Казанда, кимендә 28 кеше диелә.

Уфада 1 кешене тоткарлаганнар: Булат Халиков бюллетень тартмасына Навальный фотосын салмакчы булган.

Менә шундый хәлләр.

#Татарстан #Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬7👍2
Русия президенты өчен тавыш бирү Украинадан басып алынган төбәкләрдә һәм аннексияләнгән Кырым белән Акъярда (Севастополь) да барды.

Көнбатыш илләре оккупацияләнгән җирләрдә сайлау уздыруны хөкем итеп чыкты. Андагы тавыш бирүләрнең нәтиҗәләрен танымаячаклар. Бу төбәкләрдә яшәүчеләр тавыш бирергә мәҗбүр итеп, басым ясадылар дип сөйләде.

Сайлаучыларның хокукларын яклаучы "Голос" хәрәкәте тавыш бирүләр барышында да, тавышларны санаганда да күп санлы хәрәмләшүләр булуын язды. Ә президент кампаниясен хәзерге Русия тарихында "иң эчтәлексезе иде" дип атады.

@azatliqradiosi
✍1❤1
"Халыкны көчләп заводлардан эшне ташлатып, автобус белән алып килделәр, бу Чаллыда булды. Куркыттылар эштән куабыз дип, премияләрне кисәбез дип. Безнең, үзегез беләсез, кредитлар, ипотекалар. Дәүләт БЕЗНЕ наркотикка утырткан шикелле булды. Картлар балаларына ипотека түләр өчен тырыша."


"Ышанып булмый бу әкияткә."

"Ничек бер дебатларда катнашмаган, сайлау программасын төземәгән, һәм сүзендә тора алмаган кеше чынлап җиңә алсын инде?! Чын сайлауларга андый кандидатны якында китермәсләр иде. Җиңсә дә, аның җиңү чын җиңү түгел бит, шуңа күрә ул аның авторитеттын күтәрми, ә, киресенчә, төшерә генә. Чаушеску, шулай ук, үзенә җиңүне ясап куйды, ләкин ул барыбер чынлыкта җиңелде һәм әле андый ялган җиңү өчен үз гомерен бирде."


"Аллаһыга шөкер, бездә сайларлык кешеләр бар, берсе дә туксанга чыккан картлар түгел, Аллаһыга мең шөкер, бик рәхәт яшибез, житмәгән кешегә житми инде ул беркайчан да, Җәбраил фәрештә төшеп үзе кулында тоттырса да, биреп бетермәдең ди. Ил җитәкчеләребезгә Аллаһы Тәгалә хәерле ярдәмнәрен бирсен."


Азатлык Радиосының социаль челтәрләрендә сайлау нәтиҗәләре турында әнә шундый фикерләр дә бар. ☝🏼

@azatliqradiosi
👍4✍1❤1
Башкортстан белән Татарстан халкы Путин өчен тавыш биргән көннәрдә (һәрхәлдә рәсми саннар шуны күрсәтә) ике республикага да Путин режимы башлаган сугышта үтерелгән ирләрнең мәетләре кайта торды.

Мәсәлән, 16 мартта Башкортстанның Мәләвез районында Украинадагы сугышта һәлак булган Рәмзис Вәлиевны күмделәр.

Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 1665 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 37се — Мәләвез районыннан. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — әлеге сугышның 754нче көне.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
💔1
Путин Навальныйның үлеменә фикер белдергәндә аны фамилиясе белән атады.

Навальныйның үлемен ул "күңелсез вакыйга" диде һәм аны чынлап та алмашу турында сөйләшүләрен әйтте. Тик Русиягә кире кайтмасын дигән шарт булган.

Путин Навальныйны фамилиясе белән ул үлгәннән соң гына атады дип искәртелсә дә, аны 2013 елда, исән чагында да бер тапкыр исеме белән атаган булган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬1
Русиядә президент сайлау тәмамланды. Тавыш бирүләр беренче тапкыр өч көн — 15-17 мартта узды.

Татарстанда сайлау көчле контроль астында оештырылды. Республикада халыкны машина уйнатып, ташламалы ярминкә оештырып һәм башка чаралар аша җәлеп итәргә тырыштылар.

Соңрак Навальный такымы игълан иткән "Путинга каршы төш вакыты" ("Полдень против Путина") дигән каршылык чарасына ныклап көрәшергә керештеләр, активистларны сайлау урынына барып җиткәнче үк кулга ала башладылар.

Сәясәт белгече Аббас Галләмов Татарстан Мәскәүгә ярарга тырышты дип белдерде. "Татарстанда хакимиятнең нервылары бирешә. Күрәсең, алар эшләр барып чыгар дип өметләнгәндер, Мәскәүгә хезмәт итәргә теләгәндер — барып чыкмады", дип язды ул.

Азатлык Радиосы республикада сайлауның ничек узуына күзәтү ясады. Мәкаләне 👉 монда укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍2🤔2😢1🤣1
Узган атнаның җомгасында, 15 март көнне Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваның сак астында тотылуына төгәл 150 көн булды.

Аның якыннары - ире, "Настоящее время" каналы мөдире Павел Буторин һәм ике кызы узган атнада АКШ Дәүләт департаменты, Конгрессы һәм Дәүләт иминлеге шурасы вәкилләре белән очрашты.

"Без кызлар белән нәрсә көтәргә дә белмичә Вашингтонга килдек, әмма биредән АКШ хөкүмәте һәм сүз иреген яклаучылар Алсуны кайгырта һәм аны азат итү өчен көрәшәчәкләр дигән ныклы ышаныч белән китәбез. Дәүләт департаменты тиздән Алсуны "канунсыз тоткарланган" дип игълан итәр дип өметләнәбез, бу аны азат итү өчен АКШ хөкүмәтенең бөтен ресурларны да тулысынча куллана алуы өчен кирәк. Алсу бернинди начар әйбер эшләмәде, аны бары тик Америка ватандашы булганга гына тоткарлап торалар", диде Павел Буторин.

▪️20 февральдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны 4 апрельгә кадәр сак астында калдыру турында карар чыгарды.

@azatliqradiosi
😢8🙏2🥰1🤮1💔1
Европаның кайбер шәһәрләрендәге һәм Израилдәге сайлау бүлгеләрендә Русия президентына "Яңа кешеләр" ("Новые люди") фиркасеннән намзәт Владислав Даванков җиңгән.

Русия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматынча, Даванков Владимир Путинны Лондонда, Һаагада, Вильнюста, Копенһагенда, Варшауда, Праһада, Братиславада, Будапештта, Загребта, Мадрид һәм Барселонада, Ереванда, Иерусалимда һәм Һайфада, Подгорицада узып киткән.

Тулырак 👉монда укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍1😢1
Танылган башкорт активисты Фәнзил Әхмәтшин "Баймак эше" хакында "Вконтакте"дагы үз аккаунтында зур белдерү белән чыкты.

Ул бу низаг Русия һәм Владимир Путин дошманнары файдасына эшләнә дип саный һәм ике якны да уртак фикергә килергә чакыра.

Шул ук вакытта Әхмәтшин Литвада яшәүче мөһаҗир башкорт активисты Руслан Габбасовны низагны куертуда гаепләде.

Руслан Габбасов үзенең Telegram каналында Фәнзил Әхмәтшин постына җавап кайтарды. Ул "диктатура һәм куркыныч репрессияләр барган илдә" мондый белдерү ясалуына гаҗәпләнмәвен әйтте. "Хакимият һәм куәт структураларының кешегә басым ясар яки сындырыр өчен нинди методлар куллануын яхшы аңлыйм", дип ул Әхмәтшинга басым ясалуын искәртте.

Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥2✍1❤1👍1
Башкортстанда Агыйделнең үрге агымында суның биеклеге уртача күрсәткечләрдән 40-70 сантиметрга артыграк күтәрелергә мөмкин.

Бу хакта Башкортстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Анна Козаева әйтте, дип яза "УфаСитиНьюс".

Аның әйтүенчә, Белорет, Уфа һәм Стәрлетамакның түбәнрәк урнашкан урыннарында торак пунктларны су басарга мөмкин.

Елгалар боздан өч-биш көнгә соңарып, якынча 9-14 апрельдә арчыла башлар дип көтелә, дигән җитәкче.

@azatliqradiosi
😢1
Уфаның Совет районы мәхкәмәсе Булат Янгировны гаскәрне "кимсетү"дә гаепле дип табып, аңа 45 мең сум штраф салган.

Эш материалларыннан күренгәнчә, ул "Фирма Мир" тукталышында торган чакта "Мир" сәүдә үзәге бинасына буяу белән язган. Нәрсә дип язуы әйтелми.

Ир тоткарланганнан соң үзен медпунктка алып китүләрен сөйли, анда аның тән җәрәхәтләре юк дигәннәр. Әмма адвокаты һәм әнисе белән баргач, башка медицина оешмаларында бөтен тәнендә күпсанлы бәрелгән урыннар булуы ачыкланган.

Адвокаты әйтүенчә, Янгиров җәфалауларны туктату өчен үзенә каршы күрсәтмәләр биргән.

Полиция хезмәткәре исә башкача аңлата. Янәсе Янгиров сорау алган вукытта бөтенесен җентекләп сөйләгән. Аңа дусты мең сум акча эшләргә тәкъдим иткән, моның өчен Башкортстанда протест белдерүчеләрне хуплап буяу белән берәр күренә торган урынга теләсә нинди сүз язарга кирәк булган. Мөгаен Баймактагы протестлар күз уңында тотыладыр. Полиция хезмәткәре әйтүенчә, Янгиров бу эшне эшләгән һәм дустыннан мең сум алган.

Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🙏2👍1🤬1
❗️Русия юстиция министрлыгы Төркиядә теркәлгән Russians Against War Antalya-не «теләнмәгән оешма» дип тамгалады.

Оешма Төркиядә һәм аннан читтә Украинадагы сугышка каршы булган Русия активистларын берләштерә, украин качакларына һәм Украина кораллы көчләренә булыша, сугышка каршы форумнар һәм хәйрия чаралары үткәрә.

@azatliqradiosi
🤡1
Бүген Кырымның аннексияләнүенә төгәл ун ел тулды.

2014 елның 18 мартында Русия президенты Владимир Путин Кырым белән Акъяр (Севастополь) Русиягә кушылачак дип белдерде. Ул Кырымда уздырылган референдумның нәтиҗәләренә сылтанды. Тавыш бирүләрне исә ярымутрауны Русия гаскәрләре үз контроленә алганнан соң, Украина кануннарына каршы килеп үткәрделәр. Кырым аннексиясен дөньядагы илләрнең күпчелеге танымады.

Кырымны аннексияләүгә 10 ел тулу уңаеннан Amnesty International хокук яклау оешмасы белдерү чыгарды һәм Русия хакимиятләрен кичекмәстән Кырымда халыкара һуманитар хокукларны, кеше хокукларын бозудан туктарга чакырды.

Хокук яклаучылар әйтүенчә, Кырымны басып алганнан бирле Русия ярымутрауның этник составын үзгәртергә омтыла, украин һәм кырымтатар җәмгыятьләрен бастырмакчы була. Белдерүдә кырымтатарларга һәм башка мөселманнарга террорчылыкта гаепләүләр белән золымнар кылынуы искәртелә. Хокук яклаучылар аларны нигезсез дип саный. Шул рәвешле, Кырымда яшәүче 100дән артык кеше мәхкәмәгә бирелгән диелә. Белдерүдә журналистларны эзәрлекләүләре турында да әйтелә.

Тулырак ➡️Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса ➡️монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤3👍1💔1