Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстан хакимиятләре саклану комплексы оешмаларында эшкә яшьләрне һәм 14 яшьтән башлап үсмерләрне җәлеп итәргә ниятли.

Документ өлгесеннән күренгәнчә, 14-18 яшьлек үсмерләргә эшкә урнашуны җиңеләйтәчәкләр һәм укудан тыш буш вакытларында заводларда эшләргә рөхсәт итәчәкләр.

Програм авторлары искәртүенчә, Татарстанда яшь эшчеләр җитми. Моңа беренчедән 1990 елларда туучылар саны кимүе йогынты ясый, ә икенчедән яшьләр хәзер эшләргә барасы урында ешрак "гомуми, урта һөнәри һәм югары белем алуны хуп күрә".

🔺Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Шахед" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр. Аларның күбесе – балигъ түгел. Бу хакта "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube-каналы тикшеренүендә әйтелә.

@azatliqradiosi
👎3🤬3🔥1
⚡️Казанның Авиатөзелеш районында сирена тавышлары ишетелә, заводлардагы эшчеләр бомбадан яшеренү урыннарына төшә дип яза "Еду в Татарстан" телеграм каналы.

Моннан тыш Казан һава аланы очышлар өчен ябылган. Бу хакта берничә телеграм канал яза. Омски-Казан очкычы Самарга җибәрелгән.

@azatliqradiosi
🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Су ләүкәгә кадәр диярлек җиткән... Быел су куркыныч, әллә ничек котырып килә... Безнең районда бер гидролог та юк!.." Оренбур өлкәсе Сарыкташ районының Биктимер һәм Кабан авыллары су астында калырга мөмкин. Хатыннар авылдан чыгып киткән, анда ирләр генә…
Көн язмасы: Оренбурның татар авыллары су һәлакәтенә каршы үзләре көрәшә

Оренбур өлкәсе Сарыкташ районының Биктимер һәм Кабан авыллары су астында калырга мөмкин. Хатыннар авылдан чыгып киткән, анда ирләр генә калган. Алар авылны саклый, әмма бүген-иртәгә су тагын күтәрелсә, безгә дә китәргә туры киләчәк, диләр.

— Арыдык бу сулардан. Барысы да Орски хәлләрен күзәтте, без дә. Бу һәлакәт безгә дә килеп җитмәсә ярар иде дип дога кылдык, әмма Сакмар елгасы которып шушы көннәрдә ташый башлады. Авылга су тулды. Каядыр көймәләрдә йөрибез, каядыр озын итекләр белән, — дип сөйли Биктимердә туып-үсеп, гомер иткән татар хатыны (исемен иминлек өчен атамыйбыз - ред.) — Малларны чыгарып бетердек, таударак урынга илттек. Тавык, этләрне дә харап булмасыннар өчен алдан коткардык.

Тулырак👉Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥3😢1🐳1
Чәршәмбе иртән Русия хәрбиләренең Украинаның Чернигов төбәгенә ракет һөҗүмендә ким дигәндә ун кеше һәлак булган, 20гә якын кеше яраланган.

Бу хакта җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә. Өлкәнең хәрби хакимияте җитәкчесе Вячеслав Чаус әйтүенчә, ракетлар "Чернигов үзәгенә диярлек" җибәрелгән.

Хәзерге вакытта җимерекләр астында калган кешеләрне коткару эшләре дәвам итә.

Чернигов шәһәре Украинаның төньягында, фронт сызыгыннан ерак урнашкан. Русия армиясе аны 2022 елның февраль-март айларында басып ала алмады, аннары шәһәрдән чигенде. Шул вакыттан бирле шәһәргә берничә тапкыр ракет һөҗүмнәре ясалды.

@azatliqradiosi
😢2
⚡️Бүген якынча сәгать 11:20дә Татарстан өстендә дрон бәреп төшерелгән.

Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итте.

"Киев режимы очкыч төрендәге дрон кулланып Русиядәге объектларга террорчыл һөҗүм ясамакчы булды, сәгать 11.20дә бу булдырылмый калды. Украин пилотсыз очкычы һава һөҗүменнән саклану чаралары ярдәмендә Татарстан республикасы җирләре өстендә юк ителде", диелә министрлык хәбәрендә.

Хәбәрне альтернатив сылтама буенча укый аласыз.

▪️Иртән Казан һава аланы очышларны туктаткан иде.

▪️Казанның Авиатөзелеш районындагы боралак һәм авиация заводы эшчеләр бомбадан саклану урыннарына җибәрелде.

@azatliqradiosi
😁3👍1🤪1
Татарстан премьер-министры урынбасары, Дөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән аннексияләнгән Кырымга барган.

Ул монда кырымтатар активистлары белән очрашкан. Бу хакта Дөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

▪️2014 елның 18 мартында Русия президенты Владимир Путин Кырым белән Акъярны (Севастополь) аннексияләде. Ярымутрауда Русия гаскәрләре контролендә референдум үткәрелде. Ул Украина кануннарына каршы килде. Кырым аннексиясен дөньядагы илләрнең күпчелеге танымады.
▪️Русиянең бу баскынчы сәясәтен алып баруда Мәскәү Татарстанны актив кулланды. Башта Казаннан килгән 50ләп артист Акмәчеттә һәм Русия хәрби бүлегендә концертлар куйды. Татарстан депутатлары Кырымда Русияне мактап Мәскәү сәясәтен агитацияләп йөрде. Мөфтиләр дә бу сәясәткә буйсынып ярымутрауга килде.
▪️Кырымда иң актив эшне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Ул фетнәчеләр хөкүмәте белән килешүләр имзалады. Шулай да Миңнехановның төп бурычы — Русия аннексиясенә каршы күтәрелгән кырымтатарларны тынычландыру иде. Татарстан президенты Милли Мәҗлесе вәкилләре белән очрашты, кырымтатарларның Корылтаенда чыгыш ясады.

@azatliqradiosi
💩3👍2🤡2❤1
Мәскәүдәге Асадуллаев йорты Татарстан Республикасы милкенә тапшырылачак

Тарихи Асадуллаев йортын Татарстан карамагына тапшыру карары турында Татарстан Республикасының Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин хәбәр итте.

Әхмәтшин белдерүенчә, хәзерге вакытта Русия Президенты идарәсе милкендә булган бинаны якын арада Татарстанга тапшыру өчен кирәкле документлар әзерләнә.

Асадуллаев йортының даими резиденты – Мәскәү татар милли-мәдәни мохтарияте. Йөз ел элек яшәгән азербәйҗан баеның йорты хәзер татар мәдәнияте үзәге буларак хезмәт итә. Йорт 1914 елда тарихи Татар бистәсе территориясендә (Замоскворечье административ бүлгесе) архитектор Владимир Краузе проекты нигезендә төзелә.

2003 елда татар мохтариятенә бирелгәннән бирле, әлеге йорт өчен Мәскәү татар оешмалары арасында еш кына низаг кубып торды.

Биш ел элек Азатлык бу йортның тарихы турында тарихчы Әхтәм әфәнде Галимов белән сөйләшкән иде.

@azatliqradiosi
❤8👍4✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Бүген якынча сәгать 11:20дә Татарстан өстендә дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итте. "Киев режимы очкыч төрендәге дрон кулланып Русиядәге объектларга террорчыл һөҗүм ясамакчы булды, сәгать 11.20дә бу булдырылмый калды.…
✈️Казан халыкара һава аланы янә эшли башлаган.

Бүгенге тәнәфестән соң беренче булып Казан-Екатеринбур очкычы очып киткән. Иртәнге сәгать 8дә очасы рейс һавага 13:13тә генә күтәрелгән. Шуннан соң Казан-Петербур рейсы очып киткән.

Казанга иртәнге якта һәм көндез киләсе очкычлар да хәзер Татарстан башкаласына юл тота: аерып алганда Мәскәү белән Петербурдан берничә борт шушы мизгелдә Казанга очып бара.

Ә менә Омски белән Дүшәнбедән Казанга очкан очкычлар һава аланы ябылып тору сәбәпле Самарда утырырга мәҗбүр булган.

Татарстан башкаласыннан Калининград, Сочи, Оренбур, Минеральные Воды, Новосибирскига очасы рейслар әле дә Казанда.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍1😁1
Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика Мәскәү контролендә яшәргә мәҗбүр булуы турында белдерде.

Бу хакта ул кичә Камал театрында Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевне искә алу кичәсендә чыгыш ясаганда әйтте.

Парламент рәисе 90нчы еллар белән бүгенге чорны чагыштырды.

"Үзебез генә карар кабул итә идек, ләкин Мәскәү бар иде бит әле. Хәзер дә бар. Алар карыйлар: бу ничек, туры килми, Конституциягә моны кертмәгез, диләр. Шуннан соң Разил белән Мәскәүгә Югары шурага, башка җитәкчеләргә китә идек. Мин Разилгә таянып бара идем, безнең фикер бер булгач, ризалык алып кайта идек. Менә нинди авыр заманалар булган. Хәзер дә җиңел түгел. Сугыш бара, яшьләребезне югалтабыз"

диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, 1990нчы еллардагы депутатлар төркеме — аеруча алар арасындагы иҗат әһелләре — "татарның милләт булып сакланып калуы" өчен эшләде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤11🤡3👍2🔥2
Казан циркында дөньяда беренче театраль-цирк спектаклен әзерлиләр.

Ул татар шагыйре Габдулла Тукай әкиятләре һәм шигырьләренә нигезләнгән һәм "Печән базарында" дип атала.

Спектакль режиссеры һәм куючысы Илгиз Зәйниев сүзләренчә, шагыйрь Тукай төшендә циркта булуын күрәчәк, ул биредә үзе иҗат иткән бөтен каһарманнар белән очрашачак.

Төп рольдә, Габдулла Тукай булып "Алтын битлек" җиңүчесе, биюче һәм балетмейстер Нурбәк Батулла һәм Камал театры актеры Артур Шәйдуллин уйнаячак.

Тукайның мәхәббәте - Зәйтүнәне исә Татарстанның атказанган артисты, җырчы Эльмира Кәлимуллина башкарачак.

@azatliqradiosi

Спектакльнең цирк өлешен Казан, Мәскәү һәм Мински циркларыннан артистлар башкарыр дип көтелә.
👍4😁2
❗️Яңа Мәскәүдә бульдозерлар белән җимерелгән "Әбү Бәкер" мәчете урынында яңа гыйбадәтханә төзергә телиләр.

Бу хакта бүген Мәскәү мөфтие Илдар Әләветдинов белдерде.

Иң элек ул Троицкидагы мәчетне мәхкәмә карары нигезендә җимерүләрен раславын белдерде. Аныңча, мәчет бинасы төзелеше канун нигезендә рәсмиләштерелмәгән булган.

"Диния нәзарәте бу мәсьәләне хәл итәргә тырышты. Кызганыч, төзелешнең беренче этабына канун таләпләре үтәлмәгәнгә күрә уңай нәтиҗәгә ирешеп булмады"

диде ул.

Мәскәү мөфтие фикеренчә, мөселманнар бу урында яңадан мәчет төзергә тели.

16 апрельдә Яңа Мәскәүдә бульдозер "Әбү Бәкер" мәчетен җимерде. Бу мәчет 2020 елда мөселманнар көче белән төзелә башлаган. Якын микрорайоннарда чыгышы белән Русиянең Төньяк Кавказ төбәкләреннән булган кешеләр күп яши.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤨3👍1👎1🤡1🤪1
Европа шурасы парламент ассамблеясе (ПАСЕ) резолюция кабул итте.

Документта Русиянең туңдырылган мөлкәтен махсус фондка тапшыру тәкъдим ителә, ә бу фонд соңрак аларны Украинаны торгызуга җибәрә алачак. Әлеге карарны утырышта катнашкан 134 вәкил бертавыштан хуплап тавыш биргән.

Тулырак➡️ монда, ачылмаса ➡️монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👏6🔥1
Путин белән бер курста укыган Ирина Подносованы Русия Югары мәхкәмәсе рәисе итеп куйганнар.

1970 елдан 1975 елга кадәр ул да булачак президент кебек үк Ленинград университетының юридик факультетында "хокук белеме" белгечлегенә укыган.

Русия югары мәхкәмәсенең элекке рәисе Вячеслав Лебедев быел 23 февральдә үлгән иде.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤮9💩3😁2👍1🤬1
❗️Оманда көчле яңгыр аркасында балалар үлгән.

Ә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә мондый яңгырлар соңгы 75 елда беренче тапкыр күзәтелә.

Шул ук вакытта бу атнада, 20 апрель көнне, татарлар Дубайда Сабантуй уздырмакчы була...

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#татарлар

@azatliqradiosi
😢5🐳3
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

2022 елда башланган сугышта Әлшәй районыннан Марсель Низамов һәлак булган.

Аны 16 апрельдә туган ягында җирләделәр. Марсельгә 39 яшь булган, ул Себергә китеп эретеп ябыштыручы булып эшли торган булган, әмма 2023 елда үз теләге белән Украинадагы сугышка китеп барган. Быел 28 гыйнварда һәлак булган.

Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 1880 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 25е — Әлшәй районыннан. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — әлеге сугышның 784нче көне.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😭3👍2🤯1
Песков Русиянең сугыштагы югалтулары турындагы мәгълүматны нигә чыгармауларын аңлатты.

Күптән түгел ачык чыганаклар аша ВВС белән "Медиазона" журналистлары һәм волонтёрлар Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Русиянең кимендә 50 меңнән артык хәрбие һәлак булуын ачыклаган иде. Песковтан Кремль бу мәгълүматны раслый аламы дип сораганнар.

Нәрсә дип җавап биргән Путинның сүзчесе? 👉 Монда бас та укы.

@azatliqradiosi
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Көннең төп вакыйгасы: бүген Татарстанда тагын бер дрон бәреп төшерелде.

Русиянең саклану министрлыгы аны Украина җибәргән пилотсыз очкыч диде. Дәүләт медиалары дрон Алабуга районында бәреп төшерелде дип язып чыкты.

Һавадан һөҗүм була ала дип Казанның һәм Чаллының халыкара һава аланнары берничә сәгать эшләми торды. Бу — Русия Украинага каршы сугышын башлаганнан бирле — Татарстанга оештырылган икенче һөҗүм.

Исегезгә төшерәбез: 2 апрель иртәсендә дә Алабуга белән Түбән Камага пилотсыз очкычлар килеп төшкән иде. Алабугада дроннар җитештерелә, Русия бу дроннарны Украинадагы сугышта куллана, шушы дроннар белән украин шәһәрләрен утка тота.

Төрле экспертлар Украинаның Алабугадагы дрон җитештерү цехларын утка тотарга тулы хокукы бар дип сөйләгән иде.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 784нче көне.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😁3👍2☃1
Казан укучылары өчен татарча Qazan Quiz уеннарында 300ләп укучы катнашты 💚

Укучыларга татар теле, әдәбият, мәдәнияткә бәйле сораулар, биремнәр тәкъдим ителде.

Чара "Мин татарча сөйләшәм" кысаларында үткәрелде. Җиңүчеләр 26 апрель көнне концертта бүләкләнәчәк диелә.

Быел "Мин татарча сөйләшәм" акциясе беренче тапкыр Казан кирмәнендә узачак, аны үткәрү урыны турында бәхәсләр булды.

Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤13🔥6👍1
Бүген Башкортстан Югары мәхкәмәсендә активист, җәмәгать эшлеклесе Фаил Алсыновның шикаяте карала. Мәхкәмә Уфада уза, ә Фаил Магнитогорски шәһәренең 2нче тикшерү изоляторында утыра. Аны Уфага китертмичә генә, мәхкәмә утырышына видеоэлемтә аша тоташтыралар. Мәхкәмә шулай Алсыновтан башка узачагы хакында алдан ук әйттеләр.

Алсыновның адвокаты Илнур Сөендеков моңа кадәр "НеМосква" медиасына нидер фаразларга авыр, әмма хөкем карары үзгәртелүенә өмет итәбез диде.

Фаил Алсыновны 4 елга төрмәгә хөкем иттеләр. Ул һәм аның адвокаты шушы карарны шикаять итә.
💔9
Фаил Алсыновның мәхкәмә карарын көткән арада дөньяда ниләр барлыгын карыйк.

🔸Украинаның Ивано-Фракнов, Хмельницкий өлкәләрендә төнлә шартлаулар булган.

🔸Русиянең Ростов, Белгород, Воронеж өлкәләренә Украина гаскәрләренең һөҗүме булды дип белдерде Русиянең саклану министрлыгы.

🔸Кичәге Чернигов шәһәренә һөҗүм аркасында һәлак булучылар саны 18 кешегә җитте, яраланучылар - 77 кеше.

🔸Курган өлкәсендә Тубыл елгасы 970 сантимерга күтәрелгән.

🔸Язгы ташу аркасында Оренбур өлкәсендә һәлак булучылары саны 7 кешегә җитте.

🔸Грузиядә "ят агентлар" канунына каршы урам чаралары дәвам итә. Ике кеше тоткарланан.
👍5😢3