Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
‼️Азатлык хисабы: Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 1500, Башкортстаннан кимендә 1900 кеше һәлак булган

Русия Украинага 2022 елның 24 февраль иртәсендә бәреп керде. Азатлык сугышның беренче көненнән башлап Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана.

Бүген 2024 елның 20 апреле, сугышның 787нче көне. Азатлык хисабына күрә, бүгенге көнгә бу сугышта һәлак булучылар саны Татарстаннан кимендә 1500 кешегә, Башкортстаннан кимендә 1900 кешегә җитте. Ике республикага кимендә 3400 кеше дигән сүз.


▪️Башкортстан — сушыштагы югалтулар ягыннан Русиядә төбәкләре арасында бары Краснодар краеннан гына калышып ил күләмендә икенче урында.

▪️Украинадагы сугышта Русия төбәкләреннән һәлак булучылар санын BBC һәм "Медиазона"ның уртак тикшеренү төркеме дә барлый. Аларның кичә, 19 апрельдә чыккан соңгы хисабына күрә, Русия күләмендә кимендә 51 096 хәрбинең үлгәне расланган.

▪️Үлгәннәрнең кимендә 43% сугышка кадәр армия белән бәйле булмаган: ихтыярилар, мобилизацияләнүчеләр, элекке тоткыннар һәм хосусый хәрби ширкәтләргә ялланып киткән ирләр.

▪️Һәлак булучыларның 12% — мобилизацияләнүчеләр, 13% — ихтыярилар.

Путин башлаган сугышның михнәтләре шушы саннарда да чагыла. Тулырак итеп Азатлык сайтында укыгыз. Бу сылтама VPNсыз да ачыла.

#Татарстан
#Башкортстан

@azatliqradoisi
🤯4👍3🌭2😭1
Башкортстан — Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе

Азатлык хисабына күрә бу сугышта Башкортстаннан кимендә 1900 кеше һәлак булган.

Бу сан белән Башкортстан иң күп кешесен югалткан төбәкләр арасында бары Краснодар краеннан (1946 кеше) гына калышып ил күләмендә икенче урында бара.

Иң күп үлүчеләр башкала Уфа һәм Стәрлетамактан, аннан соң Белорет, Учалы, Әбҗәлил, Балтач, Ишембай, Иглин, Мәләвез, Кырмыскалы районнары, Салават һәм Нефтекама шәһәрләре килә (2024 елның 20 апреленә булган саннар):

▪️Уфа шәһәре — 191 кеше
▪️Стәрлетамак шәһәре — 91 кеше
▪️Белорет районы — 74 кеше
▪️Учалы районы — 68 кеше
▪️Әбҗәлил районы — 46 кеше
▪️Балтач районы — 45 кеше
▪️Ишембай районы — 44 кеше
▪️Иглин районы — 42 кеше
▪️Мәләвез районы — 41 кеше
▪️Кырмыскалы районы — 40 кеше
▪️Салават шәһәре — 40 кеше
▪️Нефтекама шәһәре — 38 кеше

Башка районнардан үлүчеләр санын харитада күрә аласыз. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны яшерә.

#Башкортстан
@azatliqradoisi
😭7🤬3😁1
Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 1500 кеше һәлак булган

Азатлык хисабына күрә, Татарстаннан иң күп үлүчеләр — башкала Казан һәм Чаллыдан, аннан соң Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Балтач, Алабуга, Кукмара, Чистай, Азнакай, Тәтеш районнары килә (2024 елның 20 апреленә булган саннар):

▪️Казан — 194 кеше
▪️Чаллы — 162 кеше
▪️Түбән Кама районы — 104 кеше
▪️Әлмәт районы — 63 кеше
▪️Яшел Үзән районы — 54 кеше
▪️Бөгелмә районы — 48 кеше
▪️Балтач районы — 45 кеше
▪️Алабуга районы — 35 кеше
▪️Кукмара районы — 34 кеше
▪️Чистай районы — 34 кеше
▪️Азнакай районы — 32 кеше
▪️Тәтеш районы — 30 кеше

Барлык районнарда үлүчеләр санын харитада күрә аласыз. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны яшерә.

#Татарстан
@azatliqradoisi
😢8🤬3🌭2👌1
Лилия Чанышеваны янә Березники колониясенә күчерәләр

Навальныйның Уфа штабының элекке координаторы, активист Лилия Чанышеваны Пермь краендагы Березники шәһәренең 28нче төзәтү колониясенә җибәрәләр. Бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә активистның ире Алмаз Гатин хәбәр итте.

— Төнге икедә түзә алмаслык авыртудан уяндым. Сәбәбен аңламыйча... Бүген төнлә хатынымны Пермь краеның Березники шәһәрендәге 28нче колониягә  алып киттеләр. Юл маршруты: СИЗО-3 Чиләбе, СИЗО-5 Екатеринбур, СИЗО-5 Пермь, дип язган ул.

Ул шулай ук Лилия Чанышевага ярдәм итү өчен теләктәшлек марафоны игълан итүен белдерде һәм этап юлында аңа кыска хатлар язарга үтенде.

▪️9 апрель көнне Башкортстан Югары мәхкәмәсе Лилия Чанышеваның элекке хөкемен 2 елга арттырып 9,5 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Шушы мәхкәмәгә дип Лилияне Березникидан Уфага китерделәр. Мәхкәмә ябык тәртиптә узды.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🙏4👍1🤬1
Миңнеханов дроннар һөҗүме уңаеннан уяу булырга һәм халыкка саклану урыннары турында сөйләргә чакырды

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада 17 апрельдә булган пилотсыз очкыч һөҗүме уңаеннан бүген хөкүмәт киңәшмәсендә белдерү ясады. Ул уяу булырга чакырды һәм халыкка һава һөҗүменнән саклану урыннары турында сөйләргә кушты.

Миңнеханов сүзләренчә, "Украина кораллы көчләре республика объектларына һөҗүм итү омтылышларын калдырмый". Ул Татарстанда "һава һөҗүмнәреннән саклану системы җәелдерелгән", диде. Моның өчен Русия саклану министрлыгы һәм ил хөкүмәтенә рәхмәтен белдерде.

Миңнеханов Татарстанда һөҗүмнәр кабатланган очракта, халыкка "һава һөҗүменнән саклану урыннары турында" алдан хәбәр итәргә кушты. Моны ул район башлыкларына һәм оешма җитәкчеләренә йөкләде.

Татарстан президенты вазгыять контрольдә тотыла диде һәм бу хәлләрне кискенләштермәскә чакырды.

"Бездә ышанычлы саклану системы бар. Игътибарлы булырга кирәк. Пилотсыз очкыч очканда, аны күп кеше хәбәр итте. Аның ничек очуы күренә. Кешеләрнең бу очракларга шулай каравы бик мөһим. Уяурак булырга кирәк. Бу — безнең республика, безнең җир, безнең ил. Аны кем якларга тиеш? Без якларга тиеш. Беркемгә дә монда нидер эшләргә рөхсәт итәргә ярамый. Безгә барлык хәлләргә әзер булырга кирәк", диде ул.


▪️2 апрель иртәсендә Татарстанга беренче тапкыр дрон һөҗүме булды. Беренче дрон Түбән Каманың ТАНЭКО ширкәтенә төшкән. Тагын ике дрон "Алабуга" икътисади зонасы җирлегенә очып килде.

▪️17 апрель көнне Татарстан күгендә тагын бер пилотсыз очкыч бәреп төшерелде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😁5💩3👍1🎉1🤡1💅1
Русиядә җәмгыять белеме дәресләре нигә кыскартыла?

11 апрельдә Русия мәгариф министрлыгы мәктәп програмына яңа үзгәрешләр кертү турында карар чыгарды. Төрле үзгәрешләр арасында бер мөһиме бар.

2025 елның 1 сентябреннән җәмгыять белеме бары тик 9 сыйныфтан соң гына укытылачак, һәм аңа да атнасына 1 сәгать кенә биреләчәк.

Моның урынына мәктәп програмында тарих дәресләренә күбрәк вакыт аерылачак.

Татарстан укытучысы фикеренчә, бу укучыларда дәүләтнең җәмгыять алдында вазифаларын аңламауга китерә ала.

Бу турыда тулырак итеп Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
"Азатлык сүзлеге" шәлкемендә бүген географик атамалар тәкъдим итә башлыйбыз

Сембердән башлыйк. Бу топонимның килеп чыгышы турында фаразлар күп, иң нык таралганына күрә ул Болгар кенәзе исеме белән бәйле дип санала.

#Азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
👍8
Берлинда "Дәртле читек" исемле балалар клубы эшли башлады

Клуб инде берничә очрашу уздырды. Балалар клубы булудан бигрәк, ул гаилә клубы форматында эшли. Анда башка шәһәрләрдән дә киләләр.

Клубның исемен ничек сайлаганнар? Логотибын кем ясап биргән? Анда нинди чаралар үтә?

Азатлык яңа клубның эшчәнлеге белән танышты.

Тулырак 👉 монда укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradoisi
🔥10👍4❤2🤔1
Башкорт активисты Рамилә Сәетованы Уфадан Пермьгә күчерәләр

5 елга хөкем ителгән башкорт активисты Рамилә Сәетованы җомга көнне Уфадагы 1нче тикшерү изоляторларыннан Пермьдәге тикшерү изоляторларының берсенә җибәргәннәр. Бу хакта социаль челтәрләрдә аның адвокаты Гарифулла Япаров хәбәр итте.

Сәетованың күчерелүе турында мәгълүматны Лилия Чанышеваны яклаучы адвокат Рамил Гыйзәтуллин да раслады.

"17 апрельдә Лилия Чанышева Уфа тикшерү изоляторы коридорында Рамилә Сәетованы очраткан. Аннан Лилия Рамиләнең Пермьгә этапка җибәреләчәген белгән. Шунда аңа җәзаны үтәү урынын билгеләячәкләр: Пермьдәге 32нче колония, яки Көңгәрдәге 18нче колония", дип язган адвокат Telegram-каналында.


▪️2 апрель көнне Башкортстан Югары мәхкәмәсе Рамилә Сәетованың 5 ел колония хөкемен үзгәрешсез калдырды. Аны "дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә чакыруда" гаеплиләр.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬5
Мүнһенда Германиядәге татар эзләренә багышланган очрашу узды

19 апрель Мүнһенда Германиядәге татарлар тарихына багышланган лекция узды. Аны җәмәгать эшлеклесе Эльза Нәбиуллина укыды.

Кичәнең беренче өлешендә Германиядә танылган татар шәхесләре тарихы, аларның илгә күченү вакыйгалары һәм эшчәнлеге турында сөйләнде. Аерым алганда, Гаяз Исхакыйның чит илләрдә эшчәнлеге, "Милли юл" басмасын чыгару тарихы турында сүз барды.

Кичәдә Мүнһенда Гариф Солтан һәм Азатлыкның башка хезмәткәрләренең дә яшәве телгә алынды. Чит илләрдә татарларны өйрәнүгә күп көч куйган Хатыйп Миңнеголов, Искәндәр Гыйлаҗев, Микасыйм Госманов фәнни хезмәтләре дә аталды.

Чараның икенче өлешендә музыкант Булат Шәйми җырлар башкарды. Ахырда катнашкан халык татар ризыклары белән сыйланды.

Чара тулысынча татар телендә узды, анда барлыгы 50гә якын кеше катнашты. Алар Франкфурт, Фрайбург, Лейпциг, Штутгарт һәм башка шәһәрләрдән килгән иде. Алга таба Германия татарлары өчен мондый чараларны даими үткәрү теләге әйтелде.

@azatliqradiosi
🔥12❤8👍4🥰4🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар! Бүген 20 апрель, шимбә, сугышның 787нче көне. Әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк. 🔸Русия саклану министрлыгы узган төндә илнең сигез төбәгендә барлыгы 50 дрон бәреп төшерелде дип хисап тотты. Шул исәптән, Белгород…
АКШның Вәкилләр пулаты Украинага хәрби ярдәм турында канун өлгесен хуплады.

Документ Украинага 61 млрд долларга якын ярдәм бирүне күздә тота.

Украина президенты Владимир Зеленский Вашингтондагы тавыш бирү нәтиҗәләрен хуплады һәм әлеге ярдәм "меңләгән кешене коткарачак" диде.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍5🔥2❤1😍1
Хәерле иртә, дуслар. Хәзер кыскача башка хәбәрләр:

🔺Кичә АКШ Вәкилләр пулаты шулай ук туңдырылган Русия милеген Украина файдасына конфискацияләү турындагы канун өлгесен дә хуплады. Хәзер аны Сенат расларга тиеш.

🔺Русия хәрбиләре узган тәүлектә Украинага ракет һәм дроннар белән һөҗүм итте. Бу хакта илнең баш хәрби штабы хәбәр итә. Днепропетровски өлкәсенең Никопольский районында биш катлы торак йортка, биш шәхси йортка, ике хуҗалык корылмасына, парникларга зыян салынган. Үлүчеләр турында хәбәр ителми.

🔺Русиянең берничә төбәгенә дә дроннар һөҗүме булган. Илнең саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, Белгород, Брянски һәм Калуга өлкәләрендә дроннар, Мәскәү һәм Тула өлкәләрендә "Русия корылмаларына һөҗүм" өчен кулланылган һава шарлары бәреп төшерелгән.

🔺Төмән өлкәсендәге Ишем елгасында соңгы тәүлектә су тагын 140 сантиметрга күтәрелеп, хәзер 1051 сантиметрны тәшкил итә. Бу куркыныч саналган 850 билгесеннән 200 сантиметрга биегрәк дигән сүз.

🔺Татар теле һәм әдәбиятыннан XI Халыкара олимпиада җиңүчеләре билгеле. Татар-информ хәбәр итүенчә, гран-прига Казанның «СОлНЦе» мәктәбе укучысы Рәйсә Абдуллина, Уфаның 65нче санлы татар гимназиясе укучысы Илдан Кәлимуллин һәм Кыргызстанда Кыргыз-Русия славян университетының 2 курс студенты Зөлфия Шәрәфетдинова ия булган.

@azatliqradiosi
👍7
Лос Анжелеста башкортларның Рамазан ае бетүгә багышланган җыены узган.

Самавырда чәй кайнатылган, табын корылган.

Чара турында күбрәк Азатлыкның Instagram-ында укый һәм фото-видеолар күрә аласыз.

@azatliqradiosi
❤7👍1🤔1
Русиядә "Чикләрне танымаучы репортерлар" (RSF) халыкара хокук яклау оешмасының сайты томаланган

«Роскомсвобода» хәбәр итүенчә, томалау турындагы карарны кайсы оешма чыгарганы билгеле түгел. RusNews язуынча, ул баш прокуратура була ала.

"Чикләрне танымаучы репортерлар" матбугат, журналистлар һәм интернет кулланучылар иреген яклау белән шөгыльләнә.
Бу атнада оешма Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашеваны азат итәргә чакырды.

Оешма Кормашева кешелексез һәм абруйны төшерә торган шартларда тотыла диде. Алсуның сәламәтлеге белән бәйле борчу белдерде.

Былтыр ноябрьдә "Чикләрне танымаучы репортёрлар" Кормашеваны кичекмәстән "нахакка тоткарланган" дип танырга чакырган иде.

@azatliqradiosi
🤬5👍1
БМО мәгълүматларынча, Газзәдә ун минут саен бер бала үлә яки җәрәхәтләнә.

"БМО-хатын-кызлар" хисабына күрә, барлыгы алты мең ана үтерелгән, 19 мең бала ятим калган.

Израилнең һөҗүмнәре аркасында Газзәдә үтерелгән кешеләр саны 34 меңнән артты. Бу хакта ХӘМӘС контролендәге Газзә сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. Шуларның 13 меңнән артыгы — балалар.

▪️Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 34 меңнән артып китте, аларның 13 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.

@azatliqradiosi
😢2🤔1
Көн язмасы: Казаннан киткән татар офицеры: "Баскын Русия армиясендә хезмәт итәргә теләмим"

Русия мәхкәмәләре хәрби хезмәтне ташлап киткән ирләргә карата көн саен 34 хөкем карары чыгара. Бу "Медиазона" басмасы санап чыгарган сан. Март аенда гына да шундый 700 хәл тикшерелгән. Бу сугыш башланганнан бирле иң югары күрсәткеч.

Associated Press агентлыгы журналистлары Украинага каршы сугышта катнашмаска карар иткән һәм Русия гаскәрен ташлап киткән биш офицер һәм солдат белән сөйләшкән. Хәзер алар Казакъстанда качып яшәргә мәҗбүр. Аларның һәрберсенә Русиядә ун ел төрмә яный.

Сугыштан качкан 23 яшьлек Фәрхәд Җиһаншин - Казаннан, Русия армиясе офицеры. 2022 елның сентябрендә илдә мобилизация игълан ителгәч, хәрби хезмәтне ташлап китә. Хәзер аны эзлиләр. Казакъстаннан Әрмәнстанга очып китәм дигәндә, аны һава аланында туктатып та торалар.

"Мин шәһәрләрне җимерүче һәм тыныч халыкны үтерүче, чит илнең җирләрен басып алучы Русия армиясендә хезмәт итәргә теләмәгәнемне аңладым", ди Фәрхәд.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍8❤2