Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Башкорт җырчысы Алтынай Вәлитов гаиләсе белән АКШка килеп урнашкан

Бу хакта ул үзенең Youtube каналында урнаштырган видеода әйтте.

Алар АКШка Мексика чиген узып кергән һәм сәяси сыену сораган.

Вәлитов Youtube каналында ничек Мексикага килүләре, чикне узулары, борчылулары турында бәйнә-бәйнә сөйли.

"Барысы да башыннан ук уңышлы барды. Аллаһ Тәгалә шулай кушкандыр. Америкада мин ниндидер зур эшләргә тиешмен дип уйлыйм. Тырышачакмын. Бәлкем шоу-бизнес, кино, музыка өлкәсе булыр", ди ул.

▪️Дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителгән башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап чыкканнан соң, Вәлитовка басым башланды. "Мине эзәрлеклиләр, кемдер өемә килеп тәрәзәне ватып киткән" дип белдергән иде ул.
▪️Бу хәлләрдән соң ул чит илгә китүен әйтте. "Башкортстанга кире юл юк" диде Вәлитов. 
▪️Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры спектакленнән Алтынай Вәлитов җырларын алып куйганы билгеле булды.

@azatliqradiosi
👍10
22 апрельдә Казан мэриясе эшлекле татар теле курсын башлап җибәрә

Курс бушлай узачак. Дәресләр ай ярым дәвам итәчәк.

Курс тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үз эченә алган 12 дәрестән торачак.

Ул башлангыч һәм дәвам итүчеләргә нигезләнгән.

Курсның төп максаты – татар телендә чыгыш ясарга өйрәтү. Уку барышында әдәби татар теленең нормалары, сөйләм этикеты кагыйдәләре, эшлекле стиль үзенчәлекләре темаларына өстенлек биреләчәк, ди мэрия.

12 февральдә Казан мэриясе муниципаль хезмәткәрләр өчен татар теле курсларын башлап җибәргән иде.

"Татар теле совет чорындагы кебек әби һәм бабай теле булудан туктады. Бүген бик күп яшьләр үз телендә матур итеп сөйләшеп кенә калмый, төрле прогрессив жанрларда иҗади проектларын тормышка ашыра. Бу туган тел яшәсен, үссен һәм әлеге телдә балаларыбыз һәм оныкларыбыз сөйләшсен өчен иң дөрес юл", дигән иде элек Казан мэры Илсур Метшин.

@azatliqradiosi
👍9❤1
Самар шәһәрендә алтынчы кассация мәхкәмәсе Башкортстаннан армиягә алынып, сугышка эләккән һәм анда яраланган егеткә компенсация түләттерүдән баш тарткан.

Бу хакта мәхкәмәнең карарында әйтелә.

2021 елның июнендә Әлшәй районыннан Вил Хәкимов армиягә чакыртып алына. Ул Тамански дивизиясенең 15нче мотоукчы полкында хезмәт иткән. 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага бәреп кергәннән соң аны сугышка җибәрәләр.

Озак та үтми аның БТРына снаряд төшеп ул яралана. Егет операция кичерә. Соңрак аны яраксыз дип Русия хәрби көчләреннән чыгаралар һәм инвалид дип таныйлар.

Вил Хәкимов хастаханәдә дәваланган вакытта аның әнисе хәрби прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Хәкимовның сугышка җибәрелүе хата аркасында килеп чыкканын таныйлар. Шуннан соң ул Русия саклану министрлыгыннан рухи зыян өчен 2 млн сум компенсация таләп иткән. Егетнең әнисе армиягә алынучы солдатның сугышта катнашуы белән риза түгел. Стәрлетамак шәһәр мәхкәмәсе 900 мең сум түләтү карары кабул итә. Соңрак Башкортстан Югары мәхкәмәсе бу карарны үз көченнән чыгара. Самарның алтынчы кассация мәхкәмәсе дә Вил Хәкимовны якламаган.

@azatliqradiosi
🤬3
20 апрель көнне Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татарлар Дубайның Сафа паркында сабантуй уздырды.

Шәһәр паркында милли уеннар уздырылды, көрәш мәйданы оештырылды. Төрле шәһәрләрдән килгән сабантуй кунаклары караңгы төшкәнче күңел ачты.

Бәйрәм сәхнәсендә махсус чакырылган артистлар Зәйнәп Фәрхетдинова, Раяз Фасихов, Зинирә һәм Азат Рамазановлар, Мәскәүдән килгән Рената Ильясова чыгыш ясады. Сәхнәдән татар теле генә түгел, инглиз, гарәп һәм урыс телләре дә яңгырады.

Узган атнада каты яңгырлар сәбәпле Дубайны су баскач, сабантуй уздыру мәсьәләсе сорау астында калган иде.

Фото-видеолар гарәп илләрендә яшәүче татарлар инстаграмыннан алынды.

@azatliqradiosi
🔥9🤔5❤2🤡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 22нче апрель. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹2023 елда дөньяда төрле илләрнең хәрби чыгымнары 2,44 трлн долларга кадәр арткан. Бу — 2009 елдан бирле иң зур күрсәткеч.

🔹Иран Русиянең "Мир" түләү системы карталарын кабул итәргә җыена. Кабул иткән очракта Иранда "Мир" карталары белән түләргә мөмкин булачак.

🔹Украина АКШтан яңа коралларны әлеге канун проекты имзаланганнан соң бер атна узгач алырга мөмкин. Киевка хәрби ярдәм турындагы канун проектын АКШның Вәкилләр пулаты 20 апрельдә кабул итте. Сүз 60,8 млрд долларлык ярдәм турында бара.

🔹Бу атнада Русиядә — 6 көнлек эш атнасы. Май бәйрәмнәре аркасында яллар күчерелгән: шуңа күрә бу атнада халык шимбә дә эшләячәк, ә менә киләсе атнада 29, 30 апрель һәм 1 май ял көннәре булачак. 4-5 май һәм 9-12 май — шулай ук ял көннәре.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍5
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Миңнеханов дроннар һөҗүме уңаеннан уяу булырга һәм халыкка саклану урыннары турында сөйләргә чакырды Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада 17 апрельдә булган пилотсыз очкыч һөҗүме уңаеннан бүген хөкүмәт киңәшмәсендә белдерү ясады. Ул уяу булырга…
Рөстәм Миңнеханов дроннар һөҗүме уңаеннан уяу булырга һәм халыкка саклану урыннары турында сөйләргә чакырган иде.

Ә халык бу хакта нәрсә уйлый соң? Азатлык Радиосының социаль челтәрләрендә калдырылган кайбер фикерләрне барлыйк:

"Маршал Миңнеханов —- чигенүгә юл юк, артта Казан!"


"Кызык, кайда соң ул Рәсәйнең мактанып туя алмаган күкне саклау коралы... Башка сыймаслык хәл, Миңнехановнын Мәскәүгә яраклашуы нәтиҗәсендә Бөек Ватан сугышында да төшмәгән бомбалар Татарстаныбызга кыела башлады, кешеләр яралана. Менә ул үзеңнең чын, милли башлыгың булмавы."


"Украиннарга һөҗүм итәргә ярыймы? Оятсыз!"


"Федераль хакимият төбәкләрне якларга теләми дигән сүзме бу? Алайса мондый хакимият б*гыма кирәкме?!"


"Без беркемгә дә кирәк түгел, хөкүмәтнең халыкка каршы сугышы инде әллә кайчан бара. Нәрсәгә лаекбыз, шуны кичерәбез. Үзебез гаепле. Аптырыйсы түгел."


#Татарстан

@azatliqradiosi
👍4🦄4
Монреальдә татарлар хоккей турнирын уздырды.

Турнир Татарстан гимны яңгыратуы белән башланган, бозда Татарстан байрагы күтәрелгән, уенчылар Казанның "Ак барс" хоккей такымы киемнәреннән чыгыш ясаган.

Уенны 20 апрель кичендә Монреаль татарларының ассоциациясе оештырган. Бу — инде бишенче турнир. Чарада 60тан артык кеше катнашкан. Уенга Канада белән АКШ татарлары килгән.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

Күбрәк фотолар 👉 Азатлыкның Instagramдагы битендә.

#татарлар

@azatliqradiosi
👍23🔥5👎1💩1
Азатлык Радиосы үткәргән сораштыруда катнашкан ирне 5,5 елга төрмәгә утыртырга телиләр.

Аны Русия гаскәре турында "фейклар" таратуда гаеплиләр. Ир-ат 2022 елда Азатлык Радиосының урыс хезмәте Мәскәүдә үткәргән сораштыруда фикерен белдергән булган.

Сүз 38 яшьлек Юрий Коховец турында бара. Прокурор аны 5,5 елга утыртырга таләп итә.

2022 елның 11 июлендә Азатлык Радиосының урыс хезмәте журналистлары Мәскәү халкы арасында сораштыру үткәргән, әлеге сораштыру "Русия белән НАТО илләре арасындагы киеренкелекне киметергә кирәкме?" дигән темага багышланган булган.

"Безнең хөкүмәт милләтчеләр белән көрәшергә кирәк ди, ә үзе сәүдә үзәкләрен бомбага тота, Бучадагы тыныч халыкны Бурятия, Дагыстаннан безнең хәрбиләр бернинди сәбәпсез атып үтергән. Кешеләрдә бу әйберләргә карата нәфрәт туа. Боларның барысын да туктатырга кирәк — бездә моны бер генә кеше туктата ала. Ул туктатуга ук, НАТО белән дә, башка илләр белән дә мөнәсәбәтләр дә җайланыр. Бу эшләрне тәмамларга кирәк. Барысы да бик гади. Шуннан соң икътисадыбыз да алга китәчәк, фонд базары да сикерәчәк"

дигән иде Коховец Азатлык уздырган сораштыруда.

Хәзер шушы сүзләре өчен аны 5,5 елга төрмәгә утыртырга телиләр. Ир-атка карата җинаять эше сораштырудан соң 9 ай узгач, 2023 елның 24 мартында ачылды.

@azatliqradiosi
🤯6👍2
Казакъстанда Уральски шәһәрендә Җаек елгасы ташыган.

Азатлык Радиосының казакъ хезмәте язуынча, елга буйлап дамбаларны туфрак белән тагын да ныграк күтәртү эшләре алып барыла. Бу эшләр өчен хәрбиләрне һәм коткаручыларны җәлеп иткәннәр.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🐳6
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкорт җырчысы Алтынай Вәлитов гаиләсе белән АКШка килеп урнашкан Бу хакта ул үзенең Youtube каналында урнаштырган видеода әйтте. Алар АКШка Мексика чиген узып кергән һәм сәяси сыену сораган. Вәлитов Youtube каналында ничек Мексикага килүләре, чикне узулары…
Алтынай Вәлитовның Башкортстаннан АКШка качып китүе турында укучылар ни уйлый?

Азатлык Радиосының соцчелтәрләрендә халык калдырган кайбер фикерләрне барлыйк:

"Мена ошондай якшы тырыш башкорттарзы югалтабыз. Кемдар каласак? Күт ялаусылар, эскесе, куркак инсанлар."


"Алла бирһә, донъялар үҙгәреп, иминлекта-һаулыкта кайтырға яҙһын."


"Качып китмәгән булса, 15 елга утыртып куярлар иде."


"Җырлый-җырлый мувингта эшлидер инде, исән-сау йөресен."


"Алтынай — башҡорт халҡының батыр улы! Шул тиклем уға ҡарата баҫымдан, эҙәрлекләүҙән, һөжүм итеүҙән ҡурҡмаған ҡыйыу егет, Аллаһ бирһә, килер шундай ваҡыт — бөтә беҙҙең батырҙарыбыҙ, шул иҫәптән Алтынай ҙа тыуған иленә, Башҡортостанына ҡайтып төшөрҙәр. Ә әлегә улар ирекһеҙҙән тыуған еренән, атайсалынан, һөйөклө Башҡортостанынан ситтә йөрөргә мәжбүр. Башҡортостан — һәр саҡ уларҙың йөрәгендә!"


"Татар милләтеннән булган кеше чит илгә китсә, ул китү дип исәпләнә. Башкорт милләтеннән булган кеше чит илгә китсә, ул качып китү булып санала, яки бу — куркаклык hәм сатлыкҗанлылык. Монда Зәки Вәлиди мисалын китерергә була, ул Русиядә халык дошманы булып саналды hәм аның туганнары төрмәләрдә утырдылар, фамилияләрен үзгәрттеләр."


"Башы — исән, гаиләсе — кырында... Уңышлар гына теләп калабыз."


"Бик дөрес. Бу илнең киләчәге куркыныч."


#Башкортстан #халыкфикере

@azatliqradiosi
👍8😁1
Дөньяда хәрби чыгымнар моңарчы күрелмәгән тизлектә арта.

Әйтик, 2023 елда Русиянең хәрби чыгымнары 24 процентка арткан һәм 109 миллиард сумны тәшкил иткән. Бу — Русия Кырымны аннексияләгән 2014 ел белән чагыштырганда 57 процентка күбрәк. 2023 елда Русиянең хәрби чыгымнары дәүләт бюджеты чыгымнарының 16 процентын тәшкил иткән, ди белгечләр.

Украина дөньядагы хәрби чыгымнар ягыннан 8нче урында тора, узган елгы чыгымнары 51 процентка арткан һәм 64 миллиард 800 миллион доллар булган (илнең эчке тулай җитештерү күләменең 37 процентына кадәр).

Бер ел эчендә Киев 35 миллиард долларлык хәрби ярдәм алган. Бу ярдәм белән берлектә Украинаның үз хәрби чыгымнары Русия хәрби чыгымнарының 91 процентын тәшкил иткән.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👍1
Казан ЗАГСларында укучыларга гаилә белеме дәресләре үткәрә башлаганнар.

Март башында "яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен пропагандалау" өчен Казан мәктәпләренә гаилә белеме дәресләре кертеләчәге хәбәр ителгән иде.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда түрәләр яшьләрне тизрәк өйләндереп балалар таптыруның яңа юлларын эзли. Казанның ЗАГС идарәсе "шәһәрнең иң кызыклы урыннарында" — китапханәләрдә, паркларда һәм кафеда "тиз танышу кичәләре" үткәрергә дә тәкъдим итте. Ә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов күптән түгел Русия президенты Владимир Путинга хатын-кызларны күбрәк бала табарга күндерәчәкбез дип сүз бирде.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
💩15👍1
Быел Казанда "Үлемсез полк" йөреше узмаячак

Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин әйтте.

"Иминлек максатларында быел "Үлемсез полк" йөрешеннән тыелып торабыз. Әмма бу бөек җиңүне, бөтен шәһәребез, республикабыз, илебез белән лаеклы итеп билгеләп узачакбыз", дигән ул.


▪️Казанда быел "Үлемсез полк" йөреше булыр дип көтелгән иде. Хәтта анда Украинадагы сугышта үлгән "Алга" батальоны хәрбиләре сурәтләрен тотып чыгачаклары да хәбәр ителде.

▪️2023 елда да чараны Казанда гына түгел, бөтен Русиядә үткәрмәскә карар иткәннәр иде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍11🍾2
❗️Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы" Урта Әләзән мөәзинен үтерүдә шикләнелә

Пенза өлкәсенең татарлар яши торган Урта Әләзән авылы мөәзине Ибраһим Исәнәевнең җәсәден Ульян өлкәсендә тапканнар. Бу хакта 164.RU яза. Басма хәбәрчесенә моны Сарытау өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте мөфтие урынбасары Әхмәт Мәхмәтов җиткергән.

16 апрельдә Урта Әләзәннең 5нче мәчетенең 45 яшьлек мөәзине үзенең "Газель" машинасына арба тагып эре мөгезле терлек сатып алырга киткән. Аның якынча 300-400 мең сум акчасы булган.

Соңгы тапкыр ир якыннары белән Сарытау өлкәсенең Вольски районы Черкасское авылы тирәсендә хәбәргә чыккан. Мөәзин үзенең машинасына утырткан юлчыны фотога төшереп җибәргән, янәсе юлчысы аңа терлек сатарга тиеш булган. Соңрак Ибраһим Исәнәевнең "Газелен" янып беткән хәлдә Павловка авылы янында тапканнар.

Туганнары Ибраһимны эзләүгә биргән. Социаль челтәрләрдә ул соңгы тапкыр туганнарына җибәргән фотодагы кешегә охшаш ирнең фотосы тарала башлаган. Үтерүдә шикләнеп 36 яшьлек Раил Хайровны тоткарлаганнар, төрле медиа төрлечә яза: ул Белгородта яки Ростов өлкәсендә тоткарланган диелә.

Вольск.ру басмасы язуынча, Хайров авыр җинаятьләр кылганы, шул исәптән үтергәне өчен ике тапкыр хөкем ителгән булган. Колониядә утырган чакта "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән сугышка киткән һәм ярлыкау алган.

Ибраһим Исәнәевне бүген, 22 апрельдә җирләгәннәр.

Тулырак 👉монда укыгыз, ачылмаса, 👉монда абсыгыз.

@azatliqradiosi
😱8👍2😁1😢1
Рамзан Кадыров урынына Апти Алаудинов килергә мөмкин

Мәскәү Кремлендә Чечня башлыгы Рамзан Кадыров урынына кем киләчәгенә карар биргән булулары бар: ул "Ахмат" чечен махсус көчләре җитәкчесе Апти Алаудинов.

Бу хакта "Новая газета Европа" тикшеренүендә әйтелә.

16 апрельдә Путин Алаудиновны Русия саклану министрлыгының хәрби-сәяси эшләр баш идарәсе җитәкчесе урынбасары итеп билгеләү турында фәрман имзалады.

Басма моны Алаудиновның киләчәктәге искитмәле зур карьерасының "трамплины" дип атый.

"Новая газета" ышандыруынча, табиблар Рамзан Кадыровта ашказаны асты бизе некрозы тапкан һәм аның тулысынча терелеп бетәренә өмет юк.

Рәсмиләр бу мәгълүматны кире кага.

Тулырак монда укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍3🤪3🔥1