Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Монреальдә татарлар хоккей турнирын уздырды.

Турнир Татарстан гимны яңгыратуы белән башланган, бозда Татарстан байрагы күтәрелгән, уенчылар Казанның "Ак барс" хоккей такымы киемнәреннән чыгыш ясаган.

Уенны 20 апрель кичендә Монреаль татарларының ассоциациясе оештырган. Бу — инде бишенче турнир. Чарада 60тан артык кеше катнашкан. Уенга Канада белән АКШ татарлары килгән.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

Күбрәк фотолар 👉 Азатлыкның Instagramдагы битендә.

#татарлар

@azatliqradiosi
👍23🔥5👎1💩1
Азатлык Радиосы үткәргән сораштыруда катнашкан ирне 5,5 елга төрмәгә утыртырга телиләр.

Аны Русия гаскәре турында "фейклар" таратуда гаеплиләр. Ир-ат 2022 елда Азатлык Радиосының урыс хезмәте Мәскәүдә үткәргән сораштыруда фикерен белдергән булган.

Сүз 38 яшьлек Юрий Коховец турында бара. Прокурор аны 5,5 елга утыртырга таләп итә.

2022 елның 11 июлендә Азатлык Радиосының урыс хезмәте журналистлары Мәскәү халкы арасында сораштыру үткәргән, әлеге сораштыру "Русия белән НАТО илләре арасындагы киеренкелекне киметергә кирәкме?" дигән темага багышланган булган.

"Безнең хөкүмәт милләтчеләр белән көрәшергә кирәк ди, ә үзе сәүдә үзәкләрен бомбага тота, Бучадагы тыныч халыкны Бурятия, Дагыстаннан безнең хәрбиләр бернинди сәбәпсез атып үтергән. Кешеләрдә бу әйберләргә карата нәфрәт туа. Боларның барысын да туктатырга кирәк — бездә моны бер генә кеше туктата ала. Ул туктатуга ук, НАТО белән дә, башка илләр белән дә мөнәсәбәтләр дә җайланыр. Бу эшләрне тәмамларга кирәк. Барысы да бик гади. Шуннан соң икътисадыбыз да алга китәчәк, фонд базары да сикерәчәк"

дигән иде Коховец Азатлык уздырган сораштыруда.

Хәзер шушы сүзләре өчен аны 5,5 елга төрмәгә утыртырга телиләр. Ир-атка карата җинаять эше сораштырудан соң 9 ай узгач, 2023 елның 24 мартында ачылды.

@azatliqradiosi
🤯6👍2
Казакъстанда Уральски шәһәрендә Җаек елгасы ташыган.

Азатлык Радиосының казакъ хезмәте язуынча, елга буйлап дамбаларны туфрак белән тагын да ныграк күтәртү эшләре алып барыла. Бу эшләр өчен хәрбиләрне һәм коткаручыларны җәлеп иткәннәр.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🐳6
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкорт җырчысы Алтынай Вәлитов гаиләсе белән АКШка килеп урнашкан Бу хакта ул үзенең Youtube каналында урнаштырган видеода әйтте. Алар АКШка Мексика чиген узып кергән һәм сәяси сыену сораган. Вәлитов Youtube каналында ничек Мексикага килүләре, чикне узулары…
Алтынай Вәлитовның Башкортстаннан АКШка качып китүе турында укучылар ни уйлый?

Азатлык Радиосының соцчелтәрләрендә халык калдырган кайбер фикерләрне барлыйк:

"Мена ошондай якшы тырыш башкорттарзы югалтабыз. Кемдар каласак? Күт ялаусылар, эскесе, куркак инсанлар."


"Алла бирһә, донъялар үҙгәреп, иминлекта-һаулыкта кайтырға яҙһын."


"Качып китмәгән булса, 15 елга утыртып куярлар иде."


"Җырлый-җырлый мувингта эшлидер инде, исән-сау йөресен."


"Алтынай — башҡорт халҡының батыр улы! Шул тиклем уға ҡарата баҫымдан, эҙәрлекләүҙән, һөжүм итеүҙән ҡурҡмаған ҡыйыу егет, Аллаһ бирһә, килер шундай ваҡыт — бөтә беҙҙең батырҙарыбыҙ, шул иҫәптән Алтынай ҙа тыуған иленә, Башҡортостанына ҡайтып төшөрҙәр. Ә әлегә улар ирекһеҙҙән тыуған еренән, атайсалынан, һөйөклө Башҡортостанынан ситтә йөрөргә мәжбүр. Башҡортостан — һәр саҡ уларҙың йөрәгендә!"


"Татар милләтеннән булган кеше чит илгә китсә, ул китү дип исәпләнә. Башкорт милләтеннән булган кеше чит илгә китсә, ул качып китү булып санала, яки бу — куркаклык hәм сатлыкҗанлылык. Монда Зәки Вәлиди мисалын китерергә була, ул Русиядә халык дошманы булып саналды hәм аның туганнары төрмәләрдә утырдылар, фамилияләрен үзгәрттеләр."


"Башы — исән, гаиләсе — кырында... Уңышлар гына теләп калабыз."


"Бик дөрес. Бу илнең киләчәге куркыныч."


#Башкортстан #халыкфикере

@azatliqradiosi
👍8😁1
Дөньяда хәрби чыгымнар моңарчы күрелмәгән тизлектә арта.

Әйтик, 2023 елда Русиянең хәрби чыгымнары 24 процентка арткан һәм 109 миллиард сумны тәшкил иткән. Бу — Русия Кырымны аннексияләгән 2014 ел белән чагыштырганда 57 процентка күбрәк. 2023 елда Русиянең хәрби чыгымнары дәүләт бюджеты чыгымнарының 16 процентын тәшкил иткән, ди белгечләр.

Украина дөньядагы хәрби чыгымнар ягыннан 8нче урында тора, узган елгы чыгымнары 51 процентка арткан һәм 64 миллиард 800 миллион доллар булган (илнең эчке тулай җитештерү күләменең 37 процентына кадәр).

Бер ел эчендә Киев 35 миллиард долларлык хәрби ярдәм алган. Бу ярдәм белән берлектә Украинаның үз хәрби чыгымнары Русия хәрби чыгымнарының 91 процентын тәшкил иткән.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👍1
Казан ЗАГСларында укучыларга гаилә белеме дәресләре үткәрә башлаганнар.

Март башында "яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен пропагандалау" өчен Казан мәктәпләренә гаилә белеме дәресләре кертеләчәге хәбәр ителгән иде.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда түрәләр яшьләрне тизрәк өйләндереп балалар таптыруның яңа юлларын эзли. Казанның ЗАГС идарәсе "шәһәрнең иң кызыклы урыннарында" — китапханәләрдә, паркларда һәм кафеда "тиз танышу кичәләре" үткәрергә дә тәкъдим итте. Ә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов күптән түгел Русия президенты Владимир Путинга хатын-кызларны күбрәк бала табарга күндерәчәкбез дип сүз бирде.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
💩15👍1
Быел Казанда "Үлемсез полк" йөреше узмаячак

Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин әйтте.

"Иминлек максатларында быел "Үлемсез полк" йөрешеннән тыелып торабыз. Әмма бу бөек җиңүне, бөтен шәһәребез, республикабыз, илебез белән лаеклы итеп билгеләп узачакбыз", дигән ул.


▪️Казанда быел "Үлемсез полк" йөреше булыр дип көтелгән иде. Хәтта анда Украинадагы сугышта үлгән "Алга" батальоны хәрбиләре сурәтләрен тотып чыгачаклары да хәбәр ителде.

▪️2023 елда да чараны Казанда гына түгел, бөтен Русиядә үткәрмәскә карар иткәннәр иде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍11🍾2
❗️Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы" Урта Әләзән мөәзинен үтерүдә шикләнелә

Пенза өлкәсенең татарлар яши торган Урта Әләзән авылы мөәзине Ибраһим Исәнәевнең җәсәден Ульян өлкәсендә тапканнар. Бу хакта 164.RU яза. Басма хәбәрчесенә моны Сарытау өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте мөфтие урынбасары Әхмәт Мәхмәтов җиткергән.

16 апрельдә Урта Әләзәннең 5нче мәчетенең 45 яшьлек мөәзине үзенең "Газель" машинасына арба тагып эре мөгезле терлек сатып алырга киткән. Аның якынча 300-400 мең сум акчасы булган.

Соңгы тапкыр ир якыннары белән Сарытау өлкәсенең Вольски районы Черкасское авылы тирәсендә хәбәргә чыккан. Мөәзин үзенең машинасына утырткан юлчыны фотога төшереп җибәргән, янәсе юлчысы аңа терлек сатарга тиеш булган. Соңрак Ибраһим Исәнәевнең "Газелен" янып беткән хәлдә Павловка авылы янында тапканнар.

Туганнары Ибраһимны эзләүгә биргән. Социаль челтәрләрдә ул соңгы тапкыр туганнарына җибәргән фотодагы кешегә охшаш ирнең фотосы тарала башлаган. Үтерүдә шикләнеп 36 яшьлек Раил Хайровны тоткарлаганнар, төрле медиа төрлечә яза: ул Белгородта яки Ростов өлкәсендә тоткарланган диелә.

Вольск.ру басмасы язуынча, Хайров авыр җинаятьләр кылганы, шул исәптән үтергәне өчен ике тапкыр хөкем ителгән булган. Колониядә утырган чакта "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән сугышка киткән һәм ярлыкау алган.

Ибраһим Исәнәевне бүген, 22 апрельдә җирләгәннәр.

Тулырак 👉монда укыгыз, ачылмаса, 👉монда абсыгыз.

@azatliqradiosi
😱8👍2😁1😢1
Рамзан Кадыров урынына Апти Алаудинов килергә мөмкин

Мәскәү Кремлендә Чечня башлыгы Рамзан Кадыров урынына кем киләчәгенә карар биргән булулары бар: ул "Ахмат" чечен махсус көчләре җитәкчесе Апти Алаудинов.

Бу хакта "Новая газета Европа" тикшеренүендә әйтелә.

16 апрельдә Путин Алаудиновны Русия саклану министрлыгының хәрби-сәяси эшләр баш идарәсе җитәкчесе урынбасары итеп билгеләү турында фәрман имзалады.

Басма моны Алаудиновның киләчәктәге искитмәле зур карьерасының "трамплины" дип атый.

"Новая газета" ышандыруынча, табиблар Рамзан Кадыровта ашказаны асты бизе некрозы тапкан һәм аның тулысынча терелеп бетәренә өмет юк.

Рәсмиләр бу мәгълүматны кире кага.

Тулырак монда укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍3🤪3🔥1
Украинадагы сугышта Татарстан белән Башкортстаннан кимендә 3445 кеше һәлак булган

Әле 20 апрель көнне генә кимендә 3400 кеше дип хәбәр иткән идек. Ике көндә исемлеккә тагын 45 кеше (!) өстәлде, шул исәптән, Татарстаннан — 18 кеше, Башкортстаннан — 27 кеше.

Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Татарстаннан кимендә 1518 кеше, Башкортстаннан кимендә 1927 кеше үлгән. Бу саннар тагы да зуррак була ала, хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны яшерә.

Бүген 22 апрель, сугышның 789нчы көне.

#сугышта_үлүчеләр

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😭5🤯1🤬1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Казакъстанда Уральски шәһәрендә Җаек елгасы ташыган

Җаек елгасы ташу аркасында шәһәр янындагы дачалар су астында калган. Елга буендагы корылмаларны су баскан, аннан кешеләрне вакытында чыгарып өгергәннәр. Өйләрен ташлап китәргә теләмәүчеләр дә бар, аларны да эвакуациялиләр диелә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
😭3🐳1
Казанда мөселман календаре нигезендә Хәтер көне узды

Бүген, 22 апрельдә, Шәүвәл аеның 13нче көнендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөселман календаре нигезендә "Хәтер көне" үткәрде.

Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклаучылар истәлегенә уздырылган чара Казан Кирмәнендә үтте. Татарстан мөфтияте бу чараны дүртенче тапкыр үткәрә.

Тулырак Азатлык сайтында укыгыз. VPNсыз сылтама монда.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍16❤3🤨3🤔1
Балаларны үзләренә кул салырга этәргәне өчен хөкем ителгән ир — сугыштан кайткач — укучыларга ватанпәрвәрлек дәресләре бирә башлаган.

2019 елда Мәскәү янындагы Люберцы шәһәрендә яшәүче Глазовны үсмерләрне үзләрен үтерергә этәргәне өчен алты ел колониягә хөкем итәләр.

Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, ул "ВКонтакте"дагы сәхифәләрдә үзләренә кул салырга җыенучылар өчен мәгълүматлар урнаштырган.

Әмма Украинадагы сугышта катнашып кайтканнан соң, Глазов ителгән, хәзер менә балаларга "ватанпәрвәрлек" турында сөйләп йөри.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤪5🤡2🌚1
Көн язмасы: Татарстан һәм Башкортстан депутатлары кем җырын җырлый

Украинада сугыш башлану белән Татарстан һәм Башкортстан депутатлары, шул исәптән, бу республикалардан Русия думасына сайланган депутатлар җирле мәсьәләләргә бәйле булмаган, ләкин кеше хокукларын кыса торган канун өлгеләре һәм төрле тәкъдимнәр белән чыкты. Алар "ят агент"ларга, ЛГБТга каршы көрәшүчеләргә һәм Украина сугышын көчәйтергә өндәүчеләргә әйләнде.

Бу үзенә күрә сәер, шул ук вакытта Мәскәү сәясәтенә туры килгән тәкъдимнәр. Мондый канун өлгеләрен һәм тәкъдимнәрне кайсы депутатлар җиткерә? Алар Татарстан мәнфәгатен яклыймы? Азатлык соңгы ике елда ике республика депутатлары тарафыннан яңгыратылган тәкъдимнәргә күзәтү ясады.

Язманы Азатлык сайтында укыгыз. VPNсыз монда укып була.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬4🔥1🌚1
Хәерле иртә, хөрмәте укучылар. Бүген 23 апрель, сишәмбе. Азатлык Радиосы үз эшен дәвам итә. Әлегә булган яңалыклар мондый:

🔺Малайзиядә хәрби-диңгез флоты парадына әзерлек вакытында ике боралак бер-берсенә бәрелеп җиргә егылып төшкән. Ун кеше һәлак булган.

🔺Британия Украинага зур хәрби ярдәм җибәрәчәк. Лондон әйтүенчә, финанслау ярты миллиард фунтны тәшкил итәчәк.

🔺Узган елны Русия мәхкәмәләрендә сәяси эшләргә бәйле бер генә аклау карары да чыгарылмаган. Бу хакта "ОВД-Инфо» яза. "Армияне кимсетү" һәм "фейклар" турындагы маддәләр нигезендә хөкем ителгән кешеләр җиде тапкыр арткан.

🔺Русиядә Кытай машиналарына бәяләр нык арткан. "Авито Авто" язуынча, беренче өч айда бәяләр арту узган ел белән чагыштырганда 9,3% тәшкил иткән.

🔺«Слово пацана» ("Егет сүзе") фильмында уйнаган Рүзил Миңнекаев Forbesның 30 яшькәчә булган иң уңышлы яшь русияләр исемлегенә кертелгән. Гомумән исемлектә Татарстаннан тагын ике кеше бар. Osome стартапында аналитика вице-президенты Ришат Исхаков һәм "Кама" электр машиналары җитештерүче баш мөдир Игорь Поваразднюк.

🔺Оренбурның Урал елгасындагы су дәрәҗәсе куркыныч билгедән түбән төште, дип хәбәр итә җирле хакимият. Курганда да су әкренләп кимүен дәвам итә.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.

@azatliqradiosi
👍2
Иранда хатын-кызларның хиҗаптан йөрүен тикшерүче яңа хезмәт барлыкка килгән.

Бу хакта Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы көчләре белән идарә итүче Хәсән Хәсәнзаде игълан итте дип хәбәр итә Азатлык радиосының Иран хезмәте.

Яңа структура хезмәткәрләре махсус әзерлек узганнар. Алар җәмәгать урыннарында хатын-кызлар хиҗап ябуда “тагын да җаваплырак” булсын өчен тырышачак.

Иран хакимияте соңгы вакытта контрольне арттырган. Фотолардан күренгәнчә, рейдта катнашучыларның кайберләре үәләрен хатын-кызлар белән рәхимсез тота дип яза Азатлыкның Иран хезмәте.

Элегерәк Иран хакимияте Иран хатын-кызларының хиҗап киюен күзәтү өчен урамнарда һәм җәмәгать урыннарында “акыллы камералар” урнаштырды. Бу турыда хокук саклау органнары хезмәткәрләренең белдерүләренә таянып Reuters хәбәр итте.

Иран полициясе билгеләп үткәнчә, камера төшереп алган тәртип бозучыларга "нәтиҗәләре турында кисәтүче" смс-хәбәрләр җибәрелә.

Иран полициясе әйтүенчә, камералар урнаштыру мәҗбүри дресс-кодны бозучылар саны арту белән бәйле. Шулай ук ул "хиҗап ябу турындагы канунга каршы торуны булдырмауга" юнәлтелгән.

@azatliqradiosi
👎2🤡2🌚1
Русия хәрбиләре Киров өлкәсе һәм Одессага һөҗүм иткән

Одессага һөҗүм нәтиҗәсендә торак йортлар җимерелгән, янгын чыккан. Тугыз кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, шуларның дүртесе - балалар. Одесса өлкәсе хакимияте башлыгы Олег Кипер телеграм каналында язуынча, 34 кешене коткарып кала алганнар.

Одесса мэры Геннадий Труханов хәбәр итүенчә, ким дигәндә 14 фатир җимерелгән. Инфраструктура корылмаларына зыян салынган.

Киев шәһәре хәрби хакимияте башлыгы Сергей Попко белдерүенчә, төнлә Киевка җибәрелгән барлык дроннар да бәреп төшерелгән. Аның сүзләренчә, дроннар Курски өлкәсе хәрбиләре тарафыннан җибәрелгән һәм Сумски һәм Черкасски өлкәләрен узып Киевка көньяк-көнбатыштан кергән.

Украина һава көчләре хисабында әйтелгәнчә, җибәрелгән 16 дронның 15е бәреп төшерелгән.

@azatliqradiosi
😢7🕊3❤2🤬2
Башкортстанның Иглин шәһәрендә җирле эшкуар Рәүф Габдуллин һәм аның боксчы уллары үсмерне кыйнаган.

Бу хәл турында кыйналган Егор Филипповның йөргән кызы сөйли, аның видеосын "Поздняков 3.0" Telegram-каналы чыгарды.

Кыз 20 апрель көнне якынча 10 кешедән торган төркем белән урамнан бара идек дип аңлата. Яшьләрне джип машинасы кистерә. Янәсе машина йөртүчесе үсмерләрнең үзенә сүгенгәннәрен ишеткән.

"Честно говоря" журналистлары кыйналган үсмер Егор Филиппов белән сөйләшкән.

"Алар мине бишәүләп кыйнады" дигән ул. Егор хәзер Уфа хастаханәсендә, нейрохирургия бүлекчәсендә ята, аның кан сауган урыннары күп, ике теше бәреп төшерелгән, бөтен тәне күгәргән һәм сыдырылган, күңеле болгана, башы авырта, дип яза басма.

Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Башкортстан тикшерү идарәсенә Иглиндагы үсмерләрне кыйнау белән бәйле җинаять эшен тикшерү ничек барганы турында җиткерергә кушкан.

@azatliqradiosi
🔥3🤡1
Быелгы "Мин татарча сөйләшәм" чарасы кысаларында Дөнья татар яшьләре форумы ясалма интеллектка бәйле берничә проект әзерләде.

Бу хакта "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында форум рәисе Райнур Хәсәнов белдерде.

"Тукай AI" дип аталган бу проект Сhat-GPT өчен өстәмә плагин буларак эшли.

— Интернетта Габдулла Тукай турында булган барлык мәгълүматны бергә җыеп, аны ясалма интеллектка өйрәттек. Хәзер ул Тукай исеменнән барлык сорауларга татарча һәм урысча җавап бирә ала, — дип аңлатты Хәсәнов.

Бу плагинның татарчасы начаррак, чөнки Сhat-GPT әлегә татарча начаррак яза. Бу проектны татар яшьләре форумы белән "Нейротатарлар" дип аталган һәм яңа оешкан берләшмә башкарып чыкты, ул активистлар энтузиазмы белән булдырылды.

Моннан тыш бу берләшмә активистлары "Мин татарча сөйләшәм" чарасына бәйләп TizTap сайтын да ясады. Ул Youtube-тан татарча һәм татарларга караган барлык видеоларны бер урында туплый.

Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤11🔥3👍2🆒1