Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
11 май, шимбә көнне Анталья башкортлары Сабан туе уздырды.

Ататөрек культур паркында милли ашлы табын хәзерләнде, башкорт көйләре яңгырады, кунаклар котлавы җыр-бию белән үрелеп барды.

Анталья башкортларының күбесе милли киемнәрдән иде.

Башкортстаннан килгән кунак – Дөнья башкорт корылтае әгъзасы, Башкортстанның атказанган сәнгать хезмәткәре музыкант Вильмир Әбүбакиров милли көйләр башкарды.

Анталья татарлары Сабан туен 9 июньдә уздырачак.


Башкортлар Сабан туеннан күбрәк фото-видеоларны Азатлыкның Instagram битеннән күрә алачаксыз.

@azatliqradiosi
👍8❤5🎉2🥱2🐳1
Дөнья татар конгрессы Омски өлкәсендә су басудан зыян күргән татар авылларына ярдәм җыю турында игълан итте

Омскиның Ишим-Кала (Усть-Ишим) районындагы Әшевән авылында, дамбаны җимереп, авыл урамнарына су керә. Өйләр тәрәзәгә кадәр суда. Авыл халкының мөлкәтенә зарар килә, терлек зыян күрә. Су басу аркасында авыл халкы эвакуацияләнә.

"Без, Дөнья татар конгрессы, Татар дөньясын табигать афәтенә дучар булган кешеләргә булышырга чакырабыз", диелә мөрәҗәгатьтә.

Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤5🔥4👎1😢1
Әфганстан дәүләт медиасы хәбәр итүенчә, Русия илчесе Дмитрий Жирнов Әфганстанның сәяси мәсьәләләр буенча премьер-министры урынбасары Мәүләви Абдул Кәбирны Казанга кунакка чакырган. Әлеге чакыруны "Талибан" оешмасы вәкиле җылы кабул иткәне әйтелә. Бу Русия белән Әфганстан арасында мөнәсәбәтләрнең мөһим булуын күрсәтә диелә әфган медиасында.

Әлеге очрашу турында хәбәр 6 майда дөнья күрде. Ни гаҗәп, шул ук көнне — 6 майда — журналист, язучы Надежда Кеворковага "Талибан" турындагы посты өчен террорчылыкны аклау гаепләве белдерелде. Белгечләр моны икейөзлелек, ди.

Бу хакта тулырак 👉монда укый аласыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Сезгә уңайлы булсын дип карточкалар да ясадык.

@azatliqradiosi
👍6🤯4✍1👎1😁1🤡1
"Бала йортларында тәрбияләнүче балалар, безгә караганда, яхшырак ашыйлар иде. Аларны Америка ашатты, Америка... Кайберәүләр, әнкәйләре булса да, балаларын шушы йортларга "блат" белән кертә иде"

дип сөйләгән иде 2020 елда Башкортстанның Өчбүләк авылында туып үскән 89 яшьлек Миңнияр Мәсәгутов.

1941 елның 28 августында әтисен фронтка озатканда аңа 10 яшь була. Миңнияр абый ― сугыш чоры баласы.

Бу видеоны моннан дүрт ел элек, 2020 елда эшләдек. Бүген аны кабат сезгә тәкъдим итәбез.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🔥8💔3👍2😢1
❗️Путин Сергей Шойгуны Саклану министры вазифасыннан алган.

Ул Федерация шурасына министр итеп элеккеге вице-премьер булып эшләгән Андрей Белоусовны куярга тәкъдим иткән.

Шойгу Николай Патрушев урынына Иминлек шурасы сәркатибе итеп күчерелә.
🥱11😁4😱3🤔2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 13нче май. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Белгородта ишелгән йортта коткару эшләре тәмам. Коткаручылар барлыгы 17 кешене коткара алган, 15 кеше һәлак булган.

🔹Һолливуд йолдызлары АКШ президентының хатыны Дҗилл Байденга видеомөрәҗәгать яздырган. Алар бу видеода аңа хатын-кыз, ана кеше һәм хатын буларак мөрәҗәгать итә һәм Газзә сызыгындагы сугышны кичекмәстән туктатырга ярдәм итегез дип сорый.

🔹Владимир Путин Федерация шурасына министрлык башлыклары намзәтләрен тәкъдим итте. Саклану министрына президент элекке вице-премьер Андрей Белоусовны тәкъдим итә. Сергей Шойгу исә Иминлек шурасы рәисе булып билгеләнде.

🔹Төнлә Русиянең берничә төбәгенә янә һөҗүмнәр булган дип белдерә РФ хакимиятләре. Пилотсыз очкычлар Белгород, Курски, Липецки өлкәләрендә бәреп төшерелгән.

🔹Ә Украинаның кораллы көчләре русияләр Харьков өлкәсенә һөҗүм итүләрен дәвам итә ди. Мәскәү Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 810нчы көне.

🔹Литвада президент сайлаулары узды. Илнең хәзерге лидеры Гитанас Науседа иң күп тавыш җыйды. Сайлауның икенче туры 26 майда узачак.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍4✍1
Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Украинадагы сугышта катнашучыларның хезмәт хакларын арттырырга тәкъдим итә.

Аларга 200 мең сум бирелә.

"Бу акчаны Мәскәүдәге курьерлар да эшли. Яңа төбәкләргә (Украинадан басып алынган төбәкләргә) эшкә җибәрелгән белгечләр дә аена 250 мең сум ала. Тик бу эшләр безнең сугышчылар башкара торганы белән чагыштырырлык та түгел"

ди ул.

Эдуард Шәрәфиев һәр ай 300 мең сум кирәк ди.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤮14🤡5🤬3👍2
Чаллыда социаль челтәрләрдә ЛГБТ байрагын чыгарган ирне кулга алганнар.

Куәт оешмалары вәкилләре социаль челтәрләрне күзәткән чакта Чаллыда яшәүченең сәхифәсендә ЛГБТ байрагы күргән. Бу рәсемдә бер милләткә һәм хакимиятләргә карата сүгенү сүзләре белән фикер дә язылган.

Анда иң әдәпле сүз — "сабын" дигән сүз булган диелә.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬5👍2😁1🤯1