Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Һолливудның шушы йолдызларын нәрсә берләштерә?

Дҗеннифер Лопез, Рэйчел МакАдамс, Һоакин Феникс, Бен Аффлек, Сарита Чоудхури, Марсия Кросс, Җүльет Бинош, Дҗессика Честейн, Кейт Бланшетт, Брэдли Купер...

Алар һәм тагын берничә дистә җырчы һәм актер Газзә сызыгындагы сугышны кичекмәстән туктату таләбе белән ачык хат имзалаган иде. Ә кичә, Әниләр көнендә, АКШ президентының тормыш иптәше Дҗилл Байденга тагын бер видеомөрәҗәгать җибәрелде.

Әлеге мөрәҗәгатьтә берничә актриса сугышны, Газзә халкына карата үткәрелгән геноцидны кичекмәстән туктатуны сорый. Шулай ук алар ХӘМӘС тотык итеп алган кешеләрне дә азат итәргә чакыралар.

"Без сезгә хатын-кыз, ана, кыз, дәү әниләр буларак мөрәҗәгать итәбез. Ачлыктан интеккән сабыйларны күреп сезнең дә күңелегез әрнидер. Бу геноцидны туктатыйк!"

диелгән актрисалар яздырган видеомөрәҗәгатьтә.

Шунысы да игътибарга лаек: бу видеода яһүд нәселеннән булган комик Илана Глейзер да катнаша.

@azatliqradiosi
👍9❤5🤡2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Һолливудның шушы йолдызларын нәрсә берләштерә? Дҗеннифер Лопез, Рэйчел МакАдамс, Һоакин Феникс, Бен Аффлек, Сарита Чоудхури, Марсия Кросс, Җүльет Бинош, Дҗессика Честейн, Кейт Бланшетт, Брэдли Купер... Алар һәм тагын берничә дистә җырчы һәм актер Газзә сызыгындагы…
Энни Леннокс, Илана Глейзер, Кристин Барански, Марсия Кросс, Синтия Никсон һәм башка хатын-кызлар Дҗилл Байденга яздырган видеомөрәҗәгатьтә мондый сүзләр дә бар:

"Доктор Дҗилл Байден, сез дә — безнең кебек үк — хатын-кыз, ана, дәү әни, хатын һәм кеше. Сез — АКШның беренче ханымы, бөтен дөнья карап тора бит. Сез үз тавышыгызны куллана аласыз бит. Ачлыкны, кешеләрне, Фәләстин балаларын үтерүне туктатырга вакыт. Сезне Фәләстиндәге геноцидны туктатырга чакырабыз! Беләбез ки, сез битараф түгел. Беләбез ки, ачлыктан интеккән сабыйларны күреп сезнең дә күңелегез әрнидер. Бу сугышны туктатырга сезнең көчегез җитә. Без шулай ук тотыкларны азат итәргә һәм һуманитар ярдәмне кирәкле кешеләргә җибәрергә чакырабыз. Тарих үзе һәм халыкара хокук карап, күзәтеп тора бит. Кешелеклелек җиңеп чыгарга тиеш."



7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 34,7 меңнән артып китте, аларның 14 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.

@azatliqradiosi
👍6❤3🤡3
⚡️Лилия Чанышева ярлыкау сорап Русия президентына мөрәҗәгать иткән.

9 апрельдә Уфада Башкортстан Югары мәхкәмәсе Чанышеваның җәза мөддәтен озайтып, 9,5 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарган иде.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢11👍2👎1🔥1💔1
❗️Камал театрының яңа бинасын БРИКС җыенына кадәр төзеп бетерергә җыеналар

Җәмигъ мәчетне дә төзи башларга телиләр.

▪️БРИКС җыены быел октябрьдә Казанда үтәчәк.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🙈11🙊5😁4🙉3👍2🕊2❤1✍1
Салават шәһәренә пилотсыз очкыч һөҗүм иткәннән соң, Башкортстанда һава һөҗүменнән саклану системын көчәйтмәкчеләр

Хәбиров бу хакта әйткәндә беренче тапкыр "сугыш" сүзен кулланган. Русиядә Украинадагы сугыш турында сөйләгәндә "сугыш" дигән сүзне кулланырга ярамый. Мәсәлән, Мәскәүдәге муниципаль депутатны "махсус хәрби операция" сүзе урынына "сугыш" сүзен куллангач, 7 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

Ә менә Радий Хәбиров:
"Әгәр мондый әйберләр безгә кадәр очып килеп җитә икән, әзер торырга кирәк. Болай булмаячак дип беркем дә әйтми, чөнки сугыш дәвам итә"

дип әйткән.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤡8👍2😁1
⚡️Журналист Надежда Кеворкова террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелде

Росфинмониторинг оешмасы журналист Надежда Кеворкованы "террорчылар һәм экстремистлар" исемлегенә керткән. Шулай ук аның хисапларын да томаланган.

▪️7 май көнне мәхкәмә 64 яшьлек Кеворкованы "террорчылыкны аклау" эше нигезендә тикшерү изоляторына җибәргән иде.

▪️Журналистны телеграм-каналында чыгарган ике посты өчен эзәрлеклиләр. Тикшерү фаразынча, аларның берсендә ул "Талибан" хәрәкәте эшчәнлеген аклый. Икенче постында үзенең якын дусты, журналист Орхан Җамалның 2005 елда Нальчиктагы һөҗүм турында язган текстын чыгарган.

▪️"Талибан" Русиядә террорчы оешма дип танылган, әмма Мәскәү Әфганстан хакимиятендә утыручы "Талибан" оешмасы белән мөнәсәбәтләр кора һәм монда Татарстанны да файдалана.

▪️Әфганстанның премьер-министры урынбасары Мәүләви Абдул Кәбир тиздән Татарстанга килер дип көтелә. Ул Казанда узачак Kazan Forum икътисади җыенына чакырылган.

👉Тулырак Азатлык сайтында, ачылмаса — монда.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😱6👍1🔥1🤬1
"Мондый вакыйгалар барганда ул өйдә утырмас иде". "Баймак эшендә" гаепләнүче Әлфинур Рәхмәтуллина тарихы

"Әти-әнием йортына килеп җиткәндә, анда куәт оешмалары машиналары тора иде. Силовиклар үзләре, кайсы — урамда, кайсы — икенче катта, фатир ишеге янында басып тора иде. Фатирга керүем булды — ишек шакыдылар. Ачтым, әмма аларны эчкә уздырмадым — ишек каршындагы мәйданчыкка чыгып, нигә килүләрен сорадым. Алар әнинең җинаять эшендә гаепләнүен әйтте, имеш ул Баймактагы киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашкан. Тентү уздыру карарын күрсәттеләр. Үзләре белән таныштырып тормадылар. "Биш минуттан ишекне ачмасагыз — ватабыз", диделәр.


Пенсионер Әлфинур Рәхмәтуллина Баймактагы каршылык чараларыннан соң тоткарлаган беренче хатын-кыз булды. Аны "киңкүләм тәртипсезлекләр"дә һәм полициягә каршы көч куллануда гаеплиләр. Өстәвенә хакимият яклы Telegram-каналлар аның кемлеген "фаш итә торган" видеолар тарата.

Азатлык гомер буе башкорт телен укыткан, Куштауны яклаган ханымның тормышын өйрәнде. Ул эзәрлекләнгән активистларны яклап чыкты, ә үзенең 60 яшьлек юбилеен тикшерү изоляторында каршы алды.

Тулырак монда укыгыз:

👉 Төп сайт
👉
Көзге сылтама

#Башкортстан
@azatliqradiosi
❤2👍2😢2🙏2
Язучы Захар Прилепин яңа саклану министрыннан мобилизацияләнгән 300 мең хәрбине алмаштыруны сорый

Язучы һәм сәяси активист Захар Прилепин саклану министры вазифасына тәкъдим ителгән Андрей Белоусовка атап мөрәҗәгать чыгарды. Telegram-каналында чыгарган мөрәҗәгатендә ул мобилизация чорында Украинадагы сугышка җибәрелгән 300 мең хәрбине алмаштыруны сорый.

"Мобилизацияләнгән 300 мең хәрби ике елга якын чыкмыйча диярлек фронтта ята. Бу — арттырып җибәрү генә түгел, Русиянең үз өстенә күтәрә алмаслык йөк алган иң җаваплы һәм иң гадел балаларын түбнәсетү дә. Бездә аларны алмаштырырга кешеләр бар. Без аларны алмаштырырга тиеш. Бу сугыш озак барачак".


▪️Элегрәк Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шәрәфиев та мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт итү вакытын тәгаенләштерү тәкъдиме белән чыккан иде.

▪️Кичә Путин саклану министры вазифасына Сергей Шойгу урынына элекке беренче вице-премьер Андрей Белоусовны тәкъдим итте.

👉Тулырак Азатлык сайтында, ачылмаса — монда.

@azatliqradiosi
🤡5👍3
"Алтын каләм" фестивалендә яшь журналистларны "мәгълүмати сугыш" шартларында эшләргә әзер булырга чакырдылар

Бер ел тукталып торганнан соң, быел "Алтын каләм" яшь журналистлар фестивале оештырыла. Бәйгенең финал өлешенә үткән 72 катнашучыны Казанда өч көн дәвамында "Татмедиа" агентлыгында узучы күчмә мәктәпкә җыйдылар.

Алар белән очрашуда Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Римма Ратникова булачак журналистларны "мәгълүмати сугыш" шартларында эшләргә әзерләнергә чакырды.

"Халыкка мәгълүмат тарату — зур җаваплылык. Үзеңнең шәхси фикереңне, позицияңне җиткерәсең. Бүгенге мәгълүмати сугыш шартларында дөрес, тикшерелгән мәгълүматны кешеләргә җиткерү — бик мөһим", диде ул.


▪️Быел фестиваль биш тематик юнәлештә узачак. Бу — патриотик тәрбия, яшьләрнең психологик саулыгы һәм сәламәт яшәү рәвеше, милләтара берлек, гаилә һәм фәнни-технология үсеш елы.

👉 Тулырак Азатлык сайтында, ачылмаса — монда.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤡5🤮4❤1👍1
Тукай премиясе лауреаты, шагыйрә, сәнгать белгече Розалина Шаһиева 78 яшендә вафат булган

Ул — күпсанлы тарихи пьесалар, либреттолар, җырлар авторы. Татар теленә Гомәр Хәйям, Хафиз, Юныс Әмрә, Карачы Угълан әсәрләрен тәрҗемә итте. Берничә шигырь җыентыгы, поэмалар ("Кара муенса", "Ниса", "Чыңгызхан", "Ефәк юлы") язды.

"Казан" милли-мәдәни үзәгендә Казанның 1000 еллыгына багышланган музейны оештырды.

Сәнгать белгече Азатлыкка даими рәвештә актуаль мәсьәләргә карата фикерен белдереп килде.

Мисал өчен, 2020 елда Әрхәрәй бакчалары турында аңлатып сөйләгән иде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
💔14😢3🙏1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 14 май, сишәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Волгоград өлкәсендә йөк поезды вагоннары тимер юлдан чыккан. Идел буе тимер юллары хәбәр итүенчә, моның сәбәбе - "чит кешеләр катышы". Ягулык цистернасы янып киткән, аны сүндергәннәр.

🔸Русия саклану минстрлыгының Кадрлар баш идарәсе җитәкчесе генерал-лейтенант Юрий Кузнецов тоткарланган дип хәбәр итә ТАСС чыганаклары.

🔸АКШ президенты Джо Байден Русиядән уран импортын тыючы канунны имзалаган.

🔸Украинаның Сум өлкәсе ике шәһәрдә эвакуация игълан итте. Әлеге карар атышлар сәбәпле кабул ителгән.

🔸Белгород өлкәсендә һава һөҗүменнән саклау системы (ПВО) берничә ракетны бәреп төшергән. Бер хатын яраланган, 21 фатир, мәктәп һәм электр чыбыкларына зыян килгән дип хәбәр итә җирле хакимият.

🔸Казанда "Русия - Ислам дөньясы: KazanForum" халыкара икътисад җыены эшли башлый. Бүген "Агропарк"та Kazan Halal Market - хәлләр ризык ярминкәсе ачыла. Анда төрле илләрдән 4,5 мең төрле тауар сатылачак.
✍3😁1🤣1